Логотип
Проза

Ир-егет

«Нигә ул балаларны таптың? Нинди ана син?»  Олы улы Ризаттан мондый сүзләр ишетүе Кәримәгә рәхәт түгел иде, әлбәттә...

Хикәя

«Нигә ул балаларны таптың? Нинди ана син?» 
Олы улы Ризаттан мондый сүзләр ишетүе Кәримәгә рәхәт түгел иде, әлбәттә. Улының анасын гаепләргә ни хакы бар? Биш баланың берсе түгелмени Ризат үзе дә? Үсмер яшеннән башлап Ризат әнисенә авыр сүзләр әйтә килде. Хаклымы-түгелме, үзеннән бәләкәйрәк туганнарын якларга, аналарыннан араларга маташты. Шуңа күрә Кәримә олы улын яратып бетермәде. Каршы дәшә, тупас сүзләр әйтә, тыңламый – ничек яратырга бу тискәре малайны?! Хәер, Кәримә Ризаттан кала, дүрт баласын да үлеп яратам дип ант итә алмый кебек. Шулай була калса, ул вакытыннан алда олыгаеп җитдиләнгән өлкән улының, күрше-тирәнең үгетен бераз булса да искә алыр иде. Балаларыннан бигрәк, Кәримә алар өчен алган пенсияне күбрәк ярата иде кебек. Бала табудан башка бармакка бармак та сукмаган хатын гомере буена алар өчен түләнгән пенсия исәбенә яшәп килә. Ярый ла әзме-күпме ул пенсияне балалар өчен, алар кирәк-ярагына тотса. Айлык пенсия акчасы Кәримәгә нәкъ ике көнгә җитә. Кибеттә бурычка алган азык-төлек өчен түләгәч, пенсия акчасының күбрәк өлеше аракыга китә. Дүрт ирдән туган биш малай ай буена кем нәрсә бирсә, шуның белән ачлыгын баса. Ризатның ачынып-ачынып: «Юньләп карамагач, нигә таптың ул балаларны», дигән гаепләү сүзләре дә, эчкече анасының вөҗданын уятырга тырышып, кечкенә йөрәгеннән чарасыздан иңрәп чыккан җан авазы ул. Тик Кәримә генә улын ишетми. Аңа үзен түгел, ә улын миһербансызлыкта, анасын хөрмәт итмәүдә гаепләве җиңелрәк. Кәримәнең үзе кебек үк эчкече ирләре кайсы асылынып, кайсы начар сыйфатлы аракы эчеп үлә торалар, хатын үзенә ирлеккә яңаларын таба тора. Һәм аларның дәвамнарын үрчетә тора. Ризат кыска гына гомерендә дүрт ата белән үсте. Дүрт ир дүрт төрле иде, шулай да аларның уртак сыйфатлары бар иде. Кәримәнең барлык ирләре дә эчәргә ярата һәм үги балаларын күз кырыена да китерми иделәр. Үз атасын Ризат начар хәтерли. Бары тик эштән арып кайткан әтисенең ризыкның эзе дә калмаган буш өстәлне, ике ач баласын күреп тавышланганы гына истә. Ризасыз ирен көйгә китерер өчен Кәримә урыныннан тора да аңа аракы салып бирә. Ач тамакка әтиләре хәмер эчеп булса да куя. Хатынына ияреп юкка чыгачагын уйламады микәнни әтиләре ул вакытта? Ә бит кайчандыр әнисенең дә, әтисенең дә яратышып өйләнешкән бәхетле чаклары булган. Әтиләре тракторда эшләгән, ә әниләре кибеттә сату иткән. Яшь гаиләгә барактан булса да бүлмә биргәннәр. Хәнифкә чыкканда Кәримә кибет аракысын кабыштырганмы-юкмы, ә иренең хезмәт хакы кулына эләгә башлагач, эчүгә тиз сабышкан. Корбанның корбаны дигәндәй, эчкече ата белән үсүе эзсез үтмәгәндер. Ризат үзен белә-белгәннән бирле әнисенең көн дими, төн дими, иске юрган ябынып, почмактагы сиртмәле караватта ятканын хәтерли. Кәримә шул иске юрган астыннан бары тик эчәргә һәм бала табарга гына чыга иде кебек. Балалар ачмы-тукмы, ялангачмы, сәламәтме – Кәримә бу хакта сирәк кызыксынды. Айнык чакта ул бары тик үтереп башы авыртудан зарланды. Ә авызына хәмер эләккән көннәрдә күтәренке кәефен бала кайгысы белән бозарга теләмәде. Балалар бары тик аның тынычлыгын ала торган, комачау гына тудыра торган җан ияләре иде. Пенсияләре килеп торса, аңа шул җиткән. 5-6 яшьтә Ризат үзеннән ике яшькә кече энесен һәм яңа дөньяга килгән кечкенә туганын кайгырта иде инде. Энесе Рифат ачыгып еласа, абый кеше аңа каткан ипи кисәге булса да бирә. Ә Илфат елап уянса, кулына шешә тотып, күрше әбигә йөгерә. Балаларның ачлы-туклы үскәнен күреп йөрәге әрнегән әби шешәгә җылы кәҗә сөте салып бирә. Шулай биш малай күбесенчә кеше биргәнне киеп, кеше сузганны ашап үстеләр. Кәримә бәрәңге генә булса да утыртмый иде. Бакча коймасының такталарын кисеп мичкә ягып бетергәч, коймалы кишәрлеге генә дә юк иде. Әлеге дә баягы игелекле күрше Маһирә әби, үз бакчасына Ризатны чакырып, язын малайдан җир казытты. «Күпме үссә дә, үзегезгә булыр, балам. Миңа күп кирәкми», – диде. Ризат һәм энесе көрәк белән җир казып бәрәңге, кишер, чөгендер утырттылар. Үз әниләренә энә очы хәтле генә дә ышаныч калмагач, үскән уңышларын да әбидә сакладылар. Маһирә карчык савап хакына, көн аралаш диярлек аш пешереп, балаларны җыеп ашатты. Бер-бер артлы алышынып торган үги аталары котырынганда да балалар Маһирә әбидә кунып йөрделәр. 
       Кәримәнең олы улын яратмавының төп сәбәбе – аның үзенә охшамавы иде. Ризат балачактан аракының нинди әшәке нәрсә икәнен күреп, аңлап үсте. Исерек әнисе һәм аның айный белмәгән ирләре үзләре дә белмәстән малайның күңелендә аракыга нәфрәт тәрбияләде. Аларның тискәре үрнәгендә Ризат үзендә тормышта бик кирәкле яхшы сыйфатлар булдыра алды. Кечкенәдән Ризат аракыда ниндидер сихерле көч барлыгын, аның кешеләрне хайван хәленә төшерә алуын тойды. Бу сихерле көч – куркыныч, дәһшәтле, кыргый көч иде. Ул үзенә кешеләрне буйсындыра ала, кол итә ала. Ризатның үсмер генә акылы да хәмер корбанына әйләнгән әнисен үзенчә коткарырга тырышты. Бервакыт аракысын түккән өчен Кәримә улын үги әтисеннән чыбыркы белән ярдырды. Эчмә, дип телләшкән өчен дә Ризатка еш кына эләкте. Аракы эзләп чыгарга карышкан өчен дә Ризатны тукмадылар.
       Мәктәптә малай әйбәт укыды дип әйтеп булмый. Кемнәндер калган кием кигән, хәтта мәктәп кирәк-ярагына да акчасы булмаган малай үзен һәрвакыт башкалардан ким тойды. Башкалар кышкы каникулда җыелышып шәһәргә экскурсиягә бардылар, ә Ризатның моңа акчасы булмады. Бүтән малайлар җәйге каникулда лагерьда ял иттеләр, ә Ризат бары тик буада йөзү белән канәгатьләнде. Урамнан сәпитле малайлар үтеп киткәндә Ризат аларның артыннан кызыгып карап калды. Аның юньләп дуслары да булмады диярлек. Бәләкәйрәк чакта бергә уйнаган дус малайлар үсә төшкәч аңардан читләштеләр. Беркемнең дә ата-анасы үз баласын эчкече хатынның малае белән дус итеп күрәсе килми иде, әлбәттә. Яклаучысы булмагач, Ризатка авыл малайларыннан да нык кына эләкте. Балаларын карамаган ана буларак, Кәримәне мәктәптән дә, балалар бүлегеннән дә килеп тикшерделәр. Тик бу визитлар чынлыкта формаль чара булып кына кала килде. Балаларны алабыз дип куркытсалар да, берсенең дә бу мәшәкатьле, борчулы эшкә чынлап тотынасы килмәде. Иң аянычы – үскән мохитләре балаларны үзенчә тәрбияләде: Ризаттан кала, дүрт малай, әниләренә ияреп, бик иртә аракы-тәмәке тәмен татыдылар, мәктәптә юньләп укымадылар, кешенең вак-төяк әйберсен урлый башладылар.
     Ризатның йөрәгендә ярала башлаган тәүге мәхәббәт бөресе дә чәчәк ата алмый корыды. Үзеннән бер яшькә кечерәк Илзияне ошатып йөрүе Ризат кына белгән сер иде. Бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле, курчактай матур кызга якын барырга да курыкты, әлбәттә. Якын барырлыкмыни? Илзия кем дә, Ризат кем? Ата-анасы әллә кем булмаса да, Илзия – тулы гаиләдә үскән тәрбияле кыз. Ә Ризат... Үзе хакында уйлаганда үсмер егеткә бары тик авыр суларга гына кала. Илзия белән чагыштырганда ул гүзәл чәчәк янында үскән чүп үләне... Шулай да бервакыт, кич чыккач, Ризат кызларны туңдырма белән сыйлады. (Кесәсендә кешегә утын ярган өчен түләнгән акчасы бар иде.) Илзияне озата киткәч, кыз, гарьләнгәндәй, кирәкми, иярмә миңа, дип урам буйлап өенә таба йөгерде. Беренче тапкыр шул чакта Ризат үзе өчен чын-чынлап гарьләнү, ачыну тойды.
     Мәктәпне көч-хәл белән бетергән өлкән улына Кәримә, әлбәттә, һөнәр бирү хакында уйламады да. Бу вакытта инде Ризат үз көнен үзе күрергә өйрәнеп бара иде диярлек. Кемгәдер түтәл казып бирә. Сорасалар, койма тота яки печән чаба. Авылга газ кермәгән – йортлар утын белән җылытыла. Авыл халкы бер йөк утын пүләне сатып ала да аны кеше яллап ярдыра. Ризат ялындырып тормый, бер машина утынны ике көндә ярып бирә. Авыр балта белән кизәнеп селтәнә торгач, беләкләре дә ярыйсы гына калынайды. Уч төбенә сөялләр чыкты. Сөялләр аша тапкан акча кадерле шул ул. Әнисенең, тәмәкегә булса да бир, дип тавышлануына Ризат артык игътибар итми. Кулына акча эләгү белән, кибеттән азык-төлек сатып алып, энекәшләрен туйдыра, үзенә кием ала. Үзеннән кечерәк туганнарының әниләренең йогынтысына бирелә баруы гына бик борчый аны. Кулын тыя белмәгән Рифатны урлашкан өчен балалар бүлегенә учетка куйдылар. Илшат көн аралаш авыл балалары белән сугышып кайта. Иршат укырга юньләп йөрми. Абыйлары аларны үзенчә тәрбияләргә маташса да, үскән мохитләре балаларга ныграк йогынты ясый. Ризат нинди дә булса начарлык кылган энекәшләрен тиргәгән яки түземе бетеп суккан өчен Кәримә улы белән талаша. Кечеләре гаепле булса да, аларны яклаган була.
     Бервакыт урамда кемнеңдер кулында Ризат аумас курчак уенчыгын күрде. Гаҗәпләнеп, авызын ачып, бик озак карап торды ул бу кызыклы уенчыкка. Уенчыкның хуҗасы «Ванька-встанька»ны аяусыз ега, төртеп аудара, ә ул тагын торып баса! Тагын ега, ә ул тагын торып баса! Һәм берни булмагандай елмая! Ава белмәс бу уенчык Ризатка кемнедер хәтерләтте. 
      Еккан саен торып баскан уенчык үзен хәтерләткәнен Ризат күп еллар үткәч кенә аңлар. Төптә, асылда нәкъ аумас курчакныкыдай нык бәдәнең булса гына дөнья күпме екса да, аудара алмый.
     Кемдер туган йортын бик теләмичә генә калдырса, Ризат хәрби хезмәткә китәр вакытын түземсезлек белән көтеп алды. Ризатка башка гаиләләрдәге кебек саубуллашу кичәсе үткәреп маташучы булмады, әлбәттә. Егет тәм-том сирәк күргән энекәшләрен туңдырма, конфет-прәннек кебек нәрсә алып кайтып сыйлады да хәрби хезмәткә китте. Күрше Маһирә карчык егетнең юлына дога укып калды. Хәрби сафка яңа алынган солдатларны кимсетүче «бабай»лар да булмады түгел армиядә. Беләкләре ярыйсы гына калынайган авыл егете үзен үзе яклый алды алуын. Кимсетүне беренче генә күрүе түгел – үскәндә күп күрде. Аннары үзе аңладымы-юкмы − давыл вакытында иелеп кала алган агач сынмый. Давыл үткәч, тагын тураеп баса. Ризат та бик тә кыен чакларда иелеп калырга, сынмаска өйрәнде.
    «Берсе кайта, берсе китә, берсе армиядә...» Күп балалы әни кешенең гадәттә әйтелә торган сүзләре. Ризат та хәрби хезмәттән кайтты. Тик аның артыннан тезелеп армиягә китәсе энекәшләре төрмә юлыннан чыкмый иде инде. Бер энекәше машина урлап тотылган. Берсе кешене тукмап гарипләндергән. Берсе кемнеңдер өенә ут төрткән. Берсе кайта, берсе китә... Тик армиягә түгел шул, ә төрмәгә. Абыйлары өйдә чакта әз-мәз тәртип иңгән балалар ул киткәч тәмам юлдан чыкканнар иде. Кәримәнең аларда кайгысы юк – чираттагы ирен күмгән хатын үзенә яңа шешәдәш эзли. Ризат өенә кереп кенә чыкты да күршесе Маһирә әбигә юнәлде. Үз анасына түгел, ә күрше карчыкның иңенә җылы шәл салды Ризат. Картайган, бирешкән ялгыз карчык солдат егетне үз баласыдай кочаклап каршылады. Күрше-күлән ярдәм итсә дә, бетеренгән карчыкны карарлык кеше юк иде. Әбинең теләге белән Ризат аңа күченде. Аның ризалыгы белән өйдә калган бердәнбер төпчек энекәше Инсафны дә алып чыкты. Кәримә генә артларыннан яман сүзләр белән карганып калды. Армиядән һөнәр алып кайткан егет тиз арада машина йөртүче булып эшкә керде. Буш вакытларында кешегә машина көйләште. Хатын-кыз эше дип тормады, Маһирә әбинең йорт эчен ялт иттерде. Туксанны куган карчыкның хәле авырайганнан-авырая баруы гына кыен иде, әлбәттә. Бер елга якын Ризат урында яткан карчыкны карады. Үләр алдыннан Маһирә карчык йортын Ризат исеменә күчерде. Бу дөньяда үзенә һәм туганнарына кешелекле булган бердәнбер олы затны Ризат кулыннан килгәнчә зурлап төп өенә озатты. Аның артыннан ук Ризатның анасы Кәримә дә начар аракы эчеп үлде. Тәрбиясен бирмәсә дә, гомер биргән анасын да Ризат, тиешле йоласын үтәп, соңгы юлга озатты. Күңелендә генә ниндидер ачы үкенеч калды. Әнисе өчен. Аның гомере заяга үткән өчен. 
     Үскәндә үзенә борылып та карамаган авыл кызларына үч итепме, армиядән кайткач, Ризат бер кыз артыннан да йөрмәде. Язмышы аны юлда көткән булып чыкты. Юл чатында калтыранып басып торган кыз яныннан Ризат машинасын туктатмыйча үтеп китә алмады. Зиниянең ерактагы туган апасыннан кайтып килүе икән. Сөйләшә торгач, аның балалар йортында үскәнлеге, чыбык очы туган саналган апасыннан башка беркеме дә булмавы ачыкланды. Илзиядәй таш курчак кебек матур түгел иде Зиния, шулай да Ризат аның ниндидер сөйкемле сөяген тоймый калмады. Телефон номерларын алышкач, егет белән кыз күрешеп аралаша башладылар. Бер-берсен ныграк белгән саен, йөрәкләренә мәхәббәт чаткысы ныграк үрләде. Кыска гына гомере эчендә күпне күргән Зинияне Ризатның язмышы куркытмады. Танышуларына ярты ел дигәндә Ризат Зинияне Маһирә әбисеннән калган йортына алып кайтты. Бәхеткә, Ризатның энесе Инсаф, шакшы тормышыннан аергач, кешелеккә кереп бара иде инде. Зиния белән тиз уртак тел таптылар. Моңарчы бары тик кагылган-сугылган, үз итүнең, яратуның ни икәнен дә белмәгән Ризат, Зиния белән кавышкач кына бәхет йөзен таныды. Ата-ана назын күрми үскән Зиния дә иренә яхшы хатын булырга тырышты. Куана-куана җылы куышларын төзекләндерделәр. Бер елдан кызлары дөньяга килде. Үзе күрмәгән бәхетле балачакны Ризат кызына бирергә тырышты. Өлкән абыйлары буларак, Ризат бәлагә юлыккан туганнарын да онытмады. Бер энекәшен, адвокат юллап, төрмәдән чыгара алды. Анысын Ризат үз үрнәгендә юньгә кертергә маташа. Төрмәдә утырган ике энекәше янына барып йөри, үгет-нәсыйхәт укый. Аңласалар, аңларлыклары бар. Бәхетсез балачаклары йогынтысыннан арынсалар, уйлансалар, кеше булырлыклары бар. Һәрхәлдә, Ризат моңа өметен югалтмый. Биш малай арасыннан берсе чын ир-егет булып җитлегә алган Ризат башка туганнарының юкка чыгуына юл куя алмаячак.
    Әти-әни − алтын канат. Бәхетле балалар шул канат җылысында изрәп үсә. Шул канатлар гомер буе баланы давыллардан, бәла-казадан саклап килә. Ризатның һәм аның туганнарының андый канатлары булмады, кызганычка. Киресенчә, алар оядан тибелеп төшкән кыргый кошчык хәлендә үсте. Кем теләсә, шул чукыды. Кем теләсә, шул типкәләде. Шулай да язмышы өчен Ризат дөньясына үч тотмады. Яхшы тәрбия күреп үскән балаларның аяклары астында – каты җир. Ә эчкече ата-ана балаларының баскан җире – төпсез сазлык. Шул сазлык ул бәхетсез балаларны үзенә суыра бара. Аягыңа сарылган шул төпсез сазлыктан чыга аласың икән, яшисең. Юк икән, аска китәсең, юкка чыгасың. Авыр язмышлы күпләрдән аермалы буларак, Ризат бирешмәде. Дөнья аңа кизәнеп сукты, тик сындыра алмады. Бәләкәй чакта Ризат үзен «Ванька-встанька»га – аумас курчакка охшата иде. Хәзер исә аның күңеленә давыллар да сындыра алмаслык имән якынрак. Тормыш ныграк кыйнаган саен, егетнең холкында үҗәтлек, ныклык арта гына бара. Ул  шуны яхшы белә – тормыш беркемгә дә җиңел юллар гына әзерләми. Тешеңне сындыра-сындыра, кояш астындагы үз урыныңны, үз сукмагыңны яулап алырга кирәк. Беркайчан да бирешергә генә ярамый. Ир-егет икәнсең, син барлык кыенлыкны да җиңәргә тиеш. Гомернең һәр көне – көрәш. Яшәү өчен көрәш. Якыннарың өчен көрәш. Һәм шул көрәштә син җиңеп чыгарга тиеш. Башкача мөмкин түгел. Чөнки син – ир-егет!

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар