Канатсыз кош баласы


Хикәя


 Күптән тышта йөри Салават. Тәмам өшеде, туңды инде. Чыккач та җепшек кар белән әрсез уйнап ташлаган иде шул. Бияләйләре сыгып алмалы булып суланды, ботинкалары дым тартып авырайды. Башта тирләткән булса, хәзер килеп суланган эчке киемнәр арык тәннең бар җылысын суырып торды. Көн үзәгендә алдатып кына елмайган кышкы кояш назына ышанып, юка куртка гына кигән булса, капыл салкынайтып, ачы җил чыкты. Малай сабырсызланып әледән-әле урам капкасы төбенә килде дә калага киткән юл ягына текәлеп торды. Әниләре һаман юк. «Тиз генә кайтырмын», – дигән иде бит. Тагын алдады инде. «Алдакчы… Алдакчы!» Малай, өшегән яңаклары буйлап аккан яшьләреннән гарьләнеп, җан ачуы белән каты кар кисәкләрен типкәләде. Шулай тавышсыз гына сыгылып елап күңелен бушаткач та әле ярыйсы гына йөрде ул урам тирәсендә. Тик ничек кенә туңган булса да, ничек кенә бизәкле ишек тоткасы үзенә үрелергә өндәп чакырса да, Салават өйгә кермәде. Дөресрәге, керергә кыюлыгы җитмәде.
 Биек йорт капкаларына якынлашып килгән машинаны әллә кайдан шәйләп калып, каршы йөгерде ул, тик тегесе аның янында туктамады, ә юл читендәге тирән карга чумып ук янтаеп торып калырга мәҗбүр итеп, үтеп китеп, гараж каршына җитеп сүнде. Малай порх-парх килеп баткан җиреннән тырмашып чыкты да, куанычы эченә сыймыйча тагын машина торган җиргә чапты. Килеп җитәр-җитмәс кычкырды:
– Нишләп озакладыгыз?!
Тик килүчеләр аңа җавап бирү түгел, игътибар да итмәде. Әхмәт абый, кашлары төелгән килеш чыгып, гараж капкаларын ачарга керешсә, әнисе калын комбинезон кидерелгән бәбәй белән арткы урыннан капыл гына чыга алмый азапланды да, ачулы тавыш белән:
– Шарылдаганчы, килеп ярдәм ит! – дип җикерде.
Салават ничек тә колачын киңрәк җәеп төргәктәге сеңлесен күтәреп алырга маташты, тик үзенең ярты гәүдәседәй булган һәм эчендә йокысыннан вакытсыз уятканга ризасызланып дулый башлаган балалы йөккә көче җитмәне. 
– Куй, кит. – Әнисе ничек итте алай үзе килеп чыкты машинасыннан. Чыкты да, эчтәге пакетларны алып керергә кушып, бөршәеп катканда да үзенә тугры көчек булып тилмереп карап торган малаена бер караш та салмыйча, өйгә юнәлде. Малай җәһәт кенә ике-өч пакетны эләктереп алып, әнисеннән калмаска тырышып йөгерде.
Разия да чәен кат-кат кайнатып, тәрәзәгә күз сала-сала, улы белән киленен көтеп кенә утыра иде. Керүчеләрне басып каршы алды. Килененең турсайган йөзеннән үк яшьләрнең үпкәләшеп килгәнлеген аңласа да, гадәтенчә сер бирмәде. Ихлас сөйләнеп, килеп баланы алды:
– Ә-әй, бәпечем кайтты. Менә бит, машиналы юл шул инде, йөрисең дә кайтасың. – Диванга салып өстен чишендереп ташлады да, көчәнеп киерелгән сабыйны сыйпый башлады. – А-ай, кызым, үсә, үсәм, ди, а-ай.
Кулы бушап, үзе чишенгәч кенә, ана кеше ишек төбендә туңган бармаклары белән ботинка элмәген ычкындыра алмый азапланган малаена игътибар итте:
– Өшегәнче йөргәнсең бит.  – Ботинкаларын салдырып эченә кулын тыгып карады да тавышын тагы күтәрә төште.  – Лыч су! Кем сиңа тышка чыгарга кушты?!
Салават эндәшмәде. «Картәни» дип әйтә алмый бит инде. Шулай да, болай да ачулы хатынның соравына кемдер җавап бирергә тиеш. Һәм бу сорауның бер балага гына бирелмәгәнлеге дә көн кебек ачык. Разия ачусыз гына орышкан тавыш белән аңлатырга кереште:
– Сез киткәч тә, «Чыгам да чыгам» диде дә торды, әллә азрак һава сулап керсә, дигән идем шул. Әйттем бит әле, шушында гына йөр, дип. Чыкты да юк булды, чакырып та карадым. Боз буена төшкәндер инде. Ярый, килен, бала бит, малай кешегә берни булмый ул. 
Әлфия һаман тынычлана алмый, улын җилтерәтә-җилтерәтә чишендереп, су булган киемнәрен киптерергә куйды да, корысын кидереп, бәләкәчен имезергә утырды.
Салават, бу өйдәге иң куркынычсыз һәм яклаулы урында – әнисе янында утыра һәм эчтән генә Разия картәнисе белән сүзләшә: «Алдакчы! Син үзең куып чыгардың! Мин «чыгам» димәдем! Син мине эзләмәдең! Син мине «тәрбиясез» дип әрләдең!»
Салаватның шулай эчтән әйткәләшә торган гадәте бар. Алты яшьлек гомеренең кайсы өлешендә шулай итәргә өйрәнгәндер – үзе дә белми. Шулай да соңгы елларда – Разия картәнисе йортында яшәгәндә гадәтләнде шикелле ул «әрләшергә».
Әхмәт абый Салаватның әтисе була. Чын әтисе түгел ул. Моны малай үзе дә белә. Әмма олылар «әткәй» дип атарга куша. Эчтән Салават Әхмәтне бервакытта да «әткәй» дип әйткәне дә, уйлаганы да юк. Ә үзенә төбәп эндәшми дә, сүз дә кушмый. Әнисе белән сөйлшкәндә «ул», «теге» ди дә куя. Бер уйласаң, Әхмәтнең дә Салаватка «улым» дип торганы юк инде.
Үзенең әтисен яхшылап хәтерләми Салават. Әнисе белән алар улларына нибары ике генә яшь булганда аерылышканнар. Ә аңа дүрт тулганда инде әнисе Әхмәт абыйны «әткәй» итеп алган иде. Әхмәт абый башта, аларга кунакка килеп йөргәндә, Салават белән бераз сөйләшә дә иде әле, тик үзләренә күчереп алып кайтканнан соң күзенә дә элмәде диярлек. Әрләмәде дә, сукмады да болай. Тик әллә нидә бер булса да аркасыннан сөеп җибәрергә яки җылы караш ташлап куярга икәнлекне дә белмәде. Малай аның өчен тере күләгә, хатынына ияреп йөргән җансыз кушылма гына иде.
Ә менә Разия картәнисе белән баштан ук бер-берсен яратмадылар. Бу «яратышмау» малай шушы йортка килеп кергәннән генә түгел, ә әллә күпме алдан, әле бу ике «дошман» бер-берсен күргәнче үк башланган иде. Разия улының балалы хатынга өйләнергә теләвенә кискен каршы булды. Гомер буе мәктәп директоры булып эшләп, ярыйсы ук хакимә холыклы булган хатын, елдан артык улына сүзен бирмәде әле. Тик нәрсә дип кенә әрләсә дә, Әхмәте күрше авыл юлын таптавын өзмәде. Инде яше утыздан узган баласының башка хатын эзләп йөрмәсен дә, икенчегә күз салмасын да аңлагандай булгач, чарасыздан, ыңгырашып кына ризалашты Разия. Әллә нигә төпчек улының, авыл теле белән әйткәндә, «колынлы бия» ияртеп кайтуын гарьлек, кимсенү санады.
Каенанасының озак карышканын белгән Әлфия башта улын үзенең әнисендә калдырып торырга ниятләгән иде дә, Әсма әби кискен каршы төште:
– Уйнаштан тапкан баламы ул – аннан оялып?! Ай-һай, шәп егет булгач, кыз кешене алсын иде! Бала белән алгач – баштан күнсеннәр! Ничек ансат, агач каерысымы ул сезгә, каерып ыргытып китәргә. 
– Кем ыргытып китәм, ди? Башта үзем өйрәнгәнче генә дигән идем.
– Әнә шул үзең белән балаң да өйрәнер. Аптырарсың хәзерге хатыннарга, үз теләкләрен балаларыныкыннан алга чыгаралар да куялар. Әнә шул тәүге кияү белән дә «яшә дә яшә»,  димәдемме мин? «Гүләйт итә», – дип кенә кеше ирдән кайтамы? Аталы баланы бүген кая куярга белми…
– Ярый инде, әнкәй, төпкә төшмә…
– Әй, балам, анаң дөньяны бер бүген беләмени… – Әсма әби кодалар каршы алырга дип киеп алган бәйрәм күлмәгенең җиңе белән күз төпләрен корытты. – Атаң белән без илле ел буе әллә ал да гөл генә яшәгән дисеңме? Гүләйтен дә салды, эчте дә, сугышты да…  Әнә шул сезне ятим итмим, кеше арасында әтисез булмасыннар, дип түздем… Аталы бала ничек тә аркалы инде ул…
– Ярый, ярый, әнкәй! – Әлфия ярсудан мышкылдап еларга ук керешкән әнисен аркасыннан сөйде, бармак очлары белән җыерчыклар арасыннан таралып аккан яшьләрен сөртте. – Әткәйсез булмас оныгың, Әхмәт менә дигән әткәй булыр аңа.
Карт ана йөрәген өзгәләп торган сүзләрен, сиземләүләрен эчкә йотып эндәшмәде.
Яңа гаиләсе, яңа картәнисе белән ачылып китә алмады Салават. Шунлыктан үзен эндәшмәс, шым, хәтта аңгырарак итеп тә күрсәтте, бугай. Әсма картәнисе өендә иркен яшәп, теләсә – утырып ашап, теләсә – уйнарга чыгып, иптәшләрен алып кайтып өйрәнгән, беркем тарафыннан да читләтелмәгән яки чикләү тоймаган малай, Разия картәнисенең үзен торган урынында кадаклап куярдай каты карашы алдында каушап калды. Бу карашны ул бигрәк тә әнисе булмаганда, картәни белән икәүдән-икәү генә калган чакларында тагын да нык тойды.
Элекке укытучы буларак, Разия картәнисе Салаватның укуга әзерлеген тикшереп карап, үзеннән куркып чак җавап биргән яки белгәнен дә әйтә алмый торган балага сүзсез генә мыскыллы елмаеп үз мөһерен сукты. Моны Әлфия дә сизде. Әмма баласын яклый алмады. Бер ирдән аерылып, бала ияртеп, егет кешегә килгән килен булуымы, әллә иренә, каенанасына ярарга тырышуы авызын яптымы хатынның – белмәссең. Ул бары башын иеп, ишетелер-ишетелмәс мөңрәп торган улын әрләп кенә куя алды:
– Нәрсә аңгыраланып торасың? Тегендә синнән шәп кеше юк иде ләсә. 
Вакыт үтә торды, ике-өч йокы бүлмәсе булган яландай иркен өйдә кечкенә малай үзенә урын тапмады. Кайсы бүлмәгә яшеренсә дә, аны Разия картәнисенең усал күзләре эзләп тапты да башын ияргә, бөршәергә, уйнап йә ашап утырган җиреннән торып китәргә, нәрсәгәдер үрелгән кулын тартып алырга, сүз әйтергә ачкан авызын ябарга мәҗбүр итте. Малайның бәләкәч йөрәгенә әйтеп аңлаткысыз кыенлык, качарга, котылырга теләү тойгысы, хәтта курку салды ул күзләр.
Башта Салават бу хакта әнисенә әйтте. Балаларча беркатлы, әмма туп-туры, дөрес мәгънәдә аңлатты ул тойгыларын. «Разия картәни мине яратмый, миңа усал карый… Мин дә аны яратмыйм. Кайтыйк тегендә», – диде. Бу гаиләдә баласының кабул ителмәвен сизеп йөргән Әлфия тотып кына ни әйтергә дә белмәде. Бер яктан, улы да жәл, икенче яктан, хәзер инде икенче ирдән дә аерылсынмы? Җитмәсә, авыры да бар шикелле. «Түзеп тор, улым. Син аңа игътибар итмә, үзеңчә эшләп тик йөр. Мин аңа әйтермен», – дигән булды. Бу хакта башта иренә үпкәләп әйтте, тегесе: «Юкка игътибар итмә, барысы да җайланыр», – дип тынычландырды, аннан бу гаепләү икесе сүзгә килгәндә тагын ычкынды хатын теленнән, тора-бара каенана белән килен арасындагы капыл кабынып, капыл сүрелә торган әйтешләрдә дә өскә калкып чыкты. Килен: «Минем баламны сыйдырмыйсың», кайнана: «Балаңны карап-тәрбияләп торганда да ошатмыйсың», – дип бер-берсенә гаеп ташлады. 
Олылар арасында ни генә булганда да, бәләкәч Салаватның хәле җиңеләймәде. Ул йөгерми, көлми, уйнамый башлады. Һәрвакыт эчендә яшерен ачу белән курку кайнады. Урамдагы балалар белән аралашмады, чыкмады. Моңа бигрәк тә Разия картәнисенең күрше-тирәсенә: «Бу бала сантыйрак ул», – дигәне дә булышлык итте шикелле, бала-чага малайны иш итмәде. 
Үзләре генә булганда – ярый, Разия картәнисенең балалары, оныклары килеп тулганда бигрәк кыен була Салаватка. Картәнисе һәр оныгын кочып-кочып сөя, аларга алып куйган бүләкләрен бирә, әле бу, әле теге эшләре өчен мактапмы-мактый, ә шунда бер почмакта посып карап торган малайга бер авыз җылы сүзе жәл. Бу вакыттарда Салаватта Разия картәнисен дә, аның оныкларын да ниндидер могҗиза белән юк итү, еракка очырып җибәрү яки әкияттәге шикелле бакаларга, еланнарга әйләндерү теләге туа. Көне буе шулай көеп-янып йөри дә, кич яткач, озак йоклый алмый «әрепләшеп» ята. Төшендә дә убыр әби сурәтендәге Разия картәнидән кача, поса, яшеренә…
Тик берзаман кунакка килгән кешеләрне оныта алмый Салават. Алар да шул ук Разия картәнисенең туганнары иде. Абый белән апа һәм аларның бәләкәч кызлары килгән иде. Апа кеше үзләрен йокы бүлмәсе пәрдәсенә ышыкланып кына күзәтеп торган малайны зал уртасына чакырып чыгарды да, аңа да бүләген бирде һәм аркасыннан сөеп:
– Исемең нинди матур. Син бит Салават батыр исемен йөртәсең, шунлыктан үзең дә аның кебек кыю, батыр бул. Аркаңны туры тот, башыңны күтәр, кешегә карап, кычкырып сөйләш, вәт шунда син егет булырсың, – диде.
Шулвакыт малай үзенең бер карышка үсеп, күтәрелеп киткәнен тойды. Ул көнне Разия картәнсе дә аны өстәл тирәсеннән өркетеп, куып җибәрә алмады.
Яшәүләренә бер ел тирәсе үткәч, әнисе бәби алып кайтты. Сабый кайткач, бигрәк тә көн бетте Салаватка. Аны әледән-әле: «Шым! Шаулама! Кычкырма! Телевизорны сүндер!» – дип тыйдылар. Әнисе дә бөтен игътибарын хәзер инде бәләкәченә күчергәч, малайның бу йорттагы кирәксезлеге, артыклыгы тагын да сизелде. Кая гына төртелсә дә, нәрсә генә эшләсә дә, ризасыз, канәгатьсез йөзләр белән очрашты да торды. Хәтта әнисе үзе дә, хәзер инде яклашып арып кул селтәдеме, эндәшми  яки күрмәмешкә салыша да куя. Шуңа әнисен дә еш кына эченнән: «Алдакчы», – дип атый Салават.
Бүген дә әнисе белән Әхәт абый шәһәргә – бәбиләрен бүлнискә күрсәтергә алып киткәч, аларга күрше апа кереп утырган иде. Разия картәнисе ахирәтенә чәй табыны әзерләде дә, Салаватка: «Бар, тышка чыгып йөр. Сүз тыңлап утырма монда, әниеңә болай да юк-барны аз җиткермисең», – дип кабаландырып киендереп чыгарып җибәрде. Малайның тизрәк аның күзеннән югалу өчен ашыгып киенгәндә эчтән җылы ыштан да, йон оекбашлар да кимәвен күрсә дә, әнисе килгәнгәчә керергә кыюлыгы җитмәсен, өшеп-туңып бетәчәген белсә дә, эндәшеп тормады әби. Бу бала аның каны түгел, бу балада аның эше юк. Хәтта шушы чыгуыннан кире кермәсә дә, кайгырасы түгел.  
… Салават авырып китте. Кичәге өшүе бушка үтмәде, күрәсең. Югары температура белән дулап ятып, саташып, басылып авырды ул.  Уяулы-йокылы килеш: «Әнкәй, син алдакчы!», «Әхмәт абыйны яратмыйм!», «Разия картәни – убырлы карчык!» – дип кычкырды, елады, «Китегез! Тотмагыз! Тимәгез!» – дип куды, яшеренде. Әлфия белән Әхмәт аптырашып карап утырса, Разия: «Ятим бала асрасаң, авыз борының кан булыр», дип, юкка әйтмәгәннәрдер инде, менә бит, күпме изгелек итеп торсаң да, булмый», – дип сөйләнде. 
… Кызын икенчегә кияүгә озаткач,  Әсма әби озак кына үзенә урын тапмый йөрде. Тыңламаса да, гел үзенчә эшләп уңмый йөрсә дә – баласы бит, төпчек кызы. Кызы ярый ир куенында да, оныккае кемнәр кулына китте икән? Әллә шул теге вакыт «баштан өйрәнсеннәр» дип катырак кыланды инде? Яши башлагач, бер генә барып күреп кайткан иде, болай кодагые да өзелеп торгандай, кияве дә тыныч кына карагандай иде балага. Сынап-күзәтеп утырды да: «Ярый инде, ир балага ир тәрбиясе кирәгер, мин – әби, аны үземә ияләштерсәм, йә гомерем булмас…» – дип куйган иде. Әле менә соңгы вакыт әллә нишләп шул бала төшенә керә дә керә. Йә суга ага, йә  өермә алып китә үзен, кулларын сузып ачыргаланып ярдәм сорап кычкыра да, Әсма, йөрәге кубып, манма тир булып уяна. Тиккә булмас, дип уйлый әби, күңеле юкка дуламас, берәр яры сиздертәдер.
Чынлап та, борчылулары юкка булмый чыкты. Уч төбедәй битендә ике күзе генә калып йончыган, ябыккан оныгын дәваханә палатасында килеп тапты Әсма әбисе. Хәлсезлегеннән бигрәк малайның күз карашындагы күндәмлек, буйсынучанлык, курку аптыратты, гаҗәпләндерде әбине. Оныгының башын күкрәгенә кыскан килеш, ачынып, әрнеп берара тын утырды ул. Сорашмады да, төпченмәде дә Әсма, ул баланың хәлен үтә күрде, ана йөрәге белән тойды, аңлады. 
Әлфия әнисенең Салаватны үзенә алып китәргә теләвенә кинәт риза булмыйча:
– Инде өйрәнеп беткән бит ул, – дип карышты.
– Өйрәнүе – өйрәнү… Канатсыз иткәнсез бит баланы.
– Килештермә инде, әнкәй, өсте чиста, тамагы тук.
– Әй, кызым, тамагы туктан гына кош баласы очса икән… Канатлану өчен һәр тере җанның да тамагы түгел, ә күңеле тук, күңеле көр булуы кирәк. 
… «Канатсыз кош»ның кем булуын белми Салават. Төшенми әле андыйны, аңламый. Әмма Әсма әбисенең өе күренү белән йөрәгенең сикереп чыгардай булып талпынганын тоя да:
- Картинәй! Мин очтым! – дип ычкынып йөгерә.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 17 декабрь 2021 - 01:45
    Без имени
    И сабыкаем 😥.... Уземнен баштан утте угилек ачысын... Алдагы тормышта бэхетле булсын иде 🙏
  • 25 ноябрь 2021 - 11:04
    Без имени
    Елый елый укыдым, тынчлана алмадым,❤
  • 24 ноябрь 2021 - 12:42
    Без имени
    Баланы ирга алыштырган хатыннарны бер кайчан да анламаячакмын. Ничек итеп уз баланны шул хатле мескен итарга була? Ани кеше баланы ботен жил-давылдан сакларга.якларга тиеш. А ул узен гена уйлый. А Разия исемле кеше узе укытучы булып эшлаган. А узе шундый усал.кешелексез кеше. Ул мина калса лаеклы тугел укытучы исемен йеретерга. Ничек ул балаларга акыл бирган? Исем кита
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    13405
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    12150
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9802
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    9138
    1
    55
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4634
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 август 2022 - 06:47
    Без имени
    Сезнен барлык язмаоарыгыз да тормыштан алып языла.искиткеч гыйбрэтле язмышлар
    Үкенечле ялгыш
  • 18 август 2022 - 08:24
    Без имени
    Эйе,бар инде шундый кешелэр,минем дэ 88 яшьлек Энкэйне алдап,бал дип,сироп сатканнар,...кайтып керсэм,Энкэй эйтэ,кызым сина бал алып куйдым эле ди,мин аптырап киттем,ачып карасам бал урынына сироп сатканнар,2 мен сум б-н,3 банка алган,сине алдаганнар бит Энкэй дигэн идем,нишлэп алдасыннар ди,бер яшь кенэ матур егет сатып йорде машинасы б-н,даже банкаларны ойгэ кертеп бирде ди,таба идем миндэ ул алдакчыны,Энкэй туктатты,кирэкми кызым,эзлэмэ дип,харам бер кешегэ дэ бэхет китерми дип......
    Алдашу
  • 16 август 2022 - 10:44
    Без имени
    Нинди киңәш көтеп утырасыз инде? Барып алып кайтыгыз, әле соң түгел... Соңга калуыгыз бар, үкенерсез аннары. Бер кул күтәрсә, гөмер буе кыйныячак.. Сезнең бердәнбер кызыгызны ниндидер бер килмешәк кыйнап ятсын инде. Үзләре өйдә юкта видео камера куярга җае юкмы соң? Доказательство да булыр иде. Сез ана кеше, коткарыгыз балагызны, ул ярдәмгә мохтаҗ
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 17 август 2022 - 18:15
    Без имени
    Бердә аптырарлык түгел аерылышуыгыз.Кырыкны куган балаларыгызны "җитәкләп"йөрүне героизм итеп күрәсез бит.Ә ирегез тыныч кына пенсиядә икәүләшеп гөмер көзеннән атларга уйлагандыр.Арымадыгызмы бала тормышы белән яшәп?Үз парларын да табулары икеле бит,маменькины сынок и дочь....
    38 елдан соң аерылыштык...
  • 16 август 2022 - 16:07
    Без имени
    Таныш кына дисеңме?Великовозрастный балалары ипотека түли бит диеп 65 кә җитсә дә эшләп йөриләр.Ике балагада первый взноска бирдек,булды,хәзер үзләре тырышсын.Көчкә көчкә иртән торып эшкә китә ата аналары,алар өчен,совесть дигән нәрсә юк.Шулай өйрәткәннәр инде.Җилкәдән бәреп төшерергә кирәк әллә кайчан да бит....
    Әти-әнисе иремнән чын ялкау ясый
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда