Логотип
Проза

Песи

Менә монда, йомшак мендәр өстендә, җайлырак төсле. Бөтен тәнне калтыратып торган авырту да басыла төште. Шулай, күзләрне йомып, авырудан арыган тәнне бераз гына булса да оетып ятарга... Әкрен генә мыр-мыр ыңгырашып торсаң, ничектер авырту җиңеләйгән сыман. Мыр- мыррр...
– Аһ, юньсез песи, бигрәк азынды тагын, мендәр өстенә үк менеп кунаклаган, пр-рес!
Болай да әрнеп торган касыкка шундый төрттең! Мыррр... Хуҗабикәм, хуҗабикәм, берни ауламыйсыңмени? Ярый, диван башындагы үз җәймәмә күчәм. Анда катырак инде...
– Әллә нишләгән әле бу песи, берәр ярамаган нәрсә ашамагандыр ич, өйдә коса күрмәсен тагын!
И хуҗам, хуҗам, сез мине һаман да шул нәни песи баласы дип уйлыйсызмени? Ничек аңламыйсыз инде?
– Бар, өйдән чыгарып җибәр үзен, алла сакласын...
Хуҗабикәм, юк, юк... Тизрәк диван астына качып калсам! Мыр, Мыррр!
– Качты юньсез. Ярар, ятсын шунда!
– Алгы якка үтә күрмәсен тагын. Әйдә, атасы, ишекне яба кер, телевизорда “Яңалыклар” башланды бугай.
Мыррр! Шундый бәрелдем... Авырту бөтен тәнне куыра. Ничә качтым инде? Кулына алса, хәлемне аңлаган булыр иде әле хуҗам. Әй, сөенер иде үзе! Мине болай куып йөрүләренә үкенерләр әле, нәни йомгагымны күргәч...
Бу йортка килгәндә миндә нәни генә, йомшак кына йомгак: идем. Шундый яраттылар! Ул бәләкәй Ләла шундый уйнады минем белән. Дөрес, әле коерыктан, әле колактан тартып, әле йонымны йолкып авырттырган чаклары күп булды. Мин шулай да түздем, бер дә тырнамадым да, тешләмәдем дә Лаләне. Мин аны үзем дә бик яраттым шул. И-и куыша идек аның белән, и әүмәкләшә идек! Хуҗам белән хуҗабикәмнең безнең уйнаганны карап соклануларын күрсәгез! Мыррр!
Бик авыр, куркыныч ялгызыма. Хуҗаларым янына керим әле, аңлатыйм хәлемне.
– Атасы, дим, ишетәсеңме, Сара ишекне тырный бит. Нишләгән соң ул!
– Безнең янга керәсе киләдер, әнием. Хәзер ачам ишекне, Саракай!
– Тукта, кызым, үзем карыйм, әллә нишләгән әле ул песи.
– Авыртадыр пескәем, минем белән дә уйнамый...
Мыррр! Ай, эчем өзелә бугай. Хуҗаби...
– Атасы дим, атасы, балаларга җыенган бит бу юньсез. Өйдә балалый бит инде!
– Бар, чыгар тизрәк!
– Мә, тот үзең!
Мырр, мыррр-рр!
– Әнием, чыгарып ташламагыз!
Мыррр! Нәнием, йомшагым, бергенәм! Ялгыз гына тудың, безнең песи халкында сирәк хәл. Кил, ялыйм, җылытыйм үзеңне, кадерлемне... Хуҗаларым гына кадерсезләделәр безне, бәбкәчем. Нигә? Аңламыйм! Нигә? Алар бит нәниләрне шундый яраталар иде. Нәни кызларын, кызларының күңелен күргән нәни песине —мине. Ә нишләп синең тууыңны яратмадылар? Нишләп иң авыр вакытымда мине рәнҗеттеләр, нишләп?
Тукта, нигә һаман песи булып уйлыйм соң әле мин? Мин бит песи түгел! Мин рәнҗеттеммени соң ул песине? Әнкәйләр кылган гаделсезлеккә ул вакытта мин — ун яшьлек кызчык, газапланмадыммени? Мин бит сезгә баз кыегы астына оя ясадым. Катыргы тартмага иске чүпрәкләрне җәйдем. Җылы булсын дип, кат-кат җәйдем. Кояшлы, җылы сентябрь иде ул. Тик төннәр инде көзге, суык...
Нәни пескәеңне шул ояга күпме генә илтеп куйсам да син аны барыбер, авызыңа кабып, кабат ишек төбенә алып килдең. Мин сиңа аңлатып та, бәбиеңне туңдырасың, дип ачуланып та карадым. Файдасы булмады. Мине күзәтеп торган әнием:
– Азапланма, балакаем, песи баласын кайда тудырса, шул урынга алып килә ул, — диде.

Мин әниемнең ни әйткәнен аңламадым да, тыңламадым да. Мин аңа үпкәле идем. Сез җылыда ятмасын өчен юри шулай әйтә, дип уйладым. Чөнки минем оя ясап мәшәкатьләнүемне дә өнәмәде әнием.
Саракай, Саракай! Син инде күптән бу дөньяда юк. Сине рәнҗеткән әткәй белән әнкәй дә вафат инде. Юк, явыз түгел иде алар. Сиңа ничек аңлатырга соң? Мөгаен, син барыбер аңлый алмассыңдыр. Чөнки кешеләр шулкадәр катлаулы, алар хәтта бер-берсен дә аңлый алмыйлар. Бу дөньяда 34 ел яшәп, үземне тулысынча аңлаган бер генә кешене дә очратмадым мин. Тормышыма бер мәгънә, җылы өстәрлек үз кисәгемне дөньяга китерергә теләвемне — иң табигый теләкне дә берәү дә аңламый. Ялгыз ана булырга җыенуым — ялгызлыктан котылырга теләү ләбаса!
Мин тулай торакның озын коридорында чемоданнарым өстендә утырам. Бүгеннән мин яшәгән бүлмәнең дә, бу тулай торакның да ишекләре безнең өчен ябык. Минем туачак сабыем монда сыймаячак!
Чемоданнарымны бүлмәдән чыгарып ташлаган комендант та, тәрбияче дә тыныч булсыннар. Кайчандыр син, нәни йомгагыңны авызыңа кабып, ишек төбенә килгән төсле, мин монда әйләнеп кайтмаячакмын!
Без кая барырбыз, әлегә белмим.
Тышта суык, тонык октябрь. Вак-вак кар оча. һәм беркем дә безнең өчен баз кыегы астына җылы оя ясамый...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше уйламыйча яши шул Чонки узенен тамагы тук Ое жылы Баласы янында Песие бар Э песи баласы ана кирэкми Песи баласы урынында минем балам булса дип уйламыйбыз Кызганыч хикэя

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ата-ана гонахы очен бала тули. Куп ишеткэнем бар шундый хэллэрне...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тулысынча сине анлаган кеше 80 яшькэ житсэндэ юк ул!!!

        Хәзер укыйлар