Логотип
Проза

Илзидә

Һәрвакыттагыча иртәнге җиде тулганда ук эш кабинетына килеп керде Рәфакъ Сәлахович. Күн курткасы белән кепкасын шкафка элеп куеп, портфелен өстәл өстенә шудырды да тәрәзә янына килде. Киереп ачып куйды. Бүлмәгә томырылып иртәнге яз исе килеп керде. Киерелеп-сузылып алганнан соң, “Яз һавасына җитәме соң?” дип, борын яфракларын киңәйтеп, күкрәк тутырып сулыш алырга да өлгермәде —тәрәзә төбенә саескан килеп кунды.

— Әй, саескан дус, нишләп йөрисең монда иртән-иртүк, кеше куркытып? Я, әйт, нинди хәбәр алып килдең: яхшысынмы, яманынмы? — дип сорады аннан Рәфакъ Сәлахович.

Саескан, төп кебек юан, күзләрен май баскан бу адәмгә бер мизгел текәлеп карап торды да, ”тук!”дип, томшыгы белән тәрәзә тупсасын тукылдатып алды.

— Я, ничек аңларга инде моны: яхшы хәбәр дипме, яман дипме?

Кош тагын бер тапкыр томшыгы белән тәрәзә тупсасын тукылдатып алды да фырр итеп очып та китте.

— Сиңа рәхәт, хәбәр саласың да китәсең. Ә шул син китергән хәбәрләргә җавап бирү безгә кала... — дип, кашларны җыерып карап калды аның артыннан Рәфакъ Сәлахович һәм, ачык тәрәзә аша йокыдан уянып килүче район үзәге урамнарына тагын бер кат караш ташлады да, патша тәхетен хәтерләткән кәнәфиенә таба атлады. Атлап барган җиреннән кисәк кенә зур көзге эленеп торучы сул як диварга таба борылды.

Көзгедән карап торган ирнең тышкы кыяфәте Рәфакъ Сәлаховичка бер дә ошамады: кичә кич күбрәк төшергәнлектән, күзләре тагын да кысылыбрак киткән, җитмәсә, үзләре куянныкыдай кызарып чыккан, башындагы ак чәчләре дә күбәя төшкән, баш түбәсендәге пеләшле урын әллә тагын да зурайган инде?

Рәфакъ Сәлахович көзге янына якынрак килде дә, баш түбәсен уң кулы белән сыпырып карады. Юк, бугай ла, дип, үз-үзен тынычландырырга да өлгермәде, авырлы хатыннарныкыдай бүлтәеп чыккан корсагына күзе төште. “Әйтәм аны костюм култык астыннан тарта башлады. Тазарып киткәнмен икән ләбаса. Кара инде, бу корсак дигәнең бөтенләй кабарган. Сөйләп торган була тагы, дөньядагы бар гамь тәмле ашау булгач, кабармый кая барасың инде? Да-а, тәмам май чүлмәгенә әйләнеп беткәнче диетик азыкларга күчәргә кирәк булырдыр, мөгаен. Югыйсә...” дип, эченнән генә үз-үзен тәнкыйтьли-тәнкыйтьли, томраеп бер мизгел көзгегә карап торды да, үзеннән-үзе канәгать түгел кыяфәттә өстәл артына барып утырды Рәфакъ Сәлахович. Ул менеп утыруга, кәнәфи, авыр йөк төягән арбадай, сыгылып куйды. Аннары:

— Тә-ә-әкс, эшне нәрсәдән башларга соң әле?— дип, пеләшләнгән баш түбәсен уң кулының бармак очлары белән кашып алды да, “Неотложные дела” дип язылган папканы үз алдынарак тартып китерде. — Тә-ә-әкс... Кичә ниләр булган, карыйк әле? Карттирәктә юл өзелгән, Ташлының бер урамын су баскан, Бишбүкәндә күпер киткән, Балыклытамаклар һаман чәчүгә чыгасы тракторларын ремонтлап бетермәгән, Баллыда сөт саву барышы кимегән. Вәт агай, бер көн эчендә күпме вакыйга булган! Шулай инде аның, командировкага киттеме — кайтуына кырык төрле эш көтеп тора. Хуҗа кеше булгач, түзә инде барсына да Рәфак Сәлахович, түзә. Үзе җитәкләгән районны ничек тә алтын урталыктан төшермәскә тырыша.

Рәфакъ Сәлахаович кичтән секретарь кыз әзерләп калдырган кәгазьләрне өстән-өстән генә караштырып чыкты да, авызын зур ачып иснәп алды. Уфадан соң гына кайтырга туры килгәнлектән, йокысы туймаган, шуңа кәефе дә юграк иде.

Шулвакыт ишек каккан тавыш ишетелде.

— Керегез! — дип, тамак төбеннән чыккан калын тавыш белән эндәште Рәфакъ Сәлахович. Сигезенче ярты җитмәс борын, ашыга-ашыга урынбасары Вәкил Галимов килеп кергәч:

— О-о-һо-һо, кемне күрәм, нишләп бүген бик иртәләдегез? Болай булгач, иртәгә кояш икенче яктан чыгар инде, — дип, төрттерми дә кала алмады.

Вәкил Хәкимович хуҗасының төрттеребрәк сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, аның сүзләренә артык игътибар итмәде:

— Рәфакъ Сәлахович, кичә кич Уфадан “Тормыш сулышы” республика гәзитеннән шалтыраттылар. Кайсысының кулы кычыткандыр, белмим, әмма Карттирәкнең бер кешесе “Йөрергә юл юк. Район үзәгенә дә бара алмый ятабыз” дип, “Тормыш сулышы” гәзите редакциясенә хат язып җибәргән. Хәбәрче иптәш шуның буенча Ак елгага килергә җыена. Иртәнге унга килеп җитәм, диде. Нишлибез, Рәфакъ Сәлахович? Әллә Карттирәккә хәзер үк барып, шушы атнада ук юл эшләнәчәк, дип, халыкны тынычландыра торабызмы? Кичә, командировкада булгач, сезне борчып тормадым инде. Шуңа бүген таң сарысы белән килеп җиттем, — дип, үзенең ни сәбәпле иртә килүен аңлатты урынбасар.

Бу хәбәр Рәфакъ Сәлаховичның болытлы көн кебек сытык йөзен тагын да караңгылатыбрак җибәрде һәм ул, кәнәфиеннән торып, ачык тәрәзә янына барып басты да, җитәкчеләргә генә хас коры тавыш белән:

—Ишкәннәр икән ишәк чумарын. Шул гына җитми тора иде менә бүген. Башка эшем юк иде, — дип, сүзләрен теш арасыннан сытып чыгарып кына әйтеп куйды , аннары урынбасарына таба борылды да: — Сез дөрес әйтәсез, Вәкил Хәкимович, халык белән алдан барып сөйләшә тору урынлы булыр. Бу эшне башкаруны мин сезгә тапшырам. Сез алар белән сөйләшкән арада мин, район хәбәрләре белән таныштырган булып, хәбәрче иптәшне бераз тоткарлый торырмын. Килгәч, туп-туры анда китмәс, иң беренче минем янга кагылып чыгар ул, — диде. Аннары, башындагы пеләшле урынны кашып бераз басып торды да: — Ни.. Вәкил... Кем атлы журналист килә икән, сорашмадыңмы? — дип кызыксынды.

— Илзидә исемле бугай... Фамилиясен дә әйткән иде дә. Анысын блокнотыма язып куярга онытканмын.

— Илзидә дисеңме? — дип кабатлап сорады урынбасарыннан Рәфакъ Сәлахович.

— Әйе, Илзидә, менә, блокнотыма шулай дип язылган.

— Дөрес яздыгызмы, точно ул киләме?

— Чыннан да ул килә, Рәфакъ Сәлахович. Әллә сез танышмы?

— Юк юк, таныш түгелбез, — дип ашыгып җавап бирде Рәфакъ Сәлахович.

Икенче районнан килеп, бер ел элек кенә Ак елгада да эшли башлавына карамастан, урынбасары да, Рәфакъ Сәлаховичның үзе кебек үк, бер елгыр кеше иде. Монда ниндидер яшерен сер ятканлыгын ул ”Илзидә” сүзе чыкканнан соң җитәкчесенең йөзе үзгәреп китүеннән үк, абайлап алды. Шулай да артыгын төпченеп тормады. Төпченер иде дә, бәлки, төеннәре чишелмәстәй булып тоелган бик күп мәсьәләләрне җайлый белгән Рәфакъ Сәлаховичның монысын да җайлаячагын, тәнкыйть мәкаләсенең гәзиттә дөнья күрмәячәген ул болай да яхшы белә иде.

— Сүзегез беттеме, иптәш Галимов? — диде башлык йөзенә чыккан дулкынлануны яшерергә тырышып. — Бетсә, барыгыз, эшегездә булыгыз, очыгыз Карттирәккә. Карагыз аны, адәм көлдереп, батып ята күрмәгез. Үзегезнеке белән бармагыз, минем “УАЗ”ны алыгыз.

— Ярый, — диде дә Вәкил Хәкимович, җиңел гәүдәле кешеләргә хас булганча җил-җил атлап, кабинеттан чыгып та китте.

“Илзидә килә, Илзидә. Нишләп үзе киләсе итте икән, ә? Әллә теге вакыттагы вакыйга өчен миннән үч алырга теләвеме икән?” дип сабырсызланып типте Рәфакъ Сәлаховичның йөрәге. “Булыр да, журналистларны бик мәкерле халык, дип сөйләгәннәрен үз колаклары белән ишеткәне бар ласа аның. Юк, булмас, Илзидә андый адымга бармас. Чык сыман чиста кешегә охшаган бит ул. Әллә, тәнкыйть хатын сылтау итеп, теге вакыттагы аңлашылмаучанлыкка нокта куярга килүеме икән? Ничек кенә булса да, килүенә җентекләп әзерләнергә кирәк булыр”.

“Тә-әк-с, ничек әзерләнергә соң әле, нишләргә?” Алтын йөгертелгән ручкасын тегеләйгә-болайга әйләндереп утырганда башына шәп бер уй килеп керде: нишләргә дип, подписка эшләргә! Күп итеп, Илзидә тәнкыйть мәкаләсен яза алмаслык итеп. Республика яңалыклары белән даими танышып баручы кеше буларак, Рәфакъ Сәлахович төгәл белә: бүген халык милли матбугатны укымый. Укыр иде дә, бәлки, гәзит-журналга язылырга бүген аның кесәсендә акчасы юк. Шуңа, вакытылы матбугатка язылу чоры җитә башласа, республика гәзите хәбәрчеләре, гәзиткә язылуны оештыруда ярдәм итә алмассызмы дигән сылтау белә,н бер-бер артлы районга агыла башлый. Барысы да, ватык патефондай тик бер сүзне кабатлый: “Тираж бетеп, гәзит чыгудан туктаса, без эшсез калачакбыз! Алла хакы өчен ярдәм итә күрегез!” Күзенә мөлдерәп карап торган гәзит хәбәрчесенә ни дип җавап бирә ала инде Рәфакъ Сәлахович: “Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз”, ди дә, хәллерәк хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен кысыштырып, гәзиткә язылуны оештырта. “Точно, подписка вәгъдә итәргә кирәк Илзидәгә. Күп итеп, тәнкыйть мәкаләсе язмаслык итеп! Вәт шулай!”

Рәфакъ Сәлахович, башына шундый шәп уй килгәнгә сөенеп, учларын учка уып куйды. “И шәп эшлисең дә инде, маладискаем”, дип, канына сеңгән гадәте буенча, уң кулы белән башын кашып алырга да онытмады. Шунда уң кулының имән бармагы, пеләшле урынга тиеп киткән кебек булды да, сөенечен шундук көенеч тойгысы алыштырды.

Ләкин бу гына аның кәефен җибәрмәде. Ул тиз генә ул чәчәкләр кибете хуҗасының телефон номерын җыеп, иң матур чәчәк бәйләменә заказ бирде, эшләр белән идарә итүчегә мул итеп күчтәнәч пакеты тутыртырга, төшке аш табыны әзерләтергә кушты, һәм, биш минут эчендә генә иртәнге оперативканы үткәрде дә, хәбәрчене каршы алу нияте белән, шоферын да алып тормыйча, район үзәгенә борылып керүче юл чатына бару нияте белән гаражга таба атлады.

Хакимият ихтатасыннан чыгып барышлый аның каршысына чәчәк бәйләме китерүче кибет хуҗасы очрады. Аны, фаралары белән сигнал биреп кенә аны туктатты да, “Каршы алганда ук бирсәм, дөрес булыр, хатын-кызныың юктан гына күңеле булучан бит ул”, дип, чәчәк бәйләмен дә үзе белән алды.

Район үзәгеннән чыгып газга басуга, Рәфакъ Сәлаховичның күз алдына шомырттай кара күзле, ягымлы йөзле Илзидә килеп басты. Моннан өч ел элек беренче тапкыр күрүендә үк муеннан гашыйк булган иде аңа Рәфакъ Сәлахович, танышулары да уйламаган җирдән генә килеп чыккан иде.

50 яше туларга бер айлап вакыт калган көннәр иде. Уфага бер баруында, электән яхшы таныш булган мөхәррир янына кереп, юбилее җитәчәге турында исенә төшереп чыгарга булды. Бераз сөйләшеп утыруга, мөхәррир: “ Тимерне кызуында сугып кую хәерлерәк булыр”, дип, сурәтләмәләр язу остасы булган хәбәрчене кабинетына чакырып кертте.

— Гәзтинең иң шәп журналисты шушы була инде — Илзидә Сабирова, — дип таныштырды баш мөхәррир бүлмәгә айдай якты йөзле 40-45 яшьлек бер ханым килеп керүгә.

Була бит бер күрүдә күңелне арбый торган сөйкемле сөякләр! Илзидә дә нәкъ шундый асыл зат иде. Чибәр ханым:“Исәнмесез!” дип, тыйнак кына баш кагып куюга ук, Рәфакъ Сәлаховичның йөрәге кымырдап куйды. Ул тиз генә ханымның уң кулының имән бармагына күзен төшереп алды һәм: “Никах балдагы күренми. Димәк, бу асыл кош я кияүгә чыкмаган, я аерылган”, дип эченнән генә нәтиҗә чыгарды.

Алар мөхәррир кабинеты каршындагы бер бәләкәйрәк кенә бүлмәдә әңгәмәне дәвам иттеләр. Илиздә бер-бер артлы сораулар яудырды, Рәфакъ Сәлахович аларга тулы һәм матур җаваплар биреп барды. Әңгәмә ахырына якынлашканда, җаен туры китереп, Рәфакъ Сәлахович, Илзидәнең үзе турында да сораштырды. Тулай торакта унбиш яшьлек кызы белән генә яшәгәнлеген белде. Хушлашканда ул аны үзләренең районына командировкага чакырды, “Киләм, дип, шалтыратсагыз, барын да әзерләп-җайлап торырмын”, дип ышандырды.

Килде Илзидә районга, бер ай үтүгә үк килде. Буш кул белән дә килмәде, ә Рәфакъ Сәлахович турында мәкалә чыгып барган яңа гәзит макетын тотып килде. Мәкалә чыннан да бик матур һәм эчтәлекле язылган иде. Рәфакъ Сәлаховичның моңар бик күңеле булды, шундук күңелендә Илзидәгә моның өчен нинди дә булса хөрмәт күрсәтү уе туды.

— Миңа авыл хаҗалыгы, мәдәният, мәгариф темаларына уңай мәкаләләр кирәк булыр, — дип сүз башлады Илзидә, район хуҗасы кабинетына килеп керүгә.

— Куегыз әле, иптәш хәбәрче. Бу темарның барысын да мәгълүмат бүлегендә утырган кызлар әзерләп җибәрерләр. Юбилей мәкаләсен шулкадәр оста итеп язганыгыз өчен бүген минем сезне кунак итәсем килә, — дип, ай-ваена да карамастан, Илзидәне үз артыннан ияртеп алып чыгып китте Рәфакъ Сәлахович. Машинага утырганда Илзидә: — Шофер белән фотографны да алырга кирәк, — дип ныкышып караган иде дә:

— Сезгә генә күрсәтәсе бер объект бар иде. Ярты сәгать дигәндә урап киләбез, — дип, Рәфакъ Сәлахович, шундук ишекне эчке яктан шапылдатып ябып та куйды.

Илзидә әдәплелек саклап кына район хуҗасының машинасыннан төшмәде.

Менә алар район читендәге урман эчендә утырган ике катлы матур йорт каршына килеп туктадылар.

— Сез мине каян алып килдегез? Мин хәзер баш мөхәрриргә шалтыратам, — дип, катгый гына итеп, Рәфакъ Сәлаховичка эндәште Илзидә.

— Һич борчылмагыз. Мин сезне иртәнге ашка гына алып килдем, — дип аны тынычландырырга ашыкты хуҗа кеше.

— Шофер белән фотографны да иртәнге аш ашатсагыз әйбәт булыр иде ул, Рәфакъ Сәлахович!

— Һич кайгырмагыз, — дидем бит. — Ашатырлар аларны да. Бу хакта иптәшләргә әйтеп куелган.

— Болай килешми бит инде, Рәфкать Сәлахович...

— Нишләп килешмәсен инде? Килү белән әйттем бит инде “Мин — сезнең алда бурычлы. “Кунак итәсем килә”, дип....

— Әйтегез әле, сез районыгызга килгән һәр хатын-кыз журналистны район читендәге дачага иртәнге ашка алып киләсезме?

— Бөтенесен дә түгел, сезне генә...

— Анда кеше бармы? — дип сорады Илзидә мәгърур чыршылар кочагында сыенып утырган, Европа стилендә салынган ике катлы йортка ымлап.

— Нишләп булмасын, бар. Ашарга пешерүчеләр шунда.

Рәфакъ Сәлахович шулай дигәч кенә Илзидә, машинадан төшеп, аның артыннан иярде. Ошамый иде аңа башлыкның бу гамәле, һич кенә дә ошамый иде. Артыннан ияреп керми дә чарасы юк. Холкын күрсәтеп, кирле-мырлы сөйләшә башласа, мут песиедәй күзләрен елтыратып торучы Рәфакъ Сәлаховичның баш мөхәрриргә әллә нәрсә дип ошаклавы бар. Шунысыннан курка Илзидә.

Йортның эченә аяк басуга Илзидә аһ итте. Идәнгә ак мәрмәр плитәләр җәелгән, кар кебек ак диварларга җәнлек тиреләре, болан мөгезләре эленгән. Йортның нәкъ уртасыннан бик матур агач баскыч икенче катка алып менеп китә, шыр пыяладан гына торган террасада ямь-яшел ят гөлләр чәчәк атып утыра, иң түрдә, телевизор каршында зур өстәл тора. Киң, иркен йортның тәрәзәләре дә гади генә түгел: идәннән түшәмгә кадәр сузылган. Хуҗалар ял итә торган дачаның эче буйлап күз йөгертеп чыгуга Илзидәнең күз алдына үзе яшәгән тулай торак бүлмәсе килеп басты. 12 квадрат метрлы бүлмәдә менә унбиш ел инде кызы белән гомер кичерә ул. Гомер кичерә дип, җан асрый инде шунда. Ә болар — байлар, яши белә-ә-ә! Дөньяның артына тибеп яши белә. Их, нигә берәүләрне балда-майда йөздерә дә, берәүләрне үтә дә тынйак шартларда яшәтә икән бу Аллаһы Тәгалә? Нигә бөтен кешенең дә яшәү шартларын бер төрле яратмый икән, ә?” Илзидәнең тормыш турындагы уйларын Рәфакъ Сәлаховичның:

— Кулыгызны чайкап алыгыз да, табын артына рәхим итегез, — дигән төче тавышы бүлде.

Аның шулай төчеләнүе Илзидәнең ачуын тагын да кабартыбрак җибәрде. Яратмый ул төчелекне, бөтенләй дә яратмый. Күренеп тора, Рәфакъ Сәлахович төчеләнә-төчеләнә аңа якынаерга тырыша. Әллә сөяркәсе итәргә тели? Аббау, Аллаһ сакласын, каян керде әле күңеленә мондый ямьсез уй? Ашарына бер телем икмәге булмаса да, Рәфакъ Сәлахович алтын таулары вәгъдә итсә дә, барачак түгел Илзидә бу адымга. Яшьтән үк әткәсе һәм әнкәсе тәрбиясе аша күңеленә салынган намусы аша мәңге атлап чыкмаячак ул!

Алдында әллә нимә төрле ят ризык тезелеп торса да, Илзидәнең тамагына аш бармады. Рәфакъ Сәлаховичка ияреп монда килгәне өчен үкенү хисе биләп алды. Шулчак күңеленә “Әлеге минутларда фотограф абый белән шофер егет минем турыда нәрсә уйлыйлар икән?”дигән уй кереп оялады. Илзидә, Рәфакъ Сәлаховичның ашап бетергәнен сабыр гына көтте дә:

— Сыйларыгыз бик тәмле булды, рәхмәт! Инде эшкә керешсәк тә буладыр, — дип катгый итеп әйтеп куйды.

— Эш качмый бит ул, Илзидә ханым. Үлгәннән соң да өч көнлек кала, диләр....

— Үләргә иртәрәк шул әле безгә, Рәфакъ Сәлахович. Шулай булгач, исән чакта эшләп калырга кирәк...

Шулчак тышкы ишекнең шапылдап ябылганы ишетелде. Илзидә ялт кына карашын шул якка таба борды:

— Борчылмагыз, ашнакчылар ул. Мин аларга кайтырга фәрман бирдем, — диде Рәфакъ Сәлахович, күзләрен тәүге очрашкандагыдай майландырып.

Шулчак Илзидәне корт чактымыни, ул яшен тизлегендә урыныннан сикереп торды да, янәш урындыкта яткан сумкасын тиз генә эләктереп, ишеккә таба йөгерде.

Ишек тыштан бикле булып чыкты. Ул арада аюдай авыр итеп атлап Рәфакъ Сәлахович та янына килеп җитте һәм Илзидәнең күзләренә туп-туры карап:

— Ну нигә аучыдан качкан боландай кыланасың инде, Илзидә? Мин бит күңелемнең иң түренә кереп утырганың өчен генә сине бирегә алып килдем. Аңла, һичбер начар ният белән түгел. Әллә көпә-көндез хатын-кызга тотып ябышырга минем — район җитәкчесенең башы ике дип беләсеңме? — дип күзләрен кысып елмайгандай итте.

Аның күзгә карап төтен җибәреп торганлыгын Илзидә яхшы аңлый иде, шуңа да:

— Хәзер үк ишекне ачыгыз! Ачмасагыз... — дип, ярсый ук башлады.

— Беләм, беләм , хәзер үк ачмасам, баш мөхәррирегезгә шалтыратасыз. Шулаймы? — дип, үчекләде аны Рәфакъ Сәлахович.

Илзидәнең теш үтмәстәй каты чикләвек икәнлеген Рәфакъ Сәлахович тәүге очрашуларында ук аңлаган, шулай да тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга уйлаган иде. “ Уйлаган уй бу юлы да барып чыкмады.. һәм... чыкмас та инде, мөгаен....” Шулай уйлап, Рәфакъ Сәлахович кесәсендә карманырга тотынды. Ишекне ачкан арада Илзидәдән:

— Сез миңа үпкә тотмыйсыздыр бит? Бу хәл ике арада гына каладыр бит, — дип сорыйсы итте.

— Калыр. Ә хәзер әйдәгез, мин сораган темалар буенча алып барыгыз, — диде Илзидә мөмкин тиклем сабыр булып күренергә тырышып. Аннары: — Фотографны да алырга онытмыйк, — дип тә өстәде.

Хәбәрче ханымның бу сүзләренә каршы Рәфакъ Сәлаховичка “ярар” дип килешүдән башка чара калмады.

Рәфакъ Сәлаховичның турыдан-туры ярдәме белән Илзидә ул көнне бик күп материл туплап кайтып китте. Шулар ай дәвамында гәзит битләрендә дөнья күрде. Соңгы мәкалә дөнья күргәч, “Районыбызның эшләрен матур итеп күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә!” дип Илзидәгә шалтыратырга уйлаган иде дә Рәфакъ Сәлахович, “Я тагын дөрес аңламас”, дип, бу уеннан шундук кире кайтты.


* * *

Күпме генә тырышса да, кыргый болан баласыдай кыланган Илзидәне барыбер оныта алмады Рәфакъ Сәлахович. Моңаеп киткән чакларында аның нурлы йөзен күз алдына китереп күңелен җылытты. Юкса, көннең теләсә кайсы вакытында муенына килеп сарылырга әзер бер түгел, ике сөяркәсе бар үзенең. Тик аларның икесенең берсендә дә Илзидәдәге кебек сөйкемлек юк. 25 ел буе гомер сукмагыннан бергә атлаган хәләл җефетендә дә юк ул сөйкемлелек. Кызык инде бу дөнья: сиңа ошаган кеше — сине үз итми, сине үз иткәнен син үзең ошатмыйсың. Кайда барып абынырыңны, кемгә очрап күңел җылысы табырыңны да алдан белеп булмый.

“Илзидә... Синең белән күрешергә дә санаулы гына минутлар калып бара... Бу юлы ничечгрәк тотарсың икән үзеңне? Тагын кыргый болан баласыдай кыланырсыңмы? Я, ярый, үзеңне ничек тотсаң да тотарсың, әмма да ләкин, мин бу юлы синең яныңа якын да килмәм. Чын ирләр сүзе менә. Иң мөһиме — тәнкыйть мәкаләсен генә гәзиттә чыгара, юл юклыгын бөтен республикага күрсәтә күрмә”. Кайчандыр дүртенче власть булган гәзитнеең сүз көче кими барса да, вакытлы матбугат битләрендә район турында тәнкыйть сүзе чыкканын кабул итәлми Рәфакъ Сәлаховичның көзге яфрактай лепердәп торган йөрәге. Унбиш ел буена районны җитәкләү дәверендә күп булды тәнкыйть мәкаләләре тотып районга килүче хәбәрчеләр. Мөхәррирләрен һәм хәбәрчеләрен җайлап-майлап, шуларның күпләрен гәзит битенә чыгарттырмады Рәфакъ Сәлахович. Үз гомерендә аның тик бер генә республика гәзитенекенә — “Кызыл көч”некенә генә теше үтмәде.

Моннан биш ел элек булды бу хәл. Бер көнне кабинетына төмсәрәк кенә чырайлы, 55 яшьләр чамасындагы бер ир килеп керде дә, үзен “Кызыл көч” гәзитенең үз хәбәрчесе Фәһим Камалов” дип таныштырды һәм “Менә монда язылган хәлләр сезгә танышмы?” дип, саргаеп беткән кәгазь кисәген аның каршына салды. Бу Ярми авылыннан аноним рәвештә язылган тәнкыйть хаты иде. “Кайчандыр гөрләп торган, исеме республикада киң билгеле булган колхозыбыз бүген таралып бетеп килә. Инде чират авыл башындагы фермага да килеп җитте. Җитәкчеләр, колхозның икътисадый хәле көрчеккә терәлүгә сылтанып, мал саны кимүгә юл куялар. Карап торган эш урыныбыз — фермабыз да бетсә, без ничек яшәрбез? Ничек балалар укытырбыз? Ничек утка, суга, газга түләрбез?” дигән юллар да бар иде ике кушбиттән торган хатта. “Хәзер беркайда да җиңел түгел инде” дип, уратыбрак кына сүз башламакчы булган иде дә, Рәфакъ Сәлахович, хәбәрче аны тыңлап та тормады, саубуллашты да, туп–туры Ярмигә — халыкның моң-зарын тыңларга чыгып китте. Ул чыгып китүгә үк, “Кызыл көч”нең баш мөхәрриренә шалтыратып карау уе белән телефон трубкасына үрелде Рәфакъ Сәлахович. Анысы да хәбәрчесе кебек үк бер киребеткән кеше булып чыкты.”Тәнкыйть хатын тикшермичә кала калалмыйбыз. Халык җавап көтә җит”, дию белән генә чикләнде. Бер атна үтүгә мәкалә беренче биттә басылып чыкты. Шул ук көнне, Авыл хуҗалыгы министрлыгына чакыртып, кызыл келәмгә бастырып сүктеләр Рәфакъ Сәлаховичны. Тәненнән пос бәреп чыкканчы сүктеләр. Мал санын бетермәскә, ферманы һәм күмәк хуҗалыкны саклап калырга куштылар. Икенче көнне үк шул хуҗалыкка барып, хисап-сайлау җыелышы үткәреп, яңа рәис сайлатып кайтты Рәфакъ Сәлахович. Яңа рәис дигәне бик чос егет булып чыкты. Әйбәт кенә эшләп алып китте. Ферманы да бетертмәде, хуҗалыкны да әкренләп күтәрүгә иреште. Бер уйлап карасаң, нәкъ шул вакытта тәнкыйть мәкаләсенең чыгуы әйбәт тә булды, икенче яктан карасаң, күңелдә барыбер ниндидер юшкын калгандай булды. Шуңа да “Кызыл көч”тән киләбез”, дип шалтыратсалар, әле дә чәчләре үрә тора Рәфакъ Сәлаховичның. Ярый әле соңгы вакытта тәнкыйть хаты тотып килгәннәре юк. Ә “Тормыш сулышы”ныкылар белән сөйләшергә була. Илзидә атлы хәбәрчесе белән уртак тел табып ук булмаса да, баш мөхәррире белән килешеп була....

Рәфакъ Сәлахович сәгатенә күз төшереп алды. Вакыт ун тула биш минутны күрсәтә иде. Димәк, Уфа кунаклары озакламый шушы борылышка килеп җитәчәкләр. Шулай уйлап бетерүгә, Рәфакъ Сәлаховичның күз алдына ак йөзле, шомырттай кара күзле Илзидә килеп басты. “Һаман да шулай чибәр микән, каһәрең? Уң кулындагы имән бармагында һаман да никах балдагы барлыкка килмәдеме икән?”

Шулчак Рәфакъ Сәлахович Уфа ягыннан югары тизлектә килүче ак “Дэу нексия”не шәйләп алды. “Илзидә килә!” дигән уй кан тамырлары буйлап йөгереп узды.Ул ашыкмый гына машинасыннан төште. Ул арада ак машина югары тизлек белән яныннан узып та китте. 500 метрлап баргач, чыелдатып тормозына басты һәм артына чигә башлады. Шулай узып та киткән булыр иде, бәлки. Ярый әле Рәфакъ Сәлаховичны алда утырып баручы гәзитнең өлкән хезмәткәре фотограф Гаяз Мәмлиев танып алды. Алар килеп туктауга, Рәфакъ Сәлахович:

— Хуш киләсез, Уфа кунаклары! —дип, редакция машинасына таба атлады.

— Бик хуш, бик хуш, — дип, машинадан төшеп, ике кулын алга таба сузып, аңа таба атлады фотограф. Машинадан башка кеше төшмәде. Моны күргәч:

— Өченчегез кая? — дип сабырсызланып сорамый булдыра алмады Рәфакъ Сәлахович.

— Монда, әнә үзе! — дип, шофер егет, арткы салонның ачыла башлаган ишегенә ишарәләде.

Шулчак ишек киерелеп ачылды да, аннан Рәфкать Сәлахович кебек юан гәүдәле, шадра битле урта яшьләрдәге бер ханым төште һәм:

— Мин — Илзидә булам, Хәбирова. Гәзитнең яңа хезмәткәре! —дип, йөзенә елмаю билгеләре чыгарып, башлыкны сәламәләде.

Рәфакъ Сәлаховичның “Илзидә!” дип ачыла башлаган авызы, “И”дигән авазны да чыгара алмыйча, туктап калды. Шулай да ул югалып калмады, йөзенә җәелгән гаҗәпләнүен битлектәй тиз генә салып атты да:

— Районыбыз җирлегенә рәхим итегез, Илзидә ханым! Мин— аның хуҗасы Рәфакъ Сәлахович булам. Сезнең белән шәхсән танышуыма бик шатмын, — диде һәм, машинасының арткы ишеген ачып чәчәк бәйләмен алып, гәзитнең яңа хезмәткәренә сузды.

Мондый каршы алуны көтмәгән Илзидә яз кояшыдай елмаеп җибәрде. Бу мизгелдә аның калын иреннәре генә түгел, битендәге шадралары да рәхмәтле елмая иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк матур, эчтэлекле, аңлаешлы, кирэкле хикэя бу. Рэхмэт Венера Ханымга бик күп итеп.. Миңэ бик охшады...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Венера,бик яхшы чыккан,Ошады,бик матур.

      Хәзер укыйлар