Логотип
Проза

Киселгән муел  агачы

(хикәя)


(хикәя)
     Ябалдашларын киң җәеп, бакча як тәрәзәсен каплаган шомырт агачын кистерергә и талпынды, и талпынды   Рәбига, тик ... өлгерә алмый калды.    Үзе дә аңламаган ниндидер билгесез сәбәп моңа хәтле  аны бу эштән тыя килде.  Чем-кара, баллы җимешен кызганудан да түгел – аны җыйганнары да юк, бакчада башка җиләк-җимеш җитәрлек.   Язларын  шау  чәчәкле  ботакларын җиргә хәтле диярлек иеп, ак күлмәкле кәләшкә охшатып сокланудан  да  түгел –  анысы да бер генә вакыт. Бу язны кистерәм, кистерәм,  дия-дия инде ике  ел үтте. Йә ире Гыйлманның кулы җитми, йә балта-пычкы тотып, кисәргә дип бакчага керсә,  ашыгыч эш чыга да тора.   Бакчага карый торган бердәнбер тәрәзәгә якты төшми – өй түбәсенә җиткән муел агачын кисәргә Рәбига шуны сәбәп итте.   Хәер,  агачны кистерергә болай ашкынуының төп сәбәбен Рәбига үзе дә анык кына белми, тәрәзәне  каплау –  анысы вак мәсьәлә.  Электр чыбыклары куе ботаклар аша үтә, җил-давылда  берүк  ут-күздән сакласын! Бу  хакта да Рәбига ирен берничә кат кисәтте.  Артыннан йөртә, кат-кат әйттерә торган гадәте бар инде  барлыгын Гыйлманның. Бер-бер эшкә башлаганчы  сыйпалап-сырпалап алганны ярата.  Ялкаулыгын ялкау түгел аның Гыйлманы. Үз җаена бар эшне дә эшли. Тик менә бу  агачны кисәргә генә ни җайлап, ни майлап бәхилләтеп булмавы эчен пошыра Рәбиганың.  Гыйлманның үзе белән бер яшьле шомыртны кисәргә әллә кулы бармый, әллә аны кызганамы соң, хатынына, нигә агачка да,  миңа да бәйләнәсең соң, дип сыртын да кабартып алгалады.  Кызлары Әлфия дә,  өлгергәч,  ботакларын иеп, баллы  шомырт җимешләрен ашарга ярата.  Төше белән шытырдатып ашый-ашый хәтта тешләре, теле карая.  Унөч  яше тулса да, бала гына шул әле.  Балаларча шул кара тел очын чыгарып күрсәтә дә, карайган тешләре белән наян елмая. Ярый, яратсын  да ди бала шомырт җимешен. Арткы бакчада тагын бер шомырт агачы бар. Шуннан өзеп ашар. Таза агач төрткәнгә генә аумый шул.  Кисәргә булгач кисәргә!   Бакчадагы   карт шомырт агачы, Рәбиганың тынычлыгын алып,  тәрәзәдән керергә теләгәндәй, утыра  бирде.  Инде ботаклары да  җилдә тәрәзә пыяласына шак-шок бәрә.  Пыяланы ватмагае!  Ботаклары җилдә сынып, бу якка аумагае.  Агач биегәйгән саен яшен сугу куркынычы да арта.  Иренең бу хәтле пошмас җанлы  булуына эчтән генә көрсенде дә, бүгенле-иртәгәле үзе кисә алмаса, кеше яллап булса да кистерергә  тәвәкәлләде Рәбига  муел агачын.
   Бүген таңда Рәбига  тәрәзәгә кемдер чыбык-чабык белән сугу тавышыннан куркып,  битенә суккандай, саташып уянды.  Һәм чыбылдыгы да тартылмаган тәрәзәгә күз салды.   Тышта җил дә юк кебек, ә тәрәзә янындагы шомырт ботаклары,  иелеп, пыялага тиеп-тиеп ала.  Кош кундымы икән, яисә кисәк-кисәк җил исеп алдымы?  Әллә кисәтүеме соң берәр нәрсә турында?   Әйтерсең дә, тәрәзә пыяласына түгел,  йоклап яткан Рәбиганың битенә китереп сукты!  Рәбига бер ягы кызарып чыккан яңагын сыйпады.  “Җил агач башыннан, бәла кеше башыннан йөри” – нигә  кинәт кенә уена килде бу сынамыш? Һаман да шул  җан тынычлыгын суырган агачка карап, Рәбиганың күңеленә шом үрләде. Юк, кистерми булмас бу шомыртны шушы арада! Әллә нигә бу арада карыйсы да килми шул агач ягына!  Әйтерсең дә,  ул Рәбиганың ниндидер булганмы, булачакмы зур сагышына сәбәпче!  Шул агачка караса, Рәбига хәтта җан тирләре белән  тирләп чыга.  Йөрәге дөп-дөп  тибә башлый.  Ниндидер билгесез  хәвеф бар кебек ул  карт агачта.  Өлгергән җимешләре дә чем-кара, шомлы кара! Әйтерсең дә,  агач төбенә муел җимеше түгел, кайгы тамчылары тама! Бу уеннан Рәбиганың гәүдәсе   калтыранып куйды.  Шомырт җитешә башласа, Рәбиганы  әллә нинди аңлаешсыз, шомлы халәт эзәрлекли:  күмердәй кара шомырт  җимеше  меңнәрчә күз карасын хәтерләтә. Гүя   ул күзләр кемнедер эзли, эзәрлекли...  Рәбига  үзен акылдан яздырырлык бу уеннан һич тә котыла алмый интегә. Кызы яратып ашаган  сусыл муел җимешен Рәбига нигәдер авызына да ала алмый – укшыта.  Үзе кайчак котларны алырлык  авазлар чыгарып шыгырдый бу муел.  Көзен, яфракларын койгач, агач хатынның күзенә карачкы булып күренә.  Нигә курка ул бу агачтан шул хәтле, үзе дә аңламый.  Төбенә басса, җеп өзәрлек хәле дә калмый. “Җил агач башыннан, бәла адәм башынннан йөри” – хәерсез бу сынамыш тагын Рәбиганың уен биләде.  Хәтта шомырт агачы төбенә өстәл куеп,  күләгәсендә самавырдан чәй эчкәләп алулары да нигәдер  урынсыз тоела Рәбигага. Табарлар, эчәрләр башка урында! Кирәкми дигәч, кирәкми!  Кем утырткан аны  мондый җайсыз  җиргә, нәкъ  тәрәзә төбенә?!  Үзе дә белмәгән аянычлы  вакыйганы  узып китү, булдырмый  калу теләгеме, нидер  ашкындырды ана күңелен.  Сәбәпсез шомланумы, тоемлаумы, сиземләүме –  әллә нәрсә бәгырен  телепме телде.  Бүген-иртәгә кисмәсә,  төзәтеп булмаслык фаҗигамы, нәрсәдер  булыр төсле! Соңга калыр төсле!  Иң сәере, агачтан шомлануы көннән -көн арта, аңа бәйле  җан тынычсызлыгы куера  гына бара.  Әллә ни суыра бәгырьне! Күзгә күренмәгән елан суыра!  Гыйлманга ялынып эш чыкмасын аңлаган Рәбига , булмаса күрше малае  Әнәскә әйтеп карарга булды. Тыңламый калмас, бик илтифатлы  бала.  
        Төртеп уяткандай таң белән  сискәнеп уянган  Рәбига, ашатып, ирен эшенә озатты.  Каршы килергә бер сәбәп табар,  ирек бирмәс, дип муел турындагы исәбен иренә әйтмәскә булды. Бүген аны бу теләгеннән беркем дә, берни дә кире  чигендермәячәк!   Иртәдән бирле кулына бер эш тә ябышмаган  хатын, вак-төяк   йорт мәшәкатенә  күз йомып,  абзар алдында сөялеп торган баскычны сөйрәп бакчага кертте – кирәк булса, әзер торсын.  Балта-пычкыны әзерләде. Кызы Әлфиясенең  бакчада яраткан гөлләренә су сибеп йөрүен шәйләде.  Әйдә, күрше абыеңнарга бергә керәбез, дисә дә, тегесе башын кире какты. Бераздан Рәбига ашыга-кабалана күрше малае Әнәскә кереп китте.  Артыннан куган кебек ашыккан  күрше апасын күреп,  Әнәс  бераз гаҗәпләнде, шулай да тиз генә җыенып чыкты.  Тик күпме ашыкса да, күпме ашкынса да Рәбига өлгерми калды:  алар бакчага кергәндә  шомырт агачына  сөялеп баскыч тора, ә куе муел ботаклары аша үткән электр чыбыгында  җимеш  ашарга менгән  кыз баланың җансыз  гәүдәсе   асылынып тора иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла сакласын бик укенеч

      Хәзер укыйлар