Логотип
Проза

«Җибәрмим мин сине!..»

– Китәм мин синнән, Әхмәт... Әхмәт «көләргәме, еларгамы» дигән кыяфәт белән аңа карап катты. Шаярта дисәң... тапкан сүз!..

– Әхмәт, мин китәм...
– Кая китәсең, җанашым?
– Синнән китәм, Әхмәт...
Әхмәт «көләргәме, еларгамы» дигән кыяфәт белән аңа карап катты. Шаярта дисәң... тапкан сүз! Чынлап әйтергә... соңгы вакытларда бернинди сәбәп чыкканы юк ич! Сәбәп дип, утыз ел гомер эчендә алары да булмый тормады инде үзе, тик ник берсенең башына аерылу турында фикер килеп карасын! 
Булганнары да үтте инде... Берсендә получка алган көнне эшләгән җирендә дус-ишләре белән озаграк утырып җибәргәч, Фәйрүзә аны кара көеп каршы алды. 
 – Мин ир кеше, имею право! – дип җикерде Әхмәт, хатынының беләгеннән кысып тотып. – Миңа андый чырай күрсәтәсе булсаң! – дип, чак селтәнеп җибәрмәде. Фәйрүзә аның кулларыннан ычкынып, ярты төн урамда йөреп керде. Әхмәт эзләп чыкмады, арыган иде, ятты да йоклады. Иртән хатыны өстәл артына песи шикелле генә чыгып утырды.
 – Яклаучыларым юклыгын беләсең, ничек кыерсытсам да ярый дип уйлыйсыңдыр инде...
Ул – ятим үскән кыз, болай да җае килгән саен:
– Син миңа әти урынына да, әни урынына да, Әхмәт, – дип кабатларга ярата. – Ахирәт  дусларым да юк диярлек, үзең беләсең... Бердәнбер кешем син минем тормышымда...
Дөрестән дә шулай бугай. Берәрсе кунакка дәшсә, китә дә, озак тормый, «лешт» итеп кире кайтып җитә бит ул. «Барып җиткән идеңме соң син?» – дип шаярта ире. «Синнән башка нишләп утырыйм инде», – дип кенә җаваплый Фәйрүзә.
Булды инде... Вакытында өлгертмәгән әбәт өчен дә, килгән кунакларга тиешенчә ачык чырай күрсәтмәгән өчен дә хәйран дулап алган вакытлары да булды. Андый чакларда шым гына йөри Фәйрүзә, каршы сүз катмый, шуның белән үтеп китә. Ә берсендә түзмәде, «пыск» итеп елап җибәрде. Хатын-кызның күз яшен бөтенләй күтәрә алмый Әхмәт, җене кузгала. Бу юлы да йодрыкларын хатынының баш очында уйнатып алды:
 – Нәрсә, өстәп җибәргәнне көтәсеңме әллә?! – диде. Юк, сукмады, билгеле, утыз ел эчендә анысына ук барып җиткәне булмады.
Әхмәт үзе типсә тимер өзәрлек ир, Сабантуйларда көрәшеп тә йөрде. Авыру-сырхауның ни икәнен гомер буе белмәде. Шуңа күрә чирлим дигән кешене гомумән аңламады. Яшьрәк вакытта Фәйрүзәнең баш өянәге кузгала торган гадәте бар иде, андый чакларда эштән кайта да, тегесен-монысын тиз-тиз генә карап, башыннан бөркәнеп ята. Әй гарьләнә иде инде Әхмәт: «Чиреңне кочаклап яткач, бетә дип уйлыйсыңмыни аны, бар, һавада йөреп кер!» – дип өйрәтә иде. Соңгы елларда ул чире әллә узды, әллә Фәйрүзә күрсәтмәскә өйрәнде – бернидән дә зарланганы сизелмәде. Күзләре моңсуланып, йөзе уйчанланып киткән көннәре була инде, андый чакта Әхмәт: «Яшьлегең искә төштеме әллә, җанашым?» – дип шаярткан була. Әхмәтнең дә башына яшьрәк чакта  хатынга илтифатсызрак булдым бугай, дигән уйлар ешрак килә башлаган иде үзе. Өлкәнәйгән саен, бер-береңә якыная барасың бугай ул...
Шулай дип уйлап йөри иде бит әле, бүгенгесе нинди сүз булды соң?
  – Китеп... кая барасың? Балалар янынамы?
 – Юк, юк, аларга әйтеп, син дә борчый күрмә! Китәр урыным бар минем!
Әхмәт көчәнеп кенә елмайды. Китәр урынын да әзерләп куйган бу! Әллә китәр кешесенме? Шулайдыр! Ничек бу көнгә кадәр сизми йөрде соң ул аны!
 Аларның бердәнбер уллары, үз гаиләсен корып, икенче шәһәрдә яши. Елына бер-ике генә кайтып күренәләр. Фәйрүзәнең алар белән телефоннан сөйләшкәнен әле иртән генә тыңлап торды Әхмәт. Бар да яхшы, икебез дә исән-сау, тормышыбыз көйле, диде...
Әхмәт авыр гына урыныннан кузгалды, хатыны каршына якын ук килде, беләкләреннән кысып тотып, күзләренә ачуланып карады:
– Беркая да китмисең! 
Фәйрүзә тын гына урынында басып торды, кулларын ычкындырырга талпынмады:
– Син мине тотма инде, Әхмәт. Гомер буе сүзеңнән чыкмадым, хет бер генә тапкыр үземчә эшлим инде, яме! Яши алмыйм мин синең белән алга таба!
Ул бу сүзләрне шундый йомшак, үз итеп, шул ук вакытта ныгытып, кире алмаслык итеп әйтте, ир, үзе дә аңышмыйча, кулларын ычкындырды.
Юл төенчеген Фәйрүзә алдан ук әзерләп куйган булган, Әхмәтнең башыннан саташулы уй гына йөгереп узды: «Утыз ел яшәп, йорттан бер төенчек белән генә чыгып китәмени бу?..»
Ул аны озатырга чыкмады, артыннан ишекне генә бикләп калды – хатыны ачкычларын да өстәл өстенә куеп калдырган иде. Күңеле бәргәләнеп, идән уртасында озак басып торды. Аннары өйдә җан иясе бар кебек булсын диптер, телевизорны кабызды. Ярым шәрә киенгән кыз чиный-чиный җырлый, дөресрәге, кычкыра: «Ах, дөнья нинди мату-у-р!» Әхмәт, җенләнеп, икенче каналга күчте, анда бер чибәркәй соңгы хәбәрләрне укый, елмая-елмая, азык-төлеккә бәя күтәрелүе, нинди юл фаҗигаләре булуы турында сөйли... Елмаерга түгел, еларга кирәк бит сиңа, исәр!
Аннан соңгы көннәрне ничек яшәгәнен томанлы гына хәтерли Әхмәт. Эш сәгате беткәч тә өенә кайтырга ашыкмыйча шунда утырып кала башлады. «Дус-ишләре» дә арта барды, әле берсе, әле икенчесе «хәлен белергә» керә, шулар белән утырып, ярты төндә генә өенә кайтып ава торган булды. Фәйрүзәнең кая киткәне белән кызыксынмады, хәер, сорашыр кешесе дә юк иде бит!
Бер көнне күрше йортта яшәүче өлкәнрәк яшьтәге хатын Әхмәтнең юлына аркылы төште. Ул аның исемен дә белми, бер-берсе белән ияк кагып кына исәнләшеп китә торганнар иде. Ни йомышы төшкән соң әле моның?
 – Син Фәйрүзәнең ире бит, энем, әйеме?
Әхмәт аңа шикләнеп карады:
 – Соң?
 – Мин аның белән бер палатада яттым. Шуннан кайтып киләм. Сиңа әйтмәскә кушкан иде дә... Әйтим әле.
Әхмәт сабырсызланып аңа текәлде.
 – Операция көтеп ята ул. Аннан исән чыгачагына ышанмый. Сине борчымыйча гына китеп бармакчы була... Мин әйтәм, ышанырга кирәк, юкса, терелә алмыйсың, дим...
Калганын тыңлап бетермәде Әхмәт. Тамагына тыгылган төерне йота-йота, Фәйрүзәсе чыгып киткәннән бирле эшсез каңгырып утырган  машинасына таба йөгерде. Тизрәк, тизрәк... Тизрәк, тизрәк... Йөрәге шулай дип тибә. Сабыр ит, Фәйрүзәкәем, беркая да җибәрмим мин сине!.. Беркая да...

Фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/man'>Man фото создан(а) freepik - ru.freepik.com</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар