Логотип
Проза

Сакла, язмыш, ялгышлардан

(хикәя)

  Чираты җиткәч, Таңсылу тимер ишектәге кул сыярлык кына кечкенә тәрәзәгә таныклыгын сузды. Исәнләшеп,  ни сәбәп белән килгәнлеген әйтте. Эчке яктан кемдер, сузылып, таныклыкны алды. Берникадәр вакыттан соң тәрәзәдән кырыс-җитди күзләр күренде. Таңсылуга сынаулы караш ташлап, сурәтне һәм аның иясененең тәңгәл килүен тикшереп, тагын югалдылар. Көткән кешегә аз гына вакыт та күп тоела. Таңсылу бәләкәй тәрәзәдән күзен алмыйча басып тора бирде. Бераздан, шалтыр-шолтыр килеп, алдагы тимер ишек ачылды. Таңсылу, тәбәнәк бусага аша атлап, коридор сыман кечкенә бүлмәгә керде. Каяндыр: “Тукта!” – дигән команда ишетелде. Кызны сискәндереп, артындагы тимер ишек һәм аның йозагы, шалт-шолт килеп, үзеннән-үзе ябылды. Таңсылу алдында тагын бер тимер ишекне күрде. Ул да, беренчесе кебек, дөбер-шатыр килеп ачылды һәм кыз атлап керү белән тимер йозаклар зеңгелдәп ябылды. Шулай өч ишекне үтеп һәм кыюсыз гына атлап, ике хәрби ир, бер хатын-кыз утырган бүлмәгә керде. Монда аның документларын тагын бер кат ныклап тикшерделәр. Ирдәүкәне хәтерләткән урта буйлы, кырыс йөзле хәрби хатын, Таңсылуны бер бүлмәгә алып чыгып, букчасын бушатырга кушты. Кесәләрен тикшерде. Куллары белән кием-салымын, гәүдәсен тентеп-капшап үтте. Хәтта Таңсылу тоткан чәчәкләр бәйләмен таратып, бер-ике чәчәкне сындырып та карады. Таңсылуның нидер сорыйсы килсә дә, үзе башлап сүз катарга кыенсынып, хатын биргән сорауларга гына кыяр-кыймас җавап бирде. Хәрби киемле хатын Таңсылуны җиде-сигез кыз һәм бер хәрби ир утырган бүлмәгә кертте һәм чыгып китте. Бүлмәдәгеләр барысы да, йөзләрен борып, Таңсылуга текәлделәр. Хәрби кеше кызга урын тәкъдим итте. 
        Бераз ияләшкәч, Таңсылу бүлмәдәге хатын-кызларга күтәрелеп карады. Аңа терәлеп диярлек утырган утыз яшьләр чамасындагы кыска чәчле, йончыган йөзле хатын уфылдап куйды һәм иелгән башын тагын да иебрәк утыра бирде. Таңсылу карашын кыска итәкле, саргылт-салам чәчле, ачык кызыл иренен читләренә кадәр чыгарлык итеп мулдан буянган, тезен тезгә куеп, бер аягын туктаусыз селкетеп утырган кызга күчерде. Бернигә дә исе китмәгәндәй күренгән кызның тотышы, мин монда яңа кеше түгел сезнең кебек, дип кычкырып тора иде. Өченче яшь кенә кыз Таңсылу кебек югалып калган иде, ахрысы. Ниндидер ярдәм өмет иткәндәй, кызганыч кыяфәт белән Таңсылуга карап алгалады. Шул арада бүлмәдә утырган хатын-кызларны берәмләп чакырып чыгара башладылар. Йөзләренә бераз җанлану ишарәсе кергән кызлар, ишеккә карый-карый, шыпырт кына үз чиратларын көтә бирделәр. Таңсылуның монда беренче килүе иде. Шунлыктан мондагы тәртип турында теге сары чәчле кыздан сорамакчы иде, ишек янында утырган хәрби кешедән тартынып, тынып калды. 
        Бераздан Таңсылуны да чакырып чыгардылар. Кызны тентегән баягы хәрби хатын үз артыннан иярергә кушты һәм алар, коридор аша үтеп, кысан гына бер бүлмәгә керделәр. Бүлмәдәге дүрт-биш ят кеше арасыннан кыз таныш йөзне күреп алды. Рәүф! Әйе, егетне моңа хәтле рәсемдә генә күргәне булса да, Таңсылу аны таныды... Кара төстәге спецовка кигән, чәче төптән кырып алынган, чандыр гына гәүдәле Рәүф тә Таңсылудан күзләрен алмады. Ирен читләренә кунган елмаю чаткылары кабыну белән юк булдылар. Хәрби хатынның да йөзенә җылы йөгергәндәй булды. Ул, Таңсылуны иңнәреннән тотып, Рәүф янына бастырды һәм бер як читкәрәк китте. Өстәл янында басып торган килешле генә киемле, чәчен-башын матур гына ясаткан хатын, тавышына ясалма ягымлылык чыгарып, егет белән кызның никахын теркәде һәм аларны бер-ике җөмлә белән коры гына котлады. Егет белән кыз өстәлдә яткан кәгазьгә үз имзаларын куйдылар. Ә шаһит урынына хәрби хатын-кыз үз имзасын сызгалады. Яшьләр Таңсылу алып килгән балдакларны алыштылар. Кәләшенә кагылырга да базмыйча торган Рәүфкә хатынын котларга команда бирелде. Бу ят карарны ничек аңларга белмәгән тоткын югалып калды һәм кызга табан борылды. Сакчы хатын елмайган сыман, үп инде ниһаять хатыныңны, дигәч, кыймый гына Таңсылуның иреннәренә иреннәрен тидереп алды. Таңсылуга чибәр хатын никах теркәү таныклыгын сузды һәм шуның белән икесе дә күпме ашкынып көткән тантаналы вакыйга тәмам булды. Яңа кавышкан кияү белән кәләшкә кыска вакытлы очрашу мөмкинчелеге бирделәр. Тик бер-берсен беренче тапкыр күргән кыз белән егет моңа хәтле шактый вакыт хатлар аша аралашсалар да, ни турында сөйләшергә дә белмичә, югалып калдылар. Икесе дә кавышуларын башкачарак итеп күз алдына китерәләр иде. Болай артык коры, артык җитди, ашыгычлы булмаска тиеш иде бу икесе өчен дә әһәмиятле вакыйга. Кояшсыз, тәрәзәсез, караңгы бүлмәдә, күз дә алмаган сакчылар янында, ак күлмәксез, музыкасыз... Тик, ни эшлисең, Таңсылу башта бик карышса да, Рәүф сөйгәнен үзенең никахлы хатыны булырга бик үтенде шул. Менә шулай, ничәмә йозак аша үтеп кереп, Таңсылу үз парын тапты. Мәхәббәт үтә алмаган чикләр бармы соң?! Һәрхәлдә, Таңсылуга шулай тоелды. Әйе, сөюеннән исергән кыз мәхәббәт канатларында ничәмә чакрымнар аша очып килде Рәүфе янына. Егет иреккә чыксын гына, алар бер-берсен бәхетле итәчәкләр һәм мәңгегә бергә булачаклар! Егерме ике яшьлек кыз үзендә бөтен каршылыкларны җиңеп чыгарлык көч-куәт тойды. Кем белән генә киңәшмәсен, барлык туганнары һәм дуслары Таңсылуның бу адымын ялгышлык дип санадылар һәм аның төрмәдә утырган егет белән аралашуын өнәмәделәр. Күпләр кыздан йөзләрен читкә борды. Бигрәк тә Сәрбиямал кызы өчен кайгыга төште. “Акылыңа кил, балам!” – дип, мие томаланган кызын күпме үгетләсә дә, Таңсылу әнисен тыңламады. Әнисенә каты бәрелмәсә дә, эченнән генә бәхәсләште:  “Әнием, минем дә сөяргә-сөелергә, бәхетле булырга хакым бар!” Таңсылу үзен хаклы, кылган адымнарын дөрес дип санады. Чөнки мәхәббәт аның ягында иде. 
        Берсеннән-берсе якты, матур өметләр белән Таңсылу ирен төрмәдән көтә башлады. Берничә айдан соң аларга ике-өч көнлек күрешү рөхсәт иттеләр. Бер-берсенә бераз ияләшеп алгач, алар ачыла төштеләр. Беренче зөфаф кичләре төрмәдә, сак астында үтте. Моңа хәтле ир-егетне күргәне булса да, Рәүфнең якынлык кылганда бераз тупас, дорфа кыйлануын кыз кичерергә тырышты. Рәүф тә соңрак ялгышын аңлады булса кирәк, гафу үтенде. 
     Таңсылу ирен алты ел буена көтте. Бухгалтер булып эшләп алган хезмәт хакын Рәүфенә посылка җибәрү өчен яки күрешергә бару өчен туздырды. Дөрес, Рәүф тә бер-ике кат төрмәдә эшләп алган акчасын җибәрде, тик ул санлы гына сумнар да кире үзенә кереп бетте. Иренең хатларын Таңсылу зарыгып көтеп алды. “Мин монда шундый арыдым. Дөньяда иң зур хыялым – иреккә чыгып, синең белән кавышу. Мин сине моңарчы беркем дә сөя алмаганча яратам! Мин сине бәхетле итәчәкмен! Син минем бергенәм, күз нурым, тормышымның мәгънәсе!” Моңарчы сөеп-сөелеп караса да, Таңсылуга мондый сүзләрне әйтүче булмады. Таңсылуны да яраталар! Таңсылу да кемгәдер бик кирәк! Ул Рәүфнең хатларын кат-кат укып, мендәр астына салып йоклады. Үзе дә иренә көн аралаш хат язды. Кыз егетнең ни өчен төрмәгә эләккәнен белергә теләмәде. Шулай да, бер сорап язгач, Рәүф, мин монда ялгыш, бер гаепсезгә утырам, дип җавап бирде. Таңсылу аңа ышанды. Әлбәттә, бер гөнаһсыз! Башкача булуы мөмкин дә түгел! Әнә күпме кеше нахакка гаепләнә! Ярый, нинди булса да гаебе дә бардыр, бәлки. Тик кем генә ялгышмый да, кем генә абынмый? Кичерә белергә кирәк! Таңсылу иренә үзенә ышангандай ышана! Ничек коткарырга Рәүфен? Ничек ярдәм итәргә?! Таңсылу ире белән якты киләчәк төзи алуына самими ышанды. Ә нигә шундый киртәләр аша бер-берсен табышкан пар бәхетсез булырга тиеш?! Үзләренә ышанмаган бар дөньяга үч итеп, бәхетле булачаклар алар!
       Көткән кешегә алты ел алтмыш булып күренсә дә, Рәүф тә бервакыт төрмәдән кайтты. Тик аны Таңсылу танымады. Ул хыялында белгән, зарыгып, өметләнеп көтеп алган Рәүф түгел иде бу ят кеше. Хатларында туктаусыз яудырган татлы сүзләр аның ачылмаслык итеп кысылган иреннәреннән чыкмады. Бу хатларның авторы икенче тоткын булганлыгын, һәм ул хатлар күп кенә адресларга җибәрелгәнлеген Таңсылу соңрак белде. Кайтуына ике ай вакыт үтсә дә, ир кеше эшкә урнашырга уйламады. Иренә бу турыда яхшылап әйтеп арыган Таңсылу беркөнне тавышын күтәребрәк эндәшкән иде, Рәүф тимердәй каты бармаклары белән хатынының иңнәреннән тотып алды да, бармакларын кысты. Авыртудан: “Җибәр!” – дип кычкырган Таңсылуны этеп кенә җибәрде дә, ишекне бәреп чыгып китте. Хатынның беләгендә беренче күксел таплар – иренең бармак эзләре барлыкка килде. Таңсылу беренче тапкыр аның күзләрендә уянган ерткычны күрде һәм иреннән чын-чынлап курка башлады. 
       Рәүф тә хатынының үзеннән өреккәнен аңлады булса кирәк. Хатынын курку аша буйсындыра алган ир үзен тагын да дорфарак, тупасрак тота башлады. Яшь кенә гомеренең алты елын төрмәдә уздырып, андагы кагыйдә-тәртип буенча яшәргә өйрәнеп, кешеләр арасында башкача мөнәсәбәтләр булуы аның өчен билгесез иде кебек. Кеше – бер-берсенә бүре! Бүреләр арасында бүре булырга кирәк! Кемдер буйсына, кемдер буйсындыра. Бар дөнья шул тәртип белән яши! Ә хатын-кызны Рәүф кешегә дә санамый иде. Төннәрен ул, хатынының теләге белән исәпләшмичә, үзенекен кылды. Тик бу якынлыкта Таңсылу сусаган наз-җылылыкның эзе-әсәре дә юк иде. Үзе теләгәнчә булмаганда, Рәүф хатынына кул күтәрә башлады. Таңсылуның тәнендә күксел таплар артканнан-арта барды. 
       Күзләре ачыла башлаган Таңсылу шунда гына иренең үткәне турында уйлана башлады. 131 нче статья... Сөюеннән исергән Таңсылу өчен башта бу саннар тезмәсе генә булып ишетелә иде. Бу статья зур җинаять кылган өчен бирелгән бит аңа! Хатын-кызны көчләгән өчен! Рәүф – җинаятьче! Ә сукыр кыз берни белмәде, дөресрәге, белергә теләмәде. Гәзиттә чыккан игълан аша танышып, егетнең берсеннән-берсе матур хатларына алданган беркатлы кыз Рәүфнең аны чын күңелдән яратуына ышанды. Рәүф аны яраткан өчен түгел, ә бары тик төрмәдә утырганда хатын-кыз кирәк булган өчен генә өйләнгән икән бит! Никах теркәргә гариза язганда да алдында утырган хатын кәгазьне Таңсылуның борын алдында ныклап селкеде: “Син аңлыйсыңмы, сеңлем, 131 нче статья нәрсә аңлата? Аңлыйсыңмы, юкмы?” Чит хатын аны кисәтергә теләде, ә Таңсылу аңламады. Дөрес әйтте аңа әнисе карчык үкси-үкси: “Үз башыңа ашкынасың, балам!” Ә үз хыялларына гына алданган кыз Рәүфнең гаепсезлегенә ышанды, аны бу бәладән йолып алырга теләде. Тик ничек аның капкынына килеп капканын үзе дә аңламый калды. Хәзер ул үзе кая чыгып качарга белмәгән тоткын, әсир хәлендә иде. Рәүф дигән төрмә тоткыны... Эштән соң кибеткә кереп чыгарга да куркып өйгә чап! Барлы-юклы акчаңа эшләргә теләге булмаган иреңне һәм аның сыман тәннәре зәңгәр бизәкле әшнәләрен ашат-эчерт. Шул адәм актыкларының төрмәдә башларыннан үткәннәрен тын да алмыйча тыңлап утыр. Ир ризасызлыгын уятмас өчен һәр сүзне үлчәп кенә сөйләш, баш иеп кенә йөр. Ә төннәр Таңсылу өчен көннең иң газаплы мизгеленә әверелде. Туя белмәгән Рәүфкә кешеләрчә җылы якынлык кылу ят иде. Ул гомеренең алты елын югалткан өчен үчен бәхетсез хатыныннан алды. 
        Таңсылуның иң курыкканы иреннән балага узу иде. Тагын бер бәләкәй ерткыч хатынга кирәкми иде. Ул, табиб белән киңәшләшеп, Рәүфкә күрсәтми генә дару эчә башлады. Балага чумдырып, хатынының кул-аягын бәйләргә теләгән ире Таңсылуның сумкасыннан даруны табып алды һәм соңгы кешелеген югалтты. “Сиңа бала кирәкмиме әллә миннән?!” – дия-дия, ир дип аталган җанвар бахыр хатынны канга батырганчы кыйнады да кыйнады. Тавышка күршеләре милиция чакырттылар. Алар килгәндә, гәүдәсендә чак җаны калган хатынын идәнгә ташлап, ерткыч чыгып киткән иде инде. 
      Таңсылу хастаханәдә генә аңына килде. Күзен ачарга теләде, тик шешкән күз кабаклары ачылмады. Хәер, Таңсылуның бу дөньяга күзен ачып карыйсы да килми иде. Иң ышанган, иң якын күргән кешесе болай ерткычларча кыйнаганчы, үтереп кенә китсә яхшырак булыр иде. Үзеңнән артык күреп сөйгән өчен шулай җәберлиләрме икән? Нинди гаебем бар минем?.. Хыялларыма алданып, кеше битлеге кигән бүрене күрә белмәдем! Ялгыштым, язмышкаем...
      Икенче көнне хатыны янына Рәүф килде һәм тезләнеп елый-елый гафу үтенде. Күзләрен йомып өнсез яткан Таңсылу тагын үзалдына гаҗәпләнде – ничә йөзле, ничә битлекле син, Рәүф? Кем син? Шул ук көнне хатын янына милиция вәкиле килеп, озак кына сорашып утырды һәм Таңсылу исеменнән гариза алып китте. Бер атнадан Рәүфне берничә елга төрмәгә яптылар. Таңсылу, терелеп, хастаханәдән чыкты һәм фатирын башка шәһәргә алыштырды. Туганнарының киңәше буенча ул хәтта исем-шәрифәсен дә үзгәртте. 
       Таңсылу олыгайган, чиргә бирешкән әнисен үз янына, шәһәргә алды. Әниле-кызлы, үткәннәрне бик искә төшермәскә тырышып, бер-берсен кадерләп-хөрмәтләп бергә яшәп яталар. Иң авыр чакта, тормыштан ваз кичкән мизгелдә Таңсылуның янында шушы изге җанлы карчык – әнисе булды. Кылган ялгышы белән битенә сукмады, җанын кыйнамады, ә киресенчә, аналарча, йомшак кына, үтемле сүзләр табып кызының яраланган йөрәгенә шифа бирә алды. Өмет-ышанычын югалткан кызын тагын бу дөньяга кайтара алды. Нигәдер кызының хатасы өчен ул үзен дә гаепле саный иде булса кирәк. Баласын бәладән саклап кала алмаган өчен... Күзләрен вакытында ача алмаган өчен. Шундый бит инде алар, аналар. Сиңа кайгы килсә, синнән дә көчлерәк кайгыра. Шатлык килсә, синнән дә ныграк сөенә. Кайчандыр бер-берсен аңламаган туганнарны тагын үз янына туплады әниләре. Ә Таңсылу инде ничә тапкыр әнисенең бала гәүдәседәй калган кечкенә гәүдәсенә сыйган олы җанына гаҗәпләнә, аның бетмәс көченә соклана. Һәм, белер-белмәс догасын укып, Ходайга ялвара: “Гомерле ит әнкәемне, и Аллам”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше язмышларын тогэл тасвирлавын хэм гыйбрэтле фэхем бируен очен бик зур рэхмэт, Физэлия!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барлык эсэрлэрегез кебек, бу хикэядэ шул чаклы искитмэле шэп булган, Физэлия ханым! Мин Сезнен ижатыгызга чын-чынлап гашыйк! Барлык эсэрлэрегездэ тормышчан хэм фэхемле, ис китмэле язылган, анлаешлы! Зур унышлар сезгэ!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнең әсәрләегез мине таң калдыра. Укый барасың , кино караган кебек күз алдыннан китә бара. Уңышлар Сезгә!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кызлар, егетләр, зур рәхмәт! Бәхетле булыгыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Физэлия апа!Зур унышлар сина,бик зур рэхмэт,шундый эчтэлекле эсэрлэрен очен.

            Хәзер укыйлар