Логотип
Проза

Се ля ви

 (хикәя)

 (хикәя)
 
 Ирең сиңа хыянәт итә, дигән хәбәр күңелен айкаса да, Ләйсән моңа ышанмаска тырышты. Юк, юк! Бу мөмкин түгел! Егерме елдан артык алар ире белән күпләр көнләшерлек итеп гомер иттеләр. Чит бәхетне күпсенгәннән, кеше тормышына көнләшкәннән чыккан сүз генә бу, чын түгел! Үзенә калса, Ләйсән белән Ринатның тормышы бар яктан да түгәрәк: яшәешләренә мәгънә өстәп, уллары белән кызлары үсеп килә, шәһәр читендә менә дигән ике катлы таш йортта яшиләр, затлы машинада йөриләр, ел саен чит илгә ял итәргә баралар... Моңа хәтле Ринат хатынын, улы белән кызын күтәреп кенә йөртмәде. Моңа хәтле... Әйе, кичәле-бүгенге көнгә хәтле тормышлары бар яктан да ал да гөл иде аларның. Ярыйсы гына зур түрә вазифасын башкарган Ринат хатынын эшләтмәде. Ләйсән, дипломым юкка чыга бит, дип борчылса да, иренә каршы килә алмады, балаларны тәрбияләде, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрен алып барды. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаса да, Ринат, төзелеш буенча кирәкле кеше булганлыктан, үз имзасы, исеме аша мал таба, байлык туплый белде. Беренче елларны исәпкә алмаганда, алар бервакытта да акчага кытлык күрмәделәр. Өйләнешүләре дә студент елларына туры килде. Дүртенче курста кавышкан ир белән хатын, тулай торактан китеп, кеше фатирында түләп яши башладылар. Балалар йортында үскән Ринат кичләрен бәхетсез балачагы турында сөйләде. Аны кызганудан Ләйсән күз яшьләрен түкте. Яшьләргә Ләйсәннең ата-анасы бик ярдәм иттеләр: авылдан ит-маен, яшелчә-бәрәңгесен китереп тордылар, күпләп мал сатып, бүлмәләре өчен түләделәр. Укып бетергәч, Ләйсәннең туган тиешле урындагы кешесе Ринатны яхшы гына эшкә урнаштырды. Тиешле кешесен майлый-җайлый, артыннан этә-төртә торгач, Ринат та елдан елга үсә барды, бераздан түрә урынын яулады. “Синең аркада кеше булдым”, − дип хатынына бер генә кабатламады. Ләйсәннең әнисе әйтүенчә, Ринат “дөньяны киеп” яши башлады. Ире сүзеннән чыга алмаган Ләйсән өйдә утырды. Аның турында “утырды” дип әйтү дөрес тә булмас. Ире, ике баласы өчен, аларга җылы куыш төзү өчен, кадерлеләренә барлык шартларны тудыру өчен көчен дә, вакытын да кызганмады хатын. Ире тапкан акчаны тиененә хәтле акыл белән тота белде. Кем әйткәндәй, хатын акча тота белсә, ире алтын кояр корычтан, хатын дөнья көтәлмәсә, ирнең башы чыкмас бурычтан... Ял көннәрендә табын әзерләп, иренең кирәкле кешеләрен кабул итте. Ринат йорт эшләренең, гаилә икътисадының ни икәнен дә белмәде. Моңа хәтле алар икесе дә бәхетле кебек иде. Моңа хәтле... Соңгы арада гына Ринатка әллә ни булды. Авызыннан төшмәгән “кадерлем” сүзен дә сирәк әйтә башлады. Эшендә дә бик еш тоткарлана. Төнге назларны да бик эзләми, ә киресенчә, арыдым, дип артын борып ята... Ләйсәннең моңа – иренең аруына бик тә ышанасы килде. Шундый да җаваплы эштә ничек алҗымасын! Өйдә чакта хатыны ирен сакларга, аңа ял итү шартлары булдырырга тырышты. Юк-бар белән аның кәефен төшермәде. Балаларга кагылышлы мәсьәләләрне дә үзе чиште. Дөрес тәрбия биргәч, улы Ленар да, кызы Әминә дә үзаллы, акыллы булып үстеләр. Әти-әниләрен борчуга салмадылар. Кыз сөйкемле булса холыгы белән, ул сөйкемле булса әдәбе белән дигәндәй, Ләйсән балаларына карап сөенеп туя алмый. Ленары яхшы гына югары уку йортында, ә Әминәсе тырышып мәктәптә укып йөри. Дипломым юкка чыга бит, дип пошаманга калган көннәрендә Ләйсән балаларына карап юаныч таба. Диплом нәрсә инде ул? Кәгазь кисәге. Ә балалар хакына Ләйсән дипломнан түгел, әллә нәрсәдән ваз кичәргә әзер.
 Шушы бар яктан да түгәрәк бәхетләренең бер чите кыела башлавын Ләйсән күпме теләсә дә үзеннән яшерә алмады. Башта юкка гына эче пошты, күңелен билгесез бер тынгысызлык биләде. Җанын кимергән бу халәттән котылырга теләп, Ләйсән эштә юаныч табарга теләде. Болай да ялт итеп торган йортында ремонт башлады. Кеше ялласа да, күп кенә эшләрне үзе башкарды. Бакчасын чәчәкләргә күмде. Яңача пешеренергә өйрәнде. Иренең салкынлыгын күрмәскә, аңа элеккечә ягымлы булырга тырышты. Ринат кына үзгәргәннән үзгәрә барды. Йортына кунарга кайтмаган төннәре ешайды. Балаларның укуы белән кызыксынмады. Хатыны, улы белән кызының сораулы карашларына аның бер генә җавабы бар иде: “Вакыт юк! Күрәсезме, вакыт юк!” Аның бар вакытын да, игътибарын да башка тормыш, башка хатын-кыз били иде инде шикелле. “Иреңнең сөяркәсе бар...” Бу хәбәргә башта ышанмаган Ләйсәнгә тора-бара ышанырга туры килде. Бу сүзләрне гайбәт санап, кабул итмәскә дә булыр иде Ләйсәнгә. Аны бу җан өшеткеч ямьсез хәбәр түгел, ә иренең үзгәрүе ышандырды – Ринат ул белгән Ринат түгел, икенче ят кешегә әйләнгән иде! Өзелеп яраткан кешесе аныкы түгел иде...
 Араларындагы киеренке кыл, тартылганнан тартыла барып, беркөнне шартлап өзелде. Юк, ир белән хатын тавыш-гауга да куптармадылар, ызгышмадылар да. Иртәнге чәйне эчеп, эшенә чыгып китәр алдыннан Ринат хатынына карамыйча гына гадәти тавыш белән әйтеп салды: “Ләйсән, без аерылышабыз. Минем яраткан кешем бар...” Һәм кирәксә-кирәкмәсә дә кабатлап, чәйнәлеп, таушалып беткән тәгъбирен әйтми калмады: “Тормыш шундый. Се ля ви...” Аннары тораташтай каткан хатынына күз дә салмыйча капка төбендә көткән машинасына табан юнәлде. Әйтерсең дә сүз аларның язмышы турында түгел, ә, кичкелеккә шуны пешер, дигән кебегрәк көндәлек вак-төяге турында бара. Ләйсән, ушына килә алмыйча, тәрәзә янында ире артыннан карап бик озак басып торды. “Без аерылышабыз...” Ләйсәннең аерылышырга теләге бармы-юкмы, моны белү беркемгә дә кирәкми! Егерме елдан артык гомере юкка чыгуы, дөньясы җимерелүе беркемне дә кызыксындырмый. Чөнки Ләйсән иренең яраткан уенчыгы, колы булып яшәде. Егерме ел буена аның һәр теләгенә буйсынып, ире, балалары өчен яшәде. Ә колдан, теләгең бармы, дип кем сорасын? Аның өчен Ринат бар сорауларга җавап таба килде һәм әле дә аның теләге генә теләк. Ире яраткан уенчыгы белән туйганчы уйнады да аны сындырып бәрде, шул гына... Се ля ви...
 Иң якын күргән, иң ышанган кешең егерме ел бергә гомер иткәннән соң бер нәрсәсез калдырыр, дисәләр, Ләйсән ышанмас, әллә акылдан яздыгызмы? дияр иде. Ринат, үзе нәкъ акылдан язгандай, бергә җыйган байлыкларының һәр тиене, йортларының һәр метры өчен көрәш башлады. Һәм, әлбәттә, көчләр тигез булмаган бу алышта җиңеп чыкты. Аның төп дәлиле: “Син эшләмәдең, минем җилкәмдә утырдың!” – булды. Чәчләрен чәчкә бәйләгән мәхәббәтләре дә, уртак кайгы-шатлыклары да, кайчандыр, тормышларын башлап киткәндә Ринатның Ләйсән аша кеше булуы да онытылды. Ринат үзенең карунлыгын акларга маташты: “Яшь гаиләмдә минем ике игезәк улым үсеп килә. Мин алар өчен тырышам!” Игезәк балаларның анасы – мода журналларында ярым шәрә сүрәткә төшкән чандыр гәүдәле яшь фотомодель Аня Ләйсәнгә таныш иде. Башта дәрәҗәле кунаклар белән ял көннәрендә Ләйсәнгә килеп йөрде, ул әзерләгәнне ашады-эчте, бергә күңел ачты,ә соңрак... ирен тартып алды. Ярты елдан Ләйсәннең ире белән бөртекләп төзегән зур йортларында Ринат белән фотомодель яши иде инде. Ә Ләйсәнгә ире тулай торак сыман җирдән кысан бүлмә – “гостинка” алып бирде. Уллары институтның тулай торагына күчте, ә кызлары Әминә тәкәббер фотомодель белән килешә алмыйча әнисенә иярде. Ләйсән хаклык эзләп кая барсын да, кемгә сыенсын?! Бар җирдә дә Ринатның бергә ашап-эчкән, кулны кул юган дуслары, әшнәләре утыра.
 Бәхетне бөртекләп төзүе генә авыр, ә җимерелүе бер сәгаттә икән аның. Язмышы Ләйсәнгә, моңа хәтле бик рәхәт яшәдең, инде менә михнәтнең дә ни икәнлеген бел, диясе килепме, сынау артыннан сынау җибәрде. Йортсыз калу өстенә Ләйсән эшсез дә, бер тиенсез дә калды. Дипломын күтәреп күп кенә җиргә барса да, кайда да тәҗрибә, стаж таләп иттеләр. Үзе генә булса бер хәл, җитмәсә мәктәптә укыган кызын да үстерергә кирәк. Студент улын да ярдәменнән ташламаска кирәк. Аталарыннан аермалы, Ләйсән балаларын ташлый алмый. Ул – ана. Ләйсән югары белемлемен, дип тормады, башын түбән иеп көндезләрен урам себерде, ә кичләрен подъезд юды. Киемгә түгел, ипигә акчасыз калган чаклары булмады түгел. Ач утырса да ул элекке иренә барып бер тиен дә сорамады. Тук Ринат Ләйсәннең кайгы-хәсрәтен күрерлек түгел, аның күзен май баскан иде инде. Күзләрен генә түгел, май аның бөтен гәүдә-тәнен басып, миенә үк җиткән иде, ахры. Һәрхәлдә ябык гәүдәле яшь хатынын, ике улын иярткән симез, мимылдык гәүдәле ир алар янында карт бабай булып күренә иде.
 Булыр ат тайдан билгеле дигәндәй, әнисенең авыр хәлдә калганын күреп, аңа ярдәмгә көтмәгәндә улы Ленар килде. Ерактан торып эшләүче фрилансер вазифасын башкарырга тәкъдим итте. Әнисенең белеме буенча заказлар табышты. Интернет аша бик арзан түләнгән копирайтер, рерайтер вазифаларын башкарудан башлап, Ләйсән соңрак ярыйсы гына хаклы төзелеш проектларына алына башлады. Югары белем алуына күп еллар үтсә дә, башы эшли, зиһене ачык иде әле. Бу өлкәдәге соңгы еллардагы үзгәрешләрне, яңалыкларны Ләйсән шул ук бөтендөнья челтәре аша укып белде. Үзенә кирәкле берничә программаны үзләштерде, кирәкле сайтларда теркәлде. Үз-үзен яхшы яктан күрсәткәч, даими заказлары була башлады. Кемдер өчен өстәмә табыш китергән фрилансер эше тора-бара Ләйсәннең даими хезмәт урынына әверелде. Ерактан торып эшләүнең уңай яклары да бар иде, әлбәттә. Минутыннан минутына хәтле офиста баш күтәрмичә хезмәт итмисең, ә үзеңә кайчан җайлы, шул вакытта эшлисең. Хаклы-хаксыз, премияңне кисәм, дип усал түрәң ысылдап тормый. Беренче вакытларда алданган чаклары да булмады түгел. Эшен тулысынча башкарып та түләмәгән намуссызлар булды. Шулай да әкренләп Ләйсән интернетта эшләргә өйрәнде. Моңа хәтле заман таләпләренә иярә алмыйча яшәвенә, артта калуына гаҗәпләнеп тә куйган вакытлары булды. Очын очка ялгый башлагач, хатын идән юудан, урам себерүдән туктады. Баш очына җыелган караңгы болытлар таралыша, тормышына кояш нуры булып өмет керә башлады кебек. Эш белән басылып яшәгәндә Ринат турындагы, элекке тормышы хакындагы авыр уйлар да ул хәтле йөрәкне өзгәләми шикелле.
 Төзелеш проектларына кагылган форумнарда артык катнашмаса да, Ләйсән анда кереп тә күз салгалады. Кешеләр белән аралашу сагындырган, һәр яңа фикер шундый да тансык! Шундый форумнарның берсе аша Ләйсән Госман белән танышып китте. Аның фикерләрен укып, ирнең алдынгы төзелеш белгече икәнлеген аңламау мөмкин түгел иде. Уртак һөнәрләре аларны тагын да ныграк якынайтты. Госманның төзелеш буенча үз эше булуы да Ләйсәндә хөрмәт уятмый калмады. Фин татарының бераз гына акцент сиздереп, үз диалектында туган телендә сөйләшүе дә Ләйсәннең күңеленә хуш килде. Әнә бит, туган җирләреннән ничек еракта яшәп тә, гореф-гадәтләрен, телләрен онытмаган, татарлыгын югалтмаган чын татарлар бар! Үз илендә гомер итеп тә телләрен белмәгән телсезләр күп. Бу яктан Госман бик тә зур ихтирамга лаек иде. Госманның бик ерак яшәве генә икесенә дә җайсыз күренде. Шулай да ерак араларны скайп якынайтты. Ара ераклыкка карамыйча, ир уртасы яшендәге Госман белән кырык бишен яңа тутырган ялгыз хатын арасында җылы тойгылар туды. Госманның гаилә халәте турында Ләйсән сорарга кыенсынды, ә ир бу турыда үзе сүз башламады. Ярты ел буена берсен-берсе чынлап торып күрмичә аралашкач, Госман якынрак танышу өчен Ләйсәнгә килергә теләге барлыгын белдерде. Интернет аша танышуга бик ышанып бетмәгән хатын башта бик икеләнде. Шулай да бәхетен сынап карарга булды. Шунда гына Ләйсән Госманның тол калган ир икәнлеген белде. Кеше арасына керәм, дигән шикләре таралды һәм ул чит ил кунагын зарыгып көтә башлады. Кул кушырып көтеп кенә утырмады, ә кечкенә бүлмәсен ремонт ясап рәткә китерде, җиһазлар алды. Госман турындагы хыялларымы, күңелендә бөреләнеп килгән яңа өметләреме, ялгыз хатынны соңгы елларда якын да барасы килмәгән көзге алдына китереп бастырды. Хатын көзгедәге чагылышына күз салды. Аннан аңа артык гади киемле, арыган кыяфәтле хатын карап тора иде. Ләйсән кәефен күтәрү өчен үз-үзенә тел чыгарып күрсәтте, күз кысты. Җитте, кызый! Җитте! Мескенләнмә! Булды! Күз яшьләреңне җитәрлек койдың! Күз яшьләре – көчсезләр юанычы! Ләйсән шкафтагы киемнәрен чыгарып салды. Тик кайчандыр Ринат алган бу күлмәкләрнең берсе дә аның күңеленә ятмады. Киемнәр һичшиксез затлы, матур иде. Шулай да алар Ләйсәннең үткәннәренең шаһиты, алардан Ринат исе килә кебек иде. Ләйсәннең бу истән хәтта күңеле болгангандай булды. Юк, Госманны ул бу киемдә каршыламаячак! Ләйсән алдында өелеп яткан киемнәрен бер дә кызганмыйча чүп савытына илтеп салды. Күңеленә җиңеллек иңгәндәй булды. Үткәннәре белән арасы өзелә барган саен, киләчәгенә ышанычы арта барды. Бераздан хатын якындагы кибеткә барып үзенә ошаган кием-салым сатып алды. Артык кыйбат та түгел, гади генә кием, ә үзенә ничек килешеп тора! Зифалыгын югалтмаган гәүдәсе тагын да матурланып, иелгән иңнәре тураеп киткәндәй булды. Бу Ләйсәннең яңа киемгә куануы гына түгел, ә яралы йөрәгенең тернәкләнә, терелә башлавы иде инде...
 Яңа киемен киеп көзге алдында мәш килгән Ләйсән ишек кыңгыравы шылтыраганга аптырап та куйды. Балаларның үз ачкычлары бар, кем йөрер икән? Икеләнә-икеләнә генә ишекне барып ачкан хатын бусагада басып торган исерек Ринатны күреп чак артына утырмады. Кертергәме-юкмы белмичә торганда Ринат көтмәгәндә елый-елый аның аягына егылды: “Кадерлем, гафу ит мине, зинһар?! Синең алда мин бик гаеплемен... Кичерә күр балаларыбыз хакына. Мин сине алырга килдем. Әйдә, җыен, кайтабыз”. Ләйсән үз күзләренә-колакларына ышанырга белмичә аякларын Ринатның кулларыннан арындырырга маташты: “Ринат, җибәр, дим. Җибәр, зинһар!” Ринат аның саен үкседе: “Син генә минем хатыным! Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Кызган мине...” Ләйсән элекке иренә өстән аска карап сорыйсы итте: “Ә теге хатыныңны, балаларыңны кая куярсың икән? Мине ташлаган кебек аларны да ташларсыңмы?” Ринат, зур түрә, илле яшьтәге чал чәчле ир, идәндә ауный-ауный үкседе: “Аня миңа баштан ук хыянәт иткән. Соң белдем, балалар да миннән түгел... Йортны бүләбез...” Ләйсән күңелендә шатлык та, тантана да тоймады. Бары тик алданган иргә карата кызгану гына тойды. Селәгәен агызып яткан ир, кайчандыр дөньяны камчылап яшәгән көчле түрә, бүген бахыр, мескен хәлдә иде. Ләйсән аны кызганды. Тик башкача ярата гына алмады... Хатынының ни әйтерен көтеп тилмергән иренә Ләйсән аның үз сүзләре белән җаваплады да ишекне ябып кереп китте: “Барысы да син теләгәнчә булды. C'est La Vie...”
 Берничә көннән Ләйсәннең тыйнак кына бүлмәсенең ишеген ерак кунак – аның киләчәге, язмышы, өмете... Госман шакыды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И матур эчтэлеклеиэсэрен,Физэлия,ботен бэхетсез хатын-кызнын кунелен кутэрерлек,омет чаткылары кузгатырлык!Рэхмэт!Ижади унышлар телим!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин хэрвакыт эйтэм, хатын-кыз эчмэсэ югалмый ул, э азгын ирлэр астагы башлары белэн уйлап куркэ кебек йорилэр дэ, аннан шул элекке хатыннары янына кайтып егылалар. Молодец Лэйсэн, шул кирэк ул кэжэ тэкэсенэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        оказывается ул кечерэк машина алмакы булган тагы ике машина . менэ моны ничек анларга инде . бер тиен акча биргэне булмады бу хатынга . Бу хатын болай да ялгызы бетен тормышы узегенэ кутэреп балаларын устерде укыты торышты . ире улде куптэн . Эле анасы котыртып ята икэн син анын янына кермэ я акча бирерсен энэ столовыйга кереп аша дип . акчаларын анасына да бирэ торган булган бик саран карчык башта бетен эшлэрен барып эшлэп йрде бу хатын анары без оршкалагач анлады ахры без жибэрмэдек .эй тулы кеше чужой кешедэн эш эшлэтэлэр эле кустэнэч бирсэ ярар иде иртэнге 7 дэн кичке 7 гэ кадэ баш кутэрми эшлэ эле .Бу ир кисэге кая барасы килсэ шунда йреп эчкэлэп тэ йрде . Так что хатынар анасы булган ирлэр белэн тормагыз арагызны бозып торалар . Эле киткэненэ 5 ай ужы бер илэс милэс хатын тапкан ике атгна йреп шуны эйен керткэн ужассс анасы нинди икэн анын эйтэ алмы микэн улым бар хатыны янына дип оятсыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          кичэ язган кайда

          Хәзер укыйлар