Логотип
Проза

Кес-кес-кесәми…

Озын җәйге көннең эссесе сүрелеп, кояш баю ягына авыш­кач, кичкә – көтү кайтуга әзерлек башлана: яланга тышауланган бозауны алып кайтасы, сауганда сыер алдына куярга бакча артыннан ат кузгалагы, әрекмән йолкыйсы… Көне буена бәрәңге кәтмәнләп, чүп утап, яшелчәгә сибәргә су ташып арылган булса да, кичне көтү рәхәт! Чөнки әнкәйләр сыерларны савып бетерүгә, без – күрше-тирә бала-чага – тиз генә җыенып, сыер сакларга, яланга чыгып китәбез. И, ул сыер саклауның рәхәтлекләре! Җыелышып әллә нинди уеннар уйнап бетерәбез, якындагы басуга кукуруз чәчелгән булса, качып-посып кукуруз чәкәненә, борчак чәчелсә – борчак кузагына кереп чыгабыз. Кукуруз чәкәннәре бигрәк кызык инде, кайсы сары чәчле, кайсы җирән, кояшта көеп каралганнары да бар. Шуларның чәчләрен үреп, курчак итеп уйныйбыз, матур чәчле «кызларыбыз» белән бер-беребезгә «кунакка йөрешәбез».
Баштарак бер читтә пәкеле уйнаган малайлар да бераздан безгә килеп кушыла.

– Ә сез ишеттегезме әле? – дип сөйләп китә Самат. – Беркөнне шу­лай Галимәттәй көтүдән кайтмаган бәрәнен эзләп йөргәндә, каршысына кукуруз арасыннан качкын ки­леп чыккан. Битен-башын йон басып бетергән, ди. Үзе шайтан кебек ябык икән, мине күрүеңне беркемгә әйтәсе булма, караңгы төшкәч, шушы урынга ашарга китереп куйган бул, дип әйтеп әйткән, ди…
– Әкият! Без кукурузга керергә курыксын өчен, каравылчы Хисам абзый уйлап чыгарган аны, – дип, кызларны тынычландырып куя «Бикбатыр» кушаматлы Шамил.

Аңа карап кына эчләребезгә йөгергән шом таралырга ашыкмый әле. Кукуруз басуы ягына, шөбһәләнеп, күз төшергәләп алабыз. Торып авылга чабасы килә, башкалардан оят. Йөрерсең аннары гомерең буе «Биккуркак» исемен күтәреп. Шунысы да бар, эңгер-меңгердә үзең генә кайтып китү дә шикләндерә. Сыерлар, әнә, капланып үлән ашый, үзеңнең сыерыңны гына аерып алып та булмас иде.

Бу Саматын да әйтерием, кич буе безне куркытырга җыенып чыккан диярсең:
– Качкын монда чыгарга үзе курка ул. Без күп бит. Ә менә аулак өйдә берьялгызың күзгә-күз җен белән калсаң, нишләр идең? Миңа әбекәй сөйләде, аның әтәсе бәләкәй чагында үзе генә өйдә калган булган. Ата-анасы кунакка киткән диме шунда. Мич арасыннан җен килеп чыккан да карап тора икән моңа. Ә ул малайның – әбекәйнең әтәсенең инде – ишеткәне булган: киезгә бакыр акча ышкып утырсаң, җен якын килергә базмый, ди. Бер ба­кыр акча тапкан да, и то­-тынган шу­ны иске киез катага ышкырга, и тотынган! җен якын да килми, юкка да чыкмый икән. Таң ат­канчы утырганнар шулай.
– Ә теге җен дигәне, яктыргач, чөйдәге иске толыпка әйләнгәнме? – «Бикбатыр» Шамилнең шулай дип мыскыллап көлеп җибәрүе Саматны соң чиккәчә рәнҗетә:
– Әй, сезнең белән... – дип урыныннан кузгала башлаганда, арадан иң өлкәнебез – Фагыйлә апа дилбегәне үз кулына ала (ул быел дүртенче класска күчте инде, ә без – беренче-икенчеләр генә):
– Торыгыз барыгыз да! әйдәгез, «Кесәми»ле уйныйбыз. – Аннары үзе үк кулындагы чыбыгы белән җиргә барыбыз да сыярлык түгәрәк сызарга керешә. 
– Үзем Кесәми булам!
– Ә мин әни, – дип әйтергә өлгерәм мин.

Без дәррәү кузгалабыз да яңа уен шаукымына биреләбез. Әни буларак, «балаларым»ны өйдә калдырып, киңәшләремне ко­лакларына киртләп, мин «эшкә китәм»: 
– Карагыз аны, беркемгә ишек ачасы булмагыз, – дим.

Мин китүгә, тырак-тырак сыңар аягында сикергәләп, «балаларым» янына Кесәми юнәлә:
– Кес-кес-кесәми, балакаем, ишек ач!
– Әнкәй ачарга кушмады!
– Ачмасаң, бер бидрә сөтеңне эчәм, бер кашык каныңны эчәм!
– Келтер-келтер...

«Ишек ачылгач», бер-берсенең биленә тотынып, чылбыр булып тезелгән балаларның беренчесен Кесәми бар көченә үзенә йолкырга керешә һәм... чылбырдан өзеп алып та китә. «Өй»дәге балалар урланып беткәнче, уенны дәвам итәбез. Ул арада сыерларыбыз да, тамаклары туеп, авыл ягына борыла.
– Киттек! Иртәгә дә уйнарбыз!

...Иртәгә? Ул «бүген»нәр һәм «иртәгә»ләр кичә генә иде бит әле. Инде ничә еллар... инде гомерләр... узып та барамыни? Балачакта җыелып сыер саклаган, бер-беребезгә әкиятләр сөйләгән, «Кесә­ми»ле уйнаган малайлар-кызлар хәзер онытканда бер Сабантуй­ларда гына очрашабыз. Кем безне бер-беребездән аерып алып китте? Төрле якларга таратты? Төрле язмыш бүләк итте?

Мин бүген, ә мин бүген... барыбыз да яраткан, ул ни әйтсә, шуны тыңлаган Фагыйлә апабызны очраттым. Сабантуйда. Ерактан ук каршыма балкып килде:
– Назирә! Син түгелме соң? Киттең дә югалдың бит. Әй, үзем дә шулай инде. Әйдә, бер утырып сөйләшик әле рәхәтләнеп. Сумкам­да бер «урыс малаем» да бар. Әнә, каен төпләрендә табын-табын бу­лып утыра халык.
– Юк, Фагыйлә апа, анда бармыйбыз. Безгә кайтып утырсак, ни­чек булыр? Җиңгәм бәлеш тә салырга җыена иде. 

Хәер, «без» дип сөйләшсәм дә, үз йортыбызда мин дә кунак кына. Ярый, абыем гаиләсе кайткан саен сөенеп каршы ала.
– Синеңчә булсын, кайтыйк, – ди Фагыйлә апа. – Очрашуны барыбер юарга кирәк бит инде.

Сүзнең һаман шундый ямьсез борылыш алып торуы минем эчемне пошыра, ләкин мин моны сиздермәскә, үткәреп җибәрергә тырышам. Акрынлап өйгә таба атлыйбыз.
– Күңелеңнән мине гаепләп барганыңны күреп торам инде. Тормы­шым җиңел булмады шул. Читкә чыгып киттем, төзелештә, авыр эштә эшләдем. Бик яратып кияүгә чыккан идем, иң якын дус кызым аертып алды.
– Аертып алучыга ияреп китәрдәй бозау булгач, сиңа лаек булмаган ул, – дим.
– Читтән караганда, шулайдыр да бит. Кызымны да үзем үстерә алмадым. Әнкәйгә кайтарырга туры килде.
– И, Фагыйлә апа, үкенмә. Кы­зың бик тәртипле булып үскән, юнь­ле кешегә кияүгә чыккан, ди­ләр. Нык тор, бер генә ир-ат та ха-тын-кызның күз яшенә тормый.
– Мин еламыйм да! Менә бераз бәйрәм итеп алам да… Әллә син мине елап яши дип беләсеңме?
– Алайга калса, берәүнең дә кесәсе буш түгел инде ул.

Фагыйлә апа ямьсез итеп көлеп җибәрә:
– Ха-ха-ха! Кесә тулы акча, име?

Мин шул чакта үзем белгән Фагыйлә апаның әллә кайда зәңгәр томаннар артында калганын, ә мо­нысының миңа бөтенләй чит-ят кеше булганын, икебезнең ике телдә сөйләшкәнебезне аңлап алам.
Җиңгәм ай-кояштай балкып каршыбызга чыга:
– Сабантуй таралды дамы әллә? Мин кайтып киткәндә, гөрләп калган иде, югыйсә. Бәлешем дә пешеп өлгермәде.
– Безгә бәлеш нипачум, – ди Фагыйлә апа. – Чәй дә ярый безгә. Мәй үзебез белән…

Мин кыенсынып җиңгәмә карыйм. Ни дисәң дә, ияртеп кайтучысы мин ләбаса. җиңгәм хәлне үзенчә йомшарта:
– Әйдәгез, әйдә. Күңел киң, Фагыйлә. Нинди генә булсаң да, үз кабыргабыз син дә. Дуадак каз кебек, ялгызың читтә йөреп кенә адаштың менә.

Өйгә керүгә, Фагыйлә апа үзенең «урыс малае»н ачып, чынаякка салып эчеп тә җибәрә. Еламыйм дигән кеше күз яшьләрен тыя алмый еларга керешә:
– Гафу ит, Назирәкәем. Беләм үз хәлемне. Оялам. Кыенсынам. Тик эчмичә булдыра алмыйм. Миннән васыять булсын: беренче чәркәне авызына алмасын икән кеше. Күңел ачылып китеп, икенчесе дә эчелә, өченчесе дә… Тора-бара туктап булмый башлый. Чарасыз мин. Гомер буе дусларым хыянәт итте: дустым иремне алып китте, кайгымны уртаклашкан булып, дусларым эчүгә сабыштырды. Кызыма да кирәкмим мин, киявемә, оныгыма да. Кайтсам, китүемне көтеп торалар. Сизәм бит мин. Шушы көнгә калырга тиеш идемме мин, йә?..

Фагыйлә апа, елый-елый, йоклап китте. Ул уянганда, караңгы төшкән иде инде. Ләкин иртәнгә кадәр бездә каласы килмәде аның.
– Озатып куй. Кызыма, – диде.

Менә мин Фагыйлә апаны кызларына илтәм. Утлары сүнмәгән икән әле, тәрәзәләре балкып тора. Кыяр-кыймас ишеккә үреләм.
– Әни? Синме?
– Балакаем, ач…

Күз алдымнан балачакның киң яланнары, матур чәчле «кукуруз кызлары», беркатлы «Кесәми» уеннары сызылып үтә…

«Сөембикә», № 9, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минга бик ошады, балачакларны искэ тэшерде, аул малае булмасам да, жэйгэ кайтаралар иде эбилэргэ, донья шулай узгэртэ шул кешелэрне.

    Хәзер укыйлар