Логотип
Проза

Мәрҗән алка

Ул Пицундага октябрь ахырында килде. Әле җылы иде. Көндез кешеләр күлмәкчән йөри, әмма кайчакларда таулардан искән җил көзнең инде монда да килеп җитүен сиздерә. Агачлар яфрак койды. Тик мәңгелек самшит агачы гына элеккечә яшел килеш калды.

Ул диңгез буена комлыкка килә, әмма бөтенесе көтүләре белән кызынган якта тукталмый, санаторий-шифаханәдән берәр чакрым арырак, уңдарак киң борын булып диңгезгә уелып кергән буш ярга таба атлый. Ханым үзе белән алып килгән юка җәймәсен һәм сөлгесен җәеп, сәгатьләр буе су кырыендагы вак ташлар өстендә ята. Ике генә адымда диңгез чупылдап чайкала, дулкыннар ары чигенгәндә, кыштыр-кыштыр вак ташлар шыбырдаша. Кояш яндырып кыздырмый, әмма аңардан тыныч, тигез, рәхәт җылылык сирпелә. Онытылып ул вак ташларны аралый, кайчакларда бик кызык-сәерләрен читкәрәк алып куя. Төрле төстәге, төрле кыяфәттәге ташлары бүлмәсендә байтак җыелды инде. Бәләкәй күгәрчен йомырка сына охшаш түгәрәк известьташлар да очрый аңа, соры яки ак тамырлы кызгылт-көрән кварц да игътибарын җәлеп итә. Шуларны бертуктаусыз әйләндерә-әйләндерә, ташларның шома тышларын бармаклары белән назлый-назлый ул йөрәк түрендәге авыр хәсрәтеннән арынгандай була, күңеле тынычлана. Төшке аш вакыты якынлашкач та аның кайтып китәсе килми.

Китапханәдән күп итеп китаплар, журналлар алып кайта да бүлмәсендә озаклап укып утыра. Тәрәзәләре диңгезгә карый, ул кон саен кояшның дингезгә батуын, офыкта югалуын күзәтә.

Кичләрен кинога йөри. Кинозал биредә, санаторий блогында урнашкан, ул аргентина, итальян, француз фильмнарын карап бара. Шулай көннәр уза.

Рица күленә барып кайту аның тормышын үзгәртеп җибәрде. Халык күп кайнашкан җирдә йөрисе килми иде. Аның күңеле аңлаешлы, гадирәк нәрсәләргә тартыла. Автобус белән тау күленә сәяхәт исә күңеленә хуш килде. Машина әкрен генә ухылдап чакрым ярым биеклектәге тауга авыр итеп күтәрелә башлагач, тәрәзәгә карап барган җирдән коты очып, тыны кысылды: әгәр автобус йөртүче ялгыш бер хәрәкәт ясаса, алар коточкыч тизлектә аска упкынга очачаклар бит. Яшерен, әйтеп биреп булмый торган ләззәт башын әйләндерде. Бәлки бу аның өчен хәерлерәк булыр иде. Нәкъ менә аның өчен! Очраклылык аркасында түбәнгә мәтәлергә һәм шушы текә ярда беркемгә кирәкмәс гомерең белән араны өзәргә! Ләкин нәкъ менә шушы мизгелдә соңгы айларда тәүге мәртәбә анын йөрәге ешрак тибә башлады, тормышка, яшәүгә тартылды. Автобус мәйданчыкка килеп туктауга, ашыйсы, йөгерәсе килүен сизде. Борынгы хәрчәүнәгә охшатып ясалган, шашлык кыздыра торган ашханәдә бер ялгыз ир күзенә чалыңды. Ул алар өстәленнән ерак түгел үзе генә ашап-эчеп утыра иде. Моңарчы күзгә-башка чалынмаган ир-атның автобуста үзеннән арггарак утырганын хәтеренә төшерде ул. Шунда ук бу кеше хакында онытты. Күл буенда берьялгызы моңаеп йөрде. Галәмәт олы ялтыравыклы брошкага охшаган күлне көзге урман белән зиннәтләнгән таулар камап алган. Кычкырасы, тавышының су өстеннән тәгәрәп яңгыравын тыңлыйсы килде.

Җыелышырга сүз куешкан вакытка ул автобус тукталган мәйданчыкка килен җитте. Эчкә кереп утырды. Ачык тәрәзәдән саф-чиста һава ургылып керә. Бераздан юлдашлары да утырышып бетте, әмма кузгалырга торганда бер урынның әле буш булуы беленде. Түзем генә биш минут чамасы көтеп утырдылар. Автобуста тынычсызлану сизелә башлады. Олпат гәүдәле, йөзе шешенгән берәү янәшәсендәге хатынына гына түгел, һәммәсенә дә ишетелерлек итеп:    
— Нинди ыштыр бит! Оятсыз! — дип куйды.
— Ниндирәк адәм соң ул? дип сорады кайсысыдыр.
— Теге, мыеклы... Күзләре соры. Бар бит инде... һәрчак ялгызы...

Борылып карагач, ханым бая шашлык ашаганда читтәрәк үзе генә утырган ир кеше хакында сүз баруын аңлап алды.

— Мөгаен, ул алдан тукталган җирдә көтәдер, — диде кемдер.
— Нинди оятсыз! Сөймим шундыйларны! - дип кычкырды сул яктагы күрше. — Шуның аркасында төшке ашка соңгарабыз.

Автобус әүвәл тукталган якка кузгалды. Ләкин теге кеше анда да күренми иде. Машина борылып янә күл буендагы тукталышка китте.

Әнә ул! Әнә ул! — дип кычкырды шулчак берсе.
Теге кеше автобуска керүгә, һәммәсе эчләрендә кайнаган ачуны түгәргә җай чыгуына куангандай берьюлы телгә килделәр. Ә баягы олпат ир:
— Халык алдында гафу үтенегез ичмасам! — дип кычкырды.
— Әйе. Әлбәттә. Кичерә күрегез. Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр. Ләкин әллә ни булмагандыр ич. Китә торсагыз да ярый иде. Мин үзем кайтып җитәр идем әле.
— Пицунда, Сочи, Гагра, Сухумидан кайтырга була. Ә моннан кайту... — дип куйды кемдер.

Ханым ялгызы утыра, янәшәсендәге урын буш иде. Теге кеше аңа кызганыч тоелды, яныннан узып барганда кулын сузды да:
— Утырыгыз монда! — диде.

Ир аның янәшәсенә утырды.

— Кайгырмагыз, — диде ханым. — Беләсезме, нигәдер мин үзем дә сезнең очен борчылдым. Аларны аңлап була.
— Йә, ни булган инде?
— Белеп булмый. Әҗәл һәрчак тормыш белән янәшә атлый. Йә, күңелегезне төшермәгез.

Алар шулай таныштылар. Шул көннән соң алар еш кына бергә йөрергә чыгалар, кайчакларда яр буйлап бик ерак китеп әйләнеп кайталар. Аяк астында ташлар кыштырдаша. Янәшәдә генә су чупылдый. Кояш ягымлы нурлары белән рәхәт яктырта. Кыргый, буш яр буйлап атлавы рәхәт. Монда барысы да күңелгә ятышлы. Иксез-чиксез диңгез дә, көзге тыныч комлык та, аулак, буш яр да. Кайчакларда ул үзен корабта йөзгәндәй тоя, зәңгәрләнеп торган таулар да йөзә сыман.

Көндез алар озаклап, дулкыннар шавын тыңлап, читтәрәк комлыкта яталар. Кайчакларда тормышлары, эшләре, сәясәт хакында сөйләшәләр. Күпвакыт дәшмиләр. Әмма тынлык аларны кыенсындырмый.

— Күрегезче, — ди ханым. — Никадәр ташлар, чуерташлар монда, тик берсе дә бүтәннәренә охшамаган. Барысы да төрле.
— Бу ташларга, мөгаен, миллион елдыр. Ә бу чуерташ, — ир күзне чагылдырырлык ак, чиста кварц ташын һавага чөя, — бәлки уннарча дистә ел буе ышкыла-ышкыла, шомара-шомара монда килеп җиткәндер. Карагыз әле, нинди каты, чыдам үзе. Тау елгасыннан агып төшкән дә диңгездә йөз миллион еллар буе чайкалган бит. Мең еллар буе күпме кешеләрнең кулы кагылгандыр аңа. — Ул киерелеп ташны диңгезгә ыргыта. — Дулкын аны тагын ярга кагып чыгарыр. Йөзләгән, ә бәлки меңләгән кеше тотып карар үзен. Әмма ул чакта без булмабыз.
Шома чуерташ су читенә үк төште, чиста суда күренеп ята бирде.
— Бу чуерташны алыйм әле мин. Минеке булсын. Тылсымлы бөтием булыр. — Торды да, бөгелеп, суда яткан ташны ханым кулына алды.
Ул тол хатын иде. Ире өч ай элек автомобиль һәлакәтенә  очрап һәлак булды. Янып күмерләнгән йөрәген учлап ул көньякка килде. Курортларда гадәти саналган романнар аның уена да кереп чыкмый, мондый нәрсә аңа кирәк түгел иде. Юлдашын ул ир кеше итеп түгел, ялгызлыгын бүлешүче иптәш итеп якын күрде. Ир дә өйләнгән кеше, Пермьдә инженер булып эшли. Үсеп буйга җиткән балалары бар, әмма ул гаиләсе хакында да, үзе турында да берни дә сөйләмәде диярлек. Ханымга бу ошады. Хәер, ул аңардан нидер сорашу-төпченүне кирәксенмәде. Әмма үзе хакында барысын да сөйләп бирде: ире белән икесе генә яшәүләрен дә, бала-чагаларының булмавын, әти-әнисе үлгәч, бу якты дөньяда япа-ялгыз, туганнарсыз калуын да, инде ничек яшәргә белми гаҗиз булып аптыравын да яшермәде. Ир аны юатмады, ханымны ипле генә тыңлады. Ә аңа бу кешенең үзенә якынаерга омтылмавы, арадаш чикне үтәргә азапланмавы ошады. Чөнки монысы аңа бер дә кирәкми иде. Юлдашына, әңгәмәдәшенә арадагы дуслык мөнәсәбәтләрен бозмавы өчен рәхмәтле генә ул. Хатынга бу кеше белән бик җиңел, тыныч, вакыты-вакыты белән ул хәтта нинди зур бәхетсезлек кичергәнен оныткандай була. Киләчәктә ни булачагы да борчымый, газапламый инде.

Җәйгечә җылы бер көнне алар Сочига автобус белән сәяхәткә киттеләр. Юл ямьле булды. Диңгез-тауларның мәңгелек камиллеге күңелне рәхәтләндерә. Экскурсовод Абхазия хакында сөйләп, кешеләрне гел көлдерергә тырыша.

Сочида паркны карагач, ирекле сәяхәт итүләрен теләп, аларны тараттылар. Алар икәү шәһәр буйлап йөрергә уйладылар. Кая барсалар да аларга барыбер, шуңа күзләре кая төбәлсә, шунда юл тотарга уйладылар. Рәссамнар салоны яныннан узганда, хатын шунда кереп чыгарга булды. Ә ир аны эскәмиядә көтеп торачагын әйтте.

Салонда салкынча, беркем юк иде. Ханым бизәнү әйберләре сатыла торган витрина янына килеп басты. Һөнәре буенча ул сәнгать белгече, урта гасырлар һәм хәзерге заман декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнү белән шөгыльләнә, сәнгати һөнәрчелекне яхшы аңлый иде. Мәрҗән алкаларны күрүгә, аның йөрәге кысылып, бу гүзәллектән җаны күккә ашкандай тоелды. Гаҗәеп нәфис, нәзакәтле әйбер аны шаккатырды. Нәни мәрҗәннәр чәчәк бәйләменә охшатып тезелгән һәм ак металл яктысында тылсымлы нур чәчеп балкыйлар сыман иде. Күзләрен шушы сәнгать әсәреннән аера алмыйча ул байтак басып торды.

Әлбәттә, алкалар кыйммәт тора. Әмма ул сатып ала алмаслык кыйбат та түгел. Ул, онытылып китеп, уй дәрьясына чумды: әгәр бу алка хакында иренә сөйләсә, ул аны һичшиксез алачак та аңа бүләк итәчәк. Нинди шатлык булачак бу бүләк! Күңеле җылынып, рәхәтлек биләп алуга, ул сискәнеп, куркып китте. Аның ире юк бит. Тыштагы эскәмиядә аны ире түгел, бүтән чит кеше көтеп утыра. Каян башына килде соң мондый уй?! Ул бит беркайчан да артык игътибардан — иркә-назлардан узынган хатын түгел иде. Эшенә муеннан чумган ире чәчәкләр, бүләкләр биреп хатынын узындырмады. Бүләкләрне, чәчәкләрне, әйберләрне ул үзенә-үзе ала иде ич. Әгәр ире исән булып, аны бүген ишек төбеңдә көтеп торса да бу алканы ул үзенә үзе сатып алыр иде. Ире каршы килмәс, бик теләп акча бирер, әмма аның хатын-кызларга хас теләген дә, сәнгать кешесенең зәвыгын да, менә шушы соклангыч әйбергә ия булырга теләвен дә барыбер ~ андамас иде. Аның үз-үзенә ачуы кайнады. Мәгънәсез, җүләр уйлар. Биредәге — көньяктагы кайгысыз, гамьсез-ваемсыз тормыштан ул йомшап китте бугай. Хатын-кызларга хас ягымлылыгының, сөйкемлелегенең көчен тоясы килде шул. Хәзер беркемгә дә таянырга ярамый аңа. Кыйммәтле бүләк көтәрдәй кешесе дә юк. Ә үзенә инде артык берни дә ала алмаячак.

Кечкенә бакчада көтеп торган юлдашы янына чыккач та салонда күргән соклангыч мәрҗән алка турында сөйләүдән тыела алмады.

— Күпме тора соң алар? Аласыгыз килгән идемени?
— Юк! Тамчы да кызыкмадым. Тик мине аларның матурлыгы гаҗәпкә калдырды.
Ул тынып калды. Моңсу, ямансу булып китте.

Яшел, ясап куйгандай матур, әмма чит һәм ваемсыз көньяк урамнары буйлап атлаганда читтән килүчеләрнең монда яшәүчеләргә караганда күбрәк булуы хакында уйламыйсың. Әле вакыт бар иде, шуңа күрә ашыкмыйча гына атладылар. Юлда почтамтка юлыктылар, ханым өенә кереп чәчәкләренә су сибүен үтенеп, иптәш кызына телеграмма җибәрде. Ир аны урамда көтеп калды.

— Сез нигәдер моңсу, — диде ул ханым кабат янына килгәч.
— Юк, арыганмындыр, ихтимал.
— Ә миңа калса, хикмәт мәрҗән алкалардадыр кебек.
— Чынлапмы? Сез шулай уйлыйсызмы?
— Әйдәгез, барыйк та сатып алыйк шул алкаларны.

Дулкынланып, кызу-кызу атлап, алар салонга кире киттеләр. Ходаем, аның җаны кузгалды. Күңелендә давыл купты. Әмма алар баскычтан кибеткә күтәрелгәч, ишекнең йозакта икәнен күрделәр. Төшке ашка япканнар. Автобус китәргә сәгатьтән кимрәк вакыт калганга, кибетнең ачылуын көтү мөмкин түгел иде.

Ханым юлдашына карап елмайды.

— Димәк, язмыш бу. Миңа язмаган.
— Менә сиңа! — диде ир. — Мин дә кәефсезләндем. Шул алкага күзегез төшкәнен ник башта ук әйтмәдегез соң?
— Хәзер инде чын дөресен әйтсәм дә була, — диде ханым. — Бу мәрҗән алкалар чын сәнгать әсәре иде. Искиткеч зиннәтле, гүзәл иде.
— Ник аны баштан ук әйтмәдегез соң? — дип кабатлады ир.

Хатынның җанын гаҗәеп тынычлык һәм канәгатьлек хисе биләп алды. Әмма ул юлдашының борчылуын да күреп тора, инде үзе аны тынычландырырга тели. Ул әкрен генә аңа сыенды, бер генә мизгелгә башын ирнең җилкәсенә куйды да:

— Киттек, — диде. — Тиздән кайтып китәбез.

Кузгалып киттеләр. Аннан автобуста шаккаткыч матур юллардан санаторийга кайттылар. Мәрҗән алка хакында бүтән сүз кузгатмадылар.

Шул ук көнне кичен испан фильмы карадылар. Чибәр, моңлы испан җырчысы хакындагы бу фильм мәхәббәт, фаҗигаләр, очраклылык аркасында бер-берсен сөйгән ике йөрәкнең аерылуы, җирдә бәхетле булу мөмкин түгеллеге, ә кешеләрнең шул бәхеткә ирешү теләге чиксез булу турында сөйли. Хатын елады. Ирен искә төшерде. Юлдашының терсәген тоеп утырды. Узган гомерендә дә, менә хәзер дә, киләчәктә дә бәхеткә ирешү мөмкин түгеллеген уйлап, үз тормышын экрандагы хәлләр белән бер җепкә тезеп сыктап утырды ул. Күршесе аның яшь түгүен сизсә дә, бер сүз дә әйтмәде, тик йомшак кына кулын гына кысып куйды.

Диңгез буенда башка көннәрне дә икәүләшеп йөрделәр, кайчакларда тауларга күтәрелделәр. Ә таулар ерак, өч-дүрт чакрым ары иде. Шушы киңлек, пәрәвез җепләре очып торган көзге сафлык аларның җанын да биләп алды. Күк йөзеннән биниһая саф-чиста һава өскә коела сыман. Менә шул рәхәтлек аның күңелен чистартты, тураеп басарга, алга таба да яшәргә, тормышны дәвам итәргә мөмкин икәнен раслаган кебек булды.

Әмма көннәр узды, кайтыр вакыт якынлашты. Көннәрнең берсендә ир юкка чыкты. Төшке аш вакытында да күренмәде, хатын беренче тапкыр нидер югалткандай, җуйгандай күңелсезлек тойды. Ә кич белән ир аңа гаҗәеп гүзәл розалар алып килде. Ачык сары, ал розалар табигатьнең могҗизасы булып тоелды. Ханым чәчәкләрне суга утыртты.

— Карагыз әле, ничек матур! Диңгез фонында бигрәк гүзәл икән алар.
— Әйе, — диде ир. — Иртәгә мин кайтып китәм. Кызганыч, көннәр тиз узды. Миңа сезнең белән әйбәт булды.

Икенче көнне ул аны озатты. Автобуска утырдылар - Пицундадан Гаграга кадәр бергә бардылар. Ир кешенең кулында портфель генә иде. Вокзалга иртәрәк килеп җиткәннәр икән. Вокзал янындагы кибеттән ир кайнар лаваш сатып алды, вокзал янындагы эскәмиядә ләззәтләнеп кайнар ипи ашадылар. Аннан Мәскәүгә китәчәк поезд килде. Вагонга керер алдыннан ул ханымга мәрҗән алка сузды. Ханым моңа гаҗәпләнмәде. Рәхмәт әйтеп башын гына иде. Ир вагонга кереп китте, хатын аста — перронда басып калды, кулын болгап, күз яшьләрен чыгармыйча, тыныч кына озатып калды. Кочаклашмадылар да, хәтта адреслар алмашмадылар. Фәкать бер-берсенең исем-фамилияләрен генә белеп калдылар. Поезд кузгалып киткәндә дә, тизлекне арттырып күздән югалганда да хатын елмая иде әле. Проводница башы өстеннән ирнең кул болгаганын күреп торды. Кинәт йөзендә елмаю түгел, ниндидер катып алган, авырлык китерә торган битлек икәнлеген тойды.

Ул янә санаторийга кайтты, диңгез ярында йөрде, ләкин нәрсәдер югалган иде инде. Ялгыз йөрүеннән ләззәт апмады, диңгезнең матурлыгына исе китмәде. Китап кырга тырышып карады, китап кулыннан төште. Ник кырга? Кем өчен? Кемгә сөйләп юана ала ул укыганнарын?

Бирегә килгәндә ул үзен япа-ялгыз итеп тоймый иде. Эче яна, күмердәй көйри иде. Хәзер тормыш барлыгын юйды, әмма ялгызлык ачысын иреннәрендә сизә түгелме?

Өч көннән шул ук юл белән ул Адлерга китте. Аннан өенә — Ленинградка очарга тиеш иде. Аның да кайтыр вакыты җитте.

Аның яшәү агачында яңа балдаклар барлыкка килде. Ул сәнгать белгече, фәнни-тикшеренү институтында эшли һәм урта гасырларда яшәгән мәҗүси кабиләләр хакында олылап яза иде. Эше аны мавыктыра, борынгы мәҗүсиләр тормышы сер, тылсым, сихер белән уратылган булганга, табышмакларны чишәргә теләү тойгысы көчле иде. Борынгы бизәнү әйберләрен, мең, бәлки, ике мең ел элек хатын-кызлар киеп йөргән зиннәтләрне кайчакларда ул үзе дә киеп карый, шул заман хатыннарын күзалларга тырыша. Мөгаен, алар да шашып яратканнардыр, мәхәббәткә ышанганнар, нәрсәгәдер өметләнгәннәрдер. Борынгы йөзекләр, алкалар, асылмалы бизәкләр исә бәхетнең мөмкин булмавын сөйлиләр түгелме? Эш белән генә түгел, әле тормьпп та бар. Аның тормышы хисләргә ярлы, көнкүреше уңайлыклардан мәхрүм, хәтта фәкыйрь иде. Бигрәк тә соңгы елларда бөтен ил төшенкелек кичергәндә бу калку күренә. Шунысы гаҗәп, көньякта танышкан кеше әкренләп аның хәтереннән ире хакындагы истәлекләрне дә кысрыклап чыгаргандай булды. Бәлки хикмәт, ул кешенең тере, ә иренең инде мәет булуындадыр. Ни генә әйтсәң дә, йөрәк тереләргә, исәннәргә тартыла бит. Әмма тора-бара барысы да онытылды. Сәгатьләр буе китапханәдә утырып, китаплар арасында казынып, борынгы коллекцияләр белән мавыгып, гомерен музейларда уздырды. Җәй көне Каспий һәм Азов диңгезләре янындагы далаларга экспедициягә чыгып китә иде. Шулай еллар узды.

Көннәрдән беркөнне якшәмбе иртәсендә кыңгырау чыңлады. Ул ишекне ачты. Тәрәзә артыңда көз иде. Каен сары яфракларын очырып утыра.

Баскыч янында кайчандыр Пицундада танышкан ир кешене күреп ул шаккатты.
— Сез?!
— Әйе, күргәнегезчә, мин.
— Ничек таптыгыз мине?
— Адреслар өстәле аша эзләтергә туры килде.
— Узыгыз. — Ул кунакны өйгә алып керде.

Кысан аш бүлмәсендәге бәләкәй өстәл артына утырып өчәүләп чәй эчтеләр. Ир олыгаеп, картаеп киткән, ябыккан. Йөзе дә тартылган. Хатын икенче бүлмәгә чыгып көзгегә күз салды. Әйе, ул да, мөгаен, картайгандыр. Икенче күлмәк киясе килсә дә, кием алыштырып торырга уңайсызланды, гади халаты белән янә кунагы янына чыкты.

— Сезне күрүемә чиксез шатмын.
— Кичерегез, кисәтмичә, кинәт кенә килдем дә кердем, — диде ир. — Бәлки болай килешми дә торгаңдыр. Ике ел элек минем хатыным үлде, мин ялгыз калдым. Баштарак гомерне шулай ялгыз гына яшәп бетерермен дип уйлаган идем, әмма булдыра алмыйм икән. Мин дә сезне онытмадым. Кайчандыр Пицундада очраткан ханымны оныта алмадым. Менә сезнең янга килдем. Әгәр риза булсагыз, әгәр ялгыз икәнсез, кулыгызны сорыйм.
— Әйе, мин ялгыз, — диде хатын. — Мин дә сезне искә төшерә идем. Мин риза. Әмма бу бит коточкыч һәм мөмкин дә түгелдер.
— Нигә коточкыч булсын?
— Белмим.
— Чынлыкта без бер-беребезне белмибез. Ләкин, миңа калса, без бергә булырга тиеш кебек. Сезнең белән миңа диңгез буенда ничек җиңел һәм рәхәт иде, мин моны хәтерлим әле.

Хатын аның күзләренә туп-туры карады. Аңа да кинәт бик җиңел һәм рәхәт булып китте. Ул көлеп җибәрде.

— Мин риза, — дип кабатлады ул. — Телисезме, без монда, минем өйдә яшәрбез. Теләсәгез сезгә — Пермьгә күчеп китәрмен.

Аннан алар бергә утырып ашадылар. Ир аның ризыкларын мактап туймады. Дулкынланып хатын икенче күлмәк киде, чынлап та яшәреп киткәндәй булды.

— Ә сез кайда тукталдыгыз? — Ул әле аңа һаман «Сез» дип дәшә иде.
— Моннан ерак түгел. Кунакханәдә.
— Ходаем, чынлап та бәхетле булырга мөмкин микәнни?
— Хәзер мин кунакханәгә барам да әйберләремне алам, аннан сезгә килермен, — диде ул.
— Мин дә сезнең белән барам. Хәер, йөрмим әле. Кичке аш әзерли торыйм. Инде күптәннән чын күңелемне биреп, ашау пешергәнем юк. Бүген безнең бәйрәм бит. Менә ачкыч. Ә мин базарга барып киләм.

Ул аңа квартирасының икенче ачкычын тоттырды.
— Мин бер сәгатьтән кайтам, — диде ир.

Базар якын гына, өйдән ике адым ераклыкта иде. Хатын ит, җиләк-җимеш, яшелчәләр алып, ярты сәгатьтәй кайтып та җитте.

Әмма ир бер сәгатьтән килмәде. Кич тә кайтмады. Онытылып, куркып, борчылып хатын аны төне буе көтте. Ул аның кайсы кунакханәдә тукталганын да белми иде, шуның өчен үз-үзен шелтәләп хәлдән тайды. Ул бит аның белән барырга теләгән иде. Ник бармады соң? Бәлки шуның өчен бәла килеп чыккандыр. Әйе, бәла! Йөрәктә ниндидер шом укмашты, ниндидер бәхетсезлек килгәнен сизенү аңа тынычланырга ирек бирмәде.
Тагын бер атнадан каршыларындагы күрше хатын узган якшәмбедә алар йортыннан ерак түгел генә көпә-көндез бер ирне үтереп ташлауларын хәбәр итте. Исерекләр төркеменә ул ир кеше никтер ошамаган. Аның елмаюы күңелләренә хуш килмәгән.
Хатын бу хәлгә ышанмады.
— Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, алай булырга тиеш түгел иде бит!

Көннәр узды, ә ул һаман да ишектә кыңгырау чылтыравын көтте. Еллар үтте. Кайчакларда ханым ул ирне хәтеренә төшерә. Узганнар турыңдагы хатирә шулкадәр якты, күзләрне чагылдырырлык чиста-ак, диңгез буеннан тапкан күгәрчен йомыркасына охшаган чуерташ һәм тонык кызгылт яктылык сибә торган мәрҗән алкалар кебек гүзәл. Түгәрәк чуерташ та, алкалар да киштәдә китаплар янында ята.

Көннәрдән беркөнне борынгы Петербургның иске фатирында бүтән кешеләр яши башлады. Мәрҗән алкалар, түгәрәк ак чуерташ, китаплар, бүтән әйберләр — барысы да юкка чыкты.

Роза Камалетдинова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч монсу матур эсэр. Рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый гади, лэкин шундый тирэн ихлас эсэр....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дуслар,соңгы җөмләне бик үк аңлап бетермәдем...

        Хәзер укыйлар