Логотип
Проза

Чыршы энәләре

Пи-пи-пи... Пи-пи-пи... Йөрәк шулай да тибә микәнни?.. Ә?.. Ә, йөрәк түгел, кулындагы телефон трубкасы ич бу. Төймәсенә басарга онытылган. Менә туктады «пи-пи...» Ә йөрәк каядыр бугаз тирәсенә менгән. Тынны кысып каты-каты тибә. Йөрәкне төймәгә басып туктатып булмый... Йөрәкне... Бер-берсе белән бәрелешкән эзлексез уйлардан баш тубал төсле кабара бара. Ә кул-аяклар элеп куйган кебек хәлсез... Кайчаннан шулай утыра инде ул, ничә сәгать? Зәлия башын күтәреп сәгатькә карады: сәгатьнең зур угы ун өстенә җитеп килә, кечкенәсе – унбер тирәсендә. Ничек инде? Ул телефонны алганда да унбер тулып килә иде бит. Әйе, унбер тула иде, тәгаен белә, кичтән әзерләп калдырырга онытылган Яңа ел казын тозлы суга салгач, сәгатькә карады чөнки, ярар, вакыт җитәрлек әле, тозы сеңеп өлгерер, дип уйлады. Шуннан озак та үтмәде, телефон шылтырады... Һәм... «45-50 яшьләр тирәсендәге ир-ат, кара курткадан... машина бәргән... янында документ­лары юк, кесәсендә шушы телефон һәм адрес...» Безнең адрес... Бу аңлаешсыз хәбәрне ишеткән­нән соң, инде бер гомер үткән төсле бит... бер гомер! Бөтен нечкәлекләре белән күз алдыннан узды. Танышкан көннән бүгенгә кадәр... Ә сәгать һаман да унбер генә тулып килә. Кеше җан биргәндә мизгел эчендә бөтен гомере күз ал­дыннан үтә, диләр. Әллә ул да үлдеме? Тик... йөрәк тибә бит, бугазда… авырта да. Баш тагын кабара башлады... Сәгать туктаган микән?.. Туктаган?!. Кеше үлгәндә сәгатьләр туктый дигәнне дә ишеткәне бар. Зәлия тагын сәгатькә карады. Секунд санау­чы нечкә угы терт-терт бара. Туктамаган. Зәлия дә исән. Ә Җәмил? «Кара курткадан... 45-50 яшьлек ир...» Бөтен гомере күз алдыннан үттеме икән? Бүгенгә кадәр... Зәлиянең: «Кайтмасаң да була...» дигә­ненә кадәр... Зәлия калтыранып куйды. Әйтте шул, әйтте. Усалланып түгел, үпкәләп әйтте. Бәлки... усалланыптадыр. Җәмилгә усалланып тоелгандыр. Ул беркайчан да Зәлиянең ни теләгәнен аңлый алмады. Аның өчен бөтен нәрсә бик гади иде. Иде?.. Зәлия тагын калтыранып куйды. Юк, аңның «иде» белән килешәсе килми... Килешмәс өчен ул ниндидер саламга ябышырга тырыша... «Янында документлары юк...» Ә кесә телефоны? Баш дөрес юнәлештә эшли башлады. Зәлия кабаланып сумка кесәсеннән үзенең телефонын актарып алды: Айгөл... А... А... Венера, Га... Данис, Җәмил! Телефонда татарча җыр яңгырады... шул ук минутта йокы бүлмәсеннән дә татарча көй ишетелде... Җәмилнең телефоны киң карават янындагы тәбәнәк тумбочка өстендә зәңгәр утларын биетеп җырлап ята иде. Тагын бер кат җир убылып төште... Әйе, бусы да нәкъ Җәмилчә. Заманга яраклаша алмый, гел дөнья­дан китеп яшәде шул, телефонны да Зәлия аптырат­канга гына алды, бик сирәк кенә кулланды. Инде менә бөтенләй кирәге юк...

Күңел­не өшетеп җанга үрмәли башлаган уйны туктатырга теләп, Зәлия кычкырып җибәрде: «Җәмил!» Буш фатирда яңгырап киткән ят тавыштан сискәнеп куйды. Тавышы үзенеке түгел иде. Инде ул үзенең дә үзе булуына ышанмый. Ул Җәмилсез дөньяның була алуына ышанмый иде. Менә аңа барып җитте! «Моргка килегез... таныр өчен...» Сулкылдап башланган елавын туктатып, тагын башын эшләтергә азапланды: Җәүдәт­кә шылтыратырга кирәк! Монысы аек уй иде, тик бу уй тагын башка китереп орды. Улы белән килене ике көн элек кенә Австралиягә очтылар. Шунда күченеп яши башлаган дуслары Яңа ел каршыларга чакырды. Кинәт Зәлия үзен бик тә, бик тә ялгыз, мескен, бәхет­сез итеп тойды... Менә нинди була икән ул бәхетсезлек! Ә ул... иң бәхетле вакытларында үзен бәхетсезгә санап, үз-үзен кызганып яшәгән ләбаса. Нинди матур көннәр булган... Юк, бу хатирәләр инде аның башында түгел, хатирәләр аннан бәйсез, тавышсыз гына вакытны куган сәгатьтән, кинәт кенә моңсуланып калган йорт җиһазларыннан, аксыл обойлы диварлардан, диварга эленгән картиналардан бөркелә...

... – Зәлия, кара, мин картинаны элеп куйдым...
«Ишкәнсең икән ишәк чумарын!» Юк, алай дип үк әйтмәде әйтүен, йомшартыбрак әйтте:
– Бөтен залның котын алып, стенаның нәкъ уртасына кадаклап куймасаң!
– Нишләп, матур бит, нәкъ безнең Карташ төсле. Беләсең килсә, Дамир аны шуңа охшатып алган да, күлләренең тирәнлеген генә күр...

Күрде инде. Ниндидер шәмәхәле-сорылы сулыкта ярымялангач агач шәүләләре, су читләрендә саргайган яфраклар... Дустының туган көненә күңеллерәк картина таба алмадымы икән? Язгы яки җәйге урман беткәнме? Карташ, имеш. Матурлыкка матур инде анысы Карташлары. Җәмил Зәлияне иң беренче тапкыр авылларына алып кайткач та шунда алып барды. Урман аша чыгып, биек тау башына баскач та шундый манзара ачыла! Әкият кебек. Ки-и-иң болында зур-зур күлләр җәйрәп ята, ә еракта мђһабәт Идел... «Бу күлләр тулы балык инде», – дигән иде ул чакта Җәмиле эчке бер ләззәт белән. Әлләни каптыра алмаса да, Җәмил үлеп балык тотарга ярата. Башта Зәлиягә дә күңелле кебек иде бергәләп балыкка йөрүләре. Үзеңне мәҗбүриләп татлы йокыңнан аеру газап булса да, таң сызылган җәйге иртәнең сафлыгы, өсләреннән рәшә төсле томан күтәрелгән күлләр, куаклар арасыннан ишетелгән сандугач тавышлары... тормыш гел шулай серле-матур, рәхәт романтика белән тулы булыр төсле иде... Тик, романтика белән генә яшәп булмаганлыгын аңлатты дөнья. Җәмил генә һаман да аңларга теләми... Шул иртәнге сафлыкта рухланып каптырган балыкларны күтәреп өйгә кайтуга, романтикасы бетә: балык чистарту кебек баналь көнкүреш матавыгына чумасың бит. Ә балык чистартуны Зәлиянең җене сөйми. Җәмилне исә авыл җирендәге йорт-кура арасында бетмәс-төкәнмәс ир-ат эше көтеп тора. Шуңа күрә, телиме-теләмиме, балык чистарту Зәлиягә кала. Шул җенең сөймәгән эшне эшләү өчен таң йокыларыңны калдырып йөрү кирәкме инде! Әкренләп Җәмилнең балык дип йөрүләренә дә ачуы чыга башлады Зәлиянең. Балык дип йөрүләренә дә, дуслар дип чабулауларына да. Дуслар нәрсә, алар үз карьераларын корганнар: кайсы баш табиб, кайсы­ның үз фирмасы; кайсы карьерага омтылмый гына акча суга: ремонт белән шөгыльләнә, шәхси «КАМАЗ»ын­да эшли. Ник берсе Җәмилне төшем­лерәк эшкә урнаштыру турында уйласын. Ул үзе сорамый. Ник сорасын, аңа болай да рәхәт бит, эшкә барды, эштән кайтты, ай уртасында авансын алды, ай ахырында получкасын алды. Очны очка ялгагач, шул җитте дип белә инде ул. Аннан, ник син дуслардан читләшәсең, ник алар белән аралашмыйсың, дип аптырый. Аларның хатыннары янында Зәлиянең үзен суга төшкән чебеш кебек хис иткәнен һич аңлый алмый ул. Җәмил өчен хатын-кызның нинди хушбуй сөртүе, нинди тун киюе, нинди бизәнү әйберләре тагуы мөһим түгел. Әйе, Җәмил өчен мөһим түгел. Җәмил өчен генә мөһим түгел шул! Аңарда, гомумән, кешедән көнләшү, башкалардан артыграк булырга теләү юк. Заводларында ничәмђ-ничә тапкыр директор урынбасары алышынды, инде ул урын әллә кайчан Җәмилгә тиеш, бөтен завод шулай саный, ләкин ул урынга каяндыр берсеннән-берсе компетентсызрак кешеләрне куя торалар, ә ул һаман баш инженер булып утыра...

– ...күлләрнең тирәнлеген генә күр... нинди матур картина!
– Картинадырмы әле бу, матур рәсем генәдерме, анысын синең белән мин бәяли белмибез...
– Картинамы, рәсемме, нинди аермасы бар аның, иң мөһиме – матур...
– Сиңа аермасы юк, синең өчен бернәрсђнең дә аермасы юк.... Менә, безнең тормыш – рәсем, ә дусларыңныкы – картина. Бармы аерма?
– Һәркемнең тормышы үзенчә...

...Картина ахыр чиктә йокы бүлмәсенә күчте.

...Балкон ишегенә сөяп куелган чыршы утырткычына күзе төшкәч, Зәлия тагын бер тетрәнеп китте. Җәмил бүген иртән балконнан алып кереп калдырган, күрәсең. Калын нарат брусларын чалыш-чолыш китереп үзе ясаган иде ул аны. Тупасрак эшләнгән. Җәмилчә. Агач эшенә кулы ятмады аның. Күңел бирмәгәнгә ятмагандыр инде. Ә Зәлиянең ачуы килә, таныш-белешләре­нең ирләрен үрнәк итеп куя, ирен тәрбияли, имеш. Журналлардагы төрле тестлар­дан, киңәш­ләрдән алай эшләргә ярамаганлыгы турында әллә ничә кат укыган булса да, юк, тыелып калып булмый. Җәмиле исә колагына да элми... Әллә элмәскә тырыша гына микән? Ничектер, та­выш­ка җибәрми генә үзенекен эшли дә куя ул. Зәлия һәр Яңа елда: «Кирәк түгел, чыршы алып кайта күрмә, ясалма чыршы гына куйыйк», – дисә дә, Җәмиле үзе буе чыршы күтәреп кайта. Имеш, өйгә Яңа ел исе керә, балачакка алып кайта чыршы... Аңа шул исе дә балачак, ә коелган энәләрне Зәлиягә җыя­сы.
Бүген иртән дә, Җәмиле чыгып киткәндә: «Чыршы күтәреп йөрисе булма!» – дип калды.

Ә ул әнә әзерләнеп тә куйган булган икән. Җәүдәтләре кечкенә чакта кызык иде әле чыршы бизәве, ә хәзер...
Ә хәзер?.. Кинәт Зәлиянең түнеп торган башы ачы­лып киткәндәй булды... Хәзер... беркайчан да бу өйгә чыршы исе кермәсме инде?!. «Чыршы күтәреп йөрисе булма!» – диде бит. «Кайт­­масаң да була!» – дип тә әйтте. Әйтте! Уйлар­ның, сүзләр­нең материальләшү мөмкин­ле­ге турында белә иде бит ул юкса. Жикаренцев­тан шул хакта укыгач, әбисенең һәрдаим: «Балам, сүзеңне үлчәп сөйлә, яман сүз кеше үте­рер», – диюләре исенә төшеп, шаккаткан иде. Әбисе бу фәлсәфә­гә әллә кайчан төшенгән булган инде!

Ә Зәлия­не Жикаренцев киңәшләре дә, әбисенең акылы да саклый алмады менә... Бер юкка бит әле! Бер юкка үпкәләде. Ире инде әллә кайчан, көз башында ук әйтеп куйган иде: «Быел Яңа елда дуслар белән урманга барып шашлык пешерергә сөйләштек», – диде. Дамирның туган көнендә шашлыкка чыккач, көзге урманга сокланудан туган теләк иде бу. Кышкы урманда да бәйрәм итәргә булганнар, имеш. Ул чакта Зәлия иренең хыялларына әлләни игътибар бирмәде, Яңа елга кадәрле әле... дип уйлады. Ә Яңа ел җитте. Җәмил Зәлияне алай да, болай да үгетләп карады. Ирекле көнеңнән кыш уртасында урманга барып туңып йөрергә! Йортсыз-җирсез кеше төсле... Кайбер дусларның хатыннары да Зәлия кебек уйласалар да, күбесе урманга парлап барасылар икән. Хатыннарның берничәсе чыгымчылау сәбәпле, урманга поход көндезгә күчерелде. Ләкин бу гына Зәлияне тынычландырмады. Әйе, Җәмил урманда күңел ачып йөрсен дә, Зәлия монда Яңа ел табыны әзерләсен... Хатынының кәефсезлеген аңлап, Җәмил аны төрлечә юатырга азапланып карады. Үзе дә бәргәләнгән киек кебек иде. Хатынын да үпкәләтәсе килми, дусларын да калдыра алмый. Чыгып киткәндә дә: «Үпкәләмә инде, мин иртәрәк кайтырга тырышырмын», – диде. Зәлия дә әйтте: «Кайтмасаң да була!»

...Менә ул инде... Бу уйдан кабат күңел айкалып, эчтәге бөтен әрнү күз яше булып бәреп чыкты. Күз яшьләре, әйтерсең, ут капкан йөрәк аша узып, аның ялкынын сүндерергә тырышалар, шуңа да алар кап-кайнар булып битне пешерәләр иде. Ә йөрәктәге ут, чынлап та, бераз сүрелгәндәй булды. Яшь ташкыны саеккач, Зәлия сулык-сулык килеп ванна бүлмәсенә таба атлады. Битен сап-салкын су белән кабат-кабат юып, тынычланырга һәм ни эшләргә икәнлеген уйларга маташ­ты. Юк, моргка ул үзе генә бара алмас... Гомумән, ул йөри алмый бугай... Аяк-кулның җеп өзәр егәре юк... Шылтыратырга!.. Кемгә? Зәлия кесә телефонын алып исемлекне карый башлады. Айгөл, Азат... А... А... Венера, Галия... ...Дамир... Дамир! «Абонентны алырга мөмкин түгел, соңрак шылтыратыгыз...» Нәрсә ди? Кабат җыйды. «Абонентны алырга мөмкин түгел...»

Кабат исемлек буйлап китте. Телефонда исемлек шактый озын булса да, кайгыда дәшәрлек кеше аз икән. Күбесе эш буенча таныш-белеш кенә. Якын дуслар... Карасана, Зәлиянең борчу-шатлык уртаклашыр якын дуслары да калмаган түгелме соң?!. Кайчандыр якын булганнары белән дә инде күптән аралашмый икән бит ул. Ә аралашып тормагач, аралар ерагая икән. Җәмил шикелле әле бер дустын поезддан каршылап, әле бер дусты янына хастаханәгә чабып, әле бер дустына дачадагы эшләрендә булышып йөрергә вакыты җитмәде шул аның. Бәлки... теләге җитмәгәндер. Хђтта дусларының туган көннәренә барырга да авырыксына башлады. Берәр кафеда очрашабыз дип чакырсалар, төрле сәбәпләр табып, бармау ягын карый иде... соңгы вакытта чакырмый да башладылар. Вакыт кызганыч иде шул, вакыт. Анда лыгырдап утырганчы, бер кичтә бер мәкалә тәрҗемә итте ул. Азмы-күпме акча барыбер...
Диләрә, Зиннур, Илфат. Әһә, Илфат! Җәмилнең дусты. Телефонда карлыккан тавыш... шансон җырлый... Җыр тыңлар өчен шылтыратмыйлар бит сиңа, ал телефоныңны!!! Өзелде. Тагын бер кат ќыяргамы?.. Юк, булмас бу... Тәк, Җәүдәт Австралиядә, апалар Уфада. Аларга шылтыратыргамы? Юк, башта моргка барырга кирәк. Уфа ерак, аларны көтеп торып булмый. Моргка барырга! Кем белән? Рәйсә апалар – каенананың сеңелләре? Алар олы кеше... шулай да аларга хәбәр итәргә кирәк бит. Бөтен туганнарга хәбәр итәргә кирәк! Ә моргта ире ята... Бәлки анда түгелдер, хастаханәдәдер... Ялгышканнардыр, исән булгандыр... Башта тагын уйлар бутала башлады. Иң дөресе, киенергә дә китәргә, барырга... РКБ моннан биш кенә тукталыш бит...

Дөнья акылдан язган... Бөтен кешеләр сәер... Ашы­галар, шаулашалар, көлешәләр... Көлешәләр... Ничек инде?!. Зәлиянең Җәмиле үлеп ята, алар көлешәләр?.. Бу гаделсезлектән күзгә тагын яшь бәреп чыкты. Кар­-шы яуган ябалак кар ут булып янган битне суытырга телиме соң? Әллә киресенчә, кар битне яндырып эри­-ме?.. Әнә берсе чыршы күтәреп йөгерә. Үзенең авы­зы колакта... Хәер, Зәлия аның йөзен күрми, ара шактый ерак, ул аның шатланып елмайганын аңлый гына... Җәүдәт түгелме соң? Җәү... Юк, аннан озын­рак, яшь­рәк ир бу. Өендә хатыны көтәдер... Нинди бәхетле ха­-тын! Ә Зәлияләрнең өенә инде беркайчан да Яңа ел исе кермәс!.. Һәр уй күзгә яшь булып тыгыла...

Автобуста кеше күп түгел, шулай да монда да гадәти көннән аермалы кәеф күтәренкелеге сизелә. Авыр йөзле кондуктор ханым гына гадәттәгедән дә төксерәк бугай. Ишек катындагы урындыкка утыруга, Зәлиянең телефоны җырлый башлады. Калтыранган куллары белән сумкасыннан шактый озак эзләде Зәлия телефонын, янәшәдә генә басып торган кондуктор (ул утырып арыган иде, күрәсең) канәгатьсез авыр карашы белән аны бораулап торды. Ниһаять, телефон табылды. Таныш түгел номер. Алыргамы? Кирәкмәгән кеше булса... Сөйләшәсе килми... Телефон өзелде... һәм кабат җырларга кереште. Шул ук номер, сөйләшми туктыйсы түгел, ахры.
– Әйе.
– Зәлия...
Зәлиянең йөрәге туктады. Туктады да бер мизгел­дән шашып тибә башлады. Аның йөрәк тибешеннән бөтен автобус дөп-дөп килә кебек тоелды... Йөрәге туктап торган арада телефонның теге ягындагы тавыш ниләр әйткәнен ишетмәде ул. Үзе дә телсез иде.
– Зәлия, Зәлия... – дип кычкырды телефон үрсәләнеп, – ни булды, син кайда? Өй телефонын алмыйсың.
– Мин... синең янга барам... Җәмил...
– Кая барасың?
– Синең янга... моргка... сине танырга...
Кондуктор сискәнеп китте. Сәерсенеп Зәлиягә карады. Карашы... авыр түгел, аптыраулы иде.
– Ни сөйлисең син, Зәлия? Нинди моргка?
– РКБга...

Зәлия чынбарлык төшенчәсен югалтканын аңлап, автобус эчен күздән кичерде. Берни дә үзгәрмәгән, бар да моннан берничә минут элеккечә, кондуктор гына өнсез булып аңа карап тора... тора иде, Зәлиянең үзенә төбәлгәнен күргәч, авыр гына кузгалып, үз урындыгына барып утырды.
– Тукта, аңлатып сөйлә әле, син хәзер кайда?
– 37 нче автобуста...

Бер-берсен аңлаша алмыйча сөйләшә-сөйләшә, ике тукталышны үтеп китте Зәлия. Өченчесендә автобустан төшеп, каршы яктагы тукталышка чыгып басты.
Өенә кайтып, ирен көтә башлагач, ул тагын чынбарлык төшенчәсен югалтты. Ни соң бу? Төшме, өн­-ме? Чынлап та Җәмил шылтыраттымы соң аңа? «Өйгә кайт та мине көт», – диде. Зәлия кесә телефонын алып, соңгы номерны карады. Таныш түгел номер. Дамирлардан шылтыратам, диде. Акылдан язганчы, бу номерга шылтыратып карарга кирәк. «Пи-пи-пи... Алло?» Яшь хатын-кыз тавышы... «Миңа бу телефоннан Җәмил шылтыраткан иде...» – «Ә... Җәмил абыйлар киттеләр». – «Кая?» – «Яңа ел каршыларга бугай, мин кайтканда әтиләр белән бергә чыгып баралар иде». – «Ә... Ә син кем соң?» – «Да­мирның кызы». Нинди җүләр сорау! Әтиләр белән, диде бит инде. Дамирларның өе булгач... Саубуллаш­мый да телефонны куйды, җитмәсә. Ой, андый нечкә­лекләрне уйлар вакытмыни? Вакыт... вакыт бармый...

Ниһаять, кыңгырау шылтырады. Шул кыңгырау тавышын көтеп утырса да, Зәлия сискәнеп китте. Бө­-тенләй каушап төште... Аяклары тотмас булды.
Ә кың­гырау тагын бер сискәндерде... Зәлия көч-хәл белән ишеккә барып җитте... Хәзер ишекне ачар... Ачар да ни күрер?.. Куркулы уйларын куарга теләп, Зәлия ялт кына ишекне ачты... Чыршы энәләре Зәлиянең битен тырнап алды. Хәлсезләнеп күкрәгенә капланган хатынын Җәмил ничектер җайсыз гына бер кулы белән кочагына кысты, икенче кулындагы чыршысын читкәрәк алырга тырышты. «Мин шундый курыктым, Җәмил...» – дип пышылдады Зәлия. «Ә мин шундый кайгырдым синең өчен...» Күптән, бик күптән болай кочаклашканнары юк иде аларның. Бөтен дөньядан аерылып, бар җиһан­да икәүдән-икәү калып, икәү булганнарына сөенеп... Бер тын шулай кочаклашып, өнсез торганнан соң гына, Зәлия ире артында басып торган Дамир­ларны күреп алды. Дамирның хатыны нәкъ Зәлиянеке төсле пуховик кигән иде. Төсе генә икенчерәк бугай.
– Өйгә керик инде, – диде Җәмил, хатынын өнгә китереп. – Исән мин, исән, менә каршыңда торам!..

Җәмил, гадәтенчә, аяк киемен салып тормый гына, кулындагы чыршысын залга кертеп куйды. Аннан Дамир белән хатыны Лираны, өс киемнәрен урнаштырып, залга озатты.
– Ә кара курткалы ир-ат... – диде иренә карап каткан Зәлия. Моңа кадәр гел күн курткадан йөргән Җәмил кышкы тунын алып кигән иде.
– Бардым мин моргка. Ике көн элек кенә заводка килгән иде ул, эш белән. Булышкан идем. Бәйләнде генә, бакчаң бармы, дип, тирес кирәк булса, әйт кенә, китерәм, ди. Кирәкми, дип тә карадым. Үзең шылты­рат­­маячаксың, күреп торам, язга таба үзем килеп чыгармын әле, бир телефоныңны, дип язып алды...

«Ул кеше бүген өеннән ничек чыгып киткән булды икән? Хатыны ни дип калды микән?..»
Зәлиянең ниндирәк уйларга чума барганын күреп, Җәмил аны үз дөньяларына тартып чыгарырга ашыкты:
– Җыелдык та, Лира әйтте менә, урманга барабыз икән, бөтенебез бергә барабыз, Яңа елда аерым-аерым йөрү эш түгел, диде. Илфатлар бакчаларында безне көтәләр.

Зәлия бер мәлгә югалып калды. Аның бит әле Яңа ел табынына бер нәрсәсе дә әзер түгел... Каз суда ята, салатлар туралмаган...
– Син җыена тор, без Дамир белән чыршыны ур­наштырыйк...

«Өйдә Яңа ел каршыламагач, нигә кирәк инде ул чыршы...» дигән кире уен куып, Зәлия «љскә ни кияргә соң әле?» дип уйларга өлгермәде, Җәмил аның тискәре уена җавап биргәндәй, фикерен дәвам итте:
– ...иртәгә без кайтканда өйдә бәйрәм рухы каршы алсын.

Зәлия белән Лира кухнядагы ризыкларны кәрзин-сумкаларга тутырып, әзерләнеп залга кергәндә, чыршы инде ялт-йолт килеп балкып утыра иде. Бүлмәгә Яңа ел исе таралган. Балачак исе...

...Ә чыршының энәләре инде коела да башлаганнар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ гыйбрэтле язма.Тормышчан.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Шулай шул, булган бэхетнен кадерлэрен белик!

      Хәзер укыйлар