Логотип
Проза

Казан каласы - таш кала

(Повестьтан өзекләр)

Калалар һәм кешеләр

Йортлар язмышы да кешеләр язмышына охшаган: төзеләләр, яңа чакта бөтен тирә-якны бизәп торалар, аннары әкренләп картаялар, тузалар, тын гына үләләр. Йортлар язмышы кешеләр язмышы белән уртак: сугышларда яраланалар, җимереләләр, афәт килсә, вакытсыз искерәләр, тузалар. Тыныч, мул елларда ишәяләр, матурланалар. Йорт­ларга карап илнең иминлеген белеп була.

Калалардагы таш йортларның гомере озын. Аларны салган кешеләр күптән юк инде, әмма шушы йортларда аларның матур хисләре, якты хыяллары, тормышы һәм ­язмышы саклана. Калалар үзләрендә кешелек тарихын ­саклыйлар.
Җир йөзенә яңадан-яңа буыннар килә, һәрберсе үзенчә йортлар сала, һәрберсе шәһәрне үзенчә яхшырта һәм үзенчә бизи.

Шул рәвешле калада бер-берсенә охшамаган төрле йортлар бар­лыкка килә. Шулай да һәр каланың үз йөзе, үз үзенчәлекләре, үзенә бер бөтенлеге бар. Калалар калаларга охшамый, чөнки аларны төзегән халыклар да бер-берсенә охшамаган.
Гаҗәеп кала Казан! Нинди генә йортлар, нинди генә биналар юк биредә. Ак стеналы кремль, гади формада, ләкин искиткеч матур Сөем­бикә манарасы, университет колонналары, Петропавловский соборының бизәкле манаралары һәм челтәрле тәрәзәләре. Шулар янында типовой кварталлар, тимер-бетоннан һәм пыяладан салынган биналар. Казанны башка калалардан аерып торган, аны матур һәм күңелгә якын иткән үзенчәлеге шунда: биредә кеше үзенең табигать баласы икәнен оныт­мый. Күп калаларда урамнар коридор кебек, кая карама күз таш стенага терәлә. Ә Казанда алай түгел. Кайда гына булма, урам башын­да, йә чаттан борылгач та Иделнең яки Казанның комлы ярын яки шәһәр тирәсендәге урманнарны, яисә урман кебек яшел иркен паркларны күрәсең. Көндез кояшы-болыты, кичен ай-йолдызы күз алдында, аларны биек стеналар кешедән ерагайтмый.
Мәрьям үз проектын төзегәндә, Казанның нәкъ менә шул үзенчәле­ген истә тотып эшләргә тырышты. Яңа квартал урман буенда булачак иде, шуңа күрә кешеләр үзләрен урманда яшәгәндәй хис итсеннәр, иртәләрен сандугач сайравы ишетелеп торсын, ачык тәрәзәләрдән ур­ман һавасы бәреп керсен.
Кварталның гомуми күренеше генә әзер иде әле. Мәрьям аны Газиз­гә күрсәтеп, аның белән киңәшергә дип әзерләп куйган иде.

Май азагы, көн җылы, матур. Агачларның яңа гына яфрак ярган чагы, алмагачларның шау чәчәктә вакыты иде. Эш бетәр алдыннан гына мастерскойга Шәүкәт килеп керде.
Апрель аенда автобуста очрашканнан бирле аларның күрешкәне юк иде. Ул чакта институтка керергә Шәүкәтнең әллә вакыты булмады, әллә батырлыгы җитмәде.
Ул һәммә кешегә берьюлы баш иеп исәнләште, бөтен мастерской аша туп-туры Морат өстәле янына узды. Элеккечә күкрәген киереп, хуҗаларча атлый, дулкынланадырмы-юкмы, аны бер дә сиздерми. Куе чәче кашларына ук бүселеп төшкән, үзе әфлисун кабыгы төсендәге кыска җиңле ефәк күлмәк һәм яшел чалбар кигән.
Мәрьям ул утырган якка карамаска тырышты. Тик аның очраклы гына ташланган карашы да аны ут кебек көйдерә, бераз саңгыраурак әкрен тавышыннан йөрәк әрнеп авыртып китә иде. Ул проектын Шәү­кәткә күрсәтеп, аның фикерен ишетергә теләде. Ләкин ничәмә-ничә пар күз алдында аңа проект күрсәтү мөмкин түгел иде.
Мәрьямгә аның хисләрен барысы да сизәдер, йөрәге ничек шашып типкәнен барысы да ишетәдер кебек тоелды. Бигрәк тә Шәүкәт моны тоеп утырадыр. Мәрьямнең исә эч серләрен аңа да, башкаларга да бел­гертәсе килми иде. Ул урыныннан кузгалды, планшетын кулына алды һәм аркасында Шәүкәтнең күз карашын тоеп, мастерскойдан чыгып китте.

Коридорга чыккач, аның тез буыннары йомшап китте, ул стенага сөялде, тик кемнеңдер мастерскойдан чыгып килгәнен ишетеп, тизрәк турайды. Ишектән Шәүкәт килеп чыкты. Ул Мәрьямне үзен көтә дип уйлады, ахры, әллә аның чыгып китүен үзенә ишарә дип аңлаганмы? һәм ул дустанә якын итеп елмайды.
— Бу ни? — диде ул, планшетка чиертеп.
— Бу — проект кебек әйбер шунда. Газизгә күрсәтмәкче идем.
— Ә миңа, миңа күрсәтмисеңмени?
Мәрьямнең оялганын, кыенсынганын сизгәч, Шәүкәт батыраебрак китте.
— Син миңа вәгъдә биргән идең бит!
— Кайда күрсәтим соң? — диде Мәрьям, аптырап. — Биредә ка­раңгы ич.
— Әйдә соң, урамга чыгыйк...
Алар Чехов базары аша үтеп, тын бакчага керделәр. Мәрьям план­шетын сукмак кырыендагы диванга куйды. Шәүкәт кашларын җыерып планшетка текәлде. Ул озак кына бер сүз дә дәшмәде. Эскәмия янын­дагы яшь каеннарның чиста, ачык яшел яфраклы тармаклары талгын җилдә тирбәлә, аларның озын күләгәләре Шәүкәт өстенә төшә иде.

Мәрьям дә эскизга текәлде. Ул проектны, беренче тапкыр караган­дай, Шәүкәт күзе белән күрергә һәм аның ни әйтәчәген алдан чама­ларга тырыша иде. Аның күз алдына, планшеттагы эскиз түгел, чын шәһәр, моңарчы күрелмәгән гаҗәеп кала килеп басты.
Аның уртасында ак таштан салынган мәктәп. Мәктәп янында спорт мәйданы, бассейн, аннан парк, ул урманга тоташа. Йортлар унике, тугыз, җиде, биш, өч катлылар. Алар мәктәп тирәсендә ярым түгәрәк хасил итеп урнашканнар. Бер генә йорт та турыпочмаклы түгел, алар төрле формада. Барлык квартирлардан урман күренеп торырлык, бер генә тәрәзә дә күрше йорт стенасы белән капланмый. Өч катлы бер йорт түбәсендә җәйге кафе. Һәр йорт­ның балконнары аерым фасонда эшләнгән, рәшәткәләре төрлечә. Балкон араларына һәм кәрнизләргә гранит вагы кушылган штукатуркага төрле төстәге милли бизәкләр ясалган.
Биек биналар янында бер-ике катлы көнкүреш хезмәте күрсәтү би­налары, кафе. Микрорайон кырыйларыннан киң бульварлар килеп урманга тоташа.
— Кызганыч, моны тормышка ашырып булмас инде, — диде Шәү­кәт ахырда.
— Алай димә, — дип каршы төште Мәрьям. — Монда тормышка ашыра алмаслык авыр нәрсә юк. Мин фантазиямне бәйдән ычкынды­рып, Казанда булдыра алмаслык нәрсә ясамадым. Хәзерге заман өчен бу искитәрлек проект түгел. Монда шул биек йортлар өчен лифтлар, төсле штукатурка өчен гранит вагы кирәк булачак инде.
— Синең һәр йортыңа индивидуаль проект кирәк булачак ич! Алар бер-берсенә охшамаган! — Шәүкәтнең тавышында кызгану ишетелде.
— Барыбер ул әлләни кыйбатка төшмәячәк. Алар бер үк төрле детальләрдән салына. Аннары монда зур мәйдан алынмый, урынны төзелешкә әзерләүдән шактый экономия булачак. Хәзер обстановка үзгәрде бит, индивидуаль проектларны күп бирәләр, ә бәлки, рөхсәт итәрләр.

Шәүкәт иңбашларын сикертеп куйды: янәсе, минем моңа тамчы да ышанычым юк, тик синең өметеңне генә өзәсем килми.
Ул кесәсеннән авторучка чыгарды да, эскәмиягә утырып, планшетны әйләндерде һәм фанерга сыза башлады.
— Йортларың шәп, матур. Композициясе уңышлы. Безнең Казан халкының төшендә дә күргәне юк әле мондый районны. Ләкин бер-ике замечание әйтәм, үпкәләмә, яме!

Мәрьям елмайды.
— Әйдә, әйт!
— Мин бу районны тагын да матурлар идем әле. Беткән баш бет­кән, булгач-булгач, булуы җитсен. Синең “яшел ­тапларың” яссы. Урыны тигезмени? — Мәрьям әйе дип ым какты. — Яса шунда калку­лыклар! Котлованнардан алган җирне өйсеннәр шунда! Үлән чәчәргә кирәк. Җәен балалар качыш уйнарлар, кышын чана шуарлар. Шәп бит, ә? Балконнарның кайберләре бик үк матур түгел. Стиле ятышмый...
Дөрес сөйли иде Шәүкәт! Мәрьям аның нәкъ ул эшләп җиткерә алмаган урыннарны тотып алуына һәм шунда ук гаҗәеп матур вариант­лар тәкъдим итүенә куанып торды.
Бу минутта чынлап та чибәр иде Шәүкәт. Аның калку маңгайлы, юка иренле түгәрәк йөзендә үзенә бер нур, яктылык балкый иде.
Бераздан ул рәсемнәрен аркылы-торкылы сызды да башын кү­тәрде:
— Юк, уйла әле син. Бу әле башка кинәт килгәне генә. Ныклабрак уйласаң, тагын да яхшырак вариантлар табылыр, шулай бит! Әгәр минем башка берәр уй килсә, мин сиңа әйтермен.
— Әллә соң кәгазь битенә йортларның урынын гына сызып бирим­ме? — диде Мәрьям, сөенеп. Аның өчен Шәүкәт әйткәннәр иң олы мак­таудан да кадерлерәк иде.
— Кирәкми. Биш-алты йортның гына планын хәтердә дә тотармын, пенсиягә чыкмаган бит әле мин.
Әйе, алар Шәүкәт белән бер телдә сөйләшә алалар, бер-берсен аңлыйлар иде. Хәтта күңелдә әйтелми калган уйлары, яшереп куйган, үзләренә үзләре икърар итәргә курыккан хисләре дә бер-берсе өчен сер түгел иде кебек. Шәүкәт күргәзмәгә куясы картинасын алып килгән булган да, шуны төзәтергә икән исәбе. Жюри членнарының да әйткән­нәрен искә алырга кирәк бит. Аның Казаннан тиз арада гына китмәя­чәген белгәч, Мәрьям җиңел сулап куйды.


 

Тирән күл буенда

Кеше дөньяга ике килми. Ярар инде, бу тормышымда ялгыштым, икенче тугач, хатамны кабатламам, дөрес яшәрмен, бәхетле булырмын, дия алмыйсың. Тормыш — хат түгел, аны төзәтеп язып булмый.
Ә бәндә хатадан хали түгел. Күп вакыт хата ясаганыңны сизми дә каласың. Вакыт үтә, хатаңны күрәсең, тик соң була инде.
Менә шулай кайчандыр Шәүкәт хата ясады. Аның хатасы Мәрьям­нең дә ялгышуына сәбәп булды.
Әйе, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Яшь чагында егетнең үз хисләрен үзе аңлап бетермәгән булуы мөмкин иде бит. Аннары аның теге кыз белән очраклы рәвештә бәйләнүе дә мөмкин. Дөрес, Мәрьям үзе андый очраклы бәйләнешләрне аңлый алмый, ул үзе андый мөнә­сәбәтләрнең булуына да ышана алмый. Ләкин кайбер кызларның Мәрьямгә охшамаган булуы бик табигый нәрсә ләбаса. Алар башкача уйлый, башкача яши икән, моны гаепләп буламыни? Һәрхәлдә, Шәүкәт үзен намуслы егет итеп күрсәтте, кызны хур итеп, бәхетсез итеп ташлап китмәде. Бу үзе генә дә аның кешелекле булуын күрсәтеп тора лабаса.

Шулай итеп, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Тормыш аны сабыр булырга, дөньяга киңрәк карарга, кешеләрне гафу итәргә өйрәткән иде.
Шул ук вакытта ул үзенең төссез, бернинди хиссез, ­сөю­сез яшәгән елларын исенә төшереп, хәйран калды. Йә Алла! Никадәр гомере әрәм киткән. Бу чын мәгънәсендә яшәү түгел, тормыш түгел. Ул күңеле белән тәмам картайган икән. Шәүкәтне яратмаган булса, ул әле һаман да шулай мәгънәсез яшәгән булыр иде. Яратмаган, җаны сөймәгән, бөтенләй ят кеше белән гомер итү — үзе бер әхлаксызлык лабаса!
Мәрьям киләчәктә ни буласын белми, бу турыда чынлап уйланырга башы да җитми, әмма кире чигенергә мөмкин түгел, ул булдыра ал­мый. Алар икәү, икегә бүлгәч, авыр йөк тә, ачы хәсрәт тә җиңеләя, Шәүкәт белән бергәләшеп хәл иткәч, ике гашыйкка бернәрсә дә авыр булмас кебек иде. Ничек кенә булмасын, элекке тормышка кире кайту мөмкин түгел иде — бу турыда үзара сөйләшмәсәләр дә, Мәрьям шулай исәпләп йөрде. Иҗади хыяллары чәлпәрәмә килгәч, аның телгә­ләнгән йөрәге Шәүкәткә тагын да көчлерәк омтылды, ул бары аның янында гына җанлана, аның белән бергә чакта гына кайгысы тарала иде. Тормышта олы бер терәге, яшәвенең мәгънәсе — мәхәббәтендә генә калган кебек тоелды аңа.

Җылы, җилсез төннәрнең берсендә алар, инде Мәрьямнең өенә кай­тып җиткәч, хушлашмадылар, кире борылдылар да аулаграк урамнар буйлап киттеләр. Тимер юлга килеп чыктылар һәм шпаллар буйлап көнбатышка юнәлделәр. Тонык кына ялтыраган рельслар еракка, күз күрмәгән, колак ишетмәгән сихри урыннарга илтәләр кебек. Менә рельслар калтырый башлый, яман үкереп, җитәкләшеп барган бу ике кешене бөтен дөньяга фаш итәргә тырышкандай маңгаендагы прожекторы белән яктыртып, каршыга поезд килә. Алар читкә тайпылалар, әмма юл калку булганлыктан, ерак китеп булмый. Җир тетрәтеп, дөбер-шатыр әллә инде йөзләп товар вагоны уза. Поезддан зәһәр җил бәрә.
Поезд шактый ерагайгач та әле, рельслар тәгәрмәчләр көенә җыр­лыйлар. Ниһаять, тынлык урнаша. Бары ТЭЦ кына уфылдый һәм уң якта ут диңгезендә йөзгән завод кала.

Мәрьям Шәүкәт иңенә таянып рельс өстеннән бара. Бала-чага кебек кылана, иркәләнә ул. Бераз баргач, арттан кисәтүле тавыш яңгырый:
— Рельс өстеннән йөрмә, кызый. Ялгыш сөртенеп, аягыңны сындырырсың.
Алар сизмәгәннәр дә, карт тимер юлчы кечкенә фонарен болгап, үтеп бара икән.
Берсе дә, җитте инде, кире борылыйк, димәде, алар Тирән күлгә килеп җиттеләр.

Текә яр астында тыныч су тонык кына ялтырый. Тулган ай күл суында үзен күреп, сокланудан хәйран калган. Бер ярда үскән нарат­лар ай нурында коеналар, икенче яр астында кара күләгә.
Алар ярдан төшеп, күләгәгә яшеренделәр. Су янында шактый салкынча икән, юка жакет кына кигән Мәрьям әллә туңып, әллә дулкынланудан калтыранып куйды. Шәүкәт, канатын җәйгән бөркет кебек, пинжәген ачып, аны чакырды. Аларны ике генә адым аера иде. Мәрьям бер атлады, ике... Яр кырыенда ике урынына бер генә шәүлә калды. Мәрьям аның иреннәреннән татлы балын да, исерткеч шәрабын да, ачы агуын да берьюлы эчте. Аның башы әйләнде, йөрәгеннән чыккан кайнар дулкын бар тамырларын көйдерде. Ялтырап яткан күл, яр буендагы тыныч наратлар, түгәрәк ай — бөтен дөнья чайкалды, авышты, ауды...
Алар комда утыралар. Мәрьям яңагын Шәүкәтнең ­күк­рәгенә куеп, йөрәгенең тигезсез тибүен тыңлый. Шәүкәт тетрәнгән бармаклары бе­лән аның чәчен сыйпый.
— Кара әле миңа!
Мәрьям башын артка ташлап аның йөзенә карый. Бу йөз искиткеч матур, акыллы, серле тоела аңа.
Шәүкәт бармагы белән аның иренен сыйпый.
— Ирен сызыкларың искиткеч матур синең. Гомумән, синең йөзең, тавышың көләр өчен яратылган. Беләсеңме, мин сине оныта алмаячагымны кайчан аңладым?
— Кайчан?
— Хәтерлисеңме? Сез коридорда теннис уйный идегез. Мин килеп стенага сөялдем. Син ул көнне гадәттәгедән җитез, сизгер идең. Син барысын да җиңдең һәм көлдең дә көлдең. — Шәүкәтнең назлы пышыл­давына якын куактан сандугач моңы килеп үрелде. — Минем күз алдыма Казанка, парк, тын урамнар килде. Мин сине элегрәк, артык кычкырып көләсең дип, гел тыеп килә идем. Бары шул көнне генә синең көлүеңнең кадерен белдем.

Мәрьям дә ул көнне яхшы хәтерли. Шәүкәт өйләнгәннән соң берничә ай узгач булды ул вакыйга. Шәүкәт карап торганга, аның өчен көлгән иде ул. Ул карап торганга барысын да җиңгән иде…
— Аһ, Шәүкәт, ярый әле син бар дөньяда, ярый әле без очрашкан­быз! Юкса мин күп нәрсәдән мәхрүм калган булыр идем! Бик чибәр син, Шәүкәт!
Ул тын гына елмая:
— Булыр инде. Сиңа гадәтләнгәнгә генә шулай күренә.
Сандугачлар урманны яңгыратып сайрарга тотындылар. Күк гөмбә­зен очлы башлары белән терәгән наратлар — сакчылар кебек хәрәкәт­сез торалар. Якындагы тимер юлдан күңелле тыкылдап поезд үтеп китте. Паровоз тавышы еракларга айкалды...

Мәрьям куе үлән арасыннан зәңгәрсу яктылык сипкән кортка күр­сәтте:
— Үзе кечкенә генә, нуры шундый көчле! Шулхәтле нур каян килә икән аңа?
— Алып биримме?
— Кирәкми, тимә! Кулга тоткач нуры сүнә аның. Болай да күп янасы калмаган инде, әнә таң атып килә.
Таң атканда сандугачлар сайравына кушылып, Мәрь­ямнең көлүе яңгырады. Иртәнге томан белән өртелгән ­күл өстендә икәү, су чәчрәтә-чәчрәтә, куыша-куыша су ­коендылар.
Куе үләнле чыклы аланда каралып ике эз калды...
Алар шәһәргә җәяү кайтып җиттеләр — автобуслар йөри башлама­ган иде әле.
Тимер юл буенда ике каен үсеп утыра: берсе ямь-яшел, икенчесе корыган.
— Кара инде боларны, — диде Шәүкәт. — Теге купшы каен яшь кызлар күлмәге кигән әбигә охшаган. Ә икенчесе, яшьли корыганы, табигый, матур. Шулай бит?
Мәрьямгә калса, яфраклы агач искиткеч матур иде. Аның җиргә кадәр салынган бөдрә тармакларында, юан, ак кәүсәсендә тереклек көче бар кебек. Ә корыган агач үле ботакларын шәфкать сорап күккә сузгандай...
Әмма Мәрьям бу юлы Шәүкәт белән бәхәскә кермәде. Кояш үрелеп, шәһәр урамнарына сыңар күзе белән караганда, алар аерылыштылар. Мәрьям үбәргә яңагын гына куйды да, борылып карамаска тырышып, ашыгып китеп барды.
 


Чигенү

Казанка өстендә вак дулкыннар шаяра. Алар йөгерешеп киләләр дә, бетон ярга бәрелеп, кире чигенәләр. Су кырыеннан ниндидер җанвар шуып үткәндәй була.
— Кара әле, кара! — ди Мәрьям Шәүкәткә. — Нидер йөгереп йөри түгелме?
— Юк ла, дулкын шулай сугыла.

Алар бетон ярда, офыкка якынаеп килгән кояшка карап утыралар. Кичке йомшак нурлар шаян дулкынчыклар белән уйный. Табигать көндезге эсседән соң иркенләп тын ала.
Мәрьямнең йөзе уйчан, Шәүкәт нидер сизенгәндәй караңгы чырай­лы, аның учында Мәрьямнең кулы.
— Шәүкәт, мин күргәзмәдә булдым! — Шәүкәтнең кулы сизелер-сизелмәс кенә тетрәнеп куйды. Әллә Мәрьямгә генә шулай тоелдымы? Тагын тынлык. Ахырда Шәүкәт ­түзми…
— Ну, ничек соң, нигә дәшмисең?
Мәрьям, дулкыннардан күзен алмыйча, әкрен генә әйтә:
— Син андый түгел идең, Шәүкәт...
— Ну әйт кай җире җитешми, кай җире ярамаган?
— Барысы да әйбәт, һәммәсе тиешенчә. Тик кураең гына син телә­гән көйне уйнамый.
— Нинди көй уйный соң ул?
— Ул гомумән уйнамый. — Мәрьям гаепле кешедәй башын ия төш­те. — Гафу ит, миңа синең көтүчең таяк кабып утыргандай тоелды. Шәүкәт, Мәрьямнең кулын бетонга ташлап, кесәсеннән сигарет эзләргә тотынды:
— Акыл сатарга яратасың син, менә нәрсә. Гомумән, бер эше буен­ча гына кеше турында фикер йөртеп булмый әле. Минем иҗатымда кайбер җитешсезлекләр бардыр, булмый калмас. Шуңа күрә укырга керәм дә бит инде. Менә институтта укып чыккач, курае да сызгырыр, башкасы да булыр.

Мәрьям көрсенеп куйды:
— Бирсен Ходай!
Аның тавышында өметсезлек ярылып ята иде.
Тагын тынлык. Тагын дулкыннар бер-бер артлы бетонны ялап уза­лар. Шәүкәт сигаретын сындырып суга ыргытты. Аннары Мәрьямнең битен учларына кысып, йөзенә туры карады:
— Син бит миңа, гений булмасаң да, гади Шәүкәт булып калсаң да яратырмын, дигән идең...
— Әйе, әйткән идем.
— Хәзер башкача уйлыйсыңмы әллә?
— Юк. Хәзер дә шулай уйлыйм... Шәүкәт булып калсаң... дигән идем шул мин.
Шәүкәт бу сүзләрнең серенә төшенә алмагандай шактый вакыт тын утырды. Назлы дулкын бетон яр кырыеннан, елгыр хайвандай, берничә тапкыр йөгереп узды.
— Тагын акыл сатасың. Ни дип әйтүең инде бу, үзгәргәнсең, дисеңме?
Мәрьям әрнүле тавыш белән аның яшькелт күзләренә туры ка­рап әйтте:
— Әйе, син танымаслык булып үзгәргәнсең!
— Ашыкма, танырсың әле. Мин бер шәкерт кенә ич хәзергә. Менә укып чыгыйм... Хәер, сиңа ярап булмас. Жюри теге картинага яхшы бәя бирде.
Мәрьям бу турыда тагын да сөйләшеп, үзенең дә, Шәүкәтнең дә кәефен кырырга теләмәде.
— Син китәсең инде алайса, — диде ул. — Ә мин нишлим? Киләчәк турында батырчылык итеп беренче тапкыр сүз башла­вы иде аның.
— Изге нияттә бул! — диде Шәүкәт ваемсыз гына. Ул тагын үпкә­ләгән иде.
— Анысы шулай да бит... Тик минем тормыш та үзгәрер, ахры. Моннан ары элеккечә яшәп булмас...
— Нишләп?
— Соң мин Вилданнан китәргә тиеш бит инде.

Бу сүзләрне әйткәч, үзенә-үзе ачуы килде Мәрьямнең: әйтерсең, иң әһәмиятлесе — Вилдан белән аерылу-аерылмауда. Шәүкәт бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды:
— Шулчаклы кырт кисәләрмени? Гел үзең турында гына уйлый­сың син, әйеме?
— Әлбәттә. Минем синеке генә булырга теләвем — эгоистлык билгеле.

Мәрьямнең ирониясен Шәүкәт сизмәмешкә салышты:
— Бу безнең икебезнең генә серебез булып калырга таеш. Бу очракта Вилданның нишләрен белеп булмый. Шау-шу чыгарыр, гауга куптарыр... Минекеләргә барып ишетелсә... Үзең беләсең, минем быел укырга керәсем бар... Уку мәсьәләсен генә хәл итик инде. — Ул, Мәрь­ямнең өнсез калганын күреп, тавышын йомшартырга тырышты. — Анна­ры шәхси тормыш мәсьәләсенә күчәрбез. Мин барыбер синсез яши ал­мыйм. Үзең дә беләсең ич. Тик син ашыкма, ашыкма гына. Бераз са­быр ит...

…Мәрьям ничек урыныннан кузгалып, ничек урамга килеп чыкканын хәтерләми. Бар көченә сиренасын улатып чапкан “ашыгыч ярдәм” машинасы астына керә язгач кына аңына килде ул. Ак халатлы ир врач ачык ян тәрәзәнең өске рамына чытырдап ябышкан. Машина каты чыелдап Мәрьям янына туктады да, ул читкә тайпылуга, кузгалып күздән югалды. Кемдер авыр хәлдә, кемгәдер ярдәмгә ашыгалар иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар