Логотип
Проза

Чәчәкләр

Мин таба алмадым аны, үле килеш, операция ясап алдылар. Үземне дә көч-хәл белән генә коткарып калганнар. Рәфкать көне-төне саклаган мине...

Пар аккошлар кебек матур яшәдек без. Сокланмаган кеше юк иде. Егерме биш ел вакыт төштә күргән кебек кенә. Бүгенгедәй хәтеремдә: магазинда сатучы булып эшли идем. Бер тикшерүче килеп төште. Яшь, чибәр егет. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле. Иреннәре калын. Елмайганда бит очлары чокырланып китә. Җитмәсә, сөйләшүе дә бик ягымлы.
– Абау, кызларга охшаган бит бу, өнәмим матурларны, аумакай була алар, – дип бәяне биреп тә куйды дус кызым.

Ә миңа ошады Рәфкать. Танышудан соң ике ай үттеме-юкмы, без өйләнештек.
– Үтә кызыл тиз уңа, ай-һай, борчылам синең өчен, кызым, – диде әни бу хәбәрне ишеткәч.

Башка туган-тумача, дус-ишләрнең дә фикере шундыйрак иде. Бер уйлаганда, хак сүз әйттеләр алар. Чыннан да, без мәхәббәтебез бөреләнеп килгән вакытта гына өйләнешкәнбез икән. Бергә тора башлагач, җылы яңгырдан соң балкып киткән чәчәкләрдәй, ул тагын да ачылды, тулыланды, өр-яңа төсмерләр алды.

Тиздән мин балага уздым. Рәфкатемнең сөенгәнен күрсәгез икән – шатлыгыннан ишекле-түрле сикергәләп йөрде. Кызганычка каршы, безгә балабызны үстерергә насыйп булмаган шул. Мин таба алмадым аны, үле килеш, операция ясап алдылар. Үземне дә көч-хәл белән генә коткарып калганнар. Рәфкать көне-төне саклаган мине.

Күзләремне ачып җибәргәндә бөтенләй икенче кеше идем. Алыштырып куйганнармыни. Исән калуыма шатлану түгел, Рәфкатьнең хәлсез кулларымны яратып үбүенә гаҗәпләнеп калдым: нигә маймыллана бу?  

Ике ай дәвалангач, больницадан өйгә кайттым. Бернәрсәгә кул бармый. Ваемсызлык. Рәфкать мескенемә бөтенләй көн юк. Алай да түзә. Елмайган була, чәчләремне сыйпый, иркәли, үбә.

Ике ел көрәште ул минем өчен. Күчереп утырткан алмагач кебек, бик озак хәлләнә алмадым. Шулай да акрынлап тернәкләндем. Рәфкатем булышты.

Элекке матур тормыш, ниһаять, әйләнеп кайтты. Ә күңел барыбер тыныч түгел. Барысы да үз урынында кебек, тик нәрсәдер җитми. Мин аның сәбәбенә хәтсез вакыт төшенә алмый йөрдем. Әле ярый бер вакыйга күзләремне ачты.

Безнең бер танышларыбыз бар иде. Артык якыннардан түгел, шулай да ара-тирә йөрешкәлибез. Ничектер кунакта булдык үзләрендә.Безгә дә килделәр. Күреп торам: Рәфкать алар белән чын-чынлап якынлашырга тели. Мин исә Мәрзияне (танышыбызның хатыны) өнәп җиткермим. Артык чая. Чибәрлекне дә Ходай мул биргән үзенә. Тукта, мәйтәм, Рәфкать тиктомалга кайнашмас, бу ашкынуның төбендә гыйшык-мишык йомгагы яшеренмәгәнме. Башы әйләнеп, эш зурга киткәнче, йомгакның очын табарга кирәк, дим.

Барышабыз-килешәбез. Ләкин мин һәрвакыт уяу. Рәфкать белән Мәрзия арасындагы һәр сүзне, һәр хәрәкәтне дикъкать белән күзәтәм. Барыннан да элек Мәрзия кызыксындыра. Ник дисәң, мәхәббәт хатын-кызның йөзенә бәреп чыга. Табигать шулай яраткандыр инде, бу олы хиснең матди авырлыгын, аның өттергеч ләззәтен ул үз эчендә генә саклый алмый. Буаны җимереп аккан язгы ташкын кебек, аның ярату хисе, ниндидер юл табып, барыбер тышка ургылып чыга.

Менә хикмәт, болар арасында ул-бу сизелми. Ничә карама, Рәфкать Мәрзияләрнең улы Азат белән мәшгуль. Минем монысына да аңлатмам әзер: күз буярга маташалар, янәсе. Бервакыт, шул бала белән уйнаганда, мин Рәфкатьнең күзләрен күрдем. Көнләшү белән тулы сагышлы караш. Йа Раббым! Коелдым да төштем. Җир ярылса, шунда кереп китәргә әзер идем. Менә бит хатын-кыз акылы. Рәфкать аларның малайлары өчен килә икән бит монда!

Бала. Кичергән хәлләрдән соң, мин бу хакта уйламый идем инде. Нигә дип өзелгән өметне яңартырга, болай да телгәләнгән йөрәкне җәрәхәтләргә? Ә Рәфкать бала ярата. Ул зур бәхеттән мәхрүм. Мин – Рәфкать бакчасының корыган агачы. Бәлкем, аерылыргадыр. Тәүбә-тәүбә. Әйттем исә кайттым. Кемгәдер үз кулларым белән Рәфкатемне бирәмме соң, Аллам сакласын. Тик нишләргә?

Бу уйлардан башым тубал була. Ары сугылам, бире сугылам. Онытырга тырышам. Әмма барып чыкмый. Бәлкем, Рәфкать моңа мин уйлаганча ук зур фаҗига итеп карамый да торгандыр. Ә күзләре? Көнләшү белән тулы сагышлы караш!

...Балага узганны Рәфкатькә соң гына әйттем. Яшерергә мөмкинлеге беткәч кенә. Чөнки ул моңа беркайчан да ризалыгын бирмәячәк иде.
– Шушы гүзәл дөньяны, мине калдырырга уйлагансың икән, пожалысты, – диде ул шаярту беләнрәк.

Күреп торам, ул әле минем сүзләргә ышанып җитми. 
– Йә, ярар, куйсана, Рәисә, театрга билетлар алып кайттым, җыен, – дип, күңелсез әңгәмәгә тиз генә нокта куймакчы булды.
– Мин чынлап сөйләшәм, Рәфкать!

Бу сүзләрдән соң ул агарынып китте. Зур зәңгәр күзләре белән миңа төбәлде. Йөзендә аптырау. Ни әйтергә белми мескенем, Аннары безнең гаилә өстенә төшәчәк борчуларны берьюлы алып ташларлык тылсым эзли башлады.
– Асрарга бала алыйк, барыбер түгелмени, – диде ул, ниһаять.
– Минем үз баламны сөясем килә, аннары бу хакта сөйләшү соң инде, Рәфкать.

...Мин ир бала таптым. Аңа кадәр ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Бик озак үгетләделәр врачлар, куркыттылар. Ахыр чиктә белешмә яздым. Янәсе, көтелмәгән хәл килеп чыкса, врачларның бер гаебе юк, бу бары тик үземнең дуамаллык кына. Алай да үзләренә һич тел-теш тидерә алмыйм. Карадылар. Тырыштылар.

Әйе, мин ир бала таптым. Иң бәхетле көнем. Тәнемне капшап карыйм – җылы, кулларымны күкрәгемә куям – йөрәк дөп-дөп тибә. Мин исән, мин җиңдем, дип бөтен палатаны тутырып кычкырасым килә. Белсәгез иде бала имезүнең рәхәтен! 

Бар кеше мине котлый. Ә Рәфкать бөтен палатаны чәчәкләргә күмгән.Тәрәзә төпләрендә, өстәл өсләрендә, карават араларында – һәр җирдә чәчәк! 

– Мондый хәлне күргән юк иде, артыгын кыйланмыймы ирегез, – ди кайберсе.
Рәфкатьнең чын йөрәктән йөргәнен яхшы беләм, шуңа күрә андый сорауларга җавап та бирмим, елмаям гына. Минем чәчәкләр яратканны белә бит ул. Туган көнемдә чәчәкләрнең ниндиләрен генә бүләк итми иде! Каян тапкан диген, кыш уртасы бит. Гыйнварда туганмын мин.

...Тышта буран котыра. Ачы җил улый. Ул куркышудан укмашкан кар бөртекләрен бар көченә тәрәзәләргә, стеналарга китереп бәрә дә бер мизгелгә тынып тора. Көч җыйгач, яңа эшкә тотына. Хәер, бу аның соңгы талпынышы бугай инде. Әнә, сирәгәя башлаган болыт арасыннан ай нурлары түгелеп китә.

Табигать һаман хәрәкәттә, һаман үзгәрештә. Бу буран да үтәр, яңа матур көн туар. Тик минем күңелне чолгап алган болытлар гына һичкайчан таралмас. Чөнки аның хәрәкәтләндерүче көче, җиле тынган, йолдызы сүнгән. Бүген минем туган көнем. Ул быел егерме биш елга беренче тапкыр Рәфкатемнән башка уза. Игътибарга, кадер-хөрмәткә, чәчәкләргә күнеккән, иркәләү-назлаулар белән бераз узынган хатын-кызга ялгызлыкның никадәр авыр икәнен белсәгез икән?! Хәзер инде яшәүнең ни мәгънәсе бар? Рәфкатем үлгәч...

Була бит шулай, кайчак куркыныч төш күргәнеңне үзең үк тоеп ятасың. Ә аның көченнән һич арынып булмый. Күзләреңне ачарга, сикереп торырга омтыласың, әмма нәрсәдер сине тота, тырнакларыннан ычкындырмый. Бу минутта минем күңелем дә үткән хатирәләр боҗрасында әнә шулай ярга чыгарып ташланган балыктай чәбәләнә, азаплана иде. Әле ярый ишек шакыдылар. Барып ачсам, бик чибәр кыз белән бер егет басып тора.
– Рәисә ханым сез буласызмы? – диде егет. – Сезгә посылка.

Шунда ук бүлмәгә катыргы тартма кертеп куйдылар.

Нәрсә булыр бу, кемнән? Мин кабаланып тартманы ача башладым... Анда чәчәкләр иде. Һәрберсен калын итеп мамык белән төргәннәр. Котып салкыны да алырлык түгел. Хаты да бар. Казакъстанда практика үтүче студент улым Рәис җибәргән.

Хуш исле купшы чәчәкләрне күкрәгемә кысып, бик озак онытылып утырдым: бер еладым, бер елмайдым, бер җырладым.
– Юк, минем йолдызым сүнмәгән әле, улым Рәисем бар минем, – дип пышылдадым.

«Азат хатын», 1981, № 5

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik">Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар