Логотип
Проза

Әсмабикәм, гафу ит!

(хикәя)

(хикәя)


       Хатынын аерып ай  ярым чамасы вакыт үтүгә,  Гыйззәтулла үзенә яңа хәләл җефете эзли башлады. Егерме алты ел буена үзәгенә үткән Әсмабикәдән соң бу хатын атлы җан ияләрен  башта күз алдына да китерәсе килмәде.  Иреккә чыктым, калган гомеремне  рәхәтләнеп буйдак булып яшәрмен, дип, үз-үзенә, балаларына да сүз биргән иде.  Рәхәтләнүен рәхәтләнде инде алай ике атна буе. Теләгәнен эчте-ашады, теләгән җирендә йөрде, җаны теләгәнчә кыланды.  Лыңк  исерек булганчы  эч – сүз әйтүче юк! Ничәдә телисең, шунда кайт – ризасызлык белдерүче юк! Иң яхшысы – иртән торып, теге кирәк, бу кирәк, акча бир, дип, көн саен кан эчүче юк!  Әсмабикә әнкәсеннән  калган  буш фатирга күчте, иллә дә рәхәт! Тик күп ашасаң, бал да ачы күренә  икән. Хыялланганча, рәхәтләнеп буйдак килеш яшәргә язмаган ахры Гыйззәткә. Ник дисәң, Әсмабикәне аерып җибәрүнең икенче көненә үк  кәстрүл-табалар бушады. Элек  йөкле хатындай эчен “бүлтәйтеп” утырган суыткыч та  тиз “ябыкты”.  Идәнне калын тузан элпәсе каплады.  Бакчаны чүп басты. Керле киемнәр кәрзине  өелеп тулды.  Хатыны барда чистаны  шифоньердан гына сайлап алган Гыйззәтулла  тазарак күренгән киемне кер кәрзиненнән эзләп кия башлады.  Исләнгән сөлгеләр, соры төскә кергән җәймәләр, мендәр тышлары  турында әйтеп торасы да юк. Бу ни хәл бу?! Кул юам дисәң – сабыны, теш чистартам дисәң пастасы гына да юк!   Алай гына  да түгел, кырынырга лезвиесе беткәч, Гыйззәт кырынмый ук башлады.  Таныш-белешенә, лезвием бетте, дип әйтеп булмый бит инде. Сакал үстереп,  мыек җибәргән Гыйззәт  сораган берсенә, мудыга иярдем, дигән булды.  Шырпы-тозга хәтле күршегә кер инде!   Хатын дигән кешене Ходай юкка яратмагандыр шул дөньяга. Бик  җайсыз икән алар булмагач.  Бетләп бетсәң  дә  кер юып бирүче юк,  ачка үләм  дисәң  дә ашарга пешерүче юк! Утыз җидедән дә югарырак температура белән  үлә язарлык  чирләп  ятканда,  култык астыңа градусник тыгучы да юк ичмаса соңгы минутыңда! Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата дигәндәй,  авыз ачып,  бер кәлимә сүз әйтерлек кеше дә юк ичмаса  янда!  Хатыны юкның якыны юк – дөрес икән! Шулай ни чарадан бичара гына Гыйззәт үзенә яңа хатын эзли башлады. Бу юлы ул Әсмабикә белән  ялгышкан кебек ялгышмаска булды. Яшьләр иде алар Әсмабикә белән кавышканда, юләрләр иде!  Менә хәзер Гыйззәт кемне сайлап алырга белер! Әсмабикәгә үч итеп, менә дигән хатын табачак әле ул үзенә!  Ансыз юкка чыгар диме икән әллә?! Кем-кем, ә Гыйззәт әле ул  бөркеттәй  ир-егет!  Фатиры дисеңме, машинасы дисеңме, менә дигән! Мондый иргә лаек  хатынны көндез чыра белән  эзләп  табу да  икеле!  Хыялында үзе янында зифа буйлы, дәрәҗәле, чибәр ханымны күрде Гыйззәт. Шундый ирне ычкындырдым, дип эче янсын әле Әсмабикәнең! Дусның искесе, хатынның яңасы яхшырак!   Бу яшьтә хатын аерып кеше көлдерү турында түгел, ә яңа тормыш башлау турында хыялланды  Гыйззәтулла.
         Танышу сайтында көн-төн утыра торгач, Гыйззәт  үзенә хатынлыкка кандидат булырлык берничә ханымны сайлап алды да алар белән аралаша башлады.  Илле яшьләр чамасындагы Лүзия исемлесе чая да, чибәр дә   күренде. Телефоннан  матур гына сайрашкач, очрашырга булдылар.  Тик килешенгән урында Гыйззәт Лүзиягә охшашлы бер генә  хатын-кызны да күрмәде.  Артыннан «Гыйззәт», дип кемдер  кычкырганга борылып караса,  Лүзиянең  карт әбисен хәтерләткән  хатын басып тора, имеш!  Танышу сайтына яшьрәк чактагы сурәтен куйган хатын  инде олыгайган, картайган  булып чыкты. Мондый оятсыз ялганны Гыйззәт кичерә алмады, әлбәттә! Ул   җыерчыклы йөзле, чал чәчле   карт хатынны түгел, ә сайттагы чибәр ханымны эзләп килде!  Телиме-теләмиме, Әлфизә исемле икенче хатын да Гыйззәтне алдады булып чыкты.  Сурәтенә, прическасына  караганда Эдита  Пьехага тарткан мөлаем йөзле хатын чынлыкта колач җитмәслек юан булып чыкты! Артисткага  охшаган  булып,  ник башын бутарга теләгәндер Гыйззәтнең?!  Өченчесенең ашы тозсыз, коймагы  көйгән иде.  Дүртенчесенең авызыннан ис килә!  Бишенчесенең   пенсиясе әз!  Алтынчысы  оныклары, балаларының мәшәкатенә муеннан чумган!  Җиденчесе үзе Гыйззәтне ошатмады! Сигезенчесе кредитка баткан! Тугызынчысы елмая белми.  Унынчысының теше юк. Унберенчесенең... Унбишенчесе  беренче күрүдә үк Гыйззәтнең  кесә калынлыгын  тикшерә  башлады.  Акча ягына килгәндә,  Гыйззәт  үзе эшләп тапкан акчага гомергә үзе баш булды! Әсмабикәгә дә көн дә ипилек, сөтлек акчаны санап кына бирә иде.  Хатыны ташлаган булып саналмас өчен, үзем аердым, дип күкрәк какса да, иренең саранлыгына түзә алмыйча  үзе чыгып китте   Әсмабикә. Тик Гыйззәт кенә үз саранлыгын аңларга да, танырга да теләмәде.  Мин кысмыр  түгелмен, мин акчага сакмын, янәсе. Әтиләренең шул  «саклыгы» аркасында балалар артык кием, уенчык күрми үстеләр.  Кәнфитен-прәннеген  генә дә әниләре үз акчасын арттыра алганда  гына сатып ала иде.  Үзе ничәмә еллар буена тапталган туфли, төсе уңган күлмәк кисә киде, ә балаларын да, ирен дә кешечә киендерергә  тырыша иде Әсмабикә.  Түземлеге беткәндә иренә: «Алтын табутыңа төяп алып китәрсең инде байлыгыңны!» – дия иде.  «Бетен ашаган»  Гыйззәтнең яшь чакта җыйган шактый гына  акчасы янды. Гаиләгә керәсе акча беркемгә дә  шатлык китермичә әрәм булды. Күпләрне бөлдергән ул хәлләрдән соң Гыйззәт  акчаны тагын да комсызланып җыя башлады. Тик  акчасы югалмасын өчен акыл белән җыйды. Әз-мәз запасы барлыкка килүгә, аны файда белән урнаштыра барды:  фатирын зурайтты, ярыйсы гына машина, авылда йорт сатып алды.  Ә хатынына исә көн дә вак-төяккә тиеннәр санап бирә барды. Сорасаң капчыклап, саран бирер кашыклап – нәкъ  Гыйззәт турында әйтелгән!  Хатыны киткәч бушаган суыткычка, киштәләргә  карап, Гыйззәт башын кашыды. Әсмабикә өйдә чакта  бу суыткыч та, киштәләр дә азык-төлек, кирәк-ярак белән тулы иде бит!  Шул санлы гына тиеннәргә ничек тутыра алды икән ул аларны?! Аңламассың!
        Чираттагы пенсиясен Гыйззәт, көннәрне бармагын бөгә-бөгә санап, чак көтеп алды. Фатирга түләгәч,  суыткычны азык-төлек белән азмы-күпме тутыргач,  тәмәке, башка кирәк-ярак  сатып  алгач,  акча  янчыгында  калган тиеннәр, инде безгә булса да тимә дигәндәй, кызганыч  шылтыраштылар.  Хәтта бензинга гына да калмады.  Әсмабикә барда бер айга җиткән, шактые артып та калган  акча ике-өч көндә бетте дә куйды. Тота белмәүме соң бу,  пенсия  азлыкмы? Ашаган белми, тураган белә – шулмы?  Аннары, алып кайткан барлы-юклы ризыкны, юньләп әзерли белмичә,  Гыйззәт әрәм-шәрәм  итә барды. Кыздырырга куйган ите, кәтлите, балыгы көйде. Боткасы, ашы түгелде.  Ашарга яраганы өстәлдә калып ачыды.  Агын-карасын берьюлы югач, бар кере дә соры төскә керде. Ә бит Гыйззәт  гаилә икътисады  хакында үз гомеренә бер тапкыр гына булса да кызыксынмады. Каян акча табарга? Булганын ничек тотарга? Ничек җиткерергә? Ничек әрәм итмәскә?  Бу хакта бары тик Әсмабикәнең  генә башы авыртты. Тиенләп кенә биргән иреннән көн дә  теләнеп акча сорамый чарасы юк иде.  Бу сорану үзенең дә җелегенә үтте, Гыйззәтне дә туйдырды.  Баксаң, Әсмабикә бит ире өчен  сораган!  Аны көн дә тәмле ашатыр, туйдырыр өчен. Иренә  көн дә чиста кием кидерер, таза ятакта йоклатыр өчен.  Чиста йортта яшәтер өчен. Лезвиесенә хәтле, тәмәкесенә хәтле  үзе сатып алып кайта иде Әсмабикә!  Ә Гыйззәт ничек тә әзрәк бирергә, кысарга тырыша иде! Үз-үзеннән кыскан түгелме соң? Әсмабикә ирен дә, балаларын да күбрәк үзе тапкан акчага туендырган, киендергән  булып чыга түгелме соң?!  Гыйззәт хатынын,  акчаны күп бетерәсең, дип битәрли иде әле, җитмәсә!  Ничәмә еллар  хатыны ничек түзде икән иренә?!
        Әйе, үзенә яңа хатын эзләп,  Гыйззәт озак кына сайланды. Йә берсе ошамады, йә икенчесе.  Өйләнәм дигәч тә беренче очраган хатынга өйләнеп булмый бит инде!  Гыйззәт кебек бөркетләр урамда аунап ятмый! Үзе белепме, белмичәме, һәр яңа хатын-кызда Әсмабикәне эзләвен Гыйззәт аңламады кебек.  Яңа «кандида» белән очрашуга  әзерләнгәндә Гыйззәт кинәт кенә көзгедәге чагылышына   игътибар итте. Көзгедә  ул санаганча  кыю карашлы, мәгърур бөркет түгел,  ә пеләш  башлы,  иңнәре иелгән, йөзенә  мескенлек чыккан, картайган бахыр «чыпчык» шәүләсе  чагыла иде. Гыйззәт  көзгегә карап уйланып торды да  пеләш башын кашыды.  Алай икән! Кукраерлыгың калмаган!  Сайланып йөрерлек вакытың җитмәгән!  Шул дивана пеләш башыңны иеп,  кичерүен сорап, Әсмабикәң   каршына басарга туры килмәгәе... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Төкерә хәзер сиңа Әсмабикә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе. Молодец Физвлия апа.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ матур язылган хикэя . Зур рэхмэт язучыга.

        Хәзер укыйлар