Логотип
Проза

Көтсәң - кайтырмын

Игеннәрне урып җыю эшләре төгәлләнеп бара. Инсаф, иртәгә беренче сменага эшкә чыгам дип, бик тырышып әзерләнде. Бригадиры белән алдан ук сөйләшенгән: ул эшен төшке ашка чаклы тәмамлый да хатыны белән классташлар очрашуына бара.

Кичен хатыны Нәфисә, иренең ак күлмәген үтүкләвен күреп, нидер сизенгәндәй серле итеп карап елмайды:
– Әтисе, иртәгә әллә берәр җыелыш буламы?
– Юк инде, әнисе, синең бәйрәм ул минем дә бәйрәмем бит, классташларың белән очрашуга барырга булдым.
– Бүтән елларны бармый идең бит, шуңа күрә сине чакырмый да торам тагын.
– Эшемне иртәрәк бетерермен дә, икәүләп барырбыз. Вакытында җитешербез, әнисе, борчылма, – Инсаф күз карашын, хатыныннан яшереп, читкә юнәлтте. 
Ул нечкә күңелле, гаиләсе өчен җанын бирергә әзер кеше иде. «Ни көтә мине иртәгә?..» Инсафның башын каршылыклы уйлар биләп алды. 
Икенче көнне иртән Инсаф, кайчандыр сөйгәне белән хушлашуга шаһит наратын күрергә дип, ашлык төягән машинасын урман янында туктатып, җәяүле сукмактан атлады. Әбиләр чуагында гына була торган җылы, чалт аяз көннәрнең берсе иде. Тирә-юньне ямьгә күмеп, урман сары, көрән, кызыл төсләргә кереп бизәнгән. Чәчби каеннарның яфраклары ара-тирә саргаеп киткән, миләшләр кызыл уттай янып, тирә-якны яктыртып утыра, ә тәлгәшләре, Миләүшәнең алкаларын хәтерләтеп, күңелен кытыклый... 
Бүген аның бәхете күңел касәсеннән ташый, еллар буе көткән көн килеп җитте: Миләүшәсен күрәчәк! Ул кулга-кул тотынышып икәүләп сыенган наратын кочты, күккә карады.
«Ә-ә, ул төнне ай яктысы Миләүшәнең йөзенә төшкән иде, мин аңа «ай йөзле кызым син минем» дигән идем».
Күңеле нечкәргән Инсаф, агарган чигә чәчләрен сыпырып, Миләүшәнең татлы чия иреннәренә үрелгәнен, озын куе керфекләренә карап сокланып туя алмавын, учларында аның учларын җылытканын исенә төшерде. «Менә ул безнең нарат! Миләүшә күрсә иде аны! Күрче, һаман шул ук, вәгъдәләрне ишеткән яшь нарат! Күпме еллар үтте инде, ә ул бөтенләй үзгәрмәгән дә кебек. Әллә безне көтәме?»
Инсаф, хискә бирелеп, тынып калды, ирексездән күзләре яшьләнде...
Икесе бергә җырлаган «Яшь наратлар »җырын көйләде:
Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар,
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар. 


«Нишләп бер дә очрашуларга кайтмадың, нигә шулай тилмерттең, юксындырдың мине, Миләүшә? Уйлыйсыңмы син минем хакта? Быел кайтасың ди... Ничек сине күрермен, хатыным ни әйтер, бигрәк көнче бит үзе... Миләүшә бүген авылга кайтырга тиеш, аның белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшү өчен бер хәйлә уйлап табарга иде...»
 Ашлык тутырган машинасын колхоз амбарына илтеп, соңгы рейсны ясыйм гына диеп торганда, каршысына бригадир килеп чыкты:
– Инсаф, беренче сменадан кайтып китәрсең дә классташлар очрашуына барырсың дип сөйләшкән идек тә бит, нишлисең, тормыш бу! Яңгырлар ява башлаганчы, җыйган ашлыкны амбарга ташып куярга кирәк. Әнә, артыңа борылып кара, кем анда җирдә аунап ята?
 Инсаф кайчандыр үзенең нәкъ шушындый хәлдә ятуын исенә төшерде.
– Шатун Шамилме бу? Аның хәмергә хирыслыгын бөтен авыл белә инде.
– Нәкъ үзе. Сиңа икенче сменада да эшләргә туры килә, бүтән шофер юк, үзең беләсең.
Инсафның очрашуга бару хыялы челпәрәмә килде. Ул хис-теләкләрен йөгәнләргә тиеш иде. Машинасының көйсезләнүенә дә игътибар итмичә, бригаданы уңайсыз хәлдә калдыра алмыйм дип, төн буе комбайннан амбарга ашлык ташыды. 


* * *
Миләүшә ерак Америкадан туган авылына кайтып төште. Ул Сиринә белән авылга керү юлында очрашу турында алдан ук, хат аша язышып куйган иде. Таксидан төшүгә, очрашасы урынга атлап кына түгел, йөгереп килде.  Сиринә дә аңа каршы ашыга иде. Кочаклашып, беравык бер-берсенән аерыла алмый тынып тордылар.  Менә ул кайда – бер очрашу бер гомер! 
Миләүшә укытучылары белән бергә утырткан каеннарның зур булып үскәнлеген күреп, бер сөенде, бер елады. Күпме гомер сиздермичә үтеп киткән, кайтмаганына да инде дистәләгән еллар узган...
Бераз тынычланганнан соң ул күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды да, дустына эндәште:
– Сиринә, ә хәзер әти-әниемнең каберенә барып, зират кылып килим дим, туган йортымны күрәсем килә, әйтеп аңлатырлык түгел, без такырлатып бетергән урамымны өзелеп сагындым мин, бакча артындагы елгамны, чана шуган тавымны. Ә күршеләрем исән микән?
– Вәсилә апа исән әле, менә Зәйтүн абый гына вафат булды. Озак ятмады ул, беркемне дә җәфаламады, күңеле изге иде бичараның, игелекнең кадерен белеп яшәде, урыны оҗмахта булсын, – диде Сиринә. Ул һәрбер авылдаш турында сөйләп бирергә әзер иде. 
– Вәсилә апаның ак сагыз чәйнәве истә калган, мин шул сагызга кызыга идем, ә сорарга кыймадым, әдәпсезлек, янәсе, - дип куйды Миләүшә.
Миләүшә, таң калып, туган йортының бүрәнәләрен сыйпап чыкты. Күр инде, һаман үзенә тартып тора. Әтисе бу йортны үз куллары белән юкәдән салган иде. Туган йортларында инде чит кешеләр яши, әмма аның әтисе бәрәңге бакчасының ярга сөзәкләнгән почмагына утыркан талны кисмичә саклап килгәннәр икән. Җитмәсә, колач җәеп горур үскән көмеш яфраклы тал белән янәшә яшь тал үсеп чыккан. Димәк, тормыш дәвам итә. Тик чыр-чу килеп торган бала-чага тавышы ишетелми, урамнар йокымсырагандай тып-тын. 
Сиринә белән Миләүшә, арыган булсалар да, гәпләшеп, серләшеп туя алмадылар. Мәктәптә укыганда булган кызыклы хәлләр туплаган көндәлекне актарып, төрле маҗараларны искә төшереп, туйганчы көлештеләр, сөйләр сүзләре бетмәде. 
Бераздан ике дус кулга кул тотынышып тал янына килеп басты. Миләүшә яшь чагындагыдай чәчләрен тузгытып җибәреп, тал чыбыкларын кулларына алып, йомшак кына сыйпап куйды.
– Әтием утырткан тал шушы инде, мунчабыз да аннан ерак түгел иде. Сүткәннәр, күрәсең. Ә хәзерге йорт хуҗалары әтиемнең талын саклыйлар икән, рәхмәт инде аларга. 
– Ярый, әйтермен үзләренә, өйдә юклар бугай, безне күреп, йөгереп чыгарлар иде, шундый ачык кешеләр алар. 
Сиринә Миләүшәнең дулкынланып хис-тойгыларын ачып салуын тын да алмый тыңлап торды.
Миләүшә башына ак яулыгын киеп зиратка берүзе барып килде, йорты каршындагы тауга менеп төште. Балачакта бу таудан җырлап чана шууларын, ә ямьле җәйләрдә тау итәге буйлап кычыткан үскәнен исенә төшерде.
«Балачакта аның зәһәр чагуына түзеп, шул кычыткан куаклары арасыннан песи борчагын эзләп табып авыз итүләре ни тора иде!»

Башыннан бер татлы уй һаман китмәде: Инсаф кайда икән? Миләүшә таудан җай гына төшеп, дусты янына килеп басты. 
– Әйдә елгага төшик, Сиринә, – дип алгысыды.
Әмма елга ярын күреп тә булмый: чытырманлык баскан иде.
– Без бит көн дә килә идек монда... Без салган сукмаклар да юкка чыккан, бала-чага да төшми инде. Ә шулай да авылда төзелеш баруы, бүтәннәрнең килеп шушында төпләнүе яхшы фал. Авылыбыз озын гомерле булыр, Аллаһ боерса. Үзем дә, Америкадагы татар диаспорасын җитәкләүне берәр ышанычлы кешегә тапшырып, шушында кайтып төпләнергә исәплим. Балалар да бирегә кайтып тупланырлар, каршы килмәсләр. Туган нигез үзенә тарта, Сиринә. Мин табиб, бәлки, үз авылымда да миңа эш табылыр, ә? 
Ярдәмчел Сиринә булышасын белдереп:
- Ярый, белешермен. Бәлки әле үзең дә эш турында клуб мөдире белән күреп сөйләшерсең, бәлки ул беләдер, бүген кич клубка төшәрбез бит, ә? – диде дә сәгатенә карады. – Вакыт җиткән икән инде, Миләүшә, безне көтәләрдер, – дип, дустын очрашуга китәргә әйдәде. 
Миләүшә авылга кайтканда, кайчандыр су алган коесыннан авыз итәрмен дип, өметләнгән иде. Ләкин хәтфә болынның мал-туар белән тапталганын, ә болын очында калкып чыккан коеның сусыз калганын күргәч, кәефе китте. Ул үзен кулга алырга тырышты да:
– Хәтерлисеңме, Сиринә, без ак чәчәкле болыныбызны саклый идек,  беркем дә кисәтмәсә дә, үләннәрне таптамаска тырыша идек. Ә җәен яшенле җылы яңгырлардан соң болын буйлатып чабасың! Их, рәхәт чаклар, әйеме?
– Мин инде гел сезгә төшә торган идем...
– Ә хәтерлисеңме, Сиринә, синең әниең гел ипи пешерер иде, сезгә килсәң, өй тутырып тәмле арыш ипие исе таралган булыр иде. Ә мин, җүләр, ник бер тапкыр булса да бер телем ипи сорыйм, и ашыйсы килә иде югыйсә. Менә бүген дә ипинең чын-чынлап берничә тапкыр күтәрелеп, кабарып, тәмам ачыганын яратам. 
...Туган авылларында уздырылган онытылмаслык сыйныфташлар очрашуы тәмамланганнан соң, клубка төштеләр. Анда рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачтылар. Миләүшәне мәктәптә укыганда үзенә гашыйк булган Исмәгыйль парлы биюгә чакырды.
– Ни хәлләрең бар, Миләүшә?
– Ярыйсы гына, барысы да сагындырган, Исмәгыйль. Сине малайлар Сәет диеп йөртәләр иде шикелле. 
Исмәгыйль Миләүшәнең күзләрендә чагылган сабырлыкны да, нур чаткыларын да күреп сокланды, йомшак кулларын үз кулларына сыендырып тагын да ныграк кысарга тырышты. 
– Әйе, Сәетев бит мин. Шул фамилия аркасында Сәет булып калдым. Тормышың ничек соң, чит җирләрдә кыенга килмәдеме ?
– Туган якка кайтырга исәп бар барын, ничек булыр, күз күрер.
– Ә сине озатып куйсам, син каршы килмәссеңме, алай-болай ирең белән кайтмагансыңдыр бит? Кайда кунасың, берәрсе үзенә чакырдымы әле?
Миләүшә берни җавап бирмәде, серле итеп елмаеп кына куйды. Шул минутта музыка да туктады, Исмәгыйль Миләүшәне кызлар янына озатып куйды.
 Мәктәптәге очрашуга Инсафның хатыны Нәфисә белән киләсен Сиринә Миләүшәгә алдан ук әйтеп куйган иде. Әмма ни мәктәпкә, ни клубка Инсаф килмәде. «Очрашып булмас микәнни?» Миләүшәнең башыннан шул уй чыкмады…
Нәфисә шәһәрдән кайткан дусты Сиринә белән Миләүшәне үзенә кунарга чакырды. Кызларның клубтан чыкканын күзәтеп торган Исмәгыйль алар артыннан атлады. Класста яхшы укучыларның берсе иде ул. Мәктәптән соң институтта укыды, диплом алгач, Әлмәттә конструкторлык бюросына эшкә урнашты.
Исмәгыйльнең әти-әнисе авылда, алар Нәфисәләр белән күрше генә.  Бүген ул туган өендә куначак. Хатыны яман шештән үлеп киткәнгә дә ике ел инде, бүгенгәчә аңа тормыш корырдай хатын әле очрамады шул.
Кызлар артларына борылдылар да, Исмәгыйльгә үз итеп дәштеләр:
– Син нәрсә, Исмәгыйль, әллә безне озатырга чыктың инде?
Исмәгыйль адымын тизәйтте.
– Озатырга да күп сорамам, сез минем өчен элеккегечә шул ук кызлар инде, бер дә үзгәрмәгәнсез төсле, – диде дә, кызларга якынлашып, колачын җәеп, иңнәреннән кочты. Кызларны әти-әнисе йортына чәйгә чакырды. 
– Әни шатланыр иде, ул бит сезне хәтерли, киң күңелле кеше ул әнкәй. 
Әмма кызларның олы кешене мәшәкатьләп йөриселәре килмәде, уңайсызландылар.
– Кызганыч, алайса, сау булыгыз, кызлар. Менә минем өй адресым, хат языгыз, яме? Миләүшә тәки серен чишмәде, кияүдәме, юкмы?
– Сер түгел, Исмәгыйль, бер белерсең әле. – Миләүшәнең уйлары башкада иде.
Нәфисә йортына килгәндә, яшел капка артыннан Акбайның әрле-бирле сикергәләп, һау-һаулап каршылавы ишетелде. 
Көзнең җылылыкка туенган караңгы бер төне, бернинди ут әсәре дә юк, ичмасам. Йолдызлар болытлар артына качкан, клуб янындагы су буе баганасындагы ай яктысыдай лампа яктырткычы гына ерактан ут шәүләсен бүләк итә...
Йорттагылар йоклыйлар инде, өч сыйныфташ пышылдаша- пышылдаша гына сөйләшә бирде. 
– Нәфисә, лампочкаң янып чыктымы, әллә утны алдылар микән? – Бу туры сүзле Сиринәнең «утыңны яндыр» диюе иде. 
Нәфисәнең, ире кайтмавын күреп, кәефе кырылды. Күңеле борчулы булса да, очрашу башында ук «үземә алып кайтам» дип куйгач, кызларны кунакка чакырмый булдыра алмады. Уңайсызланды, гаепләрләр, «чакырмасам, яхшы түгел» диеп уйлады.
Шәһәр кешесе төнлә йортына кайтса, утын башта ук кабызып куя. Ә монда, кая ул, беркемне дә уятмаска дип, Нәфисә утын кабызмыйча гына сыйныфташларын үзенә ябыштырып диярлек, кулны-кулга тотынышып, өенә алып керде. 
- Өйдәгеләрне төнлә уятмыйм дим. Оныклар йоклый... Әнкәй генә аеруча сизгер, хәер, йоклап китсә, уянмый анысы... Кызлар, без ирем белән очрашуга икәү килербез дип сөйләшеп куйган идек, эше чыккан, күрәсең. Өйгә дә кайтмаган әле. Кайтса, машинасын йорт каршына куя ул. Сөйләшкән вакытка кайта алмаса, кичен инде өйдә була торган иде. Юлында исән-сау гына йөрсен, ярабби. Эше авыр аның, гомер буе машинада ашлык ташый ул. 
Нәфисәнең йөзе борчулы иде, ике каш арасындагы җыерчыгы тагын да тирәнәя төште, башын тирән уйлар чорнап алды. Аның ничек булса да хәзер үк ирен күрәсе, хәлен беләсе килде. 
Нәфисә ике сыйныфташка олы бүлмәнең бер почмагына, чаршау артына урын җәйде дә пышылдады:
– Кызлар, йөрәгем сыкрап тора, түземлегем бетте, хәлен белеп кайтыйм әле, күптәннән болай булганы юк... Урын җәелгән, гаепләмәгез тагын, озак тормам, сөйләшә торыгыз, яме.
– Нәфисә, без дә синең белән, нишләп ятыйк ди өйдә? Бәлки, ашарына берәр ризык алып барырсың, ашар нәрсәсе бармы соң? 
Нәфисәнең кунакларын борчыйсы килмәде.
– Юк инде, сез минем кунакларым, рәхәтләнеп сөйләшеп утырыгыз.
Нәфисә тизрәк китәргә ашыкты. Ярый әле, шактый искергән булса да, иренең матае исән. Ул эчүгә сабышкач, күпме тапкыр шул матайга печән төяп йортына ташыды бит Нәфисә. Матаен да, җиңел машинасын да йөртергә өйрәнде. Аллы-гөлле купшы күлмәген дә салмыйча, матаена менеп утырды да иренең эшләгән җиренә җилдерергә ниятләде. Матай тавышына Исмәгыйль килеп чыкты. Ул койма ярыгы аша Нәфисәдән:
– Ни булды? Кая җыендың бу төндә, Нәфисә? –  дип борчылуын белдерде.
– Инсаф өйгә кайтмаган, эшенә барып кайтам. Әле кызлар да минем белән бармакчы, – Нәфисәнең күзләре яшьләнде, тавышы калтырады, күңеле тыныч түгел иде.
– Соң, матайга утырып йөрмәссез инде, машинам белән илтеп куям. Әйдә, утырышыгыз. Син, Нәфисә, алга утырып юлны күрсәтерсең, – диде дә машинасын кабызды...
 ...Инсаф мәктәптә укыганда – Миләүшәгә, Миләүшә Инсафка гашыйк иде. Кызның күзләре куе зәңгәр, зәңгәр күлгә манып алынган диярсең! Ниндидер тарту көче, наз сирпи иде ул күзләр, шулардан күзен ала алмый иде егет. Сыйныфта аңа күпләр гашыйк иде. Миләүшә кара куе чәчләрен толымлап үрер иде. Инсафның кайчандыр кызның дулкын-дулкын толымын сүтеп, чәчләрен йомшак кына сыйпап, иреннәре белән кагылып, кайнар сулышы белән җылытканы да бар. Ул бер яшькә олырак, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, Миләүшә сигезенчене тәмамлап, гаиләсе белән  шәһәргә күчеп китте. Ике арада әле бер ел чамасы җылы хатлар йөреп торды. Соңрак Миләүшә Инсафның Нәфисәгә өйләнүе хакында ишетте. 
Ә Нәфисә өлкән сыйныфка күрше авылдан килеп укучыларның берсе булды. Чандыр буйлы, озынча йөзле, кечкенә коңгырт күзләре бер-берсенә бик якын урнашкан, аның турында чибәр дип тә әйтмәссең. Ә телгә бик оста, җитез, чая кыз иде ул, андыйлар сүз артыннан «кесәгә» кереп тормый, егетнең дә иң асылын «эләктерә» белә торганнардан, аның турында «кызлар йөзек эченнән дә үтә»диеп булыр иде. Ул кара бөдрә чәчле,  кара күзле, киң җилкәле шәп егетне җәлеп итү җаен бик тиз тапты...
Инсафны Нәфисәгә өйләнергә әти-әнисе мәҗбүр итте: Нәфисә балага узган иде. 
Еллар үтсә дә, Инсаф тәүге мәхәббәте Миләүшәне яраткандай бүтән беркемне дә ярата алмады. Ул сөйгәнен оныта алмады, күңел түрендә саклады, бер генә булса да очрашу турында хыялланды. Шуңа күрә дә, йөрәк сагышын баса алмыйча, гаилә корып яши башлаганнан бирле берничә ел тоташ эчкечелеккә бирелде. Эчмичә кайткан көне сирәк булды, беренче инфаркты да шуннан булды инде аның. Эчүен дә, тәмәкесен дә шул ук елны ташлады. Нәфисәсе аны яшь баладай карады. Тора-бара Инсафта хатынына карата ихтирам хисе уянды, кайгыда да, шатлыкта да бергә булдылар. Тормыш дәвам итте.
Инсаф беренче кызларына Миләүшә исемен үзе кушты.
– Улыбыз тугач, анысына исемне син кушарсың, яме? – диде ул Нәфисәгә.
– Ярый, минем яшь чактан ук яраткан бер ир-ат исеме бар. Ә ни аңлата соң ул исем – Миләүшә? Каян алдың ул исемне? – Нәфисәнең Миләүшә исемен кушуның сәбәбен беләсе килде. 

... Миләүшә кайчандыр Сиринә дусты белән бер сыйныфта укыган иде. Миләүшә медицина институтында укыганда, илләрнең студентлар алышуы вакытында чит илдә эшкә урнашып калды. Шунда кияүгә чыкты, кызы белән улы туды. Ире аварияга очрап вафат булганнан соң, күңелендә туган ягына кайту, туган нигезен кочып, бер сыену теләге туды. «Читтәгенең чите китек» диләрме әле? Әнисенең чит илгә киткәндә әйткән сүзләре гомере буе исеннән чыкмады: «Туган җиреңдә җиләк бул» – дия иде әнисе. Миләүшә менә дигән хирург, авылга кайтып кешеләрне дәвалау турында хыялланды, ә йортны, акчаң булса, бер ай эчендә торгызырга була...
Сиринә дә мәктәпне тәмамлаганнан соң авылга кайтмады, шәһәрдә эшкә урнашты, әмма авыл тормышы белән кызыксынып яшәде, Нәфисә белән хат алышып торды. 
Нәфисә иренең ниндидер Миләүшә исемле кызны яратканы турында белсә дә, бүгенге танышы Миләүшә – иренең сөйгән кызы икәнлеге башына да килмәде. 

...Сиринә белән Миләүшә юл буе Нәфисәне юатып бардылар. Миләүшә язмышка ышанды, «барысы да җайланыр» дип үз-үзен тынычландырды. Мизгел эчендә яшьлегенә әйләнеп кайтты. «Инсафымны күрсәм, мин иң бәхетле кеше булыр идем». Миләүшә аңа текәлеп төбәлгән озын керфекләре астыннан җемелдәп торган чем кара күзләр аның карашын йотканын, ә колач җәйгән куллар үзенә суырып алганын, ике назлы карашның очрашып бер-берсенә кушылуын күз алдына китерде. Мөлдерәп аккан күз яшьләре ташкынына ирек бирде, Сиринә күрмәсен дип тәрәзәгә таба борылыбрак утырды да, карашын еракка төбәде... Миләүшәнең йөрәгендә сөю ялкыны яңадан кабынгандай булды. Ул хисләр дулкынында тибрәлә иде.
«И-и хыялый да инде үзем...»
 Күңелендә яңарган саф хисләр тулы хатирәләр кайчандыр Инсафы белән кулга-кул тотынышып йөргән Урсалы елгасы буйларына, яшь нарат урманына алып китте Миләүшәне... 
«Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар...»
Миләүшә яраткан җырының сүзләрен кабатлады...

... Барыр юл авылдан берничә чакрымга сузылган иде. Нәфисә ерактан ук амбарга илтүче юлда ян-якка ауган машинаның үзләренеке икәнен күреп, чак кына аңын җуймады.
 ...Кайда син, Инсафым?

фото: https://pixabay.com/











 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы бармы ?булса ссылкасын жибэргещсе, зинхар .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын укысы килэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шуның белән бетте. Әлеге авторның тагын бер хикәясе бар - http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=6539

        • аватар Без имени

          0

          0

          нишлеп азагы юк

          • аватар Без имени

            0

            0

            ахыры юк курэсен кызганыч

            Хәзер укыйлар