Логотип
Проза

Өлкәннәр көне

Бүген гадәттәгедән чак кына иртәрәк торды Мәрзия. Көтү куганчы тәбикмәк изеп кую иде теләге. Бүген бит бәйрәм — Өлкәннәр көне. Бәлки, балалары да кайтып төшәр. Оныклары нәнәләре пешергән тәбикмәкне аеруча ярата, ”һә” дигәнче тәлинкәне ялтыратып куялар.

Тупылдап торган оныкларын күз алдына китереп, канәгать елмаеп куйды Мәрзия. Бу яклап бик бәхетле ул. “Әни” дип өзелеп торучы өч баласы, ике кияве, бер килене бар.

Балаларыңның тормышта үз урыннарын табып гаилә коруын, балалар үстерүен, җимертеп дөнья көтеп матур итеп яшәвен күрү картлык көнеңдә зур бәхет түгелмени? Бәхетен бәхет тә ул... ”Аллага шөкер, бәхет касәм түп-түгәрәк”, дип йөрсә дә, кеше алдында сер бирмәсә дә, дөньясының бер чите китек Мәрзиянең. Болын хәтле өйдә япа-ялгызы гомер кичерүе авыр, һай авыр аңа. Хатибы яшьли дөнья куйды. Кызлары бер-бер артлы гына кияүгә чыгып район үзәгендә төпләнделәр. ”Улым янымда булыр” дигән иде дә, анысы башкаланы ук сайлады. Сайламаган да булыр иде, бәлки... Анавы җен котырткан килен авылда калырга теләмәде.  Бу хакта сүз чыккач: ”Өйләнешәбез икән, башкалада яшибез, юк икән, әниең янында авылда кал”,  – дип кырт кискән.

Нишләсен инде Мәрзия. Күз терәп торган бердәнбер улының теләгенә каршы төшә алмады. Елап-сыкрап булса да ризалыгын бирде. Төп йортта бергә-бергә җимертеп дөнья көтү теләге челпәрәмә килде дә куйды шулай итеп. “Әни, авылда юк акчага эшләп йөргәнче, калада яшәвең әйбәтрәк бит инде. Кайгырма, атна саен кайтып йөрербез”, дип улы күпме генә юатса да, ана күңеле үпкә утында янды.

Борын асты да кибәргә өлгермәгән кыз синең сөлек кебек малаеңны тартып алсын әле! Йөрәгең әрнеми ничек түзсен бу хәлгә?! Калада фатиры бар, имеш. Булыр инде, атасы Себердә эшләгәч. Аның каравы, Мәрзиянең кесәсендә сукыр тиен дә юк. Пенсиясен көчкә очын-очка ялгап яши. Улы да арттыра алмый. Бөтен тапканы үз гаиләсенә китеп бара. Дөрес, кайткан саен “мә, әни, вак-төягеңә” дип, шыгырдап торган меңлек биреп китә китүен. Ул меңлекне күз карасыдай саклап кына тотса да, кара көнгә калдыра алмый Мәрзия. Мал-туар асрап яшәгәч, тегесенә-монсына кереп кенә тора. Печәнне быел биш йөзгә чаптырды, машина яллап кайтарттыру ике меңгә төште, ике кешегә дүрт йөз түләп көтү көттерде. Һәй-й, үзең генә беләсең ялгыз дөнья көтү авырлыкларын. “Малларыңны бетер!”диләр лә ул балалары. Аларны да бетерсә, ятып үләсе генә кала ич. Ичмасам, әле көне шулар белән әвәреп үтә.

Сыерын савып кереп иртәнге чәйне эчкәндә сәгать теле сигезенче яртыны күрсәтә иде. Чәшкесенә үрелергә дә өлгермәде, түр яктан телефон шалтыраган тавыш ишетелде. Кече кызы икән.
—Әни, бәйрәм белән! Чирләмә. Озак яшә!— дип, әнисенә теләкләрен җиткерде Гөлнара.
— Нәнәй, бәйрәм белән! – дип тәтелдәде дүрт яшьлек оныгы Айнур.
—  И рәхмәт инде, бәләкәчем, яхшы сүзеңә. Зур булып үс, яме!

Үзенә охшап, бар яклап та беренче булырга ярата Гөлнарасы. Ни дисәң дә, үз кызың үз кызың, килен-килмешәк түгел инде. Әнә ич, таңнан торып шалтыратты, ә килене һаман йокы симертәдер әле.

Күңеле булып, көтү куарга чыгып китте Мәрзия.
—    Сау гынамы, күрше? Бәйрәм белән үзеңне, — дип эндәште көтү килгәнен көтеп торучы сул як күршесе.
—      Рәхмәт, күршекәем. Үзеңне дә бәйрәм белән, — дип җаваплады Мәрзия.
—    Картаябыз бит, Мәрзия, — дип, титаклап уң як күршесе  Әлфәнис килеп басты.  —И
Мәрзиякәем, үзебезнең киленне әйтәм соң. Барысын да уздыра бит әй. “Әти, — ди, үз кызларың котлап өлгергәнче дип, алтыда ук тордым, — ди. — Бүген җомга, күмәкләшеп кайтабыз. — көтегез”, — ди. И күршекәем, бигрәкләр уңдык инде киленнән. Ул теле соң, теле! Балмыни! Кем аны шулай тәмле телле булырга өйрәткән? Кайтса, “әти-әни” дип өлтерәп тора. Ул аның пешереп алып кайткан пирүкләрен-тортларын күрсәң! Телеңне йотарлык! Фәритем иллә дә уңды хатыннан. Бәхетле генә була күрсеннәр, берүк, бәгырькәйләрем, — дип, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп китеп барды карт.

Әлфәниснең сүзләре Мәрзиягә корт  чаккандай тәэсир итте. Булса да була бит бәхетле кешеләр! Соң, кайсы җире Әлфәнис белән Гафифәдән ким аның? Нигә Ходай Тәгалә аларга тәмле телле килен биргән дә,  Мәрзиягә читләвектәй каты бәгырьледән өлеш чыгарган? Биш елга ялгыш бер “әни” дип эндәшсә?  Кая анда пирүк пешереп алып кайту? Пешергәнне юньләп утырып ашаса да хуш әле.

Дөрес, аның килене дә буш кул белән кайтмый кайтуын. Әллә нинди ялтыр-елтыр тышлы кәнфитләр, күз күрмәгән баллы ризыклар төяп алып кайта. Ашап өйрәнгән ризыгы булмагач, бер каба да кире куя Мәрзия. Әле дә ярый оныклары бар. Аларга булсын гына баллы әйбер, “ һә” дигәнче кәнфитле савытның төбенә төшәләр. Ул ялтыр-елтырларга әллә никадәр акча әрәм иткәнче, йөзем бәлеше генә пешереп алып кайтса, ни буладыр? Кайвакыт ”әллә бу баланы әнкәсе камыр ризыгы пешерергә өйрәтмәдеме икән?” дип тә уйлап куя. Уңмаган хатын аркасында Илдускае өй ашлары ашый алмый зар-интизар буладыр инде. Шулай булмаса кайткан саен “Әни, теге мин яраткан бәлешне пешер әле”, — дип тинтерәтмәс иде.

Ярар, камыр ризыгы пешермәсен дә ди. Хет, ике көн ялга кайткач, итәк-балакларын сызганып идәннәрне сөртеп чыксын иде. Кая ул! Уйлап та карамый. Үзе белән йөртә торган кәмпитерме-ноутбукмы шунда, шуны кочаклап тик утыра.

Зур сәүдәгәр аның килене.  Башкалада әллә ничә кибет тота. “ Мин ашарга әзерләп интекмим. Кибеттә бар да бар. Сатып кына алам”, ди. Илдусы белән Илнур оныгының ашказанкайларын гына бозып бетерә инде, мәлгунь.

Алар кайтса, кала кошларын мунча ягып кертеп, ашарга пешереп, артларыннан җыештырып аяксыз булып егылып кала Мәрзия. Киленен сүз белән булса да тотып ярасы иде дә бит, их! Түзә, эндәшми. Хәер, эндәшүдән ни файда? Я бөтенләй кайтмый башлар. Аннары һәрбер адымыңны күзәтеп кенә торучы күршеләр ни әйтер? “ Мәрзия килене белән талашкан да, шуңар тегесе кайтмас булган”, дип төкерекләрен йота-йота чәйнәрләр иде бугай. Эндәшмәсәк икән, эндәшмәскә! Түзәргә икән, түзәргә! Теләсә нәрсә эшләсеннәр! Улы бер дә кәефсезгә охшамаган. Димәк, канәгатьтер тормышыннан.

Мәрзия тәбикмәге кабарганчы бераз черем итеп алырга булды. Ләкин йокы алмады үзен. Әлфәниснең сүзләре күңеленнән китмәде. Алай гына да түгел, бу сүзләр күңеленең иң авырткан төшенә боз сөңгеләредәй кадалып тора сыман тоелды. Ә күз алдында —Әлфәниснең балалары кайту күренеше!

Сыер көтүе кайтыр вакыт җитүгә капка төпләренә яхшы машина килеп туктар. Ишек ачылып китәр дә, уллары белән килене, алар артынна балалары төшәр. Киленнәре елгыр тиен төсле алга чыгып: “Сау гынамы, әткәй!” — дип, башта Әлфәниснең аркасыннан кагар, аннары:”Әнкәй, ничек кенә хәлләрең?” — дип Гафифәнең битеннән чуп итеп үбеп алыр. Әниләре артыннан балалары картәти белән картәниләренең аякларына килеп уралыр. Багажникларыннан күчтәнәчләр төялгән авыр сумкаларын алып өйгә керерләр. Моны алар махсус Мәрзиягә күрсәтер өчен эшләрләр. Килен кеше биленә тиз генә алъяпкычын бәйләп куяр да, алып кайткан күчтәнәчләре белән иренең әти-әнисен сыйларга тотыныр. Әлфәнис белән Гафифә, бәхетләреннән исереп, ерылган авызларын җыеп ала алмаслар. Уф, үтерерләр инде кыланмышлары белән!

Капка төбендә барган вакыйгаларны Мәрзия кече як тәрәзәсеннән челтәр аша гына күзәтер, ә йорттагы хәлләрне ул, күзе белән күрмәсә дә, тоеп-белеп торыр. Бу вакытта, бәлки, Мәрзия үзе дә кызларын-кияүләрен, оныкларын тәбикмәк белән сыйлар. Күңеленнән генә: “Их, шушылар янында улым белән киленем дә булса икән, киленем, Гафифәнекедәй, бер алдыма, бер артыма төшеп өстәл тирәли бөтерелсә икән”,  дип теләр.

Кая инде, буш хыял гына ич бу. Белә бит инде, килене кайтса да, бианасы чәй әзерләп бетерми торып, түр яктан чыкмаячак. Чәй эчәргә чакыргач та бераз ялындырып торачак, аннары иренеп кенә урыныннан кузгалачак. Я бөтенләй кайтмаячак. Шалтыратып котламаячак та. Кем инде ул аңа Мәрзия?! Дөрес, иренең әнисе. Ят кеше. Туган көне белән телефон аша котламаганны, Өлкәннәр көне белән котлый ди сине, тот капчыгыңны! Кайчагында бигрәк беркатлы инде син, Мәрзия!
 
Киленен уйлап, үртәлеп күпме ятар иде, белми, әле дә ярый күңелсез уйларны бүлеп телефон шалтырады. Әле ярты минут элек кенә аны сүгеп ятканын онытып: “Килен түгел микән?” дип барып трубканы күтәрүгә янә кәефе кителде. Элек бергә эшләгән хезмәттәше икән.
— Мәрзия апа, ару гынамы? Мин бу – Гөлсәрия.
— Әйбәт кенә бит  әле, туганым. Рәхмәт хәл белүеңә.
— Мәрзия апа, сезне бүген клубта узачак Өлкәннәр көне бәйрәменә чакырып шалтыратуым иде. Киләсездер бит?
    —  Әйтүеңә рәхмәт. Ризык төшсә, килермен, — дип трубканы элде Мәрзия.

Әнә ич дөньяда бар ул игътибарлы кешеләр, бар. Хәтта элек бергә эшләгән хезмәттәшләре онытмыйлар. Ә улы белән олы кызы әнкәләрен котларга һаман вакыт таба алмый. “Картлык көнемдә таянычым булырлар”, дип, төн йокыңны калдырып үстерсәң үстер син аларны.

Хуҗабикәсенең шелтәсен ишеткәндәй, янә телефон шалтырады. Улы икән.
   — Әни, саумы? Мин бу — Илдус. Мәскәүдә идем әле. Монда роуминг акчаны шыера гына. Озак сөйләшә алмыйм. Бәйрәм белән үзеңне!

Анысы ниткән урау миң икән инде тагын?! Әнисенә өч сүз әйтергә акчасы жәл. Бетеп атасы! Алар нәселендә инде  мәңге туя белмәгән, кысмыр кешеләр”, — дип, эченнән генә сукранып куйды Мәрзия.

Төш тә җитте, кич тә җитте. Башкача шалтыратучы да, килүче дә булмады. Киленен тиргәгән була ла ул. Әнә ич, олы кызы бәйрәм көнен бар дип тә белмәде. Ә Мәрзия көне буе телефон төбе саклап, чакырган җиргә дә бармый калды. Өелеп торган тәбикмәген дә үзеннән башка авыз итүче булмады.

Иртән уйлаган уй юш килә, ди. Дөрес икән. Көтү каршыларга капка төбенә чыгып басуы булды, Әлфәнисләрнең капка төбенә караңгылатылган пыялалы, елкылдап торган машина килеп тә туктады. Моңарчы андый машина Мәрзиянең Илдусында гына бар иде. Кемнәр булыр бу? “Әллә Әлфәниснең улы тагы машина алыштырдымы икән?” дип уйларга да өлгермәде, алгы ишектән Гафифә килененең сары башы күренде. Аягы астында җир убылса, билләһи, шушы хәлне күрмәс өчен җир астына төшеп китәр иде Мәрзия. Юк шул, исән килеш кенә гүргә кереп булмый. Тешне кысып кына булса да яшәргә кирәк.

“Уф, күрмә, күзем, бу хәлләрне, сыерым үтеп китсә китсен, тизрәк өйгә керим. Әлфәнис белән Гафифәнең шатланышуларын карап торып йөрәгемне яндырмыйм. Җитмәсә, көне әллә нинди. Җанны өшетә торган. Мәрзиянеке кебек, көзнең дә кәефе бозылган, диярсең. Югыйсә. Октябрьнең берендә, мәңге булмаганны, ачы җил исәр идемени? Килене дә, бәгырьне өтә торган бүгенге ачы җилгә охшаган инде аның. Ачы җил бер исеп куйдымы, секунд эчендә җаныңны куырып ала,  алай гына да түгел, бәгыреңә үтеп кереп җаныңны чеметкәләргә тотына. Килене дә шулай үз югарылыгыннан түбәнгә — сиңа — караш ташладымы, тән куырыла, җан өши. Ачы җил беркайчан да назлы булмаган кебек, бәгырьсез килен дә беркайчан да йомшак телле була алмый”.

Әгәр дә ки, кем дә булса Мәрзиядән: “ Киленең елның кайсы фасылына охшаган?” — дип сораса, ул һич икеләнмәс иде, әйтер иде: “Көзнең ачы җилле бер көненә”, дияр иде. Хәер, болай дип кем сорасын инде? Кемгә кирәк аның килененең кайсы ел фасылына охшавы. Шулай үз-үзенә сорау биреп, шуларга үзе үк җавап эзләп үтә аның гомере. Җан серен бүлешер кешесе дә юк.

Сыерын көч-хәл белән сауды Мәрзия. Анысы да бүген көйсезләнеп җәфалады. Инде савып бетердем дигәндә генә сөтле чиләккә тоягын тыкты. Бер аркылы килсә, килә бит ул....

Калган сөтне сөзеп, чиләкне салкын сулы табакка утыртты да өйгә керде. Ишек келәсен аска төшерде. Йоклар алдыннан чәй эчеп тормаска булды. Балалары килмәгәч, тәбикмәкнең тәме, бәйрәмнең яме киткән иде инде.

Түшәк-ястыгын җәйде дә, телевизор төймәсенә басты. “Яңалыклар” тапшыруы тәмамланып килә. Диктор кыз яңа хәбәр укый башлауга Мәрзия дертләп китте. Әстәгыфирулла, киленен күрсәтәләр түгелме соң?
    —  Гөлгенә Бикмәтова җитәкләгән “Айташ”  кибетләр челтәре  Өлкәннәр көненә зур бүләк әзерләде. Башкаланың Киров районында яшәүче ветераннарга күчтәнәчле пакетлар таратылды, — дип тезде диктор кыз. Бер сугыш ветераны гаиләсенең күчтәнәчле пакетка ничек сөенүләре хакында репортаж күрсәтелде.

Бетте, үлде Мәрзия! Пычаксыз суйды килене. Кара син аны, җир битне, җиде ят кешеләргә күчтәнәч таратамы? Ә иренең әнисе? Ул күчтәнәч тутытырлган пакет Мәрзиянең күңеленә хуш килмәс идеме? И килен, килен, үзеңчә савап алам дип тырышкан буласыңдыр инде. Ә менә монда бианаңның килен хөрмәтенә сусап ятканлыгын белмисеңдер шул син. Белсәң, башкаларга кылган игелегеңне телевизорга чыгарып, Мәрзияне үртәп ятмас идең.  Бүтәнчә сүз таба алмады биана. Күзенә яшь тыгылды, бәгыре таш булып катты. Үзен беркемгә кирәкмәгән бер мескен кеше итеп тойды. Елыйсы килде, елый алмады. Йокларга ятарга булды. Бу кара күлмәк кигән көннән тизрәк котылып, яңа көнгә багасы килде.

Утны сүндереп түшәге янына килергә дә өлгермәде, капка төбендә җиңел  машина тавышы ишетелде. Мәрзия, халатын элеп, тышка атылды. Чыгышлый сәгатькә дә күз салырга өлгерде — төп-төгәл унберенче ярты иде.

—Кем йөри анда, бу караңгыда?
— Әни, мин бу, Гөлгенә!  Ач ишегеңне. Бәйрәм белән көнендә котлап өлгерим дип, йөз кырык белән кайттым.

Буыннары йомшап киткәндәй тоелды Мәрзиянең. Әллә килене авызыннан “әни” сүзен тәү тапкры ишетүдән, әллә бу көтелмәгән очрашудан бермәл нишләргә белми аптырап торды. Аннары:
— И, кызыкаем, шулай шәп йөриләр димени? Гомереңне куркыныч астына куеп. Әллә үзең генә кайттыңмы, балам. Онык кайда? – дип сорады.
— Илнур бала караучыда калды. Илдус Мәскәүдә. Кергәч барсы хакында да иркенләп сөйләшербез. Син менә монауларны кертә тор, - дип, Мәрзиянең кочагына ике тартма китереп салды Гөлгенә. – Монысында чәй, монысында яңа гына пешкән чәкчәк. Синең өчен махсус заказ белән пешерттем. Иртәгә күрше карчыкларыңны да чакырып сыйларсың. Мин калган күчтәнәчләрне алып керә торам, —  дип, үкчәле түфлиләре белән шак-шок басып машинасына чыгып китте.

Бу мизгелдә Мәрзиягә килененннән дә кадерлерәк кунак юк, битенә килеп сарылган көзге ачы җил дә аңа яз сулышыдай назлы булып тоела иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    аллага шокер!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әздән генә күңгел була, әздән генә хәтер кала. Балаларың игелекле булса картлык та ямле була икән

      • аватар Без имени

        0

        0

        килен-кияулэр ике кул белан курешсэлэр дэ,кунел булып куя шул.

        Хәзер укыйлар