Логотип
Проза

​Бүләк дисәң дә бүләк...

Яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән ашыгып кына өйдән чыгып  бара идем, Суфиякаем туктатты.

— Карале, кичә үк әйтергә җыенган идем, кыюлыгым җитмәде, инде бүген барыбер әйтәм, йөрәгем белән янәшәрәк тагын бер йөрәгем тибенә, ахрысы…
— Малай! Һичшиксез, малай! Ну тешләк тә соң үзең, кайчаннан бирле миннән яшереп килгәнсең. Җә, әйт, җаның ни тели, шул бүләк синеке!
— Бүләгең кирәкми… Минем үрдәк ите ашыйсым килә.
— Һи, кирәк икән — унны алып кайтам!
— Миңа кыр үрдәге кирәк шул.
— Соң, булса ни… Ни-ни-чек, кыр үрдәге, кыш уртасындамы?!
— Баштарак үтеп китәр дип йөрдем, инде түземлегем калмады. Кыздырылган кыр үрдәге ашыйсым килә…
— Бәлки, йорт үрдәге дә ярап торыр?
— Юк, кыр үрдәге булгач, кыр үрдәге!

Яңа ел онытылды. Башымны түбән иеп чыгып киттем. Суфиямны гаепләмим, теләгәч телидер инде. Үрдәкләрне әйтәм әле, нәрсәгә дип шул җылы якларга һушлары китәдер. Әнә, ала каргалар, саесканнар, төлкеләр, куяннар бер дә җылы якка китәбез димиләр. Бу үрдәк дигәне генә ник җылы урын эзләп йөргән буладыр. Мин бит әле, шәһәрдә туып-үскән мөртәт, кыр үрдәге түгел йорт үрдәгенең дә кайда кышлаганын белмим.

Гел мәзәк сөйләп йөргәнгәме, хезмәттәшләрем борчулы йөземне бик тиз күреп алдылар.
— Иртә әле, бик иртә, — ди проф­ком башлыгы Равилә, — өйләнешүегезгә ике ел тулмаган, сез инде үпкәләшкәнсез дә.

Ни дисәң дә, хезмәттәшләр — киңәшчеләр, хәлне чәчми-түкми сөйләп бирергә туры килде.
— Ышанам, ышанам, — ди җиде бала анасы икътисадчы Асия ханым. Маратым туасы елны мин дә шулай булдым. Апрель ахыры иде, минем яшел кыяр өзеп ашыйсым килде. Элек теплицаларда үстерү юк иде шул, күпме генә эзләсәм дә, өзә алмадым. Шуңа күрә Маратымның җилкәсендә кыяр хәтле миңе бар.

Өстәлемә капландым. Әгәр мин дә эзләп таба алмасам… Хатыным үрдәк борынлы бер малай алып кайтса, өстәвенә тагын “Ән-нә!” диясенә “Бак-бак!” дип тә кычкырса… Юк, юк, минем үрдәк әтисе буласым килми.
— Син, — ди нормировщик За­кир, — базардан ал да, кыр үрдәге дип тоттыр, бетте-китте вәссәлам, үземнең дә баштан үтте, аучы ич мин…

Танымаслык булса, кыр үрдәге дип аерып әйтмәс иде, күрәләтә алдашу да килешеп бетмәс. Өс­тәл­дәшем Тәүфикъны тыңлап карыйм әле. Аның фикере гел төгәлрәк була, аннан соң ул башваткычларны да бездән күбрәк чишкән кеше, бәлки, үрдәкләрнең кайда кышлаганын да беләдер.
— Австралиягә, кичекмәстән Австралиягә, үрдәкләр артыннан очарга кирәк!
— Әйтергә генә җиңел, Австра­лия­гә кадәр ничәмә-ничә ил аша үтәсе…
— Бер рәхәтнең бер михнәте дә була инде ул, агайне, — дип өстәп куймасынмы Тәүфикъ дус.

Эштән кайтып, юл кирәк-яракларын хәстәрли башлаган идем, Суфиякаем чемоданымны кулымнан алды:
— Кая җыенасың?!
— Мәскәүгә, аннан Австралия­гә…

Ул, минем җитди сөйләшүемне аңлап, көлеп үк җибәрде:
— Хәтерлисеңме, әтинең ризалыгын алган көнне, кызың өчен җиде кат җир астына да төшәрмен, дигән идең. Әллә ничек кенә шул вәгъдәң исемә төште дә, тукта, мин әйтәм, элеккечә ярата микән, сынап карыйм әле үзен, дим… Менә бу, чыннан да, Яңа ел бүләге инде. Рәхмәт, җимешем! Җә, ярар, турсайма инде. Менә бу юлысы чын-чынлап әйтәм: бар, ике генә тозлы кыяр алып кайт әле!..

Мин сөенә-сөенә базарга йөгердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык хэл! Кунелле хикэя Рэхмэт!

    Хәзер укыйлар