Карындашым – көндәшем

Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Зөлһиҗә апа бәхетле хатын иде. Тормышлары матур, ире Әкътәс эшчән булды. Олы кызлары Әминәгә җиде яшь тулгач, икенчегә бәби көттеләр. Әллә инде күрше-күләннең сөяксез ачы теле гаепле, Әминә сеңлесен яратмады. Күрше апалар аны үчекләп:
– Менә әниең бәби алырга китте, син кирәкмисең аңа. Алар сеңлеңне генә яратачаклар, – диеп шаярды. Бала күңеленә коткы салдылар. Бәбине өйгә алып кайтканда ук Әминә аны яратмый иде инде. Чөнки бу бәбине әти-әнисе аңардан ныграк яратачак. Әнисе теләгән исемне куштырмады ул сеңлесенә, үзе сайлады. Каршы килмәделәр. Авыл советына барып, кечкенә кызга Әдилә дип исем бирделәр. Әти-әни кызларын бертигез күреп, яхшы тәрбияләп, мохтаҗлык күрсәтмичә үстерде.
Уналты яше тулгач, Әминә барысын да ут йотарга мәҗбүр итте. Үзеннән тугыз яшькә олы күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Бер-бер артлы ике балалары туды. Ничек шулай килеп чыкканын аңламый да калды өйдәгеләр.
Әминә гел тормышыннан зарланды, туган нигезенә кайткан саен елады. Әдилә ул вакытта Казанда институтта укый иде. Олы кызларын ике баласы белән әти-әнисе үз йортларына алып кайтты. Әтиләре аны укырга күндерде, читтән торып институтка керергә кушты. Иреннән аерылып ике бала үстерсә дә, югары белем алды Әминә. Балаларын әби-бабасы үстерде.
Әдилә дә апасының балаларын бик яратты. Хәзер дә ярата ул аның балаларын. Ләкин Әминә азгын булып чыкты. Балалыктан чыгып җитмичә ир куенына керү гаеплеме? Шулай да үзенә тормыш итәргә иптәш тапты тагын. Никахлашып, кияүгә чыкты. Уртак уллары туды.
Институтны тәмамлагач, Әдилә дә яраткан егетенә кияүгә чыкты. Кызлары, уллары туды. Әминә белән Әдилә бер заводта эшли. Тулай торактан икесенә дә ике бүлмәле блог бирделәр. Әминә – гаиләсе белән дүртенче катта, ә Әдиләләр – өченчедә. Матур гына тормыш итеп ятканда, Әдилә иренең хыянәтен белде. Авылларындагы бер азгын хатын белән чуала икән бит! Югыйсә үзеннән ун яшькә олы хатын белән яшь ирнең нинди уртаклыгы булсын? Күпме гаиләне бозды ул хатын. Әмма Әдилә, белмәмешкә салышып, ире белән яши бирде. Балаларын ярата, акчасын тиененә кадәр кайтарып бирә – ни кирәк тагын? Тормышлары җитеш. Түзде.
Көтмәгәндә әтиләре вафат булгач, кызлар әниләрен ялгыз гына калдырмаска тырышты. Ял саен чиратлашып кайтып йөрделәр. Әдиләнең ире, ни хикмәттер, Әминә белән гел бергә була башлады. Ләкин Әдилә начарлык сизмәде. Яраткан ире белән апасы аңа хыянәт итәр диеп уйламады да. Тик язмыш аны бик иркәләргә уйламаган икән шул. Үз ире була торып, сеңлесенең ире белән ачыктан-ачык чуала башлады Әминә. Алмагачның ачы алмасын ашагандай хис итте Әдилә үзен. Нигә? Ничек? Бертуган бит алар? Әниләре, күз яшьләрен түгә-түгә, олы кызын акылга килергә өндәде.
Туган нигезләренә кайткан саен, апасы Әдиләнең ирен кыстый-кыстый аракы эчерде. Печән әзерләгән вакытта да сарайга кереп киткәннәрен күрде, дәшмәде. Икесе гел бергә булырга тырыштылар. Ә җизнәсе авылга кайтырга яратмый иде.
Берничә ел шулай үтте. Беркөнне апасы белән ире аның алдына килеп басты.
– Мин иремне куып чыгарам. Синең ирең мине ярата. Авылга кайтабыз да мәчеткә кереп никах укытабыз. Җыен, әйдә, син дә безнең белән кайтасың, – диде апасы.
Ни ишетәм, ни сөйли апа, дип, ут кебек янган битен куллары белән каплады Әдилә. Ә шушы минутта алардан өстә, дүртенче катта, апасының кызын үги әтисе үлемнән йолып алды. Егерме өч яшьлек җиткән кыз, хурлыкка чыдый алмыйча, тәрәзә төбенә менеп баскан иде. Ярый әле өлгерде үги әтисе тотып калырга.
Кызын югалта язгач, бераз каннарын басылды, ахрысы. Бергәләшеп авылга кайтмый, очрашмый башладылар.
Әдилә сер бирмәде. Ире белән никах яңартты, берни булмагандай яши бирде. Гүя араларында берни булмаган. Ләкин ул инде ирен ярату түгел, күрә алмый иде. Унике яшьлек улы: «Әти китмә, ташлама безне», – дип елый, шулар хакына түзә.
Ире Ислам чит хатыннар белән йөрүен ташламады. Бәлки, апасы белән дә очраша торганнардыр... Әдиләгә хәзер барыбер иде. Һичшиксез,аерылыр иде, балалар һәм үз исеменә яздырып алган берничә кредиты тотып калды аны бу адымнан. Кредитларын түләр дә иде, ә балалар??? Ире бик эшчән, чит хатыннар белән чуалса да, аларга акчасын сарыф итми. Бервакыт ире, яхшы гына салып алгач, серен ачты: «Синең апаң гына түгел, минем сөяркәләрем бик күп. Тик апаңны гына яратам. Ә синең белән мәхәббәт булмаган икән».
Гомер үтә, вакыт дәвалый, диләр. Хәзер Әдилә башыннан кичергәннәрне төш итеп уйларга тырыша. Ял көннәрендә кулына бәйләм ала. Кәҗә мамыгыннан бияләй, оекбашлар бәйләп сата. Танышлары күп, алалар. Әз булса да, гаиләгә акча була. Күңелен сагыш басса да, бирешергә уйламый Әдилә. Өендә тавыш-гауга куптармый. Ире эшеннән кайтуга табын әзер, йөзендә елмаю балкый.
Алдагы көннәрдә барысы да яхшы булсын дип теләк тели. Балаларын пар канат астында үстереп, укытып, зур тормышка озатасы килә аның.
Кышын ап-ак карлар яуганда танышканнар иде Ислам белән. Үткәннәр ап-ак кар астында калсын. Сүнеп баручы мәхәббәт учагы кабат дөрләсен иде, очкыннары сүнмәгән бит, яннарында көтеп алган балалары бар.
Май аенда алмагачлар чәчәк ата, тирә-якка хуш исләр тарата. Әдилә белән Исламның гаиләсенә дә килер яз. Һичшиксез, килер, мин ышанам. Бакчада алмагачлар чәчәк атканда сандугачлар сайрый. Кошлар да парлашып оя кора, балаларын үстереп, очарга өйрәтә. Аяз, зәңгәр күктә уйнаклап кошлар оча. Күрегез әле, нинди матур бу тормыш!
фото: https://pixabay.com/ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.