Логотип
Проза

Гөлчәчәк

(хикәя)

Мөселманнар зиратында Әф ганнан кайтканнарның кабере байтак. Айрат классташ дусты Маратның каберенә чәчәкләр салырга дип килгән иде ул көнне. Маратның гәүдәсен табутта кай тарып җирләгәнгә дә ике ел узган. Ялгыз әнисе Мәдинә апа тәгәрәп елаганда җирләр-күкләр ничек тетрәмәгәндер? Бердә нберен югалту кайгысын күтәрә алмады ана, инде үзе дә җир куенында. Айратның да хәле авыр иде, гомере бетмәгәч, әнә, протез аяклар белән булса да йөреп ята. Әфган җире йөрәкләргә кан саудырды. Бөркет булып күкләргә күтәрелер егет ләрне гүр иясе итте ул, кулсыз-аяксыз калдырды. Дөнья яктысыннан мәхрүм итеп, томрап торган күпме күзләргә кара пәрдә тартты, хәтта акылларны зәгыйфь ләде. Коточкыч хәлләр күрде андагы еге тләр. Сугыш зилзиләләрен экраннан күр мәс өчен күзләрне чытырдатып йомып була, ә анда син аның эчендә кайныйсың, күз йомып кына котылырмын димә.
Айрат зиратка барган көнне тагын бер егетне җирләделәр. Соңгы юлга елап озаталар. Арада иң нык өзгәләнеп елага ны бер яшь кыз иде. Ябык капкачлы цинк табут янында бөгелеп төшкән дә: "Айра тым! Сине югалту бик авыр бит, нигә үл дең? Гарип булсаң да исән кайт идең";, дип үкси.

Айратның култык таяклары шыгыр дап куйды, таеп китә язды...
- Чынлап әйтүеңме, сылукай, гарип не дә сөяр идеңме?-дип пышылдады
аның иреннәре.
Кыз, әнә, мәрхүм сөйгәненең кабере нә бер кочак чәчәк салды. Айрат аннан күзен алмый, күңелендә шул ук сорау: "Чынлап сөяр идеңме? Жәлләү генә бул мас идеме соң ул? Сөю булыр идеме?"
Бу хәлләрдән соң бер ел үтте. Янә көз, янә агачлардан яфрак ява. Нәрсәсе беләндер күз яшенә охшый бу сары яф раклар. Күңелгә сарылган сагыш-моң, күз яше сары яфрак булып очадыр сыман. Янә зират. Айрат былтыр җирләгән егет каберенә күз ташлады.

Анда тере чәчәк ләр күрде. "Әллә теге сылукай килде ми кән?" -дип уйларга да өлгермәде, кыз ның үзен күрде. Бу юлы инде бөгелеп-бөгелеп үксемәде. Тик күзләрен генә сөртеп-сөртеп алды. Айрат ирексездән кызга таба атлады. Кыз сүзсез генә аңа сәкедән урын күрсәтте.
- Рәхмәт, миңа чыннан да утырып тору җиңелрәк,-диде Айрат. Кыз аның протезлы икәнен шунда ук аңлады ши келле. Бераз сүзсез тордылар. Айрат түз мәде акрын гына:
- Егетең идеме?!-дип сорады.
- Әйе...
- Мин дә дустым каберенә килдем. Әфганда идек!-диде Айрат, протез аяк ларына кулы белән орынып.-Әйдәгез, танышыйк, исемем Айрат!
Кыз сискәнеп китте.
- Ул да Айрат исемле иде. Ә мин Гөлчәчәк.
Яңа танышлар таштагы фотосурәткә төбәлделәр.
- Матур да, акыллы да иде,-диде кыз авыр сулап. Күзләрендәге яшь ләрне күрсәтмәс өчен читкә борылды.
- Гафу ит, Айрат!
- Борчылма,-диде nbsp;  nbsp;Айрат.&-Теге вакытта син "Айратым гарип булып кайт са да сөяр идем";, дип елаган идең, хәзер дә шулай уйлыйсыңмы?
- Сөяр идем!-диде кыз, җавабын аз гына да көттермичә, кулсыз-аяксыз, сукыр булып кайтса да элеккечә сөяр идем. Куса да, китмәс идем. Ул бит: "Ми нем белән бәхетсез буласың";, дип кенә куар иде, юри генә, минем мәхәббәтемне сынар өчен генә. Без барыбер бәхетле булыр идек!

Кыз иелә төшеп учлары белән битен каплады. Ике толым итеп үргән шомырт тай кара чәче алдына салынып төште.
- Шундый матур күңелле булганың өчен рәхмәт, Гөлчәчәк,-диде Айрат. - Тик бар кызлар да синең кебек түгел шул, минем сөйгән кызым Гөлнара, әнә, гариплегемнән гарьләнде, курыкты. Мин авыр операцияләр үткәреп, протез аяклар белән йөрергә өйрәнгән көннәрдә ул башка берәүгә хатын булды. Яратам, дип өзелеп әйтә иде, уй-теләкләребез дә бер гә булу иде.
Гөлчәчәк Айратның бу сүзләрен сулык-сулык елап тыңлады. Айратка да бу турыда сөйләү җиңел түгел. Ул бит Гөлнарасын әле һаман онытмаган. Кыз йөрә гендә боз салкыны булса да, егет сүрелеп бетә алмый. Күңел канатлары сынган еге тнең. Мәхәббәт давылы сындырган ул ка натларны. Ике аяксыз калуы җитмәгән, соңгы өметләрен өзеп, Гөлнара да таш лап китте бит! Егерме бише тулып кына узган егетнең кара бөдрә чәчләре арасы нда ак бөртекләр күренә хәзер. Айратта да, Гөлчәчәктә дә авыр югал ту газабы. Ике төрле югалту, икесе дә коточкыч! Хәер, Айратның хәле, ничек ке нә авыр булса да, өметлерәк әле. Вакыт теләсә нинди чиргә дәва. Күзләрендәге моңсулык үтәр, җанына тынычлык, тыны члык белән ышаныч кайтыр. Ихтыяр көче бар аның.
Урта буйлы, какча гәүдәле бу егет зәңгәр күлмәк җиңен терсәккә кадәр сыз ганып куйган. Гөлчәчәк моны, егет килеп туктау белән, шәйләп алган иде, Айраты да күлмәк җиңен шулай сызгана иде бит!
Кыз уйларыннан арынырга тырышып:
- Кемнәрең белән яшисең?-дип сорады.
Айратка, кайткач, ике бүлмәле фатир биргәннәр икән. Шунда әти-әнисе белән яшәүләрен, читтән торып укуын әйтте. Ул киләчәктә шәһәр мәктәпләренең берсен дә укытачак. Бәлки әле Гөлчәчәк белән бергә, бер мәктәптә эшләрләр.
Гөлчәчәк тә пединститутта укый. Әни се белән үз йортларында яшиләр. Айрат белән Гөлчәчәк ярты сәгать эчендә әнә шуларны белделәр. Саубуллашкан чакта Айрат:
- Гөлчәчәк, Айрат янына икәүләп килсәк, син ризамы?-дип сорады.
Гөлчәчәк баш какты. Әмма өстәсе ит те: "Айратның кабере янына килүдән тиз генә туктый алмам әле мин";.

... Туйлар үтте. Айрат белән Гөлчәчәк бергәләп яши башладылар. Әмма алар нәкъ элеккечә шәһитләр&-якыннары янына йөриләр. Әнә, бүген дә агачлардан сары яфрак ява. Көз җитте. Айрат белән Гөлчәчәк үзләре үстергән бакча гөлләрен өзеп зиратка барырлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар