Логотип
Проза

Хат ташучы кыз


(хикәя)

Фәния, кыяр-кыймас кына атлап, зур залга килеп кергәндә, күргәзмә эшен башлаган иде инде. Ил күләмендә танылган рәссам Ирек Сәлимгәрәевнең иҗаты белән кызыксынучылар диварга эленгән картиналарны игътибар белән, җентекләп карыйлар. Берәүләр, ниндидер картинага төбәлеп, тын гына фикер алыша, икенчеләре, күңеленә хуш килгән рәсем янында тоткарланып, уйга баткандай басып тора. Фәния, Ирек үзе күренмиме дигән сыман, залдагы халыкка күз йөгертеп чыкты да, ул күзенә чалынмагач, дулкынлануын бераз басарга тырышып, алга узды. Ирекнең иҗаты күргәзмәләрдә күрсәтелүе турында авылда хат ташучы булып эшләгән хатын, өлкәдән килгән газеталардан белеп, әлбәттә, элегрәк тә ишеткәне бар иде. “Эх бер барып күрергә!” дип талпынып куйган чаклары да аз булмады. Ә соңгы тапкыр Фәния, очып китәргәме-юкмы дигән күбәләктәй, талпынып-талпынып торган күңеленә буйсынды да, иңнәренә кинәт кенә канатлар үскәндәй, шәһәргә чыгып китте. Шәһәрдә укып йөргән улы Айдарга, вакыты булса, күргәзмәгә килергә чакырып, телефоннан шалтыратты да шунда очрашырга сөйләштеләр. 

Фәния күзенә чалынган беренче картина янында туктады. Иңнәренә төшеп торган ак яулык бәйләгән карчык яшькелт үләндә, зәңгәр капка янында басып тора. Аның яныннан гына бормалы юл үтә. Яңгырдан соң кибеп бетмәгән, урыны-урыны белән чокыр-чакырлы, тигезле-тигезсез авыл юлы. Фәния, сурәткә бер якын килеп, бер ераграк китеп, ирексездән бармаклары белән тиярдәй булып карады. Бу бит авыл юлы гына түгел! Бу бит йөзләрен җыерчык баскан, иңнәре иелгән, гомере инде үтеп барган карчыкның үткән тормыш юлы! Яшел чирәмгә юкка гына басмагансың бит, әбекәй! Төбәлебрәк карагач, Фәниягә сурәттәге карчыкның йөз чалымнары таныш тоелды. Ирекнең әнисе Бану апа бит бу! Танау янындагы миңенә хәтле аныкы! Муенында гомеренә бер дә салмаган саргылт гәрәбә муенсасы да шул. Күзләрендә әйтеп бетерә алмаслык сагыш чагылган карчык, авылдан чыгып, тау битенә күтәрелеп баручы егеткә төбәлгән. Еракта сурәтләнгән егетнең шәүләсе генә тоемланса да, Фәния аны таныды. Әйе, бу бит Ирек үзе! Аның, уйсу җиргә урнашкан авылдан чыгып, тау битенә күтәрелеп килүендә нинди зур мәгънә ята... Гади авылда туып-үскән талантлы егет, сәләтен үстереп, укыды, күтәрелде, танылды. “Соңгы очрашу” дип аталган бу сурәттән әллә нинди, күзгә бәрелерлек моң бөркелә... Киң адымнар белән атлап барган егетнең юлын яктырткан кояш та нурларын саран гына сибә. Күз яздырмыйча, артыннан төбәлеп калган газиз кешесен калдырып китү егеткә дә җиңел түгел кебек... Киң күңелле, ачык чырайлы Бану апаны искә алып, Фәния тәгәрәргә торган күз яшьләрен чак тыйды. Хәрби хезмәткә озатып калып, аннан беркемгә дә күз ташламыйча улын көтеп алган Фәнияне Бану якын итә иде. Хат ташучы кыз йөгертеп кенә Иректән хат китерсә: “И-и уңган да инде минем киленем!” − дип, Фәниянең болай да канатлы күңелен үстереп җибәрә иде. Әйе, көтүен көтте дә бит Ирекне Фәния, язган хатларын ятлап бетергәнче укый-укый, зарыгып көтеп алды. Тик Ирек кенә, хәрби хезмәттән кайткач, авылда озак тоткарланмады. “Кайтырмын, өйләнешербез, гомергә бергә булырбыз!” − дип, берсеннән-берсе кайнар вәгъдәләр бирсә дә, китте дә югалды... Хат ташучы кыз үз-үзенә хатлар язды... Карчыкның үлеме хакындагы телеграмманы да Фәния, көн кичкә авышуга карамастан, район үзәгенә барып, Иреккә үзе сукты. Әллә кайда, үткәннәрдә калып, еллар рәшәсендә җуела барган кадерле дә, сагышлы да истәлекләр белән йөрәктәге яраларны да яңарткан бу сурәт яныннан Фәния, күңелендә кузгалган давыллы хисләрдән арынырга теләп, ары атлады. 

Менә Ирекнең шәһәр тормышына, шәһәр күренешләренә багышланган сурәтләренең бер сериясе. Чиста, төзек урамнар. Урамның ике ягына тезеп утыртылган тирәкләр. Күз явын алырдай чәчәкләр. Кояш көлә. Беренче карашка бу матурлык соклану уята кебек. Тик урам тулы кешеләр күбесе берәм-сәрәм, ялгыз. Парлылар аз күренә. Рәшәткәне хәтерләткән соры төстәге йорт тәрәзәләре бу ялгызлык тойгысын көчәйтә кебек. Туп-туры, яфрак та селкетмичә утырган агачлар да җансыз кебек. Зур-зур өйләрдән төшкән күләгә урамдагы кояш яктысын каплаган. Хәтфә болыннарда тәгәрәп үскән авыл малаеның тугайларны, елга буйларын, тургайлы басуларны сагынып, җан авазы салуы шулмы икән?

Фәния күзләре белән залдагы халык арасында Ирекне эзләде. Аның күзенә чагылырга бик теләмәсә дә, эчтәге тыеп булмаслык бер тойгы Ирекне таптырды. Үзенә күренмичә генә, читтән генә карап торасы, күзәтәсе, күрәсе килә иде Ирекне... Ирекне хәтерләткән кеше күренмәгәч, Фәния, алданган күңелен басарга тырышып, күргәзмәне каравын дәвам итте. 

Бер-берсенә каршы баскан ир белән хатын сурәте янында торганда Фәния ике ханымның шыпырт кына сөйләшкәненә колак салды: “Кара әле, бу бит коеп куйган Әдилә! Сәлимгәрәевнең хатыны! Ә каршыдагы ир үзенә бик ошамаган. Бик яхшы яшәмиләр, дип сөйлиләр...” Фәния, үзе хакында кирәкмәгән сүз ишеткәндәй, кыенсынып китте. Йөзенә алсулык йөгергән хатын кеше тормышын тикшергән бу ике ханымнан ераграк китеп басты. Ирекнең, зур гына түрә кызын алып, тормышы бик бәхетле булмаганлыгын ул ишетеп белә иде. Бану карчык, башта зифа буй-сынын бозасы килмичә бала тапмаган, ә соңрак бу бәхетне югалткан горур холыклы килене Әдиләне сөеп бетермәгәнен яшерми дә иде. Картинадагы ир белән хатын бер-берсенә терәлеп диярлек басып торсалар да, сурәт “Ераклык” дип атала. Коеп куйган кебек чибәр ханымның салкын карашында, каршыдагы ирнең күзләрен кайдадыр еракка юнәлтүендә чагыла иде бу ераклык. Фәниянең йөрәге кинәт кенә кысылып куйды. Хатының белән дә араң ерак булгач, баласыз, тын гаиләдә яшәп, бу хәтле җанга үтәрлек, соклангыч картиналарны язарга кайдан илһам аласың икән син, Ирек? Сәнгать-художество өлкәсендә белгеч булмаса да, Фәния рәссамның әсәрләре аша аның тормышын, эчке дөньясын аңларга тырышты. 

Фәлсәфәле мәгънә белән сугарылган берничә сурәтне караганнан соң, Фәния чираттагы картина каршында туктады. Тубыктан кереп, су өстенә иелгән кызның йөзе күренми диярлек. Яңакларына төшеп торган алтынча, бөдрә чәч алкалары белән шаян җил уйный. Чылатмас өчен көрәнсу бизәкле аксыл күлмәк итәкләрен куллары белән җыеп тоткан зифа буйлы кыз, иелеп, су астындагы чуер ташларны күзәтә. Кызның ачылган төз, матур аякларын йомшак су иркәли. Пыяладай үтә күренмәле елга суы кызның тубыкларыннан таралган дулкыннардан һәм кояш нурларының шаярышып сикерүеннән генә таныла. Картина “Хат ташучы кыз” дип атала иде. Хат ташучы... Күзләрен алмыйча төбәлеп карап торган Фәния бу сурәттә яшьлегенең матур шәүләсен таныды... Әнә бит, әнисе тегеп биргән нечкә билле күлмәге дә үзенеке... Яр буенда чирәмдә яткан, газета-журналлар, хатлар белән шыгрым тулы авыр сумкасы да шундый таныш! Рәсемгә кагылырга ярамаганлыгын онытып, Фәниянең куллары ирексездән сурәткә үрелде. Димәк, син, Ирек – танылган рәссам – шушы гади авыл кызын искә алгансың? Беренче саф мәхәббәтеңне онытмагансың?! Тормышка ашмаган яшьлек хыялларын шушы сурәтеңдә мәңгеләштергәнсең... Күңелендә генә булса да, гомер елгасының башында, еракта калган яшьлегенә кайтып, вакыт томанында адашкан хатын бик тә таныш һәм якын тавышны ишетеп, ушына килде: “Фәния?..” Аңардан кул сузарлык кына арада чәчләренә дулкын-дулкын чал йөгергән, күз тирәләрен җыерчыклар бизәгән, олыгайган, карашында гаҗәпләнү дә, сөенү дә, тагын әллә ниләр чагылган... Ирек басып тора иде! “Синме бу, Фәния?” − үз күзләренә үзе ышанып бетмәгән Ирек хатынны беләгеннән тотып карады. Ул кагылудан кинәт куырылып төшкән Фәния, көтмәгәндә килеп чыккан очрашудан дулкынланып һәм аларны игътибарыннан яздырмаган кешеләрдән кыенсынып, ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде: “Әйе, мин бу, Ирек. Исәнме?.. Менә күргәзмәңне карарга килдем...” Ирек,  үзе өчен бик мөһим нәрсәне аңларга теләгәндәй, Фәниянең күзләренә бер тын карап торды да, нидер әйтмәкче булып, иреннәрен ачты. Тик берни дә әйтмәде. Ярый шул арада кемдер аны ниндидер бер сурәт янына чакырып алды. “Беркая да китмә! Мине көт!..” − дип, беләген авыртырлык кысып, яныннан киткән Ирек артыннан Фәния борылып карап калды. Аяусыз вакыт ирне үз кочагында шактый гына әвәләсә дә, адымнары нык, ышанычлы. Гәүдәсенә килешеп кенә торган соргылт костюмы, ак күлмәк-галстугы җитди, рәсми төс бирсә дә, җанга шундый да таныш, шундый да газиз, якынлыгы да югалмаган кебек. Ирек, Фәниядән күзен яздырмый гына, кемнеңдер сорауларына җавап бирә, куллары белән каршыдагы сурәттә нидер күрсәтә. Фәния, алдындагы рәсемне караган булып, тагын диварга борылды. Күзләре “Хат ташучы кыз”да, күңеле әллә кайда... Хатлар да барып җитмәслек җирдә калган яшьлектән килгән дулкын бер мизгелгә үз кочагына алды да, өертеп әллә кая алып китте...

...Үзеннән ике яшькә генә олырак Ирекнең серле дә, сихерле дә карашын мәктәптә укыганда ук тоеп йөрсә дә, күңеленә тап тимәгән, саф күңелле кызның йөрәгендә татлы мәхәббәт хисе, үсеп җитеп, җәйнең матур бер печән вакытында, ике гаиләнең печәнлекләре бергә туры килгәч уянды. Печән чабып, киптереп, җыеп алган шушы ике атна чамасы вакытта ике яшь йөрәк, бер-берсенә тартылып, бер-берсенә берегеп тә өлгерделәр. “Минеке, синеке” дип тормадылар, бергә чаптылар, җыйдылар, төяделәр. Бергә утырып, хуш исле кыр чәе эчтеләр. Беренче тапкыр печән кибәненең урманга караган ягында, кеше күрмәсен өчен яшеренеп кенә, сусаган иреннәр бергә кавышты. Беренче тапкыр шул иреннәрдән иң татлы, иң назлы сүзләр әйтелде... Кибән төбенә утырып, киләчәккә матур хыяллар төзеделәр. Кеше күзеннән күпме генә яшеренсәләр дә, күзләрендә янган якты бәхетне яшереп буламы соң?! Ирекнең әнисе Бану да, Фәниянең ата-анасы да,  ике яшьне аңлап, бары тик “тәртипле йөрегез” диюдән башка сүз тапмадылар. Тик хәрби хезмәттән үсеп, ныгып кайткан егетнең татлыдан-татлы кочагында Фәния акылын югалтканын сизми дә калды. Җан сөйгән кешесе “кайтам, көт мине!” дип чыгып китеп югалгач кына Фәния ялгышын аңласа да, соң иде инде. Карынындагы тере күзәнәк, Ирек белән Фәниянең мәхәббәт җимешеме, яшьлек хатасымы, булачак әни түккән кайнар яшьләргә карамыйча, үсеп килә иде инде. Фәния, хәлен аңлатып, Иреккә хат язса да, җавап килмәде. Кешеләр арасында элемтә булдырган кызның үз бәхетенә элемтә дә, өмет тә өзелде. Фәния, теләсә-теләмәсә дә, үзенә күз салыштырып йөргән, буйдак килеш картаеп килүче Мәхмүткә тормышка чыгарга мәҗбүр булды. Мәхмүт, кешегә сиздермичә, Фәниянең улы Айдарны үз баласы итеп үстерде. Үзен ояттан, яман сүздән коткарган иренә Фәния яхшы хатын булырга тырышты. Гаилә кадерен белгән, кулыннан эш килгән Мәхмүт белән үткән тормышы бәхетсез дә булмады кебек. Беренче, саф мәхәббәте калдырган тирән яра, вакыт үтү белән бетмәсә дә, җуела барды кебек. Тик төс-кыяфәте белән әтисенә тарткан улына караш ташлау белән, йөрәгендә басылып торган ачынулы хатирәләре тагын кузгала иде. Гомер иткән алтмыш ике яшьлек ирен югалткач, кырык дүрт яшьлек хатын тагын бер үлеп терелде кебек. Янында йөрәк парәсе – улы булу гына хатынны тагын әкренләп тормышка кайтара алды... 

Алдындагы сурәткә төбәлеп, үткәннәрдән килгән хатны укыгандай, кайда басып торганын да оныткан сыман хатирәләргә бирелгән Фәния, карашын “Хат ташучы кыз”дан алып, Иреккә борылып карады. Үзен уратып алган кешеләргә танылган рәссам Сәлимгәрәев, елмая-елмая, автограф язып ята иде. Фәния үзеннән берничә адымда басып торган Иреккә акыл күзе белән, ныклабрак карады. Арада берничә адым гына түгел, еллар ята шул... Шул ук Ирек сыман тоелса да, бу кеше Фәния шашып, акылыннан язып сөйгән, ышанган, алданган, яраланган, яшьлек таңнарында калган Ирек түгел... Гомере буена, ничек яши икән, дип, үзен азаплаган сорауларның барысына да җавап таба алмаса да, Фәния Ирекнең тормышы турында аның иҗат җимешләре аша күпне аңлады кебек. Аңладымы, юкмы, еракта калган хат ташучы кыз Фәния аша Иреккә дә яшьлек сәламнәре алып килде...

Берара Фәниядән күз яздырып торган Ирек аның ягына борылып караганда, хатын залда күренми иде инде. Ирек, кабаланып, халыкны этә-төртә дигәндәй, ишеккә ташланды. Зәңгәрсу костюмлы, урта яшьләрдәге зифа буйлы хатын һәм килеш-килбәте  белән бик таныш күренгән яшь егет үз-үзен белештермичә урамга йөгереп чыккан ирдән ерагаеп баралар иде инде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек Муса Җәлилнең "Хат ташучы" поэмасын йотлыгып укый идем, ә менә хәзер "ХАТ ТАШУЧЫ КЫЗ" дигән әсәр белән хисләнергә, уйланырга, үткәннәрне искә төшереп моңланырга мөмкин булачак. Рәхмәт бик зур, Физәлия! МОЛОДЕЦ!!! СОКЛАНАМ!!!

    Хәзер укыйлар