Логотип
Проза

Кызым, кызым – кыз кеше...

Кызлары Дилә: «Менә минем йөргән егетем», – дип, әтисе белән әнисен дүрт-биш егет белән таныштырды инде. Мут елмайган кыз, һәркайсына күрсәтеп, бәлки, булачак киявегез дә, дип  серле генә өстәде. Әтисе Нур, кызына ияреп өенә аяк баскан һәр егетне ирләрчә хөрмәт белән кабул итсә, әнисе Зәвирә, Диләсе тирәсендә егет-җилән чуала башлауга, бөтенләй тынычлыгын югалтты...

Кызлары Дилә: «Менә минем йөргән егетем», – дип, әтисе белән әнисен дүрт-биш егет белән таныштырды инде. Мут елмайган кыз, һәркайсына күрсәтеп, бәлки, булачак киявегез дә, дип  серле генә өстәде. Әтисе Нур, кызына ияреп өенә аяк баскан һәр егетне ирләрчә хөрмәт белән кабул итсә, әнисе Зәвирә, Диләсе тирәсендә егет-җилән чуала башлауга, бөтенләй тынычлыгын югалтты. Аныңча, ничек шул хәтле егет белән йөреп була? Мәхәббәт алыштыручан чуар йөрәкле  кыз үстерделәр түгелме соң алар ире белән? Менә алар булачак ире белән  ярты ел очраштылар да, башкаларга әйләнеп тә карамыйча, өйләнешеп тә куйдылар. Аллага шөкер, чирек гасырдан артык тату гына яшәп яталар. Чибәрлеген чибәр инде Диләләре. Чибәр булмаса, шул хәтле  егетнең башын әйләндерә алыр идеме? Чаялыгы да баштан ашкан. Кем әйтмешли, кызлар йөзек  эченнән дә үтә. Кызының  егетләрне пирчәткә урынына алыштыруын гына һич тә өнәп бетерми ана кеше. «Чисыңны югалтма, юньле йөре», – дип үгет тукып кына тора кызына Зәвирә. «Үзем беләм!» – кызының бу мин-минле җавабын да һич ошатмый әнисе. Белерсең белми ни, башыңны югалтсаң! Аннары, зур шәһәрдә нинди ана үз баласы өчен курыкмас?! Кызның ояты анага! Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә. Заманасы да нинди бит!  Менә бит,  бер башлап, бер ташлап дигәндәй йөри торгач, кызның  24 яше  дә тулды. Аның яшьтәшләре  инде бала үстерә. Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас та бит, шулай да Зәвирәнең бар кайгысы – чәчәктәй чагында кызын әйбәт кенә кешегә тормышка бирү. Ә Диләсе һаман сайлана, һаман кемнедер эзли. Хәер, электән килгән сынамыш әлегәчә үз көчен югалтмаган  – кызлы кешенең капкасына кырык ат бәйләнер.
Менә беренче егете Данисны гына ал! Үзе тәмле телле,  үзе  яхшы урында – банкта кредит бирү бүлегендә эшли. Килгән саен  күчтәнәч, бүләкләр алып килә. Диләгә аның кайсы җире ярамады?  Данис кирәксә-кирәкмәсә Зәвирәгә кредит тага башлау белән,  Дилә тәртәне кире борды... 
Бераздан Дилә яңа егет ияртеп кайтты. Данияр чәчәкләр урынына башта сыра, аннан коньяк, шәраб шешәләре күтәреп килә башлады. Булачак «бабасы» Нур белән киләчәк бәхет өчен чәкәштереп эчүләренә Зәвирә дә, Дилә дә шат елмаеп карап утырмадылар, билгеле. Зәвирә шик-шөбһәсен күңелендә озак тота алмады. «Улым, бик мавыгасың түгелме соң эчү белән?» – дип җай гына сүз  башлады. Даниярның җавабы әзер иде: «Мавыксам,  яратса – Дилә җиңәр!» – диде. Нигә эчкече егет белән әле Дилә интегергә тиеш – моны  ана кеше аңламады. Хәер, Дилә хәтта «мәхәббәте» өчен көрәшеп тә маташмады. Тиз арада Даниярга ишекне күрсәтте.  
Фәндәсне Зәвирә үз улы кебек якын күрде. Дилә дип бу хәтле җан аткан егет башкача булдымы икән? Диләне күрер өчен таңга хәтле подъезд төбендә утыру... Телефондагы бар акчасын  кайнар смс-хатларга бетерү... Килделе-киттеле шигырьләр багышлау... Яну-көю, көнләү... Әз генә күрми торса да, сагынудан үләргә  җитешү... Әлбәттә, башта Дилә дә,  Фәндәс үзен  акылыннан язып  яратканга, бәхетеннән йөгереп түгел, очып йөрде. Менә аның  гомерлек чын мәхәббәте! Тик Фәндәснең бу гомерлек мәхәббәте көчле булса да, Дилә өчен күтәрәлмәслек газаплы да иде. Фантазиягә бай егет төрлечә күзаллап, юкка-барга көнли, кызны гаепли башлады. Икенче көнне килеп гафү үтенде. Аның үтә дә авыр мәхәббәтеннән җиләгән Дилә, араны өзә башлагач, егет, үземә кул салам, синсез яши алмыйм, дип куркытырга кереште. Аны кызганудан Зәвирә  дә, Дилә дә бер генә еламадылар.  Бу «көйсез кияүнең» өен мәңгегә дә көйләп булмаячагын аңлагач кына, газаплы мәхәббәттән тәмам гарык булгач кына, Дилә араларны өзә алды. 
Берникадәр вакыт Дилә беркем белән дә очрашмады. Гомерлек мәхәббәтен очрата алуына ышанмый башлады, ахры. Зәвирә дә, берәр кешең бармы-юкмы, дип төбенә тоз коймады. Ходайдан вакыты җитсә, кызыңны күрми дә калырсың... Вакыты җитмәгәндер.  Тик бу «мәхәббәт каникулы» озакка бармады. Дилә кебек гүзәлкәйне ялгызын гына йөртәләрме соң инде күзе булган егетләр?! Кызны эшеннән кайтканда таза буй-сынлы, чибәр егет Инсаф озатып килә башлады.  Инсаф белән әти-әнисен Дилә озак кына таныштырмый торды.  Егетнең кайсыдыр ягы күңеленә бик ятып бетмәде, ахрысы. Тик Инсаф дилбегәне үз кулына алды – Диләне, аның әти-әнисен кафега чакырып танышты, кызга өйләнергә исәбе булуын әйтте. Хәтта туйга сездән күпме, миннән күпме икәнен дә әйтте. Әйе, Инсаф бик тә башлы, бик тә исәп-хисап яраткан егет иде. Бөтен расходны язып барганын яшермәде, хәтта Диләгә күпме чәчәк, билет, кәнфит алганын язылган юлларны да күрсәтте.      
Нишләмәк кирәк, гаилә кору – бик четерекле, бик җаваплы эш. Бу очракта ордым-бәрдем генә кылып булмый. Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас дигәндәй, беренче очраган  кеше белән чәчне чәчкә бәйләп тә ялгышканнар күп. Бер-берсен күп еллар белеп тә, кавышкач, азактан үкенгәннәр юк түгел. Мәхәббәттә вариантлар күп, шуңа да сөйгән ярларны сайлаганда еш ялгышабыз, дигән бер акыллысы. Мәхәббәт – йөрәк эше. Йөрәк күзең сукыр булмаска тиеш. Кыз бала өйдә кунак кына. Кайчан да булса кызын кулдан җибәрәсен уйлап, Зәвирәнең дә төн йокылары качты. Кайчандыр кызының язмышы  өчен Зәвирәнең анасы  төн йокыларын йокламаган. Хәзер Зәвирәнең чираты. «Кызым, кызым, кыз кеше. Кызыма килгән йөз кеше. Йөз кешенең арасыннан алып китәр бер кеше», − дип такмаклап уфтаныр иде Зәвирәнең мәрхүмә әнисе дә...
Озакламый Дилә тормышка чыкты. 25 яше тулып килгән кыз, сайлана торгач, үзенең парын тапты. «Әнием, мин, ахры, тормышка чыгам...» − дип үзен кочып алган кызына ышанырга белмичә, Зәвирә: «Кайсына?» – дип, йөргән егетләренең исемен атарга авызын ачты. Һәм кызының җавабын ишетеп, ачылган авызы ябылмый калды: «Аңа... Дамирга чыгам...» Зәвирә башкача берни дә сорамады – кызының күзләрендә янган мәхәббәт яктысы күпне сөйли иде...  
...Иртәгә Дилә белән Дамир әти-әниләрен туйларына чакырдылар. Зәвирә белән Нур пыр тузышып бәйрәмгә әзерләнәләр. Балаларның кавышуларына ун ел үтеп тә киткән! Гөлчәчәк туемы соң шунда, гәрәбә туемы. Гәрәбә кебек тезелешеп, гөлчәчәктәй  өч балалары үсеп килә! Дамир белән хәтта юньләп йөрергә дә өлгермәделәр, мәхәббәт давылы икесен үз эченә  бөтереп алды да  кавыштырып та куйды. Мәхәббәт – давыл сыман, көтмәгәндә килә дип юкка әйтмәгәннәрдер шул. Күпме егетләр белән йөрде, ә үзенә насыйп язганын көтте, ахры, Дилә. Бердәнбер иркә кызлары иренә баш бирерме-юкмы дип шөбһәләнүе дә юкка булды Зәвирәнең – Дилә әнисе санаганнан күпкә акыллырак булып чыкты. Ире, балалары, кайнанасы дип өзелеп тора. Дамиры да хатынына – ышанычлы ир, балаларына яхшы әти булып чыкты. Балакайлар бәхетле булсын, оныккайлар тәүфыйклы, акыллы булып үссен, дип догада яшәп яткан көне Зәвирә белән Нурның. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зәвирә кем дә,Зәрифә кем соң монда,әллә мин аңламыйммы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызнын энисе бит инде

      Хәзер укыйлар