Логотип
Проза

“Нарат башыннан корый”

Ул күз ачкысыз буранны да, аяк астындагы бозлавыкны да тоймады. Баганаларның сүрән лампочкаларыннан төшкән яктылык ничә көннәр айнымаган йөзне тагын да караңгырак, тагын да ямьсезрәк итеп күрсәтте...

Ул күз ачкысыз буранны да, аяк астындагы бозлавыкны да тоймады. Баганаларның сүрән лампочкаларыннан төшкән яктылык ничә көннәр айнымаган йөзне тагын да караңгырак, тагын да ямьсезрәк итеп күрсәтте. Тик аңа барыбер иде. Керләнеп, төссезләнеп беткән шәл астындагы башында ничек тә кибет янына барып җитеп, кемнән дә булса теләнеп, тамак чылату. Һәм кинәт кенә әллә кайдан килеп чыккан яктылык шешенеп беткән күзләрне шардай ачтырып җибәрде. Бөкрәеп беткән бәләкәй генә гәүдә юл уртасына гөрселдәп барып төште.
***
Вәсимә бүген балаларын иртәрәк яткырды.  Үзе ашык-пошык киенде дә, урамга чыкты. Кар өстендә яткан энәне табырлык кыш, кич булуына карамастан, ике адым атлауга сукмактан төшеп, көрткә кереп чумды. Иренең Сәбилә белән кочаклашып-үбешеп утыруларын күз алдына китерүе дә моңа булышлык итте бугай. “Каһәр генә суксын икән!” Каргануы ире белән Сәбиләгә генә түгел, кар тулы пималарга да кагылды. “Төнгә кадәр нинди бетмәс эш ул? Баш бухгалтер дигәч тә?! Икесе бергә булыр өчен сәбәп эзлиләр, каткырлары”, — дип адымнарын тизләтте. Йә Аллам! Аксак иргә дә күз атучылар булыр икән! Шул Сәбилә эшкә килгәннән бирле ирен танып булмый, әйтерсең унсигез яшьлек егет чагы кире кайткан! Бөтенләй икенче кешегә әйләнде дә куйды. Ничә еллар, ялынып та табыннарда җырлаталмаган кешенең авызын яптырып булмый хәзер. Ата сандугач! Шул, шул... каткан тез Сәбиләнең генә эше!  “Каткан тез”нең нәрсә аңлатканын белмәсә дә, әбисеннән отып калган сүзне кат-кат кабатлады: “Каткан тез! Каткан тез!”  
Үзәк урамга борылгач, Вәсимә ерактан ук утлары сүнгән идарә йортын шәйләде. Иренең машинасы да күренми. “Димәк, теге себеркенең фатирда торган йортына киткәннәр! Ни җитми бу ирләргә? Ашым пешкән, балаларым караулы, өй эчем ялт итеп тора. Кешедән бер ким җирем юк, төскә-мазар да төшеп калганнардан түгел. Өченче баламны әллә ашыгыбрак таптыммы соң? Ике бала белән инәкәйләргә дә сыяр идем әле”, — дигән уйлар бер-берсе белән ярышып башында бөтерелде. Фәрихәттәйнең ишек төбенә шулкадәр ярсып килеп җитте, звонокка берөзлексез басып торганын да абайларлык дәрәҗәдә түгел иде. 
— Кем бар?
Фәрихәттәй мин, ач әле.
Хуҗабикә ишекне ачарга ашыкмады. Сөйләшү ябык ишек  аркылы дәвам итте.
— Сәбилә өйдәме?
– Юк, ул кичә үзләренә кайтып китте, әниләре чирләп киткән.
— Чынлапмыни, Фәрихәттәй?
— Намаздагы башым белән сиңа ялганлап торырга, бала-чагамыни мин? Йә, йомышың аңарда гына булса, хуш, сау бул, өшим, юка кофтада гына чыктым.
Вәсимә, ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй, аяк астында таптанып алды. Аннан:  “Фәрихәттәй, гаеп итмә инде, тыныч йокы”, —  диде дә, капка якка атлады. Аяклары аны Рәйбәләргә каерды. Соңгы вакытта, кайчандыр бер сыйныфта укыган хатыннар якынаеп киткән иделәр. Бала-чагасы булмаган, сатучы Рәйбәнең өстәле һәрвакыт мул. Монда, элек аракыны авызына якын да китермәгән Вәсимә бер-ике рюмка эчеп куя да, җиңеллек ала. Рәйбәнең район үзәгендәге төзелеш оешмасында  эшләгән иренең кайтмый калган чакларында, аеруча иркенләп утыралар. Ләкин Вәсимә сыйныфташына эчендә йорткән каты төерен белгертми, авыл халкының теленә керүдән курка. Кем әйтмешли, дустан бигрәк, дошман күп. Шуларны сөендергәнче дия дә, “телен аркылы тешли”.
***
Зилфәт, төнге уникенче яртыда кайтып кергән  хатынына канәгатьсез генә карап куйды. Вәсимә: “Өйдә бөркү, балалар йоклагач, әзрәк һава алыштырып керим дип чыккан идем”, — дип, чайкала-чайкала өстәл хәстәрләргә кереште.
— Кирәкми, тамагым тук. Абыйларга сугылган идем, җиңги бәлеш белән сыйлады. Эштән соң чыккач, ачыгылган иде, аларда тамак ялгадым. 
Шылтыратып әйтсәң кешечә булыр дидеңмени? 
Шылтыраттым ич. Иртәгәгә кадәр эшлисе ашыгыч эшләрем бар иде. Сабир әйтмәдемени?
Юк. 
Әллә ире ялганлый, әллә дүртенчедә укып йөргән малайлары оныткан. Вәсимә урын-җирне көйләштерә башлады.
Миңа  олы яктагы диванга җәй, әллә нигә йокы бүлмәсендә тыным кысыла.
Аракы исен сиздермәс өчен иреннән ераграк булырга тырышкан Вәсимә ире каршына килеп басуын сизми дә калды. Алай гына да түгел, ничә айлар эчен күбендереп торган бөтен уйларын шәрран чыгарып салды.
Нәрсә, законлы хатының белән йокламаска куштымыни кәнтәең? Аксак иргә берсенең дә чыгасы килмәгән иде, хәзер баш бухгалтер дәрәҗәсенә күтәрелгәч, теләүчеләр табылды! Һәм китте, китте тезеп. Берсе дә калмады. Кызу канлы булмаса да, холкы конфет булмаган ире, култык таягы белән  җиңелчә генә кундырып  та  Вәсимәне  туктаталмады. Буа ерылган иде.  Иренең үткән ел гына җир куенына кергән мәрхүм әнисе дә “өлешсез” калмады. Кечеләре куркып уянмаса, белмим, нишләп бетәрләр иде.
***
Зилфәт, унбер ел үзләренчә бәхетле булып яшәгән гаиләне кимерә башлаган кортның көннән-көн тирәнгәрәк төшкәнен абайлый иде. Баштарак, аш-суларда бер-ике рюмка эчеп куярга гадәтләнеп киткән хатынына игътибар биреп бармады. Киресенчә: “Бөтен табынны үзенә каратып, кыстатып утырмый башлады ичмасам”, — дип сөенде генә. Берничә тапкыр эштән соң “күңелчә” кайтуы да  борчымады. Ә инде кичләрен юк йомышны бар итеп чыгып китеп, исереп кайта башлагач, күзләре ачылып киткән кебек булды. Баш хисапчы итеп куйгач, үзе дә эшкә башы белән чумган иде шул. Бу вакытта болай да, күнегелгән гадәт, балалар хакы дип яшәгән гаиләнең мөнәсәбәтләре катлаулана башлады. Сәбәбе, кайчандыр көллияттә бергә укыган, төн йокыларыннан яздырган Сиринәнең бертуган сеңлесе Сәбиләдә генәме соң? Бәлки, арада мәхәббәт булмавыдыр? Алга тәгәрәгән гомер тәгәрмәчен уйларда гына түгел, чынбарлыкта кире кайтарып, үзгәрешләр, төзәтүләр кертергә мөмкинчелек булса икән! Кырыкны ваклаган ир белән егерме биш яшьлек егетнең аермасы, ай-һай, колачларга сыймаслык!
Апасының йөз-чалымнарын кабатлаган Сәбилә беренче тапкыр бухгалтерия ишеген ачып кергән мизгелдә үк, Зилфәтнең йөрәге “мерт” итеп куйган иде. Сәбилә, апасы кебек чибәр дә, тырыш, максатчан да  булып чыкты. Алар еш кына икесе эштән соң калып, көндез өлгермәгән, йә булмаса чишелеше табылмаган документлар өстендә утыра торган булып киттеләр. Зилфәткә хисапчы кызның бөртекләп, җиренә җиткереп эшләве күңеленә бәлзәм булып ятты. Сәбиләне исә баш хисапчының үз һөнәренең остасы булуы  сокландырды.  Шулай көн артыннан көн узып, бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бер кичне икәү генә калгач, Сәбилә кыенсынып кына Зилфәтнең өстәленә хат китереп салды. Башларны әйләндерерлек хушбуй исләре бөркелеп торган конвертны ачкач, хатның Сиринәдән икәнен аңлады...
***
“Кара син аны, үзеннән өлкән, балалы ирне аздырмаса!” — дип, Рәйбә кат-кат тел шартлатты.  Тик Вәсимәгә, ничә айлар йөрәгендә йөрткән серен уртаклашкач та җиңеллек килмәде.
— Сал әле тагын берне.
— Бишенче рюмка бит, күп булмасмы?
— Булмас!
Шулчак Вәсимәнең колагына иренең яратып җырлаган җыры ишетелә башлады. «Яшь наратлар» көен җырлап киттең көмеш кыңгыраулы пар атта...”
— Рәйбә, кем җырлый?
— Кайда?
— Ишетмисеңмени, «Яшь наратлар»ны җырлыйлар ич.
—Ә-ә-ә, радиода ич!
Хуҗа хатын, радионың тавышын шәбәйтте. 
“Басылмады йөрәк ярсулары, басылса да юллар тузаны...”
“И-и-х”, — дип сузып җибәрде Вәсимә һәм өстәл өстенә капланып үксергә тотынды. Рәйбә юатырга тырышып караса да, аракы белән кушылган хисләр тыңларга ашыкмады. “Нишләп мин аны башкалар белән бүлешергә тиеш әле? Кыз башым белән инвалидка чыктым. Өйләнешкәндә прастуй хисапчы булып кына эшли иде бит! Читтән торып институтта укыганда, яшь балалар белән авызыбыздан өзеп, булган акчаны аңа тоттык. Хуҗалыктагы бөтен эш минем җилкәдә диярлек. Инде менә тормышлар җиңеләеп, балалар үсеп җиткәндә... Кеше  алдында гына ояты ни тора!”
Вәсимә, радио тавышын да уздырып, кычкырып  сөйләгәнлектән, Фәрихәттәйнең кергәнен икесе дә сизмәде. “Шакыйм, шакыйм, ишетүче юк”, — дип  дәгъва белдерә-белдерә, ул ишек төбендәге урындыкка килеп утырды. Рәйбә, тиз генә өстәлдәге аракыны шкаф артына шудырды.
— Әйдә, түргә уз, Фәрихәттәй, мактап кына йөрисең! 
Рәхмәт. Вәсимәнең сезгә кереп киткәнен күреп калдым да, кердем әле.
Шактый гына “күңелләнеп” киткән Вәсимә шаркылдап көлеп җибәрде. “Нәрсә, әллә иремә “яучы” булып килдеңме, Фарихәттәй?” Бүген генә дөньяга килмәгән Фарихәттәй, әлбәттә, хатынның  нигә аңа кадалганын  аңлый иде. Тик сөйләшү килеп чыкмаячагын чамалагач: “Ярый, чыгыйм, башка көнне күрешербез”, — дип урыныннан кузгалды. Артыннан Вәсиләнең “пычак кереп”:  “Постой, Фәрихәттәй, постой”, — дип кычкырганын ишетсә дә, туктамады.
***
     Зилфәт Сиринәнең хатын берничә тапкыр укыды. Анда артык берни дә язылмаган, бары сеңлесенә күз-колак  булып, читкә какмый гына эшкә өйрәтүләрен сораган булып чыкты. Иң кызыгы, хат Сәбилә эшкә килгән вакытта язылган, тик ни өчендер тапшырылмаган иде. Бәлки, кыенсынгандыр. Алай дисәң, хатның эчтәлеген белми ич ул. Әллә белмәгәнгә, тапшырмаганмы?  Зилфәт өчен болар караңгы иде. Ни булса да, булгандыр, анысы хәзер мөһим түгел. Күз алдына, беренче тапкыр яшел күлмәк кигән  Сиринәне күреп, “Яшь наратлар”ны җырлап җибәргән чагы килде. “Яшәүнең мәгънәсен дөнья мәшәкатъләренә генә кайтарып калдыра башлаганбыз лабаса! Ә мәхәббәт, ярату хисләре белән үрелеп бармаганда аның нинди мәгънәсе бар?” 
 
***
Үзенә генә хас бизәге булган тавышыннан агылган гаҗәеп моң ташкынына ияреп агып  китәрлек көчне Аллаһы гына бирәдер. Көллият укучылары арасында үткәрелгән үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында Зилфәтне зал белән тын калып тыңлаганда, аның уйлары Сиринә тирәсендә генә булды. Сиринә генә ошатсын, шул җитә! Башкалардан чибәрлеге белән генә түгел, эчке матурлыгы, ихласлыгы, мөлаемлыгы  белән аерылып торган кыз, борынын чөеп йөрмәве белән дә үзенә тартып тора иде. Көллият урнашкан эшчеләр поселогының күркәм бакча-паркларында күп булдылар алар. Зилфәт җырлап, Сиринә тыңлап туялмады. Икесенең дә  күңелендә “Яшь наратлар” җыры аерым урын биләде. Тик “дус” дигән кысадан чыга алмадылар. Төс-кыяфәте белән Голливуд актерларына ошаган, баянда өздереп уйнап җырлаган Зилфәт тирәсендә, дөрес, башка  кызлар да күп бөтерелде. Тик кияүгә чыгыр вакыт җиткәч, мәктәп елларында бер аягын өздергән егетне түгел, дүрт саны төгәлләрне сайладылар. Сиринә дә, практика узарга кайткан җиреннән, кияүгә чыгып килде. 
Көллиятне тәмамлап, үз авылларына эшкә кайткач, Зилфәтне малчылык буенча хисапчы итеп билгеләп куйдылар. Аш-су хәзерләүчеләр курсыннан соң колхоз ашханәсендә эшләп йөргән  Вәсимәне  туган тиешле апасы димләде. “Кулыннан килмәгән эше юк, менә дигән итеп яшәрсез”, – дия торгач, беркөн кинодан соң озатырга китте. Бер ай чамасы капка төбе саклаганнан соң, никах укытып, туй ясадылар. Чынлап та, Вәсимә уңган хуҗабикә булып чыкты. Зилфәтнең әбиләреннән калган иске генә йортка күчкәч,  атна дигәндә аны танымаслык итеп “бизәп” тә куйды. Килен сандыгы белән килгән әйберләре әллә ни кыйммәтле-затлы булмаса да, заманына күрә ярыйсы иде. Туйда бүләк иткән стена сәгате белән  келәмне дә элеп куйгач,  өй эченә байлар кыяфәте керде. Тәрәзә төбендәге гөлләре чәчкәгә күмелгәндә, Вәсимәнең йөрәк астында – беренче җимешләре бөреләнде. Башка бик күп парлар кебек, бер-берсенә җайлаша-җайлаша “дөнья көтә” башладылар. Зилфәт читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Диплом алган елны ике малайлы әти иде инде ул. Тагын өч елдан, бурычка керә-керә, бүрәнәләре нарат исеннән аңкып торган йорт җитештереп керделәр. Баш хисапчы итеп куйгач, әкренләп бурычларын да түләп бетерделәр. Гаилә акчасы Зилфәтнең үзендә булды, шуңа күрә Вәсимә җаны теләгән әйберләрен алып, килештереп йөремәде. Бигрәк тә йорт салганда, аннан соң да әле берничә ел кысылып  яшәргә туры килде. Ә инде өченче баласыннан соң, эштән дә киткәч, шикәр-сабынга дигән акчаларны да ире санап кына бирде. Башкалардан артык югары күтәрелеп тә, түбәнгә дә тәгәрәми генә гадәти көннәр аша, тормыш йомгаклары  сүтелде. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/narat-bashynnan-koryy-azagy)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гади теп , кун,елгэ керерленк итеп язылган . Чын тормыш . Укып бетергэч уйга калдым . Нинди талант иясе булырга кирэк , мондый эчтэлекле хикэя язар очен Хэр ж,омлэсе куз алдына килеп баса Бик матур язылган Ун,ышлар юлдаш булсын Сезгэ , Люция ханым !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яхшы язылган !!! Рэхмэт . Люция ханымнын, иж,атын котеп алам . Ун,ышлар телим Сезгэ !!! Нэфисэ .

      Хәзер укыйлар