Логотип
Проза

Имче әби

(истәлекләрдән)

Үскәндә  без,  һич тә тик тора белмәгән балалар,   чикерткә кебек әллә кайлардан,  биек агач башыннан, койма башыннан сикерешә идек.  Җилләр белән ярыша-ярыша, таганда атына идек. Егылуны-бәрелүне кем уйласын. Аны әнкәй  шомлана-шомлана уйлагандыр да соң. Кая соң, гел генә, имгәнә күрмә, дип кисәтеп, янда гына  басып тора аламы соң? Балачакның күзгә күренмәгән канатлары  булгандыр инде, шулар  өскә, биеккә өндәгәндер.   Биектән төшкәндә җир белән күк арасында мәтәлгәндәге кыска гына мизгелнең рәхәтлеге! Күңелгә әллә нинди аңлатып булмаслык татлы җиңеллек тула. Оча-оча  көләсең, елмаясың, рәхәтлектән тыела алмыйча кыргыйларча кычкырасың!.. Шул бер-ике секундлык халәтне тагын татыр өчен егыла-бәрелә һаман да  өскә үрмәлисең... Хәзерге бик  модалы төшенчә “адреналин алу” шул булгандыр инде.

Балачак шуклыклары аша әткәй-әнкәйгә бик күп эләгә иде  бездән. Һәр җәйдә диярлек биш баланың берсенең башы тишелә, икенчесенең кулы сына, өченчесенең аяк-кулы тая... Сызырылган, күгәргән җирләрне әйтү дә юк инде. Анысын әнкәйнең бер генә тапкыр сыйпап, тылсымлы ”өффф” иткәне бетерә дә куя.  Ә менә сынган, тайган җирне бер “өф” итү белән генә  “сөннәтләп” булмый. Авылда фельдшер, медпункт  дигән нәрсәнең исеме дә юк.  Әнкәй,  аягын имгәткән баласын җилкәсенә атландырып, урамнан өйгә хәтле  көч-хәл белән күтәреп алып кайта.   Өйдә булса, әткәй атын җигә дә, тирги-тирги, безне күрше Мулла авылына, им-томчы Әминә әбигә алып китә. Ярый әле ат йөрерлек чак булса... Имче әбекәй, ябык кына гәүдәле, ак яулыклы, бизәкле алъяпкычлы, нурлы йөзле карчык, башта авыру  бала белән “контакт” урнаштыра: исемеңне сорый, башыңнан сыйпый, кулыңа кәнфит тоттыра. Төрле-төрле кипкән үлән эленеп торган чоланга  күтәреп алып чыга.  Аннан, бисмилласын әйтеп, алдыңа җылы сулы таз куя һәм тайган аягыңны шул суга тыгып бераз тоткач, әбекәйнең сизгер бармаклары кер сабыны белән тиешле җирен сылый-сыйпый башлый. Буыннарны тоткалаган-баскалаган арада: “Кай төшең авырта, бу җиреңме, теге төшеңме?” –   дип сораштыра.   Шул берничә минутта  “томана”,  белемсез Әминә әбекәй  диагнозын  да дөрес  билгели, дәвалап, тайган буыныңны урынына утыртып та куя. Үз күзләреңә ышанмыйча, аңардан үз аягыңа басып чыгып китәсең! Чыгып киткәндә артыңнан дога кылып кала. Сак булырга кисәтә.  Белемсез түгел, киресенчә, бик тә  белдекле булган икән шул ул әбекәй. Борынгыдан килгән, гасырлардан-гасырларга  әманәт, мирас  кебек тапшырылып бара торган, халыкка бик тә кирәкле тирән белеме булган икән шул.  Мисал өчен, аякның табан өлешендә генә дистәләрчә буыннар барлыгын, мин шулай, үз аягымны  тайдыра-тайдыра гына  белә бардым.  Ә шул “томана” Әминә әбекәй  миңа гына түгел, тирә-яктагы барлык халыкка искиткеч зур  ярдәм күрсәтте, эчкерсез хезмәт итте: кемнең эче китә, кемнең теше сызлый, кемнең башы әйләнә – барысына да миһербанлы карчыкның дәвалы үләне һәм шифалы киңәше табылды.  Шул ук рәхмәт сүзләрен, соңлап булса да, хөрмәт белән башымны иеп, кендек әбиләренә дә  әйтер идем. Күпме яңа гомер  яраткан Ходай аларның изге куллары аша. Күпме сабый дөньяга күзләрен ачкан аларның белдекле  һәм рәхимле кулларында...   

Борынгыдан килгән  мирасны  искелек калдыгы, томаналык дип кабул итү, инкарь итү бар иде шул ул чорда нигәдер.  Янәсе бу – “кара халык” гамәле. Янәсе бу артта калу, замана белән тигез атламау. Шулай,  “артта калмас өчен”,  югалта барабыз да инде халыкның гасырлар буена бөртекләп җыйган асыл  мирасын, алтын тәҗрибәсен. Үзебезне югалта барабыз... Әйтерсең дә ул белемне Аллаһы Тәгалә аларга юкка гына биргән! Заманында ул имче-томчы әбекәйләрне күтәреп кенә йөртергә тиеш булганбыз да бит! Аларның чагыштыргысыз гыйлемен бөртекләп өйрәнергә тиеш булганбыз.  Булганны җимерү берни тормый. Тергезеп кара төбенә-нигезенә хәтле җимерелгән шул хәрабәне. Күп кенә авылларда хастаханәләр, медпункт юкка чыккан бу заманада шул им-томчы әбекәйләрнең изге хезмәте җитмәгәне үзен бик тә сиздерә.   
    
 Үземне белә-белгәннән бирле (бер мин генә түгел әлбәттә!) имче-томчы Әминә әбинең, аягымның ничә тапкыр тайган  буынын  урынына утырткан  мәрхәмәтле әбекәйнең  авыр туфрагы җиңел,  урыны җәннәт түрендә булсын, җир йөзендә калган нәселе бәхетле булсын дигән теләктә яшим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Имче эбилэр тэнне генэ тугел жанны да дэвалый иделэр, мэнгелеккэ кучкэннэрнен урыннары жэннэттэ булсын. Бик матур хикэя.

    Хәзер укыйлар