Логотип
Проза

«Да здравствует, Люция!» 

Безнең буынга хат алышып яшәү бәхете тиде. Юк, бүгенге кебек планшетлар аша түгел. Чын-чынлап, ап-ак кәгазьгә язганны, конвертка салып, почта бүлекләре аша… 

Безнең буынга хат алышып яшәү бәхете тиде. Юк, бүгенге кебек планшетлар аша түгел. Чын-чынлап, ап-ак кәгазьгә язганны, конвертка салып, почта бүлекләре аша… 

Ә коймага кыстырылып (махсус тартмалар соңрак чыкты, ул бөтен кешедә юк иде) киткән газеталарның берсенең эчендә булган хатны кулга алу мизгелләрен, белмим, нәрсә алыштыра алыр иде икән?! Җиде кат күккә менеп китмәсәң дә, якынчарак шуңа тиң хисләр кичерәсең (менсәң, төшәсе була. Безнең халык юкка: кергәнче — чыгасыңны уйла, димәгән)!
Хатлар, хатлар! Күпме тарих битләрен, эч-серләрен, сагынуларны, күз яшьләрен, өметләрне сыйдырган алар. Утларда янганнар, суларга төшкәннәр, күкләргә очканнар… һәм кочканнар. Төрлелек буенча карасаң да, алар бихисап: әти-әниләр, балалар, сабакташлар, курсташлар, хезмәттәшләр белән эшлекле, мәхәббәт, дуслык һәм башка төрле хатлар. Әгәр Җир йөзендә язылган хатларның барысы да сакланган булса, алардан таулар өеп булыр иде. Тик кеше затының әйберләрдән арына торган гадәте булу сәбәпле, миллионлаган хатлар да нәкъ шушы язмышка дучар булган.  Минем дә хатларым искәрмә түгел. Шөкер, йөрәгемне җылытып, берничәсе саклана. Заманында ул хатларны укыганда шатландырганы, бүген сагышка сала, борчылдырганнары — елмайта, игътибарга лаек дип табылмаганы — уйландыра. Ләкин менә бу ике хатым гомер буе кәефемне күтәрде. Нәкъ беренче тапкыр укыгандагы кебек, күздән яшьләр килгәнче көләм. Сезне дә сиксәненче елларга алып кайтыйм әле, дусларым.  
Югары уку йортына кергәнче, ике ел үзебезнең район мәктәпләренең берсендә өлкән пионервожатый булып эшләргә туры килде. Читтән килеп эшләгәннәр өчен махсус төзелгән тулай торакта яшәдек. Бик күңелле вакытлар булып истә калган, авыл клубында оештырылган бер генә чарадан да калмый идек. Мин студент булып, башкалага киткәч, арада хатлар йөрде, җай туры килгәндә, кайттым. Шаянлык баштан ашкан, кызларыма чираттагы бер хатымны (янәсе, университетта укыйм бит!) русча язып җибәрдем. Җавап озак кына көттереп килде. «Әллә болар миңа үпкәләгәннәр инде?» — дип уйларга да өлгергән идем, сәбәбе башкада булган икән. «Да здравствует, Люция!» - дип башланган иде ул хат. Чүт кенә миннән «революция» ясамаганнар болар дип, алдагы юлларга күчәм. «Сразу не могли язарга әтвит, вакыт нету, кәнсирт куярга готовимся. На баяне өйрәнәбез мелодию „Это Ленин наш родной“ („революция“ дәвам итә, сизәсезме?). Изидә будет җырларга народную песню „Элмәлек“. Мы уже люди не грамотные, ашибкалар булса, вниманҗага алма. Исправляй и абратно пасылай.  Пиши многа-многа! 4 декабрь 1981 ел».  
Менә шулай русчалатып аңлашып алдык бер тапкыр. Инде калган хатлар гел үз телебездә булды. Кызларның сакланган икенче хаты да шаянлык белән сугарылган. Гомумән, безнең арадагы аралашу гел уен-көлкедә булды. И мәйтәм, бер кайгысыз, гамьсез чаклар!
«Син киткәч, әйкәем, клубка да чыккан юк, маллар да абзарга тулмый (маллар да абзарга тулмый дигәне — егетләр тулай торакка килми дип тәрҗемә ителә). Эшләр шулай, Түсли (минем кушамат). Сине сагынып, саргаеп ятабыз. Иртән торсак та, кич ятсак та, телебездә гел син. Кайт әле! Безгә алдан телеграмма җибәр. Без сине, как следует, каршы алырбыз, духовой оркестр белән. Бик сагындык, аңла инде, үләбез кайтмасаң. Роберт абый да сагынган әле. Эчеп алган саен сине сөйли. „Бигрәк оста иде, җырлый да, бии дә, шигырь дә сөйли, менә ичмасам, булдыра, сез бук та булдыра алмыйсыз“, — дип безне тирги. Теге түбән очтагы сине сораштырып торды, кая булды ул сезнең үткер, биюче кызыгыз? Үземнең улыма килен итеп алырмын дигән идем, ди. Камил дә сине юксына, аның белән биюче кеше юк хәзер. Нигә хәзер көлүләрегез ишетелми, Түсли киткәч, көлдерүче юкмыни, диләр. Вәйт, бөтен авылны юксындырып ятасың. Бер-ике көнгә кайтып кит, күңелләрен күреп, авылны ямьләндереп. Сәлам белән әхирәтләрең Мәгүзә белән Гәлифә». (хат ары-бире «дошманнар» кулына эләгә-мазар калса дип, чын исемнәре куелмаган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну шәәәп!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Люция апа, сез бит безнен авылда эшлэдегез. Таныш исемнэрне кургэч бигрэк тэ кызык булды эле???

      Хәзер укыйлар