Логотип
Проза

Бәхетең  гомерле  булсын

(хикәя)


(хикәя)


    Көзге алдында матурланган Әнзимә озын керфекләренә сөрмә буяды, иреннәренә, битенә иннек-кершән якты. Өстенә кигән килешле күлмәгендә чүп күреп, аны сыпырып төшерде.  Ирексездән бу хәрәкәте  сылу гәүдәсен яратып сыпырган сыман килеп чыкты.  Көзгедән аңа утыз дүрт яшьлек  чибәр хатын  төбәлде. Йөзендә балкыган матурлыкка тәңгәл килерлек итеп күзләреннән  дә нур сибелсә икән! Юк шул! Озын керфекләр каймалаган күзләрне сагыш томалаган.  Иренең чагылышы көзгедә чагылмаса да, Әнзимә арка мие белән сизә − хатыны көзге алдына басса,   Рәүф  арттан аңардан күзләрен алмый.  Битен-башын тәртипкә китереп мәш килгән Әнзимә әле дә умыртка күзәнәкләре  белән  иренең  көчсезлектән туган ризасызлыгын сизде кебек. Ирең шул хәлдә ята, ә син төзәнәсең  дә чыгып китәсең...  Бизәнәсең  дә чыгып китәсең!  Ирең өчен бизәнмәгәч-төзәнмәгәч, кем өчен  болай тырышасың?!  Рәүф әйтмәсә  дә, Әнзимә моны  ачык аңлый. Тик нишлим соң,  бәгърем?!  Инде мин дә бирешсәм,  икәүләп ятып үләргә генә кала! Ә балалар?  Ә әниләр?  Аларга без болай да күп борчу китердек.  Эшенә чыгып китәр алдыннан Әнзимә  гадәттәгечә иренең янына утырды да  авыруның кулларын учына алды. Күзләренә бер тын төбәлеп торгач, көн дә әйтелә торган сүзләрне кабатлады: “Акыллым, миңа эшкә китәргә вакыт. Даруларыңны эчәргә онытма. Ашарга-эчәргә калдырдым. Торып,  өй эчендә булса да бераз йөрергә тырыш, яме.  Әбәткә кайтырмын”.  Рәүф, әйтерсең дә, аны ишетмәде дә, карашын билгесез бер ноктага төбәп тын гына ята бирде. Әнзимә урыныннан торды, ишеккә юнәлде. Юк! Ул эшенә бу килеш  чыгып китә алмый! Калдыра алмый ул Рәүфен мондый төшенке  кәефтә!   Кире борылды да  ятакта яткан иренә сарылды: “Рәүфем! Ишетәсеңме мине?  Ничек сине бу халәтеңнән чыгарыйм?! Уян, Рәүф! Син терелергә, яшәргә тиеш! Без бит синең белән нинди яшь әле!”  Күз яшьләрен иренә күрсәтмәскә күпме тырышса да, кайнар  тамчылар Рәүфнең яңагын  көйдерде.   Рәүф хатынының битен ике кулы белән кысып күзләренә карады.  Бала юаткандай башыннан сыйпады һәм әкрен генә пышылдады: “Бар, әнисе, эшеңә! Соңга калма. Кайгырма!  Барысы да яхшы булыр!”  Әнзимә  аның сүзләрен кабатлады: “Барысы да яхшы булыр,  әтисе!” − һәм  ишеккә юнәлде.  Эше җиңел булмаса да, Әнзимә өчен  соңгы вакытта иң авыры  авыру ирен калдырып чыгып китү иде.  Җитмәсә, булганынча яхшы киенергә, бизәнергә-төзәнергә туры килә. Эшең шул булгач, ни кылмак кирәк? Эчеңне   сагыш ялкыны айкаса да, клуб мөдире  бар кайгысын яшерергә, халыкка яхшы кәеф, якты йөз күрсәтергә тиеш.  Халык синең чытык йөзеңне күрергә килми, ә  арыган җанына-тәненә ял, рухи байлык  эзләп килә.  Эшләгән урынының да, үзенең дә авыл күрке булырга тиешлеген Әнзимә аңламый түгел.  Бар хәсрәтен учына төйнәп, элеккечә балкып сәхнәгә чыккан  Әнзимә хакында да тел чайкаучылар юк түгел: “Ире шул хәлдә ята, ә ул сөенгән кебек көлеп-елмаеп йөри!” Аңсызларга йөрәгендә ни барын күкрәген ярып күрсәтсенме дә урынсызга аклансынмы?  Әйе, аның киенеп-бизәнеп эшкә чыгып киткәнен Рәүфе дә өнәми кебек.  Тик  ярамый безгә бирешергә, аңлыйсыңмы, Рәүф?! Көчемнән-хәлемнән килгәнчә, мин синең өмет чаткың булып калырга тиешмен!  Алдыңда сулган чәчәктәй йөрсәм, син дә тиз корырсың.   “Гүзәлкәй һәм албасты!” –  чибәр хатынын һәм үзен, көчен, тазалыгын, элекке матурлыгын югалткан ирне  күз алдында  тотып, Рәүф бервакыт шулай дигән иде. Бу хәлгә төшүенә гарьләнүе дә, ачынуы да булгандыр.  Үз сүзләренә үзе ышанмаса да, Әнзимә: ”Ә син ул әкиятнең азагын беләсеңме? Анда  албасты  сылу гүзәл ярдәмендә искиткеч матур һәм батыр егеткә әйләнә!” – дип сүзне шаяруга борды. Рәүфен  дә элеккечә баһадир гәүдәле,  зифа буйлы, таза-сау  чагына кайтарып була дисәләр, Әнзимә ул чараны эзләп диңгез кичәр иде, җир читенә китәр иде! Җиде кат җир астына кереп, эзләп табар иде!  Әкиятнең көче дә шунда – тормышта чынга ашмаган бар хыяллар әкият кысасына  сыя.  Әкияти илдә  мөмкин булмаган нәрсә юк.  Әкияти хыялга бирелеп,  бик авыр чакларда да кеше бераз  булса да җиңеллек тоядыр. Әнзимәнең дә,   нинди чара белән булса да,  Рәүфенең  рәхимсез  чынбарлыктан  онытылып торуын теләве иде. Чир белән алышып арыганда, терелергә өмет  калмаганда бары тик изге ялган кала: “Барысы да яхшы булыр,  акыллым...”
       Әнзимә Рәүфкә чыкканда ул типсә тимер өзәрлек   таза  ир-ат иде. Баһадир буйлы гәүдә дисеңме, уйнаклап торган беләкләр дисеңме. Әнзимәнең клуб мөдире булып  эшкә  яңа килгән мәле. Туфли табаныннан очкын чәчрәтеп биегән,  туң йөрәкләрне дә уятырлык итеп сәхнәдән   җырлаган бу чибәрне уйлап,  күп кенә  авыл егетләренең йөрәге янды. Ә Әнзимә Рәүфне сайлады.  Бу чибәркәй  авылга эшкә  килгәнче Рәүф клуб ишегенең кайсы якка ачылганын да белми иде югыйсә.  Эше буенча машина сорап килгән  сылу гүзәлкәйне беренче тапкыр күрүгә Рәүфнең яшь  йөрәге чемердәп китте. Машинасын  да тиз тапты, клуб кирәк-ярагын да  үзе төяп алып  кайтты, үзе үк бушатты да.  Шул көннән башлап Рәүф клубта үткән бер  генә кичәне дә калдырмады.  Эш көннәрендә дә клубка кереп урарга, Әнзимәне күреп чыгарга сәбәп табарга тырышты.  Әнзимә дә колхоз механигының  клуб мәнфәгате артыннан гына йөрмәвен аңлаган иде инде.  Кичләрен Рәүф Әнзимәне  яллап торган фатирына хәтле озата торган булды.  Кыз каршы килмәсен өчен сәбәбен дә тапты: “Безнең авылның этләре бик зәһәр усаллар!”  Ел буена йөреп тә каршыларына ник бер авыл эте очрасын! Очрагандыр, бәлки. Йөрәкләрендә гыйшык уты янган егет белән кызның күзләре генә  аларны күрмәгәндер.  Әнзимәгә егетнең көчле беләкләренә асылынып атлавы рәхәт тә,  тыныч та иде.   Аларга бәхетләре бер каршылыксыз, бер көрәшсез, күктән төшкәндәй бик  җиңел  бирелде. Араларына беркем дә кермәде. Кавышуларына беркем дә каршы булмады. Кояш барда йолдыз күренми  дигәндәй, Рәүф Әнзимәдән, Әнзимә Рәүфтән башканы күрмәде.   Ел буена мәхәббәтләренә исереп,  күпләрне сокландырып,  кулга-кул тотынып йөрделәр дә өйләнешеп тә куйдылар. Туйларын да, бөтен авыл халкын җыеп, гөрләтеп клубта уздырдылар. Колхозның механигы булып хезмәт куйган Рәүф  клубтан өч өй  аша гына торган йортына  кәләшен,  председательнең ак “Волгасына” утыртып, бар тирә-якны әйләндереп  алып кайтты һәм  ишегалдына кулларына күтәреп кертте.  Мөлаем йөзле киленен кайнанасы Дания  үз баласыдай күрде.  Киенү-төзәнүдән башы чыкмый киленегезнең, дип тел чарлаганнарның авызын тиз япты Дания: “Аның эше шундый!”   Яшь, чибәр клуб мөдире һәм  эшлекле, тырыш колхоз механигы менә дигән итеп  яшәп киттеләр. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Аларны  сөенә-сөенә бергә үстерерләр, бергә картаерлар, бер көнне җирдән китәрләр кебек иде. Тик Рәүф кенә бик ашыкты.  Үз гомеренең бик кыска икәнлеген сизгәндәй, яшәп калырга,  нәрсәгәдер өлгереп  калырга  ашкынды.  Кавышуларының икенче елында ук өч ай эчендә  яңа мунча салды. Бер елдан,  искергән өйләренә тимичә, ишегалдында яңа йортка фундамент салдырды. Техника үз кулында, сүзе кайда да үтә.  Акча кирәккәч, төп эшеннән кала, кеше машинасын төзәтте.  Рәүф авылда бер чибәр, талантлы  хатыны,  курчактай матур, акыллы  өч кызы белән горурланды. Балалары, гаиләсе өчен тырышты.  Әнисенә, хатынына, кызларына Рәүф  тәмле телле, игътибарлы булды. Ир белән хатынның араларыннан җил дә   үтмәде. Әнзимә өендә дә, эшендә дә өлгерде.  Ул  ишелеп төшкән бәхете өчен язмышына бик рәхмәтле иде.  Җаны  теләгән бар нәрсә тормышка ашты – яраткан эшендә эшли, сөйгән кешесенең канат астында  яши, таза-сау  балалар үстерә...  Бүгенгесенә шөкер итеп, киләчәккә матур планнар корып яшәделәр.  Аяз көннең яшененнән курык  − җиңел бирелгән бәхетнең бәясен түләр вакыт җиттеме,  бәхетләре кыска гомерле булдымы,  бераздан барысы  өчен дә бик кыен  чор  башланды.  Кызарып чыккан кояшны болыт каплый дип юкка әйтмәгәннәрдер шул.  Авыр чир, күзгә күренмәгән еландай, Рәүфнең аякларына урала барды һәм көннән көнгә хәлен алды.  Болай да  таза гәүдәле Рәүф  бер ара шактый гына калынаеп китте.   Атлап йөреше, хәрәкәтләре  сүлпәнләнде.  Хатынының,  сиңа ул ярамый, бу ярамый,   диета сакла, дигән киңәшенә Рәүф кул гына селтәде.  Көннән-көн симерә барган ир үзенең каты авыру икәнлеген аңлаганда соң иде инде.  Килде шундый бер көн – артык  симергән ир  үз гәүдәсен тота алмас хәлгә җитте. Симерү үзеннән-үзе куркыныч янамаса,  аның аркасында туган  катлаулану төрле авыр  чирләр барлыкка китерде.  Рәүфкә эшеннән китәргә туры килде.  Кырык яшендә Рәүф инде  ятакта яткан авыр хәлдәге инвалид иде. Йомышына гына чыгып кергәндә дә сулышы кысылып, хәле бетеп, атлый алмыйча   бусагага утырган ир үзенең терелә алмаячагын аңлый иде инде.  Өстәл тулы яткан җиләткеч даруларны Рәүф бер көн эчмәс булды.  Әнзимә генә бирешергә теләмәде. Табибларга үзләре бара алмасалар, Әнзимә аларны өйләренә чакыртты.  Им-томчы,  өшкерүче, халык табибы, экстрасенс – берсе дә калмады.  Дания карчык улына зәм-зәм сулары табып, өшкереп эчерде.  Тик Рәүф хатыны белән әнисеннән  алда бирештеме, көрәшеп тә арыдымы, дәваланудан туктады һәм үз бүлмәсеннән чыкмас булды. Төзелеп бетмәгән, түбәсе ябылмаган  йорты да күз көегенә  генә әйләнде.  “Өй тулы  хатын-кыз калдырып китәм бит!” – әйтерсең дә  Рәүф, йорттагы бердәнбер ир заты,  гомере вакытсыз өзелүдән дә бигрәк,  үзе өчен иң якын  биш хатын-кызның  өметен аклый алмаганы, аларны ялгызлыкка, авырлыкка дучар итүе  өчен өзгәләнеп үкенде.  Май аеның алмагачлар чәчәк аткан матур бер көнендә Рәүф  иске зиратның йөзьяшәр чыршысы төбенә барып ятты. Бахырны соңгы юлына ун кеше күтәреп озатты.
    “Барысы да яхшы булыр!” – Әнзимә  иренең сүзләрен еш кына искә ала. Бәлки, тиздән интегүләренә нокта куеласын күз алдында тотып әйттеме  Бәлки, мин китсәм, сезгә җиңелрәк булыр, дип әйтергә  тырыштымы?  Үзенең дә, хатынының да өметен өзмәскә тырышуы идеме? Иренең җылы  канаты астында  иркәләнеп кенә яшәп өйрәнгән  Әнзимә толлыкның ачы тәмен татыды. Яхшы ирен югалткан хатын-кыз ялгызлыкны  аеруча  авыр кичерә. Чөнки ул парлы тормышның бәхетен тәтеп, аңа күнегеп өлгергән.  Шул бәхетле тормыштан каерып алынган  хатын-кыз үзен ничек тойсын?! Әлбәттә,  аңа бик тә авыр. Ул әле  авырлыкларны җиңәргә һич тә әзер түгел.  Һәр иртәне, көнең матур үтсен, матурым, дип чәчләреннән сыйпап уятырга Ул кирәк. Бу эшне ничек хәл итәбез, дип киңәшергә  һәр эштә  ир-ат кирәк. Балаларын үстерешергә  әтиләре кирәк. Барысы да яхшы булыр, дип күңеленә тынычлык иңдерергә Ул кирәк.  Ярату тулы назларын  бирергә Ул кирәк.  Сыңар кадак кагарга гына да ир-ат кирәк. Хатын-кызга таяныч, терәк  − ир-ат кирәк. Тормыш көткәндә,  бигрәк тә авыл җирендә,  ир-ат кирәкмәгән эш,  мәшәкать, минут-сәгать  бармы икән? Әнзимә дә Рәүфне югалткач кына кемнән язганын аңлады.  Парлы, ваемсыз чагында,  әнисенә сыенып, әнием, белсәң икән, шундый бәхетлемен Рәүф белән, дип сөенеп ачылган  иде. Ә әнисе  кызын балачактагыдай башыннан сыйпап: “Балам, бәхет турында кычкырып сөйләмиләр. Бәхет тынлык ярата. Дәвамын сора бәхетеңнең тын гына”, − дигән  иде. Хәсрәтеннән илереп елыйсы килгән чакларында Әнзимә, әллә инде үзем күз тидердемме бәхетемә, дип тә  үкенеп уйланды.
         Ире авырып ятканда да бирешмәгән, үзен карап, киенеп-төзәнеп йөргән Әнзимәгә ул киткәч әллә ни булды.  Шкаф тулы киемнәрен күрмәс булды. Өстә яткан бер күлмәген юды да киде, юды да киде.  Иннек-кершән турында онытты. Моңарчы атлыгып йөргән эшендә кызык тапмады.  Кичәләрдә катнашмас булды. Кызларының укуы  белән дә  еш кызыксынмады.  Сагындырып килгән  кояшлы җәй дә хатынның күңелен сөендермәде.  Вакытсыз гомере өзелгән Рәүфен уйлап, төннәре йокысыз үтте. Аны сакламаганы өчен үз гаебен тоеп өзгәләнде. Киттең, ә синсез ничек  яшәргә өйрәтмәдең... Кайнанасы Дания килененә карап-карап йөрде дә бер көн әйтеп куйды: “Балам,  үзең дә үләргә җыенгандай йөрисең.  Үлгән артыннан үлеп булмый. Миңа да бик авыр. Түзәргә кирәк”.  Эчендәге  киерелеп тартылган кыл шартлап өзелдеме, мөлдерәмә тулган күңеле ташкындай акты  Әнзимәнең бу кичне. Кайнанасының иңенә башын салып,  хәсрәтен түкте: “Әни, мин аны саклап алып калырга тиеш идем! Мин! Вакытында дәваласак, табибларга йөрсәк, болай килеп чыкмый иде!” Дания карчык  әллә ни дә әйтмәде, бары тик тормыш хакыйкатен кабатлады: “Кызым, гомере шулай кыска аның. Анысы синнән дә, миннән дә түгел!” Бу сүзләрдән  Әнзимәнең күңеленә  җиңеллек иңмәсә дә, үз гаебен тоюдан  туган сары сагыш азмы-күпме чигенде.  Дания карчык киленен юатырлык сүзләр тапты: “Дөньяда дус бар, дошман бар дигәндәй. Балам,  кайгыны да күтәрә белик. Бу биреште, дип дошманнарны сөендермик, дус-туганнарны кайгыртмыйк. Син бирешсәң, Рәүфнең  рухы сөенер дисеңме?!  Сиңа көч кирәк, балам.  Балаларны ялгызың кеше итәсең бар. Салына башлаган өйне бетереп керәсең бар! Көчеңне хәсрәткә бетермә,  балаларга, йортка, эшеңә  багышла!”  Һәм,   кием шкафын  ачып, арадан бер күлмәкне сайлады да килененә сузды: “Бу күлмәгеңне кайчан киясең инде? Бигрәк килешә иде үзеңә! Көя төшә бит!”   Авыр  кайгыны күтәрешергә, сыгылмаска-бөгелмәскә  яныңда үзеңнән көчлерәк кеше булсын – моны  Әнзимә кайнанасына таянганда  аңлады. 
        Вакыт  – бар нәрсәгә табиб, дисәләр дә, тол хатынның йөрәк яраларын дәваларлык көч бармы икән? Вакыт Әнзимә өчен табиб түгел, ә бары тик гомерлек кайгысын күтәрешерлек иптәш. Әнзимә  кайнанасы, балалары, авылдашлары   ярдәме белән тора-бара  күңел төшенкелеген  җиңә алды,  әкренләп тормышка кире кайтты.  Ничек тә Рәүфсез яшәргә өйрәнергә кирәк! Туганнары ярдәме белән Әнзимә  төзелеп бетмәгән өйнең түбәсен яптырды, идәнен җәйдерде.  Берничә елдан алар яңа йортка күченделәр.  Рәүфенең канаты астында көчсез, иркә хатын  булып яшәгән Әнзимәнең  рухына әллә каян көч-куәт  тә килде.  Берникадәр вакыттан Әнзимә тагын сәхнәгә чыга алды. Ул бит җитәкче генә түгел, җырчы-биюче дә! Җыр  − кешенең юлдашы.  Бик авыр чакларда да Әнзимәнең күңелендә җыр булды.  Җырлап ачылмаса күңел, елап ачылачак түгел. Аннары, кызларына карап, Әнзимә шуны аңлады: яши бит Рәүф, балаларында яши!  Кече кызларында  күк йөзедәй чиста, зәңгәр, ачык, намуслы караш. Рәүфнең күзләре!  Уртанчысында  – Рәүфнекедәй шул ук тырыш холык. Олысында – әтисенекедәй бөдрә чәч!  Рәүф үзен балаларында калдырып китте. Балалары аша Рәүфе – Әнзимәнең  янында, йөрәгендә. Шөкер, аталарына лаеклы акыллы балалар үсә.  Алдагысы билгесез, ә әлеге вакытта Әнзимәнең бар бәхете, яшәү мәгънәсе – балалары.  Һәр ана  үз балаларына  мәрхәмәтле язмыш, бәхет сорап ала.  Кемнең кемнең, ә  ана кешенең теләген Аллаһ ишетми калмый. Әнзимә дә, Аллага тезләнеп  үсеп килгән кызларына көн дә теләк тели: “Бәхетегез булсын, балаларым! Бәхетегез гомерле булсын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар