Логотип
Проза

Бәби исе 2

Уйларга вакыты җитәрлек булды Ләйсәннең. Атна буе ничек кенә төпле уйларга, акыл белән эш итәргә тырышса да, җимерек барактан, эчкечеләр оясыннан чыгып качу, шул михнәтләрдән котылу теләге бик көчле иде, һәм бу теләк, күңеленең ниндидер бер җирен айкап торган каршы тойгыларны басып, томалап куярга тырышты. Намусын җиңәргә, тынычландырырга теләп, еш кына үз-үзе белән «бәхәсләшеп» тә алды...

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bbi-ise)

Уйларга вакыты җитәрлек булды Ләйсәннең. Атна буе ничек кенә төпле уйларга, акыл белән эш итәргә тырышса да, җимерек барактан, эчкечеләр оясыннан чыгып качу, шул михнәтләрдән котылу теләге бик көчле иде, һәм бу теләк, күңеленең ниндидер бер җирен айкап торган каршы тойгыларны басып, томалап куярга тырышты. Намусын җиңәргә, тынычландырырга теләп, еш кына үз-үзе белән «бәхәсләшеп» тә алды.
«Нишләргә тиешмен бу хәлдә? Мин бит берәүне дә үтермим, урамда бала калдырып китмим… Авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм генә итәм шулай. Кызымның киләчәге… кызым хакына риза булыргадыр… мөгаен…»
...Уңай җавап алырын белә иде Асия. Бүген булмаса – иртәгә. Иртәгә булмаса, якын киләчәктә. Һәрхәлдә, булыр иде ул җавап. Уңай. Һәм хаталанмады да, тормышны яхшы белә шул апаң.
…Иң кыйммәтле клиникада тикшерү үттеләр. Акчаң булганда сиңа берәү дә йөз җыерып карарга кыймый икән лә. Матур елмаеп, ягымлы сөйләшеп, һәр теләгеңне үтәп кенә торалар. Тикшерелгәч, бераз дәваланып алдылар. Аннан төп процедуралар оештырылды.
Бик сагаешып, нәтиҗәләрне көттеләр. Тәлгать борчылулардан картаеп, каралып китте. Еш кына эштән кайтты да карашлары белән Ләйсәнне эзләде. Моны сизеп-күреп йөргән Асия: «Кешеләр икенче, өченче мәртәбәдә генә чак уңышка ирешә. Сабыр итик», – дип, ирен тынычландырырга тырышты.
Тынычландымы-юкмы, һәрхәлдә, нык үзгәрде ире. Элек ял көннәре генә күрешеп, аларында да нәрсәдер белән мәшгуль булсалар, хәзер ике күзе өйдә. Кичке алтыда «тып» итеп кайтып керүе җитмәгән, төшке ашка да монда чаба башлады. Үзе бер буш кул белән кайтмый. Ике суыткычның да шыплап тулы икәнен белә торып, һаман да пакет-пакет азык-төлек, яшелчә-җимеш ташый. Һәм, әлбәттә, бәләкәч Чулпан өчен берәр әйбере була. Бу «әйбер» башта гөнаһсыз туңдырмадан гына башланса, соңгы көннәрдә зур йомшак уенчыкларга, хәтта купшы күлмәкләргә барып җитте. Асиягә башта иренең бу кыланмышы кызык тоелса да, тора-бара җанына тия башлады. Көнчелек песие күңелен тырнап алды. Тик әлегә баш кайгысы түгел. Әлегә башка мәшәкать беренче планда. Әгәр дә процедураны кабатларга туры килсә...
Туры килмәде. Беркөн кич соңлап кына кесә телефонына шалтыраттылар. Алып караса – Ләйсән. «Бәй! Кайда соң ул бу вакытта?»
– Ләйсән, кайдан шалтыратасың? Син кайда?!
– Өйдә мин, өйдә, Асия апа, шауламагыз, – яшь хатын пышылдауга күчте. – Сез ятмадыгызмы әле?
– Ятарга йөрим. Нәрсә булды, Ләйсән?
– Безнең бүлмәгә кереп чыкмассызмы икән, тик Тәлгать абый ишетмәсен, яме.
Барып керсә, Ләйсән диңгез шикелле киң түшәгенең уртасында аяк чалып көтеп утыра. Кызчыгы көчектәй генә булып йомарланып мышный.
– Нәрсә булды, Ләйсән? Куркыттың...
– Гафу итегез, Асия апа, сезнең вакытыгыз булганны көтеп йөрдем дә... Соң кайтасыз
йә бөтенләй өйдә булмыйсыз кичләрен. Шуңа шалтыратыйм дидем, барып шакып торганчы.
– Йә... – Асия ике күзен тутырып Ләйсәнгә төбәлде.
– «Йә» дип... ну... шул инде.
– Нәрсә «шул инде»?
Апасының аңламавына аптырады. «Нәрсәсен төшенә алмый соң ул?»
– Авырлы... мин.
Көтеп ала алмый йөргәне артык көтелмәгәнчә булды Асия өчен...
– Т-точнымы?
– Точны. Үткән атнада ук тест алып караган идем – күрсәтә. Уже билгеләре дә сизелә, токсикоз башланмакчы.
– Тә-әк... Болай булгач – булды! Булды! – Торып учларын уып бүлмә буйлап үтте, чыдамый чәбәкәйләп җибәрде. – Булдырдык бит болай булгач, Ләйсән! Тукта, Тәлгать абыеңнан сөенче алыйм әле!
Артыннан ишек ябылып өлгермәде, кире килеп керде һәм:
– Маладис, Ләйсән! «Бишле» сиңа! Иртәгә врачка барырбыз. Инде аша, ял ит, йокла – синең эшең хәзер шул, – дип чыгып та китте.
Шул көннән, дөресрәге, шул кичтән соң бу өйдә бернәрсә дә элекке кебек була алмый иде инде. Һәрхәлдә, Асиягә шулай тоелды. Хәзер аларның яшәү рәвеше, уй-хыялы, максатлары, хәтта тын алышы да икенче. Хәзер аларның барысын бергә туплаган, ныгытып бәйләп куйган сәбәп – булачак бәби бар.
Ләйсәнне баштанаяк игътибар үзәгенә әйләндерделәр. Бигрәк тә Асия апасы. Нәрсә ашый, нәрсә кия, ничәдә йокларга ята да, нинди көйләр тыңлый. Хәзер боларның барысы да ныклы күз-колак астында. Йөклелек тә үзенекен итте, яшь хатын вакыт-вакыт юк-бардан көйсезләнде, әле елыйсы килде, әле сәбәпсезгә көенеп йөрде. Иртәнге укшулар, хәлсезлек, исләрне күтәрә алмау, азык сайлау аның болай да какча йөзен ак кәгазь төсенә кертте. Җитмәсә, әнисенең башын икенче нәрсә биләгәнне сизенгән кызчыгы да ризасызлык белдереп көйсезләнде. Сузылып яткан әнисен йә тышка чыгыйк, йә уйныйк, дип тарткалап торгызды, үпкәләп елады. Бу хәлләр Асиягә ошамады. Бигрәк тә баланың, бу йортта бар икәнлеген белдереп, тавышын чыгаруы, шул кызны тынычландырам дип, иренең йөгергәләп йөрүе. Ничек инде, бармак башыдай бала аның өендә үз хокук-ларын булдырып утыра ала? Бу мәсьәләне җәһәт кенә хәл итәргә кирәк иде. Һәм хәл итте дә Асия. Тиз арада шәхси балалар бакчаларының берсе белән бәйләнешкә кереп килеште дә, Ләйсәннең авызын да ачтырмастан, Чулпанны җилтерәтеп алып барып та куйды. Өйдән «уйнарга» дип кенә чыгып киткән сабый, ят урынга барып кергәч, нидер сизенеп, Асиягә сырынган иде дә, тегесе чат ябышкан кечкенә куллардан итәген тартып алгач, күзләрен челт-челт йомгалап еларга да куркып катып калды. Шуның белән бу җимешнең язмышы хәл ителде дә. Хәзер өйдә тынычлык урнашты сыман. Ләйсәннән башкалар өчен. Аның исә, киресенчә, җаныннан тынычлык китте. Чулпанының күзләрендә нур сүрелгәнен, сулып, пошынып киткәнен күрмимени ул?! Моңа кадәр көн-төн күз алдында гына булган сабыеның да аңлаешсыз аерылышудан, әнисен сагынып зарыгудан, чит балалар, ят апалар белән аралаша алмый азапланудан аптырап калганын аңламыймыни? Җитмәсә, апасы: «Синең шалтыратуыңнан зыян гына булыр, борчыма баланы да, тәрбиячеләрне дә», – дип, бакчаның телефон номерын да бирмәде, янәсе, кирәк булса, аңа чыгачаклар. Утыра менә сабыеның хәлен дә белә алмыйча. Тик берни эшли алмый. Хәтта, әнә бит, кечкенә Чулпан да Асиягә каршы торып булмасны төшенә – күнә. Тик ана күңеле сизми буламы инде! Ләйсәннең йөрәге сызлау да юкка булмаган әнә. Беркөн өй телефонына шалтырат-тылар, гадәттә ул телефонның тереме-юкмы икәнлеге дә беленми иде, күрәсең, эшли. Алыргамы-юкмы дип икеләнсә дә, үтә дә ярсып кат-кат зыңлагач, трубканы күтәрде.
– Алло?! Лесная унөчме? – теге очтагы хатын-кыз тавышы сабырсыз.
– Әйе.
– Бу балалар бакчасыннан. Сез калдырган номерны ала алмыйбыз, адрес буенча шушы телефонны чак таптык. 
– Ә нәрсә булды? – Ләйсән сагайды.
– Балагыз авырды, скорый белән хастаханәгә алып киттеләр...
– Ничек?..
– Әйтә килдек бит, бала аралаша алмый, юньләп ашамый, сөйләшми дип. Бүген менә йөрде-йөрде дә ауды. Монда врач юк, медсестра гына...
Ләйсәннең тыңлап торыр хәле калмады:
– Нинди хастаханәдә?! Нинди?!!
Җавапны ишеткәч тә трубканы шапылдатып куйды да, Асия номерын җыйды. Тик аннан «Абонент не доступен», диделәр. Нишләргә? Такси! Тукта!.. Ләйсән өскә, бүлмәсенә йөгерде. Асиянең катгый тыюларын онытып, ике баскычны бер итеп югарыга сикерде. Халатының аскы төймәләре атылып очты хәтта. Кәгазь битенә язып куелган саннар тезмәсен калтыранган бармаклары белән телефонында җыйды да, теге яктан: «Әү, Ләйсән?..» – дигәнне ишеткәч, җебеп төште: «Тәлгать абы-ый...»
...Кичкә Тәлгать белән Асия арасында җитди генә тавыш купты.
– Нигә син хатын-кыз эшенә тыгыласың?! Кем сораган синнән?!
Күп очракта дәшми калырга күнеккән Тәлгать тә түзмәде:
– Син кеше баласын интектерүдән туктыйсыңмы?
Кыз зарыгудан аңын җуйган, аңлыйсыңмы шуны?
– Бармак башыдай баланың капризына юл куйыйкмы?! Бәлки, ул иртәгә әллә нәрсәләр таләп итәр!
– Балага бары әнисе кирәк – шул гына!
– Ул бит өйдә көне буе әнисенә тагылып йөреп аны йончыта! Сиңа сәламәт бала кирәкмимени?! – Асиянең чигенер исәбе юк.
– Кемнең, икенче бала табам дип, беренчесен чыгарып ташлаганын күргәнең бар? Үзебезне ничек үс-терделәр соң, миңа 3 яшьтә энем әнкәйнең кулында, өченчебез карынында булган... – Тәлгать, шуның белән сөйләшү тәмам икәнлекне белдереп, бүлмәдән чыгып ук китте.
 Шушы хәлдән соң Асия Ләйсәннәр белән йөрүнең күп өлешен иренең җилкәсенә салырга тырышты. Шунлыктан хәзер ир кешегә яшь хатынны табибка, дәвалау үзәкләре-нә һәм хатыны уйлап тапкан тагын әллә кайларга йөр-тергә туры килә. Еш кына бергәләп театр-концертларга, ял паркларына йөриләр. Мондый сәяхәтләргә Асия кушылмый, аның мөһимрәк эшләре бар.
Ял көнне төшкә табан гына йокыдан торды да Асия, тегеләрнең юклыгыннан файдаланып, иркенләп кофе эчеп алгач, солярийга бармакчы булып, чыгып машинасын җылыта иде. Чырык-чырык иткән тавышларга әйләнеп караса, Чулпанны ике яктан җитәкләп, җай гына сөйләшеп килгән Ләйсән белән Тәлгатьне күреп телсез калды. Шушы бөтенлек, идиллия күренеше әллә нишләтте. Озын, мәһабәт гәүдәле күркәм ир янында яшь, сөйкемле хатын. Җитмәсә, авыры да беленеп, тагын да серлерәк, ягымлырак күренә. Урталарында кечкенә бала көлә-шаяра сикергәләп килә. Тәлгате хатыны белән диярсең: авызын җыеп ала алмыйча нәрсәдер сөйли, йөзе елмаюдан балкып тора. Ә бит үзләренең шулай парлап йөргәннәре дә юк. Җитмәсә, бала белән... Асиянең җанын көнчелек тырнап алды. Килүчеләр дә машина эчендәге Асияне шәйләделәр. Ләйсән кызын уртадан үз ягына күчереп җитәкләде дә, башын иеп, пышылдап кына: «Саумысыз», – дип үтеп китте. Тәлгать исә әсәрләнеп тора бирде. Асия дә кузгалып китә алмый иде.
– Нәрсә? Гаиләңне прогуливать итәсеңме таңнан? – Машина пыяласын төшереп, шулай дип мыскыллады ул ирен. 
– Беренчедән, инде төш җитеп килә, икенчедән, шушындый матур ялда чынлап гаилә белән йөрергә кирәк, ә матурлык салоннарына чабарга түгел. – Аннан кинәт карашын хатынына төшерде. – Төш дигәннән, төшке аш ашатучы кеше булырмы икән бүген?
Асиягә җитә калды:
– Әнә, «гаиләң» ашатсын! – дип ысылдады да кузгалып китте.
...Тәлгать Ләйсәнне хатын-кызлар консультациясенә УЗИга алып килде. Бергә кереп, карындагы сабыйны да күрмәкче иде дә, яшь хатын «оялам» дип ризалашмады. Менә шуңа Чулпан белән туңдырма ялап вакыт кыскар-талар.
– Тәлгать бабай, әнкәем нишләп озаклый?
– Аны врач карый.
– Нәрсәсен карый? – Аннан, ир кеше җавап уйлап өлгергәнче, үзе үк әйтеп тә куя, – эчендәге бәбине карый, әйбит.
– Ыһы. Аны кайдан беләсең, бөрчәкәй?
– Беләм инде, әнкәем әйтте. Көн дә колагымны куеп бәбәйне тыңлыйм бит. Миңа «ток» итеп тибеп җибәрде кичә, – бу кызыктан үзе чыңгылдатып көлеп җибәрде. Аптырап, Тәлгать тә кушылды. Көлеп туйгач, «бабасын» «җәзалауны» дәвам итте:
– Ул бәби сезнекеме?
– ...
– Әнкәем, бәби Асия әби белән Тәлгать бабайныкы була, диде. Син аны нишләтәсең? Уйнатасыңмы?
– Уйнатам инде... Үстерәм зу-ур итеп, – 4 яшьлек баланың болай ачыктан-ачык сөйләшә белүенә исе китте Тәлгатьнең.
– Асия әби аны әрләр инде, шуннан бәби елар инде...
– Ниш-шләп?..
– Ул бит гел әрли...
Ир артта бытылдаган балага борылып ук йөзенә бакты:
– Кайчан әрләде сине Асия? Әй, Асия әбиең?
– Кичә... бүген дә... Ишшыу теге вакыт. Гел әрли ул, шуннан ул киткәч әнкәем елый... мин дә елыйм...
– Ә нигә әрли соң? Нәрсә өчен?
– «Балаңны тыймыйсың, көзгене пычраткан, идәнне кырган», дип. Миңа бүлмәдән чыгарга кушмый, кәнфиткә тидерми... үзе матур гына кәнфитләрне өстәлгә куя да... үзе ашатмый...
Күңелсезләнүдән, бөтенләй олыларча авыр сулап ук куйды Чулпан. Ә Тәлгать исә ишеткәннәреннән кая керергә белмәде. Бик гарьләнде. Чыгып утырган Ләйсәннән «Нәрсә диделәр?» дип сорарга да онытып, газга басты.
...Арыды инде Ләйсән, йончыды. Йөкле булып йөрүдән дә, җан газапларыннан да, Асиянең акыл өйрәтүеннән дә. Корсагы борынына җитеп зурайды, хәрәкәт итү, яту, утыру авырлашты. Алары гына берни түгел иде дә, менә бу җан әрнемәсә. Әмма эчтәге бер сызлану, өзгәләнү үтмәде дә, бетмәде дә. Киресенчә, ул ана карынындагы сабый белән кушылып үсте, зурайды, авырайды гына. Һәр көн кич түшәккә ятты да, кызын кочагына алып, үз-үзе белән «сөйләште»:
«Менә, минем балам бар, ул – Чулпаным, башкасы минеке түгел...»
«Түзәргә кирәк, бу – вакытлыча, мин – бары инкубатор!»
«Миңа ул бала беркем дә түгел, мин аны яратмыйм. Аны бервакытта да күрмәячәкмен!»
«Ә түзә алмасам, оныта алмасам?.. Ничек кенә йөрәктән йолкып алырга соң?.. Әй Ходаем, нишләп кенә ризалаштым бу тәмугка...»
«Ул хакта уйларга тиеш түгелмен. Уйламыйм. Все! Мин һәм Чулпан гына!»
Соңгы сүзләрен кычкырып ук әйтте, ахры, оеп барган кызы күзләрен ачты:
– Елыйсыңмы, әнкәй, Асия әби әрләдеме әллә?
– Юк, берәү дә әрләмәде, еламыйм… йокла, кызым, – кызын кысыбрак кочты Ләйсән, – йомшагым, йомгагым минем.
– Әнкәй, – Чулпан төнге лампа яктысында әнисенең күзләрен күрергә тырышты, – әйдә бәбине Асия әбигә бирмик… ул бит яман.
– Чулпан…
– Бирмибез. И псе! Бәбине алабыз да, Тәлгать бабайны алабыз да, китәбез дә барабыз.
Ләйсән түзми «пырх» итеп көлеп җибәрде:
– Тәлгать бабайны? Ул нигә безгә?
– Аны алыйк, ул бит әйбәт. Ул мине ярата, күтәрә, тәмнүшкәләр аппирә, куклалар бирә. Ул сине дә ярата, әнкәй, мин аңа әйтермен…
– Кит, юк сүз сөйләмә.
– Асия әби, «Уф, кайчан китәсез инде», ди. Без китсәк, Тәлгать бабайга кыен була бит, аны Асия әби әрли инде.
– Йә, җитәр, әллә нәрсәләр сөйләп бетердең. Йоклыйк.
Баланың өстен рәтләп ябып куйды да, үзе аның сүзләреннән арына алмады хатын. Чынлап та, Асия апасы белән бигрәк авыр шул. Бөтенесен күреп, искәртеп, тукып кына тора. Үзе дә тәмам ялыкты, күрәсең. Баштарак «бала булачак» дигән канатлы уйлар белән сикергәләп йөрсә дә, тора-бара бу мәшәкатьтән арыды, өендә чит кешеләр булудан туйды, ахры. Хәзер аңа тупас эндәшү, җикереп-кычкырып җибәрү берни тормый. Мәңге йөзе болытлы. Элекке шаян, юмарт апа кая булгандыр? Кызын да күзгә төшкән чүптәй күрә, әрләп, тыеп, куркытып хәлдән тайдыра. Шул баланың бөрешеп елаганын кызык күрә диярсең. Ул хәтле дә балалар яратмагач, нигә бала тели икән соң? Тәлгать абый өчен генәме? Тәлгать абый... Әллә ничек итеп карый ул Ләйсәнгә... Карашыннан кыен да, рәхәт тә. Бер күз сирпүдән бар хәлеңне, тойгыларыңны сизеп торгандай. Һәрвакыт Ләйсәнгә кирәк чакта ярдәмгә килә. Аның янында булганда тыныч, яклаулы кебексең. «Ләйсән, Чулпан» дип, шундый иркә итеп эндәшә, елап җибәрерсең. Тагын да шул карашы... Онытылып, уйланып, текәлеп китүләре әллә ничек. Хатыны да аңламый дисеңме соң? Күралмавы йөзенә бәреп чыккан бит инде. И Аллам, кайчан гына котылыр шушы йорттан. Әллә нинди шайтан коткысына килеп юлыкты. Бала белән бергә шушында намусын да, йөрәген дә калдырып китәр инде. Аннан мәңге саргаеп көн итәр... У-уф-ф...
Көне, сәгате җиткәч, бала үзенең якты дөньяга чыгарга теләвен белдерде. Белдереп кенә калмады, тудыручысын уттан алып суга салып, көн ярым газаплагач, йөрәген урталай ярып килеп тә чыкты. Шалкандай эре, тере ир бала иде. «Иде», чөнки Ләйсән аны күрмәде, бары тавышын гына ишетте. Чытырдатып йомган күзләрен бер генә ачып караса да, шәфкать туташы кулында тыпырчынып елаган кечкенә тубырчыкка барып ябышудан курыкты.
Асия бала тудыру бүлмәсенә керүдән баш тартты, Ләйсәнне палатада көтеп кенә утырды. Шәхси кли-никаның шунысы уңайлы, үз өеңдә кебек иркен йөреп, аралашып була. Баланың туганын көтеп көтек булды, яшь хатынның авырып ыңгырашуларын инде ишетмәслек хәлгә җиткән иде. Ниһаять, булды шикелле, бәби тавышы яңгырады. Күп тә үтми, биләүләп, китереп тә җиткерде-ләр үзен. Шәфкать туташы тантаналы рәвештә баланы Асиягә тоттырмакчы булып:
– Котлыйм сезне, улыгыз белән, – дип сузган иде дә, тегесе һавалы, салкын холкына хас булмаган җитезлек белән артка чигенде:
– Мин... миңа түгел, салыгыз караватка, ятып торсын.
Шәфкать туташы сәерсенүдән кашларын сикертте, шулай да баланы махсус урынына урнаштырды һәм: «Таныша торыгыз», – дип чыгып китте. 
Асия аптырап басып тора бирде. Борынын таныш ис кытыклады. Бала чактан җанны биздергән, күңелдә авыр хатирә булып уелып калган әчкелтем бер ис. Бәби исе бит. Әйе шул, бәби исе. Кинәт шушы истән, шушы ис чыккан урыннан чыгып качасы килде. Бәләкәй генә җан иясе белән икәүдән-икәү бер бүлмәдә калу аны куркытты. Хатын ипләп кенә үрелеп биләүдәге сабыйның йөзенә карады. Күзләре йомык, борын да авыз. Авызы да, нәрсәдер эзләп, бертуктаусыз ачыла да ачыла. Менә ул берни дә тапмагач, көчәнеп кызарды да, дулап торып елап җибәрде. Бу тавыш Асияне бөтенләй каушатты. Ул нишләргә белмичә палатадан коридорга ташланды, анда да туктый алмыйча баскычтан аска йөгереп төште дә, ишекләргә бәрелә-сугыла тышка килеп чыкты һәм комсызланып, тирән итеп сулап җибәрде.
– Нәрсә булды? Ни булды Ләйсәнгә? – ул арада ишек төбендә таптанган Тәлгать хатынын тотып алып, чүпрәк курчак шикелле селкетте. – Асия, нигә эндәшмисең?
Хатын иренең кулларын иңбашыннан йолкып алып селкеп җибәрде:
– Нәрсә булсын – бала туды. Нәрсә җилтерәтәсең мине?
– Бала ничек? Ләйсән ни хәлдә? Син нишләп йөгереп чыктың соң? – Тәлгать үзен дә, хатынын да тыңламый әллә.
– Мин кайдан белим, кер дә кара.
Ир эчкә томырылды, хатын эскәмиядә учлары белән битен каплады.
Бәби йортка кайтты. Ата кеше улын каршылап, өендә төсле шарлар, тасмалар элде. Бала керәчәк бүлмәне картина кебек бизәде. Махсус кибет хезмәткәрләре килеп, иң сыйфатлы балалар мебелен, түшәк кирәк-ярагын, арба-бишекләрен, уенчыкларын тутырды. Бәби үз оясына кереп яткач, ул хатынын аш бүлмәсенә чакырды, ниһаять, икәүдән-икәү кара-каршы утырышып алдылар. Тәлгать хатынына игътибар белән бакты:
– Арыдыңмы? – аның тавышы бәрхеттәй йомшак, кайгыртучан иде.
– Арымый әллә. Больницада няня белән уңайлы иде, монда ялгызым нишләрмен икән?
– Ял ал, бәбиле хатыннарга ял бирәләр бит. Борчыл-ма, җайлап өйрәнерсең, мин дә булышырмын, без икәү бит, – ирнең ирексездән авызы ерылды, мондый сүзләр-не сөйләве рәхәт иде аңа. Тик бу хатынына ошамады.
– Нинди ял? Эш ташлатып, мине өйгә бикләмәкче-сеңме? Атна эчендә хәлдән тайдым. Син ал ялны, ата буласың килде бит.
Тәлгать ишеткәннәренә ышана алмады:
– Н-ничек м-мин?.. Бәбине хатын кеше карый инде, әнкәй кеше!
– Алай булгач, няня яллыйбыз, дәваханәдә карашкан хатынны чакырыйк, яхшы хак түләсәк, нишләп килмәсен.
– Асия! Бәбигә әнкәй кирәк!
– Ул нәрсә аера әле?! Тамагы тук, асты коры гына булсын. Бер-ике яшькә җитсә, теләсә нинди шәхси бакчага бирергә...
– Син мине ишетмисең, ахры, бернинди няня да, бакча да түгел, үзебезнең балага үзебез әнкәй һәм әткәй булачакбыз – аңлашыламы? – Тыныч итеп, әмма теш арасыннан кысып чыгарды боларны Тәлгать. Күзләре яман янды, өстәл өстендә яткан зур учлары йодрык булып төйнәлде. Ирен бу хәлдә күргәне булмаган
Асиягә йомшаклык күрсәтүдән башка чара калмады:
– Сиңа бала кирәк дип күпме тырыштым, рәхмәтең шулмы?.. Булып өлгермәгән нәрсәдән әллә күпме проблема, – күз яшьләренә буылып, торып ук китте, йокы бүлмәсенең ишеге «шап» итеп ябылды.
Тынычлык китте өйдән. Йокы китте. Бала өйдә-геләрнең берсенә дә тик утырырга бирмәде. Тик утыру гына түгел, иркенләп ашап алырга да җай булмады. Алай итсәләр дә, болай итсәләр дә ошатмады. Әллә шешә сөтен, әллә тотуларын, әллә биләүләрен яратмады – белмәссең, ярсыды да елады, ярсыды да елады. Ир белән хатын, чәчләрен йолкыр хәлгә җитеп, зәңгәрләнеп-күгәргән сабыйны бер-берсеннән тартып алып үзенчә тирбәткән, юаткан булды, тик файда озакка бармады. Өченче көн дигәндә инде сабыйга кушылып Асия дә шыңшый башлагач, Тәлгать дәваханәдәге няняны үзе шалтыратып чакырды. Килде хатын. Сабыйның таш булып каткан корсагына массаж ясап, алай итеп, болай итеп эчен бушаттырды, җылы суда коендырды. Шуннан бәләкәч тә имеп алып, изрәп йоклап китте. Шул минутында «әткәй» белән «әнкәй» дә ике якка тәгәрәде.
Тик бу бәхет озакка бармады. Белдекле апаның монда яшәрлек мөмкинлеге юк булып чыкты. Яхшы хак вәгъдә итсәләр дә, ул эшеннән һәм укучы балаларыннан бүленә алмады. Аның урынына икенче бала караучы таптылар, ике көн түзде дә, анысы да сәбәп табып китте. Өченчесе Тәлгатькә ярамады, чөнки аның кулында бала үзләрен-дәгедән ким шауламады. Дүртенчесе, юындырганда су эченә төшереп җибәреп, сабыйны чак тончыктырмады. Бишенчесе... алтынчысы… «Бигрәк бәләкәй шул, ичмасам, биш-алты айлык булса икән», – дип, күпләре баш тартты. Иң ахырда, сабырлыгын җыеп, Асиянең үзенә бишек янына басарга туры килде.
Унынчымы–унбишенчеме көн (хәзер инде ул көн-төннең исәбен дә югалткан), елап арыган сабый сулкылдый-сулкылдый йоклап киткәч, Асия аягөсте басып торудан буыннары каткан аякларын чак өстерәп, ванна бүлмәсенә атлады. Үтеп барышлый, элекке гадәтенчә, коридордагы зур көзгедә үзенең чагылышына күз салды. Салды да шаккатты. Каршысында танымаслык бер хатын басып тора иде. Яңаклары эчкә суырылган битен, йокысызлыктан эчкә баткан күз кабакларын бармак очлары белән сыпырды. Гомер буе маникюрлы тырнакларын Тәлгать тәүге көн үк ашык-пошык кистереп ташлаткан иде, бармаклары да кыскарып, гарипләнеп калгандай күренә. Башында прическа дигәннең әсәре дә калмаган, күптән тарак күрмәгән чәчләре ничек җитте шулай кыстырылып, аннан-моннан асылынып төшеп тора. Өстендә дә сөт исе, бала косыгы, сидеге сеңгән халат…
Күз алдындагыдан башы әйләнде Асиянең. Бу бит ул. Ул! Кайчандыр бала чагындагы, тәртипсез дөньясында балага батып утырган әнисе кебек, теге шапшак Гөлназ кебек, пешмәгән Ләйсән кебек… Юк! Юк, юк һәм тагын бер кат юк! Моның булуы мөмкин түгел! Асия – алар түгел! Аның мондый ямьсез, арыган буласы килми! Хатын җан ачуына аякларына элгән башмакларын очырып ыргытты да ваннага йөгерде. Тиз генә өстендәге чирканыч киемен салды. Фу-у! Әлеге ис – бәби исе. Ул тәнгә дә, чәчләренә дә сеңгән иде. Асия тәнен ышкып-ышкып исле сабыннар белән юарга кереште.
...Тәлгатьне өйдә тынлык каршылады. Бу ни хәл? Кайда гүләп елаучы сабый? Кайда ачуы йөзенә чыккан хатыны? Телефонын алды.
– Алло! Асия, сез кайда?
– Без… Мин эштә.
– Ничек… эштә? Ә бала?..
– Тәлгать, кайткач сөйләшербез, – теге яктагы тавыш бераз тынып торды. – Бер-ике сәгатьтән өйдә булам.
– Ә-ә.. А... – бәйләнеш өзелде, – с-сия… – Тәлгать аптыравыннан кулындагы телефонына текәлеп тора бирде.
Чак көтеп алды хатынын. Җете кызыл машина давыл кебек килеп туктар-туктамас ишеген тартып ачты:
– Кайда бала?!
Асия тыныч иде. Ул бу сөйләшүгә алдан әзерләнгән, күрәсең.
– Тәлгать, ярсыма, хәзер барысын да җайлап аңлатам…
– Башта әйт: кайда бала?!
– Бала приютта. Вакытлыча приютта, – ире шакка-тып торган арада, хатын тизрәк әйтеп калырга ашыкты. – Мин аны бераз хәл алганчы дип кенә тапшырып тордым. Анда аны яхшы карыйлар, тәрбиячеләр, медиклар…
Яңа гына аңын җуеп авып барган кебек булган ир, уйламастан, хатынны бер тартуда салоннан җилтерәтеп чыгарды.
– Кайда бала?! Нинди приютта?!!
– …
– Утыр рульгә! Хәзер үк барып алабыз!
Ул арада Асия да телгә килде. Телгә генә түгел, асылына да килде ул.
– Юк, Тәлгать! Мин көне-төне янында утыра алырлык бала караучы тапмый торып, аны үзебезгә алмыйм! Сиңа рәхәт, эштә тик йөрисең, ә мин нәрсә, бала чүпрәге юучымы әллә?! Шуның өчен икешәр институт бетердемме?! Шуның өчен егылганчы тырышып карьера булдырдыммы?! Бишек янында бичурага әйләнер өчен шушындый дөнья җыйганмынмы?!
– Ә син нәрсә, бала үстерүе җиңел дип уйлаган идеңме?! Мин ярдәм итмимме?! Эшкә алып китә алмыйм бит инде! – Ир елый язып ачыргаланды.
– Алып кит! Теләсә кая илт! Син теләдең аны! Син!! – Хатын чәчәк түтәле читенә лып утырып, елап-шыңшып кычкырды. Кулына эләккән чәчкәләрне йолкып алып бәрде, туздырды. Бу ямьсез күренешне баш селкеп карап торган ире аның каршысына чүгәләде:
– Асия… – иягеннән тотып үзенә каратты, – Асия, син бит аны бөтенләй яратмыйсың, шулай бит?.. Әйт дөресен… Кирәкми бит ул сиңа?..
Хатын чәбәләнүдән туктады. Беразга тынды. Аннан чекерәеп карады да:
– Әйе, – диде, – яратмыйм. Аңа бернинди тойгым юк. Арыдым… ялыктым. Инде карар әмәлем калмады… Хет үтер, Тәлгать… Хет үтер…
Ир калкынып басты. Бер мәлгә башын югары күтәреп һавага карап торды, аннан адашкан адәмдәй тирә-ягына күз салды, аяк астында бөрешеп утырган хатынына карады һәм ят, салкын тавыш белән эндәште: «Адрес».
Ләйсән үз фатирында көн итеп ята. Бер бүлмәле генә булса да, үзенеке. Моннан аны беркем дә төн уртасында куып чыгармый, сүкми, куркытмый. Үзе бикләп чыгып китә, ачып килеп керә. Җан рәхәтендә яшә дә яшә дә бит, әгәр ул җан рәхәте булса икән. Юк шул, юк. Булганы да юк һәм, аңлавынча, инде булмас та. Оныта алмады ул. Оныта алмады. Әллә онытырга теләмәдеме? Ярсып елаган бала тавышы колакларында чыңлап тик торды. Ә ул ис. Әчкелтем-татлы, башны әйләндерер татлы ис. Бәби исе. Шул исне тояр, кайдандыр тотып алыр, эчкә йотар өчен комсызланып иснәде, күзләрен йомып, тыны беткәнче һава сулады. Тик ул бәхетнең чыганагын тапмады…
Йокысы качты Ләйсәннең. Ябыкты. Болай да эндәшмәс җан бөтенләй йомылды. Көзгегә карамый ул хәзер. Анда тере күләгә булып торган, баласын саткан хатынны күралмый. Ә бу яктагы хатын Чулпаны өчен генә яши.
Көн дә телефонын алды да, җуеп ташланган, әмма хәтердә уелып калган саннарны җыйды. Җыйды да шалтыратырга көч тапмады. Җыйды да җуйды, җыйды да җуйды. Ярамый! Асия апа бервакытта да шалтыратмаска, килмәскә, очраганда да танымаска дип кат-кат кисәтте. Кисәтте генә түгел, бик җитди проблемалар белән янады. Болай да хәсрәтләре азмы инде.
Шундый мавыгу уйлап тапты: төн уртасында караңгылыкка текәлеп бала тәрбияләп йөрүче Асияне күз алдына китерә. Ул сабыен сөя, иркәли, үчтекиләп сикертә. Мондый күренешне башка сеңдерүе авыр булды башта. Һавалы, салкын хатынның кулларына бала ябышмый, килешми интектерде. Тик Ләйсән үзен бу хәлгә ышандырырга мәҗбүр итте. Сабыйны иркә кочакта, яклауда итеп уйласа, аңа җиңелрәк иде. Шулай булырга тиеш, әлбәттә шулайдыр. Анда бит Тәлгать абый да бар. Тәлгать абый… Тәлгать… Тә…
– Тук-тук… Тук…
Очсыз-кырыйсыз уйларын бүлеп, кемдер сак кына ишек какты.
– Тук-тук… – Чынлап та, бик сак иде ул. Әйтерсең, кемнедер рәнҗетүдән, куркытудан саклана.
Ләйсән торып халатын киде дә, аяк очларына гына басып ишеккә атлады. Ипләп, тышта торганнарга сиздерми генә килеп «күз»гә терәлде:
– А-аһ!.. – Шунда ук хәле бетеп шуып та төште.
Ишек артындагылар телгә килде:
– Ләйсән, ач… бәби ачыкты…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтэлекле эйбэт хикэя

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уфф, җанымны учка йомарлап, көчкә укып чыктым. Бигрәк реаль сурәтләнгән бу хәлләр. Асия да кызганыч, ул да гаепле түгел бит.

      Хәзер укыйлар