Логотип
Проза

Дөнья – күләсә...

Хикәя 

 Хикәя 

 – Әй, җаным! Хак та син икәнсең! Улмы, түгелме дип карап киләм... 

Альбина тураеп басты. Күшеккән кулларын уыштырып торуы иде, каршына елкылдап торган кара күн пальто кигән сөйкемле ханымның килеп басуын сизми калды. Турылап килгәч, танышыдыр инде. Юкса, күргән-белгән кеше очрый калса, прилавкасы астына төшеп кача Альбина. Бусына өлгермәде. 

   – Ник аптырап карыйсың? Галия мин, Галия! Танымадың мәллә? 

Альбина аңа текәлебрәк карады. Галия икән шул. Чегән кызы кебек кап-кара чәчле, кап-кара күзле, мәктәпләрендә беренче чибәр кыз иде. Дөрес, укуының рәте булмады инде, бер парта артында утыргач, гел Альбинага аркаланды. Тавышы әллә ни булмаса да, сәхнәләргә чыгып җырлап та йөрде Галия – мәктәпнең бердәнбер гармунчысы Самат шулай теләде. Тик Самат аңа юкка өметләнде – Галия сайланды, сайланды да, үзеннән шактый өлкән, инде хәйран зур түрә булырга өлгергән Артурга кияүгә чыкты. Аңа кадәр тегендә-монда төртелгәләп эшләп йөргән булды, берсенә дә күңеле ятмады. Дөресрәге, булдыра алмады. Артур исә аңа бөтенләй өйдә генә ятарга рөхсәт бирде. 

– Кара син дөньяны, ә? Мәктәпне алтын мидәлгә бетергән Альбина бит син! Шушы көнгә калдыңмы, җаным? Базар хатыны булдыңмы? Теләнче кебек... 

Теләсә, әллә ниләр әйтә ала Альбина сабакташына. Теләми. Аңлый аламыни ул аны?! Андыйларга телеңне әрәм иткәнче... Юкса Галиянең үзенә дә сүзләрен матуррак итеп әйтергә иде дә. Хәер, аннары Галия була димени инде ул? 

 – Берәр нәрсә алмакчы идеңме син? Менә, бу хушбуй сиңа карап тора... 

 – Ю-ук. Болай гына әйләнеп йөрим. Хушбуйларны Артур миңа Париждан ташый. Башкасын да... 

Галия үзенекен такылдаган арада Альбина товарын җыештырып та куйды – җитәр, кайтырга кирәк, юкса салкын бигрәк үзәккә үтте. Галиянең һава торышы аныкына охшамаган – андыйлар алдында борыныннан су агызып тормасын әле. 

...Анысын хәтерли икән сабакташы – уку бик җиңел бирелде Альбинага, мәктәпне алтын медальгә бетерде. Егетләр артыннан түгел, хыялы артыннан чапты – авиация институтына бернинди тоткарлыксыз барып керде. Анда да беренчеләр рәтендә булды, яратып, теләп укыды, институтның җәмәгать эшләрендә, бөтен шәһәрнең спорт чараларында катнашырга да өлгерде. Кызыл диплом алып чыккач, эш урынын сайлау мөмкинлеге дә бирделәр. Шәһәрнең хәйран дәрәҗәле заводына карый торган институтка инженер-конструктор булып урнашты. Эшен тәмләп, яратып башкарды. Югарыдагылар аны бик тиз күреп алды – ике ел да булмады, бүлек начальнигы итеп куйдылар. Аннары дөньялар үзгәрә төште – бүлеккә шәхси заказлар кабул итәргә мөмкинлек бирделәр. Дөрес, анысына эштән соң калып, сәгатьләр буе  утырырга кирәк була торган иде. Монысына ире баштан ук риза булмады – арып-талып, төн ярып кайтып кергән хатынны әллә нинди мыскыллы сүзләр белән каршылады. Альбина җебеп төшә торганнардан түгел, гел каты торырга тырышты: 

 – Мөмкинлек булганда ник эшләмәскә ди! Акчасы яхшы керә бит. Гомер буе фатир снимать итеп яшәмәскә иде инде, кооперативка языласы иде. Бала да үсә, аңа да күп кирәк хәзер. Сиңа да бераз селкенсәң зыян итмәс... 

Булмады. Яшьлегендә бөтен тормышы дөрес юлдан барган кебек иде, ир дигәнен генә дөрес сайламаган булып чыкты. Анысы бер эштән чыкты, икенчесенә керде, түшәмгә төкереп өйдә яткан чаклары да күп булды. Ул хатынын аңламады, аңларга да теләмәде. 

– Гомер буе ат шикелле эшләргә димәгән, ял итә дә белергә кирәк, – дип тәкърарларга яратты. Ә бер кичне, күтәренеп, өйдән чыгып ук китте. Киткәндә: 

 – Хуш, эзләмә мине, хатын хезмәтчесе булырга дип өйләнмәдем мин, – дип җикеренде. 

Нинди хезмәтче турында әйткәндер, Альбина аңламады. Өйдәге бердәнбер хезмәте – баланы бакчадан алып кайту инде аның югыйсә. Калганы бөтенесе дә Альбина җилкәсендә. Иртүк торып көне буена җитәрлек ашарга пешерә, ял көннәре дә гел өй мәшәкатьләре белән уза... 

Кайгырып утырырга вакыты да, теләге дә булмады, бөтен дөньясын трактор кебек сөйрәп баруын дәвам итте хатын. «Акчаны көрәп ала», – дип сөйләделәр аның турында. Дөрестән дә, «шәхси заказлар»ның башында үзе торгач, эшкә чытырдап ябышты ул. Үзен дә, хезмәттәшләрен дә буш итмәде. Теләгенә иреште – кооператив фатирга язылды. Әмма... беренче взносын гына кертергә өлгерде – акча реформасы  килеп чыкты, бөтен туплаган байлыгы кычкырып «янды»... Әле алай гынамы – озакламый ул эшли торган бүлекне дә ябып куйдылар, башкалар белән бергә Альбина да урамда калды. Дөрес анысы, ул зәхмәтле туксанынчы елларда мондый борчу бер аның башына гына төшмәде. Шулай да яшәргә кирәк бит! Ай саен фатир взносын түлисе, малайны аякка бастырасы... 

Өч кенә көн аңгыраеп утырды хатын. Аннары үз хәленә кайтты. Юкса, Альбина була димени ул! Әти-әнисенә рәхмәт, шулай тәрбияләгәннәр – ул булдыра алмый торган эш юктыр ул. Подъезд идәннәрен дә юды, бала караучы булып та эшләде, пәрәмәч пешереп тә сатты, ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә квартирантлар да тотты. Аннары өр-яңа шөгыльгә тотынды – әнисеннән калган тегү машинасын тартып чыгарып, күрше-күлән заказларын үтәргә тотынды. Кайсы кечерәйтергә сорап керә киемнәрен, кайсы – төзәтергә... Очны очка ялгарга хәйран ярады, фатиры өчен дә түләп бетерде, улын да кеше арасында ким-хур итмәде. Ул арада бер танышы менә шушы базар бизнесын тәкъдим итте – сату-алуны дөрес алып барсаң, акчаның өчтән бере Альбина кесәсенә кереп бара. Эшнең ояты юк, анысына да тотынды хатын. Рәхәт түгел инде дә, нишләтәсең, кирәк бит. 

Тик бүген Галия килеп чыккач, югалып калгандай булды Альбина. Урыслар «не родись красивой» диләр дә бит, шул чибәрлеге белән бәхетле булып йөри бит әле менә... 

...Еллар уза торды, Альбинаның тормышы да акрынлап җайга салынды. Тегендә-монда ул эшли ала торган предприятиеләр баш калкыта башлады. Эзләнә торгач, аңа да бер җылы урын табылды.  Улы да үсте, кул арасына керә башлады. Шул куаныч белән яшисе дә яшисе инде хәзер. 

Тукта, бүген хезмәт хакы алган көн, базарга керә китсен әле. Вакыт-вакыт шулай үзләре өчен генә бәйрәм табыны ясап алырга ярата ул. 

Базарга керү юлында гел берничә теләнче тезелеп утырган була – шулар кәефен боза Альбинаның. Тормыш ачысын татыган карт-карчыклар инде алар, күргәч, гел йөрәге әрни шулар өчен. Беркемнәре дә юк микәнни соң ул мескеннәрнең? Нишләп шундый ачы язмышка дучар булгандыр инде алар. Хатын барган уңайга гына кесәләрендәге тиеннәрне барлады. Берсенә салсаң, икенчесе дә күзләрен мөлдерәтеп карап тора бит аларның. Карашларыннан елап җибәрердәй булырсың. Инде танып бетерде үзләрен Альбина. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Карасана, бишенчесе дә килеп утырган, бусын күргәне юк иде әле. Хәер, әле дә күреп булмый, яулыгын борынына кадәр төшергән, башын тәмам аска иеп, бөкерәеп утыра. Альбина аның янында озаккарак тукталды, кесәсендә алдан әзерләгән акчасы беткән иде, сумкасын актарып маташты. Теге теләнче әби исә аның саен башын аскарак иде. Хатынның йөрәген нәрсәдер чеметтереп алгандай итте – берничә адым киткәч, никтер артына борылып карады. Тегесенең дә башын күтәреп алган чагы иде – Альбина аптыравыннан каушап китте. Нинди әби булсын, Галия бит бу! Хушбуйларны ире Париждан гына ташый торган Галия! 

Адымнарын акрынайтса да, кире борылып килмәде хатын классташы янына. Тикмәгә генә төшмәгән инде ул бу хәлгә, җитди сәбәбе булгандыр. Аны белүдән Альбинага ни файда! Күңел яраларын кузгатсынмыни инде ул Галиянең... 

Кем ничек булдыра, шулай яши инде. Дөнья – күләсә, бер әйләнә, бер баса дигән сүз тикмәгә генә чыкмагандыр, күрәсең. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар