Мәхәббәт кичерәме?

Хикәя 

 

Бөтерелеп эре кар ябалдашлары оча. Тәрәзәгә суык төшергән бизәкләрне җылы юрганга төрергә теләгән сыман, алар катлам-катлам булып пыялага куналар. Кышкы көннең шушы саф иртәсендә ап-ак туй күлмәге кигән Фәрдәнә күңеленә моңсулык та, шатлык та өстиләр алар. Тиздән  кияү егете дә килеп җитәр. Ул да бу көнне Фәрдәнә кебек үк зарыгып көткәндер. 

Фәрдәнә үзенә төбәлгән чит карашны тоеп артына борылды. Күрше апасы икән. Уйга чумган кыз аның кергәнен сизмәгән дә. 

– Туй күлмәгең бик килешә, балам, син аңа бик тиң. Ә менә Салих синең сафлыгыңа тиңме икән? 

Фәрдәнә ни әйтергә дә белмичә, югалып, бөрешеп калды. Әйтерсең лә аның ак күлмәгенә, алай гына да түгел, йөзенә бер чиләк дегет сиптеләр. 

Күрше апа кызның учына хат кисәге салды да ашыгып ишеккә юнәлде. 

– Зинһар, балам, миңа үпкә саклама, кеше гозерен аяк астына салмас өчен йөрүем, – дип күздән югалды. 

Хат бер дә белмәгән кешедән иде. Эчтәлеге дә бик сәер. 

«...Сезнең язмышыгыз өчен борчылып кулыма каләм алдым. Салих белән бәхетле булырсызмы? Ул да кешеләрне бәхетле итә ала микәнни? 

Сеңелем Ләйләгә дә бик күп вәгъдәләр бирде. Салих солдат хезмәтен тутырып туган якларына кайтып китәргә җыенганда, Ләйләнең  кечкенәсе туар вакыты җитеп килә иде. Салихны озатырга вокзалга бергәләп төштек. 

– Ләйлә, мин сине килеп алам, әниләргә генә әйтеп киләм, – дип, гел тынычландырып, ышандырып йөрде. Ә поезд кузгалып киткәч, вагон тәрәзәсеннән: 

– Мине көтмә, эзләмә дә! Вәгъдәләшкән кызым бар, – дип кычкырды. 

Ләйләне шуннан ук ашыгыч ярдәм машинасында больницага китердек. Сабые үле туды. Үзенең гомерен дә бик зур авырлык белән генә саклап калдылар. Тик ул элеккеге шат, шаян Ләйлә түгел инде. Көннәр буе өйдә утыра, беркая чыкмый, беркем белән дә сөйләшми. 

   Ишек ачылса йөгереп ишеккә бара. Көнозын тәрәзәдән күзен алмый. Ул Салихны да, үткәнен дә хәтерләми хәзер. Ә үзе барыбер кемнедер көтә. Җанлы курчак сыман: көлми дә, еламый да, шатланмый да, кайгырмый да. Белмим, озак яшәрме бу килеш?» 

Фәрдәнә, җан ачысы белән хатны йомарлап, күкрәгенә кысты. Башта ни уйларга белми миңгерәп торды. Аннары: 

  – Һай, үзәкләремне өзәсең лә, Салих! – дип, сыгылып төште. 

   Бераздан айнып, хатны керткән күрше хатынга йөгерде. 

  – Әйт, хатта язылганнарның берсе дә дөрес түгел, диген. Ялган, үчлек белән, Салих белән арагызга керер өчен генә язылган, дип әйт, зинһар! 

    Фәрдәнәнең елаудан шешенеп беткән күзләренә туры карап: 

    – Юк, сеңелем, булдыра алмыйм. Андый зур гөнаһны үз өстемә алырга намусым кушмый, – диде күрше хатын. – Хатта язылганнар барысы да дөрес. Үзең шул хәлдә калсаң, нишләрсең? Мин Ләйләне үзем күреп кайттым – тере мәет. Күрмәсәм бер хәл иде... 

Мәхәббәт – изге, илаһи хис. Ул һәркайсыбыз өчен дә бик кадерле һәм кешедәге иң асыл сыйфатларны саклый. Югалту-табышлар кадерен белергә, бер-береңә карата ихтирамлы булырга өйрәтә. Чын-чынлап яраткан, мәхәббәтнең асылын аңлаган кеше башкалар язмышына карата да битараф була алмый. Чөнки мәхәббәт һәм кешелеклелек һәрчак янәшә йөри. Икесендә дә сафлык, эчкерсезлек. Әмма мәхәббәтне җиңел мавыгу белән бутаучылар да очрап куя. Бер югалткан мәгъшукаларын гомер буе эзләп, үкенеп яшәүчеләр дә бар. Салих та шундыйларның берсе. 

...Бер-берсе өчен үлеп торган бу ике гашыйк йөрәк бер генә көн дә аерым яши алмаслар, сагынып саргаерлар төсле иде. Әмма язмыш һәркемне үзе язган юлдан алып китә. Мәктәпне тәмамлагач, берсе Казанга, икенчесе Алабуга шәһәренә укырга китеп барды. Араларын хатлар якынайтты. Атна арасында, бәйрәмнәрдә авылга кайтканда күрешәләр, айлы төннәрдә киләчәк турында хыялланалар. Авылга кайтып булмаганда Салих Фәрдәнә янына Казанга килә. 

Дүрт елга сузылган студент еллары да узып китте. Фәрдәнәне бөтенләй белмәгән чит районга, авыл мәктәбенә эшкә билгеләделәр. Салих иртәгә армиягә китә. Фәрдәнә аны озатырга дип бер генә көнгә авылга кайткан. Бу аларның саубуллашу киче. Яр буенда үскән өянкеләр гашыйкларны ят күзләрдән яшерә. 

– Мине көтәрсең бит, Фәрдәнәм?! Мин синсез яши алмаячакмын... 

Егетнең моңсу карашы, ялварып әйткән  сүзләре, салмак кына аккан инеш тавышына кушылып,  башын әйләндерә. «Мин сезне ишетәм», – дигән сыман, сандугач сайрап җибәрә. 

– Һай, үзәкләремне өзәсең лә, Салих! 

– Вәгъдә, мин кайткач та туй үткәрәбез! 

– Вәгъдә, мин сине көтәрмен! Ал, ризалыгым билгесе булыр! 

– Кулъяулык, мин аны гел күкрәк кесәмдә генә йөртермен, бәгырь! 

– Чит-читенә пар күгәрченнәр чиктем, аерылырга язмасын! 

– Фәрдәнә, күрәсеңме, сандугачлар үбешә. 

– Кайда? Их, күрми дә калдым инде... 

– Менә монда, – дип шаяртып, Салих Фәрдәнәнең бит очыннан үбеп алды. 

– Ышандым бит! Ә син шаяртасың икән... 

– Шаяртмыйм, бәгырь, яратам мин, яратам! 

...Сагынулар тулы өч ел вакыт узды да китте. Араларны суытмыйча, хатлар элеккечә йөреп торды. Салих та вәгъдәсеннән кайтмады, Фәрдәнә дә егеткә биргән сүзеннән чыкмады. Туй көнен дә билгеләделәр. Иртәгә Фәрдәнәне алырга киләчәкләр. 

Тик туй булмаячак. Фәрдәнә шулай хәл итте. Барысын да иртән күрше хатыны керткән хат үзгәртте. Анда язылган сүзләр хәзер дә баш миен бораулап, колакны чыңлатып тора. 

Фәрдәнәләр капка төбенә ялтыравыклы шөлдерләр таккан, бизәкле дугаларына кызыл башлы сөлгеләр аскан туй атлары килеп туктады. Әмма никтер кунакларны каршылаучылар гына күренми. Мәет чыккан йорттагы сыман, олы капканы каерып ачып куйганнар. Салихның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгар дәрәҗәгә җитеп ярсый башлады. Үз-үзен белештерми олы капкадан өйгә ташланды. Әмма ишек эчтән бикле иде. 

– Ачыгыз, нәрсә булды!? – дип, ике куллап ишекне дөбердәтергә кереште. 

– Фәрдәнә кайда? Фәрдәнә чыксын! 

Эчке яктан: 

– Фәрдәнәнең сине күрәсе килми, – дигән җавап ишетелде. 

– Ышанмыйм, ялганлыйсыз, ул мине ярата. Бүген безнең туй көнебез. Нәрсә яшерәсез? Фәрдәнә чыксын! 

Өйалды ишеге кинәт ачылып китте дә, болдырда ап-ак шәл бөркенгән Фәрдәнә күренде. 

– Әйт, бәгырь, ни булды? – дип, Салих аны кочагына алырга теләде. 

– Кирәкми! – диде кыз, тавышында кабер салкынлыгы бар иде. – Мин сине кичерә алмыйм! Тумый калган балаң, авыруга сабышкан Ләйләгә һәм миңа биргән ялган вәгъдәләрең өчен гафу итә алмыйм. 

– Кайдан белдең? – дип, үзе дә сизмәстән соравын теш арасыннан кысып чыгарды егет. – Мин аны яратмадым, ул бер шаяру гына булды. Мин сине яратам, Фәрдәнә. Миңа биргән вәгъдә билгең дә бар, менә, – дип, куен кесәсеннән кызның бүләк кулъяулыгын тартып чыгарды. 

– Күз яшьләрен сөртсәк кенә инде аңа хәзер... 

– Алай димә, өй тулы кунаклар көтә, аларга ни диярбез? 

– Фәрдәнә үлгән, диярсең... 

– Зинһар, кичер мине, мәхәббәтебез хакына кичер! 

«Мәхәббәтебез хакына» дигән сүз әллә нишләтеп җибәрде. Фәрдәнәнең күңелендә кызгану хисе кабынды. Бәлки, чыннан да, гафу итәргә дә, Салих белән китеп барыргадыр? Әнә бит, туй атлары да ярсып, бер урында биеп торалар. 

Әмма бу бер генә мизгеллек йомшару иде. 

Колакта яңадан күрше апаның: «Хатта язылганнар барысы да дөрес.Үзең шул хәлдә калсаң нишләрсең?» – дигән сүзләре яңгырады. 

«Әгәр дә Салихның синең белән дә шаяруы гына булса? Мәхәббәт була да бетә ул», – дип, аны куәтләде Фәрдәнәнең акыл авазы. 

«Юк-юк, алай булмас!» – дип, карышырга теләде кыз. Тик акыл хистән көчлерәк иде. 

«Синең бит әни буласың бар. Салих кебек вәгъдәсез уллар үстерергә телисеңме?» 

– Теләмим, – дип кычкырды Фәрдәнә һәм бар көченә Салихны этеп җибәрде. 

  Салих моны Фәрдәнәнең үзен гафу итәргә теләмәве дип кабул итте. 

– Кеше алдында хур итмә! – дип инәлеп, бусагага тезләнде. 

Салихның бу кыланмышы имәнгеч иде. 

 «Башкалар алдында яхшы күренер өчен тезләнеп ялынырга да оялмый. Үз дигәненә ирешкәч, нишләр икән?» – диде тагын акыл авазы, һәм өмет чаткысы йөрәкне әчеттереп тәмам сүнде. 

...Салих, бусагага ятып, күпме генә гафу үтенсә дә, Фәрдәнәнең җаны эремәде. Шуңарчы илаһи зат итеп күргән, хатларын сагынып көтеп алган Салихның хыянәтен күтәрә алмады. 

Тормышта күп нәрсәне кичерергә мөмкин. Шатлыкка да, кайгыга да күнегелә. Ә менә хыянәтне кичереп булмый икән. Хәтта мәхәббәтең хакына да... 

Үзенең җилбәзәк хисләрен  тыя алмаган Салих ялгыз калды. Җандай күреп яраткан Фәрдәнәсе кире какты аны. Мәңгегә, башка беркайчан да очрашмаска дип. 

Кыз алырга килгән атлар башларын түбән иеп, буш кайтып киттеләр. Алар авылдан чыккач та әле, дугага тагылган кыңгыраулар чыңы, шөлдер тавышлары  ишетелеп торды. 

Тәрәзәгә кышкы буран сарыла. Тышта сызгырган ачы җил, болай да өшегән җанга тагын да ныграк салкынлык өсти. Табигатьтә генә түгел, Фәрдәнәнең җанында да өермә бураннары. 

...Салих, кыз алырга килгән җиреннән кире борылгач, авылга кайтып та тормады, гарьлегеннән Себергә китеп барды. Күпме генә бәхет артыннан йөгерсә дә, таба алмады ул аны. Әллә ничә хатынга өйләнеп аерылды. Кем белән генә яшәсә дә, балалары булмады. 

Фәрдәнә бөтенләйгә үзе укыткан авылда яшәп калды. Тормыш корды, балалар үстерде. Ире Гали, аны бәхетле итәр өчен, кызда кешеләргә карата яңадан ышаныч уятыр өчен барысын да эшләде. 

Ләйлә турындагы хәбәрләрне күрше хатын ирештереп торды. 

– Котылган теге, бахыр, – диде ул беркөнне. – Җиде ел интекте бит. Акылыннан язып үлгән. Беркем белән дә сөйләшмичә, бүлмәдә бер ялгызың утырып кара әле син! Салих тәки янына бармаган шуның. Язмышы белән дә кызыксынып  карамаган. 

Үзе бер мәртәбә дә күрмәгән Ләйләне күз алдына китерергә тырышты Фәрдәнә. Кызганыч, Ләйләләр язмышын кичергән кызлар бүген дә очрый әле.  Мәхәббәтне түбәнсетүче, хатын-кызны ана булу бәхетеннән мәхрүм итүче Салихлар да бар. Олы мәхәббәтне таплаучы, кыз баланың саф хисләре белән уйнаучы яшьләрне күрсә, Салих белән Ләйлә исенә төшә. Яшьләргә аларның язмышын гыйбрәт итеп сөйлисе килә. Кыз бала бәхетле булыр өчен, кияүгә чыкканчы, үз тәртибендә яшәргә, намусын пычратырга юл куймаска, ир кеше чын егет икән, яраткан кызының намус аклыгын сакларга, аңа кул сузмаска тиеш. Мәхәббәт ул – бер-береңә хөрмәт, ышану, шул ышанычны аклау да. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7570
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3211
    3
    43
  • 4382
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3390
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан