Логотип
Проза

Бәгырь җимешкәе

Сез Әлфирә исемле кызны беләсезме? Юк? Ничек инде шундый да тәти, күк йөзедәй зәңгәр күзле, кыңгырау чәчәге кебек чәчәк-тасмалы кызны белмисез? Әнә бит ул, бакчага барасы булмаса да, әллә кайчан йокысыннан торып, битен-күзен юып, арыш кырында үскән күкчәчәк – матур бизәк төшкән матур күлмәген киеп куйган. Әнә бит, көзгедән дә ничек матур булып күренә. Әнисе: «Кызым-йолдызым, курчактай булдың», – дип, җилкәсеннән сөеп, бит очыннан гына үбеп тә алган иде... Әлфирә көзгегә текәлебрәк карады.
– Кара әле, минем кебек курчак була микәнни? – дип аптырап калды ул. Аннары уенчыклары тутырылган тартма янына килеп басты. Ә курчаклары ничек туры килсә, шулай аунап яталар икән ич! Өстәгесе – салам чәчле, кып-кыска шакмаклы күлмәк кигәне – түгәрәк күзләрен тасрайтып туп-туры Әлфирәгә карап ята. Кыз аны кулына алды да көзге каршына килде. Курчак аңа тамчы да охшамаган ич! Әлфирәнең ике толымы да кара. Әзрәк үсә төшкәч, чулпылар үрербез, ди әнисе. Күлмәге дә шакмаклы да, кыска да түгел. Бәби итәкләп, үзенә таман гына итеп текте ич әнисе. 

Таня-курчакның итәген тарткалап карады Әлфирә. Кая инде! Моны күлмәк дисәң, әнисе әйтмешли, хәтерең калыр. Таняның чәчләре дә күлмәге кебек кып-кыска иде. 
 «Юк, бу курчак шикелле түгел мин», – дигән нәтиҗә ясады Әлфирә күңеленнән. Кызның уйларын әнисенең тавышы өзде: 
– Әйдә, кызым, әбиеңә җылы бәлеш илтеп кайтыйк әле!
«Әби» сүзен ишетүгә, Әлфирә кулындагы курчакны көзге янында ук калдырып, ишек төбенә килеп баскан иде инде. Әбисе сагынып беткәндер инде. Атна буе күрешмәделәр бит. Әлфирәм килсә, билемне сылатырмын, куллары бигрәк шифалы, дип, өченче көн үк чакырып калган иде.

Әнисе Әлфирәне, гадәттәгечә, күтәреп кенә алды да: «Һай, җанлы курчагым минем, арыш кырым, бәгырь җимешкәем лә», – дип, йомшак чәчләреннән үбәргә тотынды.

Яшел парк аша трамвай тукталышына барып җиткәнче, Әлфирәнең күңеленнән әнисенең татлы сүзләре китмәде: җанлы курчагым минем, арыш кырым, кара җирем, бәгырь җимешкәем лә, ди бит әнисе...

Трамвайга кереп утыру белән ул әнисенең кола­гына пышылдап кына: «Әнием, нәрсә соң ул җанлы?» – димичә булдыра алмады.

Әлфия кызының бертуктаусыз сораулар белән йөдәтүенә күнегеп беткән иде инде. Ул – бакчачы, агач-гөлләр, бөҗәкләр турында күпме сөйләде инде кызына. Тик менә сорауның мондыен ул бала авызыннан беренче тапкыр ишетә. Әлфирә белә: әтисе әнисен гел фәйләсүф дип үрти. Шулайдыр да, чөнки ана кызының сорауларын ишетү белән үк уйлана башлый, андый чакта әтиләре, алар сүзен бүлдермәс өчендер, читкәрәк китә һәм җавапларның гади дә, җитди дә булуына соклана диде. Бу юлы да шулай булды, күпмедер уйланып торганнан соң: «Димәк, тере – синең белән минем кебек», – дип куйды әнисе. 

Әлфирә исә карашын урамнан алмый гына: «Әнием, ә нәрсә ул арыш кыры?» – дип сорап куйды.
Ул арада тукталышка килеп җиткәннәр иде. Әлфия кызының соравына җавап эзли. Күңеле белән ул инде әллә кайчан балачагының алтын арыш кырында. «Арыш кыры ул, кызым, дөньяның иң гүзәл җире! Ә арыш араларында күкчәчәкләр үсә! Төрле-төрле күбәләкләр оча! Авылдагы әбиең янына кайткач, мин сине шунда алып барырмын. Ул арыш кыры бераз синең күлмәгеңә охшап тора. Анда – арыш исе. Күктә сабан тургайлары сайрый...»

Әлфирә әнисенә күтәрелеп карады. Әнисенең ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде.
– Әнием, ник елыйсың син? – Бала, күзләрен зур ачып, әнисенә төбәлде.
– Кызым, әгәр арыш кырларын күреп үссәң, син дә шулай сагынып елар идең...

Әлфирә нәни куллары белән әнисенең күз яшьләрен сөртеп алды: «Елама, әнием, мин дә күргәч, икәү бергә сагынырбыз», – диде.
Кызының сәер дә, фәлсәфи дә фикерләвенә сөенеп, Әлфия күз яше аралаш елмайды. 
Әнисен дә, авылны да өзелеп сагынган чагы туры килде шул...
– Әнием, – диде Әлфирә, бераз баргач, – «кара җирем» дә елата торганмы?
– Һай, күз нурым ла минем, – дип, Әлфия кызын күтәреп алды да, күзләреннән үбә-үбә иркәләргә тотынды. – Елата да, җырлата да ул, бәбкәм, кара җир! Җирнең җимеш бирә торганы кара була, менә шундый – синең чәчләрең кебек.
Икесе дә тынып калдылар. Ә аннары Әлфия иртән әйткән сүзләрен исенә төшереп өстәп куйды: 
«Ә бәгырь җимешкәем – син генә! Ул – ананың баласы!»

Сәер дә, әллә нинди бик кадерле дә арыш кыры турында уйлый-уйлый, Әлфирә әнисенең соңгы сүзләрен ишетеп тә бетермәде бугай. Иртән ишеткән «җанлы курчагым» дигәне никтер күңеленә тынгы бирми. Шәһәрдәге әбисе янына китеп барса да, ул инде үзен теге арыш кырында сыман хис итә иде. 

Әлфирә кинәт туктады. Кыз кибет витринасына караган да, бер хәрәкәтсез тораташтай катып калган. Ә анда – арыш кыры төшерелгән зур рәсем. 

Рәсемдә чәч толымнарына чулпылар таккан татар кызы арыш ура. Колакларында – ай алкалар. Кулындагы учмадан исә ике күз булып күкчәчәкләр карап тора. Әлфирә карашын рәсемгә текәгән дә хыял дөньясында йөзә! Җанлы курчак – менә бу ападыр ул. «Кара җирем», «бәгырь җимешкәем лә» дигәне нидер?! Әнисенең: «җанлы курчаккаем» дигәне аңа туры килмидер...

Арыш кырындагы күбәләкләрне дә уятты Әлфирә­нең хыялы. Аллы-гөлле, ак, кызыл, күк күбәләкләр әллә каян гына күтәрелде дә арыш башларына кунып, канатларын җилпеп тора башлады. Сабан тургайлары... Алары нинди була икән? Әлфирә аларын да тап­ты бу рәсемдә: күккә күбәләк кебек кенә бер кош күтәрелде дә чур-чур сайрап җибәрде. Әлфирә үзен шул арыш кыры буйлап әбисенә кайнар бәлеш алып баручы итеп тойды. Әлфия дә, хыял дөньясыннан аерылып, кызына күтәрелеп карады. Кызының керфек­ләренә эленгән яшь тамчыларын күреп, сәерсенеп калды.
– Кызым, әйдә, китик, әбиең көтәдер, – дип, кызын җитәкләп алды. Тик Әлфирәнең моннан китәргә исәбе юк иде әле. Рәсемдәге уракчы кызны күргәч тә, мин аны барыбер эзләп табармын, дигән катгый фикергә килгән иде ул.
– Әнием, без ул җанлы курчакны табарбыз бит?

Әлфия кызын мондый халәттә беренче күрүе иде. Тик барыбер аңлады ана: гади таләп кенә түгел бу! Әллә каян килгән җан таләбе икәнлеген тоемлап алды. Беравык тынып торганнан соң әйтеп куйды: «Әйе, кызым, табарбыз!» Әлфирә әнисен кулыннан тарткалап, кибеткә әйдәде. Ә анда – уенчыклар! Түрдәге шүрлектән толымнарына чулпы, колакларына ай алкалар таккан, бәби итәкле күлмәк, чия төсендәге камзул кигән, калфаклы татар кызы – гаҗәп матур бер курчак күксел күзләрен тутырып Әлфирәгә төбәлеп карап тора иде.
– Шул курчакны бирегез әле, – дигәнен Әлфия үзе дә сизми калды. Калфаклы кыз кулына эләгүгә, Әлфирә дөньясын онытып курчак белән зурларча сөйләшә башлады. Шул тирәдә уенчык сайлап торучы татарча аңлаган олысы-кечесе колакларын торгызган. Әлфирә исә нәкъ әнисе тавышы белән сөйли:
– Син җанлы курчакмы? Арыш кырын, кара җирне күреп үскән әниеңнең бәгырь җимеше, багалмасымы? – Әлфирәнең карашы әллә кая еракка төбәлгән. – Ул кырларда – арыш исе! Аллы-гөлле күбәләкләр оча анда! Сабан тургайлары сайрый. Чулпыларың урак урганда бер-берсенә бәрелеп чыңлыйлар, җырлыйлар­дыр, име?! Син «Сагыну» җыры җырлый беләсеңме?

Шулчак кемдер: «Нинди җыр соң ул?» – дип сорап куйды. Кызының һич көтмәгәндә нәкъ авылдагы әбисе тавышы белән моңлы итеп җырлап җибәрүен ишетеп, таң калды ана. Сатучының акча алырга үрелгән кулларын читкәрәк этәреп, түгәрәк янына килеп басты. Әлфирә, курчакны кочагына кыскан да таныш булмаган җыр суза:

Һай, җанлы курчагым минем!
Һай, арыш кырым минем!
Кара җирем, бәгырькәем.
Багалмам, бердәнберем!


Җыр тукталуга, дәррәү килеп кул чаптылар. Ара­дан бер бала, көйсезләнеп: «Әнием, җанлы курчак тагын җырласын», – дип куйды. «Мин җыр-ладым аны, курчак түгел! Ә мин – Әлфирә!» – дип, шат тавыш белән җавап бирде Әлфирә.
Сәйләннәр белән чигелгән түбәтәйле кечкенә малай Әлфирә кулындагы курчакның толымыннан тартып карады да үзенчә нәтиҗә ясады: бу курчак­ның исеме Әлфирә булыр!

Малайны әнисе кулыннан җитәкләп, читкәрәк әйдәде. Үзе, җыелганнардан гафу үтенгәндәй: 
«Гаеп итмәгез инде, ул авылда яши, шулай иркен өйрәнгән, татар малае ул», – дип, тыйнак кына елмайды. Түгәрәк эченә кереп, Әлфирәне дә әнисе җитәкләп алды. Җитәкләшеп, касса янына килеп бастылар. Әлфия кесәсендәге акчаны кат-кат санады. Әмма, күпме генә актарынмасын, бу «татар кызы» курчагын сатып алырга җитәрлек акчасы юк иде. Аның хәлен аңлап өлгергән Әлфирә күз яшьләрен чак-чак тыеп тора. Әлфия күрде моны. Нидер әйтергә теләп, кассирга күтәрелеп карады. Тик Таня исемле курчак шикелле кыска чәчле, кыска итәкле кыз елмаеп: «Акчагыз булгач, килерсез», – диюдән уза алмады.

Кайнанасы янына авыр хисләр белән килеп керсә дә, Әлфия әрнүен сиздермәскә тырышты. Өстәлгә бәлешне чыгарып куйды. Матур чынаякларга хуш исле чәй ясады. Бер-берсен кысташа-кысташа чәй эчтеләр. Әлфия теге авыр вакыйганы кызы онытты бугай дип уйлап кына өлгерде, Әлфирә: «Әнием, теге кассир апа Таня-курчакның бәгырь җимешедер, әйеме?» – дип, табындагыларны шаккатырды.

Әлфия дәшмәде. Кызының йомшак чәчләреннән сыйпый-сыйпый юатасы килде. Тик кирәкле сүзләр телгә киләмени... Кассир кызны күрүгә, аның күңеленнән дә: «Нәкъ Таня-курчак кебек бу», – дигән уй йөгереп үткән иде бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар