Логотип
Проза

Киткәннәрне җибәрә бел



(хикәя) 
 
Эшеннән арып кайткан Нургали, бүген буровойда үткән сменасын исенә төшерә-төшерә, берәмтекләп, вак-төяк вакыйгага хәтле бәя биреп ята торгач, йокыга талам гына дигәндә карават янындагы тумбада яткан кәрәзле телефон шалтырады. Нургали, йоклап киткән хатынын уятмас өчен, торып телефонны кулына алды да кухняга чыгып ишекне япты. Еракта яшәгән Катифә апасының тавышы телефон трубкасында шундый якын, шундый ачык булып ишетелә, әйтерсең лә әнисенең сеңлесе каршысында гына утыра. Балачактан таныш ягымлы тавышы гына бераз үзгәргән.  
− Улым, Нургали, хәлләрегез ничек? Бу мин – Катифә апаң. 
Катифә белән бер-ике ай чамасы элек кенә сөйләшкән Нургали, аның болай соң шалтыратуының сәбәбен аңлагандай булса да, исәнләшеп, апасының хәлләрен сорады. Катифә җавап белән озак сузмады: 
− Менә телефон трубкасын әниеңә бирәм. Үзең аңларсың хәлләребезне... 
Нургали трубканы колагына кысыбрак, иреннәренә якынрак итеп җайлап тотты да, бераздан теге башта әнисенең карлыккан, хәлсез тавышын ишетте: 
− Улым, балам... сине... соңгы тапкыр... күрәсем... килә... Бәхиллегеңне аласым... 
Карчыкның бик авыр итеп, чак-чак сулыш алганы ишетелде. Аның хәтта гыжылдап сулыш алуы да көчсез тавышыннан ачыграк ишетелә иде.  
Бераздан тагын Катифә апасының тавышы ишетелде: 
− Нургали, менә шулай хәлләребез. Сине көтәбез... 
Ул җавап бирергә әзер түгел иде. Башыннан шул арада мең төрле уй үтте. Күңеле шушы кыска бер мизгелдә ерак балачагыннан урап килде... 
− Мин шылтыратырмын сезгә... 
Теге башта әллә элемтә өзелде, әллә телефонны куйдылар. Йокысы качкан Нургали балконга чыгып басты. Тартуын ике ел элек ташлаган ир шундагы бер тартмадан калдык-постык тәмәке калдыклары табып кабызды да йотлыгып суыра башлады. «Әни... Соңгы тапкыр... Ничек соңгы тапкыр?! Димәк, Әҗәл сиңа да килеп җиткән...» Ә балачакта Нургалигә никтер әнисе дөньяда иң көчле, аңардан бар кешеләр дә, хәтта шундый олы гәүдәле әтисенә хәтле курка сыман иде... Үлемне аңлый башлагач, хәтта Газраил да әнисеннән курка, ул беркайчан да үлмәс кебек тоела иде. Юк икән шул! Газраилне җиңәрлек көч юк икән! Әтисен җирләгәннән бирле авылга кайтмаган, алты ел әнисен күрмәгән Нургали аны соңгы юлга озатырга кайтасын-кайтмасын әле үзе дә ачык кына белми иде.  
 
Тәмәке төпчеге бармакларын пешерә башлагач, исенә килеп икенчесен кабызды. Бүген ул үзен башкача йокы алмаячагын төгәл аңлый иде. Күкрәк турысы авырттырып сулкылдый, сызлый башлады. Хәтер сукмаклары урау-урау юллар аша ерак балачагына алып кайтып киттеләр... 
 
Нургали үзен белә белгәннән бирле, әнисеннән читләшеп, булдыра алганча аның күзенә чалынмаска тырышып үсте. Әнисе Майсәрә өйдә булмаган чаклар малай өчен бәйрәм иде. Өч яшькә кечерәк энесе Миргазиян белән үзе арасындагы аерманы малай бик иртә төшенде. Миргазиян тешсез авызы белән прәник кимергәндә, әнисе Нургалигә, кимсетеп, «эпи тет, ач корсак » дия-дия, үзеннән калган ипи катысын сузды. Энекәше елый башласа да, һәрчак абыйсын гаепле күрделәр. Малай, җылы эзләп, әтисенә елышкан булды. Тик йомшак, басынкы холыклы Талип, хатынының нәфрәте кузгалудан куркып, Майсәрәгә ошамаган нәрсәне эшләмәскә тырышты. Икенчеләй әйткәндә, хатынының чәрелдек тавышыннан туйган ир, гомере буена аның җенен кузгатудан өркеп, сүз әйтә алмыйча яшәде. Майсәрә дүрт-биш яшьлек Нургалигә үзеннән зур көрәк тоттырды һәм бәрәңге казырга кушты. Казуның җаен юньләп белмәгән бала бәрәңгене тураклый башлагач, Майсәрә, кизәнеп, көрәк сабы белән малайның ябык аркасына кизәнеп сукты. Арка турысы күгәреп чыккан Нургали, кисмәскә тырышып, өч көн бәрәңге алды. Ул бу вакытта еламаска, яшьләрен йотарга өйрәнеп бара иде инде.  
 
Әнисе өчен сөйкемсездән сөйкемсез, артык бала булуының сәбәбен Нургали сабый акылы белән аңларга тырышса да, аңлый алмады. Ә малайның үз әнисен башка әниләр кебек ягымлы, якты чырайлы, татлы телле итеп бик тә күрәсе килә иде. Кече улына карата бик җылы карашлы Майсәрә Нургалине яратмавын яшерүне кирәк тә санамады. Мәктәпкә укырга керер алдыннан, бер тапкыр лаякыл исерек Талип, олы улын кочаклап алды да: «Их, үз анаң исән булса!» – дип аның башын күкрәгенә кысып елады. «Кайда минем әнием?» – дип күпме генә сораса да, теле көрмәкләнгән Талип малай аңларлык итеп берни дә сөйли алмады. Үз әнисе Нургалине тудырганда авыр тулгактан үлгәнлеген, үзенең, туып, анадан калган бала икәнлеген үсмер малай чит кешеләрдән ишетеп белде.  Үги ана икәнлеген Майсәрә турыдан-туры әйтмәсә дә, кылган һәр адымы аша моны исбат итә торды. Талип белән уртак уллары Миргазиян гына Майсәрә өчен бала булды. Майсәрә Нургалигә хәтта исеме белән дә сирәк эндәште. Малайның үги анасы таккан кушаматын бөтен авыл белә иде – «Артык тамак»...  
 
Катифә, Майсәрәнең бертуган сеңлесе булып та, үз апасының усаллыгына түзә алмыйча, хәл белергә килгән арада да Нургалине кызганып яклаштырды. Бер анадан туган, бер тәрбия алган апалы-сеңелле ике хатын бер-берсеннән бик аерылалар иде. Үги әнисе бик кимсеткән чакларда Нургали: 

 «Нигә минем әнием Катифә апа түгел икән?» – дип офтанды. Бер елны күрше авылда яшәгән Катифә апасы сабантуйга кияргә ике малайга да яңа күлмәк алып килде. Тик Майсәрә бүләкнең Нургалигә дигәнен дә, Миргазиянга булыр, үсә төшкәч кияр, дип, сандыкка салып куйды. Кара сатин, ак буйлы матур күлмәкне киеп үлчәп караган, сабантуйга яңа кием киеп чыгарга хыялланган малай ачы күз яшьләрен тыя алмады... 
 
Ә беркөн, Майсәрәнең җәберенә башкача түзәрлеге калмаган сигез яшьлек Нургали, беркемгә дә әйтмичә, биш чакрым ераклыктагы күрше авылга, Катифә апасы янына җәяүләп чыгып китте. Кичкырын килеп кергән малайны Катифә кызганып кундырды, тик, таңнан торып, кире әтисенә һәм үги әнисенә җитәкләп алып кайтты. Майсәрә, сеңлесе чыгып китү белән, бу «тәүфыйксыз шайтан баласын» караңгы базга ыргытты. Куркуыннан тотлыгып калуы да шул көннән башланды малайның.  
 
...Балачакның авыр истәлекләренә бирелеп, чүгәләгән килеш балконда утырган Нургали, төнге дымлы салкыннан бөтен гәүдәсе өшеп калтырана башлагач кына исенә килде. Тәмәке дә йөрәгендәге утны баса алмады. Онытырга тырышып күңел түренә яшергән хатирәләр, күкрәк турысын авырттырып, тагын әллә каян калкып чыктылар. Нургали төнге күккә күз салды. Әнә Чүмеч йолдыз сабын Нургалинең туган авылы ягына сузган. Җан бирә алмыйча интегеп яткан әнисе дә күрә микән Чүмеч йолдызны? Көтәме икән үги улын?.. Нургалинең башында берсеннән-берсе каршылыклы уйлар туды. Ул, үсеп, туган өеннән чыгып киткәч, авылга бер-ике генә кайтты. Бердән, аны өендә көтеп торучы булмаган кебек тоелса, икенчедән, кайтса никтер тагын шул кадерсез балачагына юлыгыр кебек тоела иде. Менә әле дә Нургали үз-үзе белән көрәште: кайтыргамы, юкмы?.. Күңелендәге балачак рәнҗүләрен кырык ике яшьлек ир-егет баса килсә дә, алар бетмәгән, алар бар иде. Кары эресә дә, бозы калган иде... Тик ул рәнҗүләрне, үзеңне алдап, юкка чыгарырга тырышсаң да, алар йөрәк түренә үк оялаган иде. Тик кайчан да булса бер ул бозны эретергә кирәк. Нургалинең уенда кайдандыр укыган юллар калыкты: «Кузгатмачы үткәннәрне. Җибәрә бел киткәнннәрне...» Бәлки, ул шигырь юллары бу очракка кагылмыйдыр да. Ләкин ул сүзләрдә Нургалигә бик тә таныш, еллар буе җанын өзгәләгән шул ук тирән сагыш ята түгелме. Әйе, киткәннәрне җибәрә бел... Сиңа каласы бит әле, яшисе. Яшәешеңне агулаган сагыш-рәнҗүләреңне җибәрә бел...  
 
Нургали балконнан керде дә, төн уртасы булуга карамастан, үзенең турыдан-туры җитәкчесенә шылтыратып, хәлне аңлатты: «Мин бүген иртән эшкә чыга алмыйм. Авылга кайтырга кирәк. Әни үлем хәлендә...»  
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ... КАФЫР.... ЯМАН....КАХАР СУККАН ХАТЫН.... ЯРАТМАСА ЯРАТМАСЫН ИДЕ....НО ЖЭБЕРЛЭМЭСЕН.ЕЛАТМАСЫН ИДЕ САБЫЙКАЙНЫ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик гыйбрэтле хикэя.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу дөн*яның кеме генә юк... дияргэ генә кала...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик гыйбрэтле тирэн мэгьнэле хикэялэрегез искиткеч Физалия ханым рэхмэт сезгэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшәешеңне агулаган сагыш-рәнҗүләреңне җибәрә бел...

            Хәзер укыйлар