Логотип
Проза

ГӨЛЧӘЧӘК

 (хикәя)
 Сәгатьләр буена текәлеп яткан түшәм агы күзен авырттыра башлагач, Гөлчәчәк көч-хәл белән торды да тәрәзә янына килеп басты. Урамда җәй. Кешеләр каядыр ашыга. Бала-чага йөгерешә. Кояш яндыра. Җил бүген комбинат ягыннан исә, сасы ис китерә. Һава аеруча авыр. Үпкәне өтә. Ютәле кузгалган Гөлчәчәк үрелеп форточканы ябып куйды. Зәгыйфь кенә үскән кәрлә каеннар очыннан якында кап-кара үле таулар – терриконнар күренә. Шәһәр урамында ялгышып кына очкан күбәләк, бөҗәк күренсә дә, Гөлчәчәк белә – ул тауларда бернинди тормыш та юк. Анда бер кош та, бөҗәк тә, җәнлек тә яши алмый, бер агач та, үсемлек тә үсә алмый. Аста, үзәндә үлек сулы Сак-Елга ага. Зарарлы матдәләр тулы агулы кызгылт-сары суда балыкның исе дә юк. Елга ярында да үсемлек, камыш күрермен димә. Астарак төпсез карьерлар. Биек-биек таулар каберлекләрне хәтерләтә. Әйтерсең дә, барлык кешелек өчен казылган каберлекләр – шуңа да алар биек һәм иләмсез, ә чокырлар төпсез... Карабаш. Кара башлы Үлем хуҗа булган как ялан таулар ягы.
 Тәрәзә яңагына таянып бераз басып торгач, Гөлчәчәк аш бүлмәсенә үтте. Суыткычка әнисе магнит белән ябештереп язу калдырган: “Кызым, хәерле көн! Плитәдә аш, суыткычта яшелчә-җимеш. Аша, ярыймы? Даруыңны эчәргә онытма! Мин тиздән кайтырмын”. Кыз плитәдәге ашны ачып карады, суыткычка күз салды. Юып алма капкан булды. Ашказаны ризык кабул итәргә карышты, кыз укшый башлады һәм тизрәк юыну бүлмәсенә ашыкты. Өй эченнән шулай бер ураган арада йөз чакрым үткәндәй арыган, сулышы капкан Гөлчәчәк чак атлап урынына барып ятты.
 Тагын озын-озак җәйге бер көн! Сызланып, авыртынып ничек үткәрергә белмәгән төннәр арты шундый ук озын көннәр килә. Сау-сәламәт бала чагында Гөлчәчәк якты, кояшлы көннәрне бик ярата иде. Көне буена урамнан кайтып та кермәгән Гөлчәчәк дус кызы Зифа белән төрле уеннар уйный, ләйсән яңгыр астында асфальтка җыелган суны чәчрәтә-чәчрәтә ялан аяк йөгерә... Хәтта яңгыр суының саргылт булып күбекләнеп торуы да куркытмый... Кешесез калган хәрәбәләрене, шәһәр читендәге терриконнарны салават күпере каймалый... Әнисе кызын җәй көне шәһәрдә озакка калдырмаска, ял итү, дәвалау чарасы табарга тырыша иде. Кызы телиме, теләмиме, Рәвинә аны бер сезонга булса да ял итү лагерына җибәрә. Әтисе исән чакта алар хәтта бер тапкыр еракка, диңгезгә дә барып кайттылар. Җәй саен әнисе Гөлчәчәкне үзенең бертуган апасына – күрше өлкәдәге Әрәмил шәһәренә илтә. Әрәмил аларның шәһәрчегеннән артык зур түгел, шулай да анда сулыш алуы да җиңел, табигате дә матур. Әрәмилне сагынып, Гөлчәчәк көрсенеп куйды. Хәер, Әрәмилне генә юксынуымы икән?.. Аңа бәйле ымсындыргыч хыяллары, өметләре, эри бара-бара, яшь йөрәгенә үкенеч салып сызлатмыймы икән...
 Телефоны кыска гына тавыш биреп куйгач, Гөлчәчәк аны кулына алды. Алим кош теледәй генә хат җибәргән: “Акыллым, хәерле иртә! Көнең матур үтсен, гүзәлем!” Гөлчәчәкнең аксыл иреннәренә елмаю кунгандай булды, карашы да нурланып китте. Ул егетнең номерына басты. Алимның тавышы көр, көчле яңгырады. Баштарак яшьләрчә сленг белән төртешеп сөйләшкән Алимга соңгы арада әллә ни булды. Гөлчәчәк гомердә дә ишетмәгән әллә нинди матур, җылы сүзләр әйтә. Акыллым, күбәләгем-түгәрәгем, нәнием... Бу юлы да телефоннан Гөлчәчәкнең колагына җылы дулкын агылды: “Тордыңмы, бәләкәчем? Кәефең ничек?” Ерактан килгән шул тансык дулкынга бирелеп, Гөлчәчәк изрәде, үзалдына елмаеп тик басып торды. Ул дәшмәгәч, егет борчыла ук башлады: “Чәчәгем, каясың? Әйт инде бер генә сүз?” Бераз көттереп кенә Гөлчәчәк оялгандай җаваплады: “Монда мин...” Егет белән кыз озак кына сөйләштеләр. Күбрәк Алим сөйләде. Җәйге каникулда эшләп алырга хыялланган егет ниһаять эш тапкан. Төзелеш кирәк-ярагы сатылган зур складта аны-моны ташып, кара эшче булып кына йөрүенә дә горурлана – эшнең агы-карасы юк, янәсе. Бераз акча эшләгәч, Алим Гөлчәчәк янына киләчәк! Гөлчәчәккә аны тыңлавы шундый да рәхәт иде! Хәтта хәле дә, сулыш алуы да җиңеләйде кебек. Кадерле кешесенең тавышын йотлыгып тыңлый-тыңлый, Гөлчәчәк телефон трубкасын яңагына кысты. Бераздан Алим, саубул, аккошым, мине чакыралар, дип элемтәне өзгәч тә, кыз телефонны яшьтән чыланган яңагыннан алмый торды.
 Алим белән Гөлчәчәк Әрәмилгә үткән җәйне апасына кунакка баргач танышты. Кунак кызына бәйләнгән малай-шалайны Гөлчәчәк яныннан озын, спортсменнарча таза буйлы Алим тиз өркетеп җибәрде. Башта кыз белән егет юк-бар турында гына сөйләштеләр. Мәктәп турында, укытучылар, дуслары турында... Яшь йөрәкләр бер-берсенә тартыла башлавын сизми дә калдылар. Кызның уш китәрлек чибәрлеге булмаса да, Алим аның күзләренә гашыйк булды: “Карашың матур синең. Ничектер... ягымлы... җылы...” Аннары сак кына кызның озын чәчләренә үрелде. “Кистермә ярыймы чәчләреңне?..” – һәм кызның кара болыттай иңнәренә таралган чәчләрен зур учы белән сак кына сыйпады. Уналты яшьлек кыз беренче тапкыр егет кочагының кайнарлыгын, иреннәренең балдай татлы тәмен татыды. “Бәләкәчем!..” Егетнең бу сүзеннән генә түгел, Гөлчәчәк көчле, таза бәдәнле Алим янында чынлап та үзен кечкенә итеп сизә. Ә шушы көчле, акыллы егет – аның яклаучысы... Алим исә үле илдән килгән Гөлчәчәкнең һәр бөҗәккә, кошка, үсемлеккә сокланып каравына гаҗәпсенә.
 Алимны сагынудан Гөлчәчәкнең йөрәге сулкылдап куйды. Кайчан күрер ул ерактагы якын кешесен?! Күрерме икән? Алим да, Гөлчәчәкнең хәлен аңлап булса кирәк, Әрәмилгә баштагы кебек шашып чакырмый. Үзем киләм, диеп юана. Инде Гөлчәчәк тә анда бара алмаячагын аңлый. Бер-берсенә үлеп тартылган ике яшь йөрәкне аерып, алар арасына Чир – зур, иләмсез кара Чир басты. Ул – көчле, мәкерле. Ул унҗиде яшьлек дөнья күрмәгән кыздан гына да түгел, ә тормышның астын-өстен белгән барлык кешеләрдән дә көчле. Яман шеш кызның бар гәүдәсенә тамырын җәя бара. Ничек җиңәргә ул Чирне? Ничек аңа бирешмәскә?! Ничек яшәргә?! Тормышка аяк басарга да өлгермәгән унҗиде яшьлек кызның ничек яшисе килүен әйтеп тору кирәкме икән?! Ул бит әле ачыла гына барган чәчәк. Гөл чәчәге... Бөреләнеп кенә килгән гөл чәчәгенең сула да башлавы – бу бит дөрес түгел! Минем яшисем килә! Беләсезме, ничек яшисем килә! Булышыгыз миңа, кешеләр? Алимым, булыш миңа?! Әнием, бер кат гомер биргәнсең икән, тагын да бер кат бир, ярдәм ит?! Илаһым, яшисем килә...
 ...Ишек кыңгыравы шылтырады. Хастаханәдән өметен өзгән кызга шәфкать туташы килеп система куеп китте, температурасын үлчәде, дарулар эчерде. Кыш буена Чиләбе хастаханәсендә ятып дәваланган Гөлчәчәк инде дарулардан да арыды. Хәле бер яхшырып, бер начарлана торгач, авыр сырхау үзенекен итә – Гөлчәчәкне өметсез күреп өенә кайтардылар. Гөлчәчәк үзен терелтергә тырышып көн-төн яныннан китмәгән табибләр турында гаҗизләнеп уйлый: “Сез, акыллы, белемле зур кешеләр. Сез – кешеләрнең өмете. Сезгә аларның нидән чирләве билгеле. Чирлеләрне дәвалауга караганда, ул сырхауларны булдырмау җиңелрәк түгелме? Ник көрәшмисез сез моның өчен? Ник үз сүзегезне, үз фикерегезне әйтмисез? Каберлекләр чорнап алган үзәндә, көне-төне торбасыннан үлем чәчкән комбинат янында кеше яшәве мөмкин түгел! Анда сәламәт кеше булуы мөмкин түгел! Сез, табиблар, моны белә торып, дәшмисез!”
 Бераздан әнисе кайтты. Мөмкин хәтле кызы янында булырга тырышса да, Рәвинә эшләмичә булдыра алмый – кызын дәваларга, ничек тә яшәргә чара табарга кирәк. Өч ел элек ире дә үлгәч, гаиләнең хәле тагын да кискенләште. Арыган йөзенә елмаю чыгарырга тырышып, әнисе ятып торган Гөлчәчәкнең башыннан сыйпады: “Хәлең ничек, кызым?!” Үз сүзләренә үзе ышанмаса да, Гөлчәчәк, яхшы, әнием, дип җаваплады. Гөлчәчәк аңлый – хәлем начар, дип зарланып әнинең төшкән күңелен тагын да төшерергә ярамый. Ул болай да төннәрен елап чыга. Авыртынудан йоклый алмаган Гөлчәчәк ишетми дип уйлый. Кыз әнисенә кызганып карап торды. Кырык ике яшьлек әнисенең чәчләренә эремәслек кырау кунган, яңаклары эчкә баткан. Үзенең дә тазалыгы әллә ни юк. Эх әнием! Күпме борчулар китердем мин сиңа! Терелеп кеше булсам, сине уч төбемдә генә йөртер идем! Әнисе, телевизор кабызыйммы? дип сорагач, Гөлчәчәк, кирәкми, дип баш селкеде. Анда күрсәткән җиһан Гөлчәчәк дөньясыннан искиткеч ерак, шуңа күрә чын да түгел кебек. Ә чынбарлык – әнә генә, тәрәзә артында: комбинат торбаларыннан чыккан агулы газ, төтен, тузан, каберлекләрне хәтерләткән үсемлексез-җәнлексез биек үле таулар, балыксыз, камышсыз Сак-Елга, өметләре өзелгән кыска гомерле кешеләр... Карабаш кешеләренең уртача яше кырык биштән узмавы беркемгә дә сер түгел. Кая да булса күчеп китә алганы күптән китеп бетте. Гөлчәчәкнең әтисе исән чакта алар да күчеп китәргә дип акча җыйганнар иде. Тик ул акча кырык яше дә тулмыйча үлгән әтисен җирләргә генә җитте. Бу тәмугтан кая да булса китеп котылу хыялы белән яшәгән Рәвинә ире үлгәч, кызы чирләгәч инде ул турыда авыз да ачмый. Кая китсен, кемгә барып сыенсын ялгыз хатын? Кулында чирле бала... Гөлчәчәкнең бергә үскән дус кызы Зифа гаиләсе дә Башкортстанның бер районына барып урнашты. Көннән көн сула барган Гөлчәчәк һич югы ахирәте өчен сөенә.
 Үзе яшәгән дөньяның дөрес корылмавын, болай булырга тиеш булмавын Гөлчәчәк бала чактан ук аңламады түгел. Нигә ерактагы таулар, урманнар, күлләр чиста, ә Карабаш крематорийны хәтерләтә? Нинди каргыш төшкән бу җирләргә? Нигә кешеләр үз йортын үзе агулый? Бәләкәйдән үк Гөлчәчәк “экология, катастрофа, кризис, ПДК” сүзләрен ишетеп үсте. Бай табигатьле, искиткеч матур бу якларның язмышы нигә шул хәтле аяныч? Илгә бакыр, металл кирәк, дип өйрәттеләр мәктәптә укыганда. Карабаш илгә бакыр бирә. Бу корбаннарны бакыр белән акладылар. Бу үле таулар да, агуланган елгалар да, чирләш балаларның иртә киселгән гомере – барысы да бакыр бәясе. Түләнгән хакка караганда бакыр алтыннан да кыйбат. Кешеләр табигаттән ерткычларча файдалана – карунланып җирнең байлыгын суыра һәм рәхмәт урынына үлек дөньясы калдыра. Тик төптән уйлаганда, бакырны бер Карабаш кына чыгармый, бөтен дөнья чыгара. Әмма бакыр өчен табигатьне бу хәтле зарарлаучы, вәхшиләрчә юк итүче урын башкача дөньяда тагын бармы икән? Агулы шлак таулары йөз елдан артык өелә барып, тирә-яктагы бөтен тереклекне яндыра. Радиация, авыр металлар, газ, тузан... Гөлчәчәк сигезенче сыйныфта укыганда бу хакта инша да язган иде. Статья рәвешенә китереп, урындагы гәзиткә дә җибәргән булды. Тик кемнең үз хуҗаларына каршы әйткәне бар? Гөлчәчәкнең язмасын бастыручы, игътибарга алучы булмады. Исән чагында Гөлчәчәкнең әтисе үзе кебекләр белән һавага чыгарылган ташламаларны киметү өчен чистарту җайланмалары, өстәмә фильтрлар даулап йөри иде. Комбинатны туктатмас өчен генә ниндидер чистарту җайланмалары куйган булдылар, тик аңа карап кына төбенә хәтле агуланган тирә-як мөхит үзгәрмәде. Комбинатны туктатуга караганда кечкенә штраф түләве миллионлаган табыш китергән хуҗаларга кулайрак иде. Заманында, идеология әләме астында, комбинат эшчеләрен “иң-иң” девизы белән җиктеләр. Хәзер дә комбинат “иң-иң”нәр арасында беренче – Карабаш бакыр эретүче комбинатының тирә-ягы дөньяда иң-иң пычранган, зарарланган урын санала. Хуҗалар алышына тора, ә тормыш үзгәрми. Кешеләр бакыр хакын, кемдер җыйган табышны үз гомерләре белән түли тора. Ә табигать ничек түзә бу вәхшилеккә? Ул бәрабәрле җавап бирә – торбалардан чыккан зарарлы матдәләрне парга әйләндереп, күкерт кислоталы яңгыр итеп кеше башына коя. Агулы тузан һава белән кушылып кешеләрнең үпкәләрен черетә. Кешеләр үзләре агулаган су эчә, үзләре агулаган һава сулый. Кайчак, күңеленә җыелган әрнүгә түзә алмыйча, Гөлчәчәкнең иң биек трибунага менеп кешеләргә үзе кебек күп санлы авыру яшүсмерләр, үле туган балалар исеменнән кычкырасы килә: “Нишлисез сез, олылар?! Безнең бит яшисебез килә!!! Нишлисез?!” Тик ишетүләре генә икеле. Кешеләрнең күзен алтынга әйләнәсе кызыл бакыр баскан. Бакыр алар өчен – кеше гомереннән күпкә кыйбат.
 Җәйге каникулда Әрәмилдә үткәргән вакыты Гөлчәчәккә искиткеч тансык иде. Әнисенең апасы кызны үз балаларына тиң күрде. Монда күңелгә тагын балачак ваемсызлыгы кайта, Карабаш атлы тәмуг онытылып тора. Үткән елны Алим белән танышканнан бирле, Гөлчәчәк киләчәген Әрәмил белән бәйләде. Гөлчәчәк Әрәмилнең тирә-ягы, табигате, тарихы белән кызыксынды. Күбесенчә шәхси йортлардан торган кечкенә генә шәһәрчек. Завод-фабрикалары булса да, табигатькә кеше әле артык зыян сала алмаган. Тик елгалары гына чиста түгел, коенып булмый. Шулай да монда, атом сугышы үткәндәй күренгән Карабашка караганда, күпкә яхшырак, чистарак иде. Алим да Гөлчәчәкне Әрәмилгә чакырды. Якында гына зур шәһәр, укырга керерсең, дип өметләндерде. Гөлчәчәк үзе дә мәктәпне тәмамлап укырга керү хакында хыялланды. Көзен чирләп китеп, кышын хастаханәдә үткәрү генә Гөлчәчәкнең якты хыялларын челпәрәмә китерде. Вакытында экзаменнар да бирә алмады, укуы да калышты. Ярый инде, укуын сәләтле кыз куып та җитәр иде, менә тазалыгы начарлану бик яхшы түгел. Әнисе, терелерсең, кызым, син яшь әле, дисә дә, кызның өметләре киселгәннән киселә бара шул. Шәһәрчекнең исем-атамасы кызны күптән кызыксындыра иде. Арамиль ни аңлата ул, дип сорагач, бервакыт Алим аңа шәһәр тарихы турында кыскача сөйләде. Рәсми версия буенча, бу җирләрдә бик электән Арамиль исемле принцесса, янәсе дә хан кызы яшәгән. Аның хакына шәһәргә дә хан кызының исемен биргәннәр. Ә чынлыкта, элек-электән бу җирләрдә башкортлар яшәгән. Екатеринбургка нигез салган чакта Әби патшаның хезмәтчеләре башкорт илен яндырып, җир белән тигезләп, кешеләрен үтереп чыкканнар. “Әрәм булган ил, Әрәм Ил” – менә ул Әрәмилнең чын исеме. Бу сөйләшү Гөлчәчәкнең күңелендә авыр тәэсир калдырды. Ул туып үскән Карабашны да Әрәм Ил дип атап була бит. Аны да байлык күзен томалаган кешеләр әрәм иткән, юк иткән. Карабашка Әрәм ил атамасы ныграк та ятеш әле. Карабашның байлыгын суырган, үзен юк иткән адәмнәр дә, аларның балалары да чит илдә, мул тормышта яши. Алар кемнеңдер гомере киселүе турында, урманнар, күл-елгалар юкка чыгуы хакында уйлый белми.
 Авыр уйларыннан арынырга теләп, Гөлчәчәк тагын тәрәзә янына килде. Тәрәзәдән кешеләрнең Ялан Таудагы иң соңгы өмет чарасы – көзгеләр белән каймаланган тимер тәре күренә. Карабаш монда да калышмый – бу тимер тәре дөньяда иң зур тәре. Иң зур тәрене күктән күрми калмаслар, дип уйлавымы кешеләрнең... Тирә-яктагы ташларда да кешеләр өметләрен язып калдырган: “Спаси и сохрани!”, “Бог терпел и нам велел!” Түзәр иде кешеләр, Гөлчәчәк тә түзәр иде, тик ни хакына түзәргә – билгеле түгел. Кемдер тагын да ныграк баесын өченме? Ә йөз елдан артык кешедән мәсхәрәләнгән, азаккы чигенә җитеп агуланган табигать ни өчен түзәргә тиеш? Аның да түзәрлеге калмаган. Ул кешеләргә афәт арты афәт, давыл арты давыл җибәрә, алар сипкән агуны үзләренә кире кайтара. Кешеләр сакламаганда, ул үзен саклап көрәшә. Табигать үтерми кешеләрне, кешеләр үз-үзен үтерә. Монда яшәгән кеше генә кешелекне борчыган иң зур мәсьәлә – тирә-якны агулауны туктату, табигатьне коткару булырга тиешлеген аңлый. Ә кешеләр ниндидер вак-төяк белән мәш килә. Әнә кешелек өчен казыгандай биек итеп өелгән каберлекләр − үле таулар тәрәзәдән күренеп кенә тора... Карабаш, Кыштым... Тиздән бар планетаны ул биек каберлекләр капламагае...
 Кыска гына гомере хакында уйлаганда Гөлчәчәкнең күзләре кайнар тамчылар белән каплана. Яшәде дә, яшәмәде дә кебек. Дөресрәге, дөньяга туды, үсте, тик яшәргә генә өлгермәде. Дәвамын, исемен, якты эшләрен калдырырга өлгерми дә китәчәк. Ә бит ул үзенең җиргә тууы, яшәеше, барлыгы белән әз булса да дөньяны яхшыртырга, гөлдәй бизәргә хыялланды. Кешеләр аның гомерен кистеләр. Ни гаебем бар минем сезнең алда, кешеләр?! Минем яшисем килә! Нигә аласыз минем гомеремне?.. Бакыр байлык корбаны мин генәме соң?! Гөлчәчәкнең күңеле тиздән үзенең күбәләккә әйләнеп күккә очасын сизә, гәүдәсе бу сызлану-авыртынулардан котыласын белә. Үзенең вакытсыз киселгән чәчәк гомерен кызгана, шулай да Гөлчәчәк әнисен ныграк жәлли. Әнисе нинди кара кайгыларда калачак, өзгәләнәчәк... Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен дә... Бәхил бул... Ә Алим? Бер генә күрергә иде сине, ерактагы якын кешем! Син назлап сыйпаган озын чәчләрем дә коелды, ябыгып ямьсезләнеп тә беттем. Сиңа күренергә дә оялам. Тик шулай да бер күрергә иде... Рәхмәт сиңа, бәгърем! Синең аша мин тәүге саф сөюне таныдым. Синең аша мин тормышны яраттым. Сине белгән бу елым – минем тормышымның иң бәхетле елы булды. Бәхетле бул, кадерле кешем! Син – минем чынга ашмаган хыялым, мәхәббәтем! Бакчаңдагы мин утырткан гөл чәчәге бөреләнгәндә Гөлчәчәгеңне искә ал, яме...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх! дип кенэ әйтә алам, Физәлия...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый трагик әсәр...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу кэбэхэт чир Беркемгэ дэ килмэсен. Минем дэ Этиемне алып китте. Ничек керэ торышмадык алып калып булмады. Балаларнын газаплануы кызганыч.

          Хәзер укыйлар