Логотип
Проза

​Сихерле мәхәббәт

...Камилә чолан ишеген ачып өй эченә үткәндә, алсу таң нурлары идәндә салмак кына вальс бии иде. Кыз, йокларга ятып торуның мәгънәсез булуын аңлап, ефәк күлмәген эш киеменә алмаштырды да сыер саварга чыгып китте.

Көтү куылды, иртәнге эшләр төгәлләнде. Инде ятып, берәр сәгать ял итәргә дә була. Ул түр яктан чаршау белән генә бүленеп куелган бүлмәсенә узды. Тәртипләп өелгән зур-зур мендәрләрне җиңелчә генә читкә этәрде дә караватына ауды. Ләкин әле бер-ике сәгать элек кенә булып үткән вакыйгалар күңелен шулкадәр алгысыткан, ул, йоклап китә алмыйча, яңа гына кичергән хис-тойгылар дәрьясына кабат-кабат чума иде.
 
 ...Кичке уеннар – авыл яшьләре өчен бердәнбер күңел ачу чарасы. Елга буена йә чишмә янына җыелышкан егетләр гармунда өздерә, ә кызлары җырлаган, челтерәтеп көлгән була, чыш-пыш килеп ала. Соңрак яшьләр парлашып бетә тагын. 

Кичәге уеннар бераз үзгәрәк булды. Анда Ул бар иде. Бөтен кешедән аерылып, читтә агачлар янында чүгәләп утыручы егеткә әллә ни игътибар итүче булмады да төсле. Түгәрәкне ду китереп биеп йөрүче Камилә дә башта аны абайламады. Ә менә үзенә каршы чыгып бии башлагач, егеткә күз төшерми калу мөмкин түгел иде инде. 

Озын буйлы, чандыр гәүдәле. Алай чибәр дип әйтеп булмый. Тик җирән чәчләре, яшел күзләре кызны әллә нишләтте. Биюләр беткәч тә әле Камилә таныш булмаган егеттән күзен ала алмады. Кем бу? Кайдан? Кара, инде парлылар да кайсы кая таралышты. Чишмә буенда җан дуслар Камилә белән Әнисә генә калды. Камилә хәзер ахирәтен сорауларга күмәчәк. 
Ул ни әйтер? Янәшәдә генә шартлап сынган ботак тавышы башланып та китмәгән сөйләшүгә нокта куйды. Куаклар арасыннан... кызарынып Ул килеп чыкты. Егет тузанланган өс-башын каккалады, берни булмагандай баш кагып исәнләште. Эшнең нидә икәнлегенә төшенгән Әнисә Камиләне бер читкәрәк тартты да серле елмаеп: 

 – Тәк, дустым, егетнең кемне көтеп куаклар арасында таптанганы көн кебек ачык. Мин шыпырт кына таям, – дип мутланды.

Камилә бу кадәресенә үк әзер түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде:
 – Әнисә, син нәрсә?! Белмәгән кеше янында үземне генә калдырасыңмы?!
 – Нишләп белмәгән кеше булсын?! Күрше Фәнзи­лә апаларга кайткан Марат бит бу. Акыллы егеткә охшаган, – дип белдеклеләнеп, Әнисә дустын егет янынарак тартты. Таныштырды. Аннары юк сәбәпләрне бар итеп китү ягын карады. Артыннан кузгалырга маташкан Камиләне Марат ипләп кенә туктатты, джентльменнарча, ярты гына сәгатькә тоткарлануын үтенде. Ни турында сөйләшергә бел­мичә аптырап басып тордылар әле башта. Камиләнең мондый өлкәдә тәҗрибәсе юклыгын чамалап алган егет дилбегәне үз кулына алырга булды. Үзе белән таныштырды, кызыйны кызыктырып, шәһәре турында сөйләп китте. Унтугыз яшенә җитеп, район үзәгеннән ерак китмәгән кыз аның авызына гына карап торды... Кайткач та, башына килгән сораулар җанын бораулады. «Их, мине надан дип уйлагандыр инде!» Шушы уй Камиләне өтеп-өтеп алды. Ләззәтле тойгылар аңлаешсыз хис-кичерешләр белән алмашынды. Йокысы инде бөтенләйгә качты. 

...Бүген бер ай! Марат белән Камиләнең дуслашып йөри башлауларына нәкъ бер ай. Рәхәт дулкында тирбәлеп, кыз көзге каршында бөтерелде. Марат тәрәзәгә чиертүгә, уктай урамга атылды. 
 Төнге күк, ялгыз ай, чуар йолдызлар... кабат шул чишмә буе, гашыйк парлар. Камилә хәзер ялгызаклар исемлегеннән төшеп калды. Юк, төшеп калмады. 

Ул югарырак баскычка күтәрелде! Ул бүген тагын сөйгәне белән, алар тагын бергә. Вакыт сизелмичә үтә торды... Ә менә бүген капка төбенә кайтып җиткәндә Маратның кәефе әллә ничек кенә үзгәргән иде. Күзләре нишләптер уйчан. Шулай да егет тыныч күренергә тырышты. Кызны, иңнә­реннән кочып, эскәмиягә утыртты да гаепле тавыш белән сөйли башлады: 
 – Камилә, син авылга вакытлыча гына кайтканымны беләсең... Мин иртәгә кире шәһәргә китәм. Ләкин сүз бирәм: тиздән сине алырга кайтырмын...
 Тынлык... Кыз ни дип җавап бирергә дә белмичә башын түбән иде. Яшьләре, күзләрен кызартып, бит очларын пешерә-пешерә, бертуктаусыз агарга тотынды.

Хатын-кыз елавын яратмаган Марат сөйгәненең маңгаеннан үпте дә: «Көт мине», – дип, ашыгып китеп барды. Камиләләрдән үзләренә кадәр булган егерме минутлык юлны бер сәгать кайтты. Башта үз-үзеннән, мәшәкатьләреннән качарга теләгәндәй чапты да чапты, ә аннан тыкрыктагы имән яфракларын санап вакыт уздырды. Белмәде бит эшнең шулай бетәсен. Егерме алты яшендә унтугыз яшьлек кызга гашыйк буласы ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәде. Барысын да уен дип кенә кабул итте ул. 

Тик хәзер эш уеннан узган инде. Марат ике ут арасында: монда – сөйгәне Камилә, ә шәһәрдә хатыны Наилә көтә. Хатын... Их, яратмый Марат шул сүзне. Сүзен дә яратмый, хатынын да. Кечкенәдән бергә уйнап үссәләр дә, алар арасында беркайчан да ярату булмады. Дуслар һәм вәссәлам. Ун яшеннән әнисез үскән Наилә унсигездә әтисен дә югалтты. Маратның әти-әнисе ятимәне язмыш упкынына ташларга теләмәде. Ике ай дигәндә яшьләрне өйләндереп тә куйды. Айлар, еллар үтте. Ләкин унсигездә-унтугызда яратмыйча өйләнешкән парның бәхете дә, балалары да булмады. Марат еш кына аерылышу турында уйлаштыргалады. Тик бу хакта кычкырып әйтергә батырлыгы җитмәде. Ә хәзер ул бернидән курыкмый. Кайтуга ук аерылышу турында сүз кузгатачак! 

Хат ташучы Мәдинә кергәндә, Фәнзилә ишегалдында савыт-саба юып йөри иде. 
 – Исәнлектәме, Фәнзилә апа?! Нихәлләрдә торасың? Мәйтәм, энең Марат бигрәк булган инде. Коймаң әле кайчан гына урам якка таба ауган иде. 

Ә чын ирләр кулы тигәч, әрмиядәге солдат кебек басып тора.
 – Әйтмә дә, балам. Бик булган инде. Әле түбәм иләк кебек тишкәләнеп беткән иде. Анысын да япты. Тик менә бер ай дигәндә китеп тә барды шул, шунысы жәлке. Кунак итә дә алмый калдым.
 – Һи-и, бер ай торгач, булган инде-е. Әле менә киткәненә күпме генә, инде хат та язып салган үзеңә, – дип, Мәдинә сумкасыннан конверт чыгарды.

Фәнзилә әллә нинди бер сагаю белән хатны кулы­на алды, ләкин ачарга ашыкмады. Хат апасын­нан – Маратның әнисе Язиләдән иде. Вакытны сузарга теләгәндәй, конвертны әйләндерде-тулгандырды, адресын, кем язганын берничә кат укып чыкты. Хат белән мавыгып, Мәдинәнең чыгып китүенә дә исе китмәде. Нигәдер шомланып өенә ашыкты.

Ничә елдан бирле ялгызы гына яшәүче хатынның өй эчендә барысы да үзенчә һәм үзе өчен. Хуҗабикә, яктылыкны капламасын дигәндәй, тәрәзә төбендәге гөлне идәнгә алып куйды да сәкегә утырды. Калтыранган бармаклары белән конвертның бер кырыен ертып ташлады. Таныш язу, хәрефләре үк нидер җиткерергә ашыга сыман. 

«Исәнме, Фәнзилә!
Сиңа апаң Язилә яза дип белерсең. Марат исән-сау кайтып җитте, хәл-әхвәлләреңне сөйләде. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт. Наиләбез хастаханәдән чыкты. Врачлар хәзерге хәленнән канәгать.
Фәнзилә, без борчуга төштек бит әле. Марат бик үзгәреп кайтты. Башта Наилә белән юньле-башлы сөйләшмәде. Аннан бөтенебезне шаккатырып: «Аерылам! Авылда бердәнбер мәхәббәтем Камиләне таптым. Аңа өйләнергә телим», – диде. Сораштыра торгач, Камиләнең түбән оч Билал кызы икәнлеген ачыкладым. Шул мокыт авыл гыйбадының улымны үзенә каратуына шаккатам. Сихерләгән ул Маратны! Хәтерләсәң, Билалның әбисе сихерче булган, дип сөйли иде әни. Әбисенең сәләтләре оныгына күчкәндер, мөгаен.
Сеңлем, хәзер бөтен ышаныч синдә. Берәр чарасын күр берүк. Яхшы хәбәрләр көтеп, апаң Язилә.»

Фәнзилә озак кына урыныннан кузгалалмый торды. Маратның төне буе урамда йөрүен белде хатын. Тик баһадирдай ирне өйдә бикләп тота алмый иде бит инде ул... Зур хәрефләр белән язылган соңгы җөмлә­ләрне тагын бер кат күздән кичерде. Димәк, апасы аңа чыннан да өметләнә... Нәрсә дә булса эшләргә кирәк!

...Камилә... Камилә... Ә, әйе-әйе... Уртачарак буйлы, коңгырт-кара чәчле, күзләре ут янып тора торган бер кызый бар иде шул түбән очта. Фермада эшли бугай... Фәнзилә Камиләнең кыяфәтен хәтерендә яңартты. Башы компьютер тизлегендә кызга кыскача белешмә төзеде. Хәзер чишү юлын гына табасы калган иде.
 
Кечкенәдән сихер ише ят көчләрнең барлыгына ышанып яшәде ул. Сихерчеләр белән очрашканы булмаса да, аларның барлыгын яхшы белә. Менә, мәсәлән, күрше чуаш авылындагы Клавдия әби. Туксанын вакласа да, һаман сихер, им-том белән маташа. Дистәләгән парны кавыштырды, аерды, араларын бозды. «Клавдия түти янына барырга кирәк миңа. Сихерне сихер генә җиңә ала бит. Маратны өшкертергә, Камиләнең сихерен кире алдырырга кирәк». Башында туган шушы фикердән йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ләкин күзләргә кереп оялаган курку, ниндидер көтелмәгән хәлдән шүрләү хисен бу мәкерле елмаю гына җиңәрлек түгел иде. «Теге карчык Камилә белән бер-бер хәл кылса, гөнаһлы булам бит» дигән уй Фәнзиләне вәсвәсәгә салды. Ләкин энесен «мәкерле» Камилә тырнагыннан йолып алу теләге куркуларны артка чигерде. 

...Тиз эзләп тапты Фәнзилә үзенә кирәкле өйне. Авыл читендә, ике генә тәрәзәле, үзе җиргә сеңгән. Бер якка кыйшайган каралып беткән капка. Тирә-ягын кура, тигәнәк сырып алган. Сихерче торагы икәнлеге әллә каян күренеп тора. Йомыш белән килүчеләрнең генә түгел, үткән-сүткәннәрнең дә күңелләренә шом салырлык. Җитмәсә, көне дә әллә нинди. Күкне бер болыт каплый, бер кояш чыга. Ул да булмый, яңгыр сибәләргә тотына. Табигать тә Фәнзилә кебек икеләнә бугай. 

Кыяр-кыймас кына капка келәсенә үрелде. Тик ишегалдыннан ишетелгән дәһшәтле тавыш аны сискәндереп җибәрде:
 – Килгәнсең икән, кер инде! Бәбкә үләнне юкка таптап торма! 

 Аптырашта калдырып, капка үзеннән-үзе ачылып китте. Каршысында кечкенә буйлы, яңаклары, күзләре эчкә баткан, бөтен йөзе җыерчыкланып беткән әби басып тора иде. Аның өстендәге сәләмә киеме, башындагы уңып беткән чуар яулыгы Фәнзиләне «дөрес эшлимме?» дип шөбһәгә салды, ләкин аяклары үзеннән-үзе өйгә атлады...

Нишләде ул өй эчендә? Нәрсәләр сөйләде? Үз өенә ничек кайтып җитте? Фәнзилә боларның берсен дә хәтерләми. Башында – томан, ә колагында – Клавдия әбинең тавышы: «Шушы шәлне Камиләгә бирерсең. Бер-ике көн хәле китеп авырыр. Ләкин исең китмәсен. Маратның мәхәббәте шулай чыгар». 

Фәнзилә капчык сумкасыннан сихерче карчык биргән өр-яңа чуар шәлне алды. «Иртәгә Камилә­ләрнең капка төбенә куеп калдырырга кирәк. Мон­дый матур шәлгә кызыгачак», – дип фаразлады ул. 

Камилә, гадәттәгечә, кояш белән бергә торды. Абзарга чыгып ике сыер сауды, аларны көтүгә озатып кайтты. Елга буена төшеп, сөт чиләкләрен юды. Көн искиткеч матур. Әйтерсең лә, кичә көне буе яңгыр яумаган да. Сукмак та төшкән, күлләвекләр дә кибеп бетә язган. Ә һавасы!.. Камиләгә рәхәт иде, Марат киткәннән бирле моңсуланып йөргән кызның күңеле каядыр ашкына, оча. Нидер булыр кебек бүген. Чү, иртәдән үк шул «нидер» үзен сиздерә башлады түгелме? Эшкә барырга чыккач, капка төбендәге эскәмия аркасына элеп куелган шәлне күреп, баскан урынында катып калды. «Нәрсә бу? Каян килгән? Кемнеке?» Камиләнең күңелен кызыксыну, шәлне үзенеке итү теләге биләп алды. Бу тыелгысыз хис, беркайчан да кеше әйберенә кызыкмаган кызның күңелендәге икеләнү, курку хисен җиңеп, хәлиткеч адым ясарга мәҗбүр итте. Кеше-кара күргәләгәнче дип шәлне куенына кыстырды да җәһәт кенә фермага таба атлады. 

Әйе, матур шул шәл. Яшьләрнең генә түгел, олыларның да күзен кызыктырырлык. Кара тыгыз тукымага кызыл, сары чәчәкләр төшерелгән. Яшел, зәңгәр төсләр шәлгә ниндидер яктылык төсмере бирә. Ә чуклары, чуклары җилдә дәртле танго бии. Кыскасы, ошады шәл Камиләгә: икеләнүен җиңеп, шәлне җилкәсенә салды. 

...Эштән хәлсезләнеп кайтты Камилә. Моңа кадәр салкын тидереп тә авырмаган кызның температурасы күтәрелде, тез буыннары калтырады, бөтен тәнен кызгылт-сары таплар каплап алды. Ә бераздан Камилә аңын җуеп егылды. Өйдә ыгы-зыгы, елау башланды. Камиләнең ун яшьлек сеңлесе авылдагы бердәнбер шәфкать туташы Әлфиягә чапты. «Эш көне бетте, юк-бар белән башымны катырмагыз», – дип карышып маташса да, унбиш минуттан ул авыру янында иде инде. Бөтен өйгә дару исе таралды, нашатырь исе аңкыды. Әлфия Камиләне аңына китерә алмыйча шактый озак азапланды. Ниһаять, авыру зур авырлык белән күзләрен ачты. Карашы сүнгән, яшәү уты югалган иде. Камилә озак кына тере мәет хәлендә ятты: берни сорамады, берәү белән дә сөйләшмәде. Өйдәгеләр пошаманга 
төште. 
 – Хәлсезләнеп егылуын арыганлыкка сылтап булса да, тәнендәге тапларның нидән икәнлеген аңлата алмыйм. Сөйләшмичә ятуы да бик сәер. Иртүк район хастаханәсенә шылтыратырмын. Председательдән машина сорагыз да кызыгызны районга илтегез, – диде Әлфия. 

Иртән Камиләне район үзәгендәге хастаханәгә илттеләр. Аягында чак басып торган кызны бер бүлмәдән икенчесенә, өченчесенә керттеләр. Тик диагнозны да, авыру чыганагын да ачыклый алмадылар. Дәвалану да билгеләмәделәр. «Бер-ике көн өйдә генә ятып торсын, хәлсезлеге узар. Ә тәнен­дәге тап-лар җил чәчәгенә охшаган. Атна-ун көннән эзе дә калмас», – дип тынычландырдылар. Ферма атларыннан башка берни белмәгән ата кешегә шул җитә калды: тынычланып, кызын өенә алып кайтып китте.

Камилә дүртенче көн инде ярым йокылы, ярым уяу хәлдә. Өйдәгеләрнең нәрсә турында сөйләшкән­нәрен ишетеп, үзе өчен борчылганнарын сизеп ятса да, бер кәлимә сүз әйтми – каядыр билгесезлеккә төбәлеп ятуын дәвам итә. Аңа хәзер берни кирәкми... Күңелендә бушлык. «Шундый сәер хәл. Борчыласы да, шатланасы да юк. Елап та булмый, көлеп тә. Нишләп Ходай кешеләрне шулай хиссез итеп яратмады икән? Болай күпкә рәхәтрәк, күпкә җиңелрәк...» Камиләнең фәлсәфәсен тәлинкә белән аш күтәреп кергән әнисе бозды:
 – Кызым, торып ашар идең, ичмасам. Болай күпме ятып була инде?! Күзләрең, яңакларың эчкә суырылып бетте бит! Үзеңне дә, безне дә тереләй гүргә кертергә телисеңдер инде?!.

Калтырап чыккан тавыш белән сөйләвеннән әнисенең елаганын сизеп алды. Кызның йөрәге әнисен кызганудан сулыгып-сулыгып сыкрарга тотынды. Йөрәк бөтен хисләрен дә югалтмаган икән әле. Камилә, камырга әйләнгән аяк-кулларын көч-хәл белән җыеп, торып утырды. Өстерәлеп кенә аш бүлмәсенә чыкты. Тәрәзә каршысында елап басып торучы әнисен арттан килеп кочаклагандай итте, иңнәренә башын салды...

Түбән оч Билал кызының авырып урын өстенә ятуы көне-сәгате белән диярлек бөтен авылга таралган иде инде. Кемнәрдер медицинага билгеле булмаган авыру турында сөйләде, кемнәрдер бала төшерткән дип фаразлады, ә кемнәрдер мескен кызны жәлләде. Хәлен белергә дип өйгә килүчеләр дә, урамда очраган туганнарыннан сорашучылар да күп булды. Ләкин Фәнзиләгә берәү дә җитмәгәндер. Кирәксә-кирәкмәсә кибеткә дә чапты, көтүдән кайтмый калган сыерына сылтап, кабат-кабат түбән очка да төште. Нәрсә булып бетәр? И Ходаем! Кызга зыян салдым, ахрысы, дип коты очмады түгел – ничек кенә очты әле! Камилә аякка баскач, җилкәсеннән тау төшкәндәй хис итте.

Атна-ун көннән ул апасына хат юллады. Хатта бөтен маҗараларны түкми-чәчми тезде, хәтта бераз арттырып та язды бугай әле. Маратның хәлләре, кәефе белән кызыксынды.
 Ике атна дигәндә, Фәнзилә көтелмәгән хәбәр алды. 

 . . .

 «Фәнзилә, хатыңны алып укыгач, Марат белән Наилә кабат дуслашыр дип көткән идек. Тик, ни кызганыч, уңай якка үзгәреш булмады. Маратның холкы гына бозылды: кәефсез чаклары еш була, бил­гесезлеккә карап сүзсез утыра. Көннәр буе сөйләш­мәскә дә мөмкин... Камилә турында бер сүз әйткәне юк, тик аерылышу уеннан да кире кайтмады. Кичә загска барып, аерылышырга гариза язып кайткан...

Тырышлык заяга гына булды. Күрәсең, мондый очракта сихер хәтле сихер дә ярдәм итә алмыйдыр...
                                         Апаң Язилә.»  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмаган сихерне ничек чыгарып булсын инде? Кызга зыян китергэннэр, узлэренэ гонаh алганнар. Хикэянен дэвамы булырмы? Бик мавыктыргыч язылган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын белэсе килэ....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһы тәгалә сакласын һәркайсыбызны акылсыз явызлардан.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сихерчелэрне теге доньяда нэрсэ коткэнен белсэн чэчлэрен урэ торыр.Аллам сакласын ул сихердэн.Сихерчелэрдэн???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нәрсә булып бетте инде? Аңлаешсыз калды.

            Хәзер укыйлар