Кызлары Дилә: «Менә минем йөргән егетем», – дип, әтисе белән әнисен дүрт-биш егет белән таныштырды инде. Мут елмайган кыз, һәркайсына күрсәтеп, бәлки, булачак киявегез дә, дип серле генә өстәде. Әтисе Нур, кызына ияреп өенә аяк баскан һәр егетне ирләрчә хөрмәт белән кабул итсә, әнисе Зәвирә, Диләсе тирәсендә егет-җилән чуала башлауга, бөтенләй тынычлыгын югалтты...