Логотип
Проза

​Илле икенче яз


(нәсер)


       Болдырда   уйлана-уйлана тәмәкесен суырып утырган картының астына карчыгы, җиңелчә шелтәли-шелтәли,  иске бишмәт чыгарып салды: “Сиңайтәм, тор әле урыныңнан. Сал менә бу бишмәтне астыңа. Тагын боздай салкын идәнгә утыргансың. Әз чирлисең шул... − Карт, борчыган өчен бераз ризасызлык белдергәндәй, тәмәкесен авызыннан алмый гына нидер мыгырдады, шулай да карчыгына буйсынды. Бөкрәйгән билен чак-чак турайтып, ярым иелгән килеш ухылдап  өйгә кереп киткән карчыкның сукранган тавышын  картның соңгы арада чукракланган колагы бераз шәйләде. – Шул тәмәкесен дә ташлый алмады бит ходаем...”  Монда да тынгылык юк, дигәндәй, әллә карчыгына җавап итеп, әллә үзалдына, карт   авызында аңлашыр-аңлашылмас ботка пешерде дә, кулын селтәп, ишек алдына чыкты.   
      Язгы кояшның күтәрелеп килгән чагы.  Әле өй түбәсенә җитмәгән, бакчадагы шау чәчәктә утырган алмагачның купшы ботакларын  озынча алтын бармаклары белән капшап, әкрен генә өскә үрләве. Көн рәхимле, җилсез. Карт, саумы, яңа көн, дигәндәй, күзен кысып кояшка карап торды да, тәмәке төпчеген сулы бидрәгә ташлап, утынлыкка юнәлде.  Көзге яңгырлар башланып, ярылмый калган  берничә эре генә каен  түмәре  үтеп-сүтеп киткәндә картның күзләренә чалынып, тынычлыгын ала. Карт  сарайдан балтасын алып чыкты да, зур гына түмәрне сайлап, җайлап алдына куйды.  Балтасын көчкә күтәреп,  киерелгән булып үзенчә нык кына чапты.   Кипкән, корыган каен түмәре бирешмәде. Җитмәсә, ике җирдән ботаклы да булып чыкты.  Балта агачка биш бармак чамасы керде дә, башкача кыстама, дигәндәй туктап калды.  Шомарган сабыннан тотып күпме селкетсә дә, балта кысылган урыныннан чыгарга теләмәде.  Карт,  сарайдан икенче авыррак балта алып чыгып,  утындагы балта башына   кизәнеп сукты. Ике балта белән  тырышкач, утын яртылаш ярылды.  Болдырда  көянтә-бидрәсен күтәреп чишмәгә суга юнәлгән карчыгы   күренде.  Үзеннән дә авыр түмәрне ярып маташкан карты яныннан карчыгы тыныч кына үтеп китә алмады: “Әтисе дим, калдыр ла шул корыган утынны. Бетермә көчеңне. Балалар кайткач ярырлар әле”. Карчыгы алдында мах бирсе  килмичәме, эше бик шәп бармагангамы,  карт ярыйсы гына усал тавыш белән мыңгырдады: “Бар, бар, эшеңне кара. Синнән башка белмиләр ди монда!” Карчыгы, гадәттәгечә үзалдына сөйләнә-сөйләнә,  чишмәгә төшеп китте.  Ул,  көянтәсен  кәкрәйгән иңнәренә  салып, чак атлап капкадан кереп  килгәндә,  карт бер түмәрне  чак ярган иде.  Карчыгының ухылдап  тулы бидрәләрен болдырга куйганын карап торды да, үз чиратында сукранып алды: “Тагын да тулырак итеп салырга булмый идеме суны?” Бер бидрәне күтәреп алды да өйгә алып кереп китте.  Икенче бидрәне күтәреп, аның артыннан карчыгы иярде. 
      Яңа чишмә суыннан кайнатып, чәй эчәргә утырдылар.  Карчык,  карты яратканча сөтләп, куе итеп чәй ясады. Алдына  кичә пешергән коймакны этебрәк куйды: “Ашавың юк бу арада. Әйдә,  кыстаганны көтмә, кунакта түгелсең...” Киләсе ялга кайтырга җыенган балаларын искә алдылар, эшлисе эшләрен барладылар.  Амин тоткач та аны-моны сөйләшеп өстәл янында озак кына утырдылар. 
     Чәйдән соң карт урынына барып ятты. Шулай ята-тора йөри торгач, инде мич янындагы  урыны да җыелмый. Әз генә селтәнгән иде, биленә тигән. Эх кая көчле, куәтле,  кулларда балта  күз иярмәслек тизлектә уйнап торган яшь чаклар! Элегрәк,   кышкылыкка утын әзерләгәндә,  хатыны, үсеп килгән ике  улы белән  алар,  ерак урмандагы диләнкәдә  ике йөклек утынны ике көндә кисеп, өченче көнне   җигүле озынча арбага салып алып кайтып, ярып та бетерәләр  иде.  Шунысы начар, картлык көчне ала шул. Көчне суыра.  Түшәмгә күзләрен текәп яткан картының өстенә карчыгы җиңелчә  юрган китереп япты: “Әйтеп торам да бит, тыңламыйсың.  Бигрәк тискәресең шул. Ярырлар иде балалар...”  Кулларын баш астына салып чалкан яткан карт карчыгының үзалдына сукранган җаена   уйларына чумды.  Гади генә,  дөнья көтеп,  үтте инде шулай гомеркәйләр. Әллә дөрес яшәлде, әллә юк, кем белсен. Яшь чакларда  болай гади генә яшәмәс, ә әллә нигә ирешер, әллә ниләр майтарыр кебек иде.  Күп хыяллар  тәрәзәдән күренгән ак болытлардай эреп юкка чыкты. Әллә кайларга  ымтылган җаннарны дөнья авырлыгы баса барды.  Карчыгы белән алар инде бик күптәннән бергә. Карчыгы исендә тоткан кебек тоелса да, картның хәтере күптән еллар   санын да югалткан. Сугыштан соңгы бик авыр елларда кушылганнар иде ике  ятим авыл баласы.  Никахны да яшертен генә укыттылар да  туйсыз-нисез авыл советына барып язылдылар. Яшәргә урыннары булмагач, берничә ел  мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәделәр. Карчыгы шул бүлмә исәбенә мәктәп карады. Шул бүлмәдә ике уллары туды. Аталары тракторга утырып, механизатор  булып киткәч кенә гаилә тормышы бераз җиңеләйде.  Такта түбәле, зур булмаган йорт салып чыктылар. Көнне төнгә ялгап, тиенле хезмәт  хакы өчен эшләделәр.  Чупылдашып үбешеп кенә яшәмәделәр, пыр тузып әрләшкән чаклары да күп булды. Шунысы – әрләшә белгән кебек, зурга җибәрмичә,  татулаша да белделәр.   Үзләре дә, балалары да эшчән булдылар.     Замана рөхсәт иткәнчә, бер сыер, берничә сарык тоттылар. Бакча үстерделәр. Район үзәгенә, якындагы башкалага барып кайтуны санамаганда, дөнья күрмәделәр.    Бик күпләр кебек  тирестә казынып үтте инде кадерле гомеркәйләр. Карт хәтта яшәвенең мәгънәсен дә әйтә алмас иде.   Ике улы, оныклары – нәсел тамырының дәвам итүе, яхшы  балалар калдыруы, аңламыйча кылган ялгышлардан башка кешеләргә яманлык салмау  – шулдыр инде үткән гомеренең мәгънәсе. Шулай да тормыш мәгънәсе турында уйланганда карт карчыгын читләп үтә алмады.  Бер-берсенә бу хакта ачылмасалар да, алар, бер бөтеннең ике аерылмас яртысы,  күптән бер-берсе өчен яшәү мәгънәсенә әверелгәннәр иде.  Карт белән карчык бервакытта да озакка аерылмадылар.  Җиңелне дә, авырны да тигез бүлделәр. Яшь чакларда әйтешеп, тиргәшеп  алган вакытлар искә төшеп, гомер азагында  ул мизгелләр үкенеч тудыра – ник бер-берсен аңламадылар, юкка рәнҗеттеләр икән?  Инде күптән яратышу сүзләрен бер-берсенә әйтмәсәләр дә, алар көн саен бер-берсенә икенче сүзләр белән, мин сине генә яратам, сине генә кадерлим, дип ачык аңларлык итеп әйтә килделәр. “Өстеңә ки,  авыр күтәрмә, ач йөрмә, чирли күрмә...” – бер-берсен әз булса да  акларга, якларга тырышып әйтелгән бу сүзләрнең төбендә гомер азагына хәтле җиткән ихлас  мәхәббәт   ята түгелме соң?! Бер-берсеннән ризасызлыклары да, сукранып алулары да, кайчак эләгешеп китүләре дә  бер-берсен сакларга тырышудан килә.  “Көчең җитмәслек эш эшләп, үзеңне үзең бетереп, мине ялгыз калдырмакчы буласыңмы?" − карчыгының тел төбен карты яхшы аңлый.  Ирләрчә кырыс, кайчак тупас кына әйтеп, карты карчыгын  үзенчә сакларга тырыша: “Ашыкма миннән алда китәргә...” Туры әйтмәсә дә,  акыллы карчыгы моны бик тә ачык чамалый.  Икесенең дә бер-берсен бер генә көнгә дә алда җибәрәсе килми, бер генә көнгә дә ялгыз каласы килми.  Чөнки алар күптән бер бөтен. Шулай да  чикле генә гомернең азагы якынлашып килүен алар икесе дә анык белә. Кем алда китә – анысы  бер Аллага гына билгеле.     Үзе алда киткән очракта да, карт өчен үлемнән дә, каберстанга  баргач бирәсе җаваптан да куркынычрагы – карчыгын калдырып китү. Ничек яшәр ул монда ансыз?! Яшәү теләге ничек зур булса да,    икесенең дә,  дә кеше кулына калып, бер-берсенә авырлык китерәсе килми. 
    Бәхетле булдымы картның гомере? Уйнап-көлеп кенә яшәмәделәр. Киресенчә, андый чаклар  бармак белән санарлык аз булды. Карт белән карчыкның гомерләре күбесенчә авырлык белән үтте.  Бәхетлемен, диеп күкрәк какмаса да, карт үзен бәхетсез итеп тә сизмәде.  Инде озын гомеренең азагында карт белә:  шушы җиңел булмаган тормышны икәү бергә иңгә-иң үтү, тормыш мәгънәсенә әверелгән якыннан-якын кешең белән  азаккача янәшә   булу  – үзе бер  зур бәхет. Ниндидер могҗиза булып, үткән тормышны үзгәртергә мөмкин булса да, карт нәкъ гомере үткәнчә, нәкъ шул карчыгы белән яшәр иде. 

         Уйларына чумып яткан карт бераз оеп китте. Кече якта карчыгы шалтыр-шолтыр  табак-савыт юа. Шау чәчәктә утырган алмагач, ак керфекләрен киң ачып,  үрелеп тәрәзәдән карый, бакчага чакыра.  Тышта чәчәкле, җылы, нурлы, ямьле  яз. Карт белән карчыкның  бергә үткән, уртак илле икенче язлары.  Кемнеңдер беренче, ә кемнеңдер соңгы язы...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "...аңламыйча кылган ялгышлардан башка кешеләргә яманлык салмау – шулдыр инде үткән гомеренең мәгънәсе. "

    • аватар Без имени

      0

      0

      ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕБЕЗ ДӘ АҢЛАМАГАН НЕЧКӘЛЕКЛӘРЕН ШУНДЫЙ МАТУР ИТЕП ТАСВИРЛАП БЕЗНЕ ГЕЛ СӨЕНДЕРЕП ТОР, ФИЗӘЛИЯ!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ниндидер могҗиза булып, үткән тормышны үзгәртергә мөмкин булса да, карт нәкъ гомере үткәнчә, нәкъ шул карчыгы белән яшәр иде. Рәхмәт Физәлия! Уйланырга мәҗбүр итәсең безне дә...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гильмулла сезгә дә зур рәхмәт!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Балалар устергэндэ акны-караны курми эшлисен икэн.Алар уз тормышлы булгач(алхэмдуриллах),сизелэ шул бер-беренэ карата торле-торле фикерлэр.Соклану хислэре уянды олкэннэрнен яшэу очен парлап тырышуын куреп.Безгэ урнэк.

            Хәзер укыйлар