Логотип
Проза

Барысын да белергә телим...

Гөлшат ФӘТКУЛЛИНА 

Хикәя 

 Энҗе, һәрвакыттагыча, бик озак төймәгә басып, ишек ачылганын көтте. Биш минут чамасы вакыт үткәч, ниһаять, ишектә чылтырап йозак ачылды.  Алдан шалтыратып кисәтеп куймаса, мәңге ачыласы түгел иде, чөнки Самат өендә көчле музыка тыңларга ярата, күршеләре генә түзсен. 

   – Сәлам! Тиз генә ишек тә ача белмисең, кунакны көттерәсең, – дип канәгатьсезлеген белдерде кыз. 

– Сәлам! Гафу ит! Күптән шалтыратасыңмыни? – дип, егет кызның кулындагы авыр пакетын алды. – Тагын төяп килгән, әйтерсең лә мин монда ачтан интегәм, – дип сукранды. 

 – Әлбәттә. Көн дә макарон белән сосиска гына ашап ятасың ич. Әйт әле, соңгы тапкыр кайчан җиләк-җимеш алдың? – дип куйды Энҗе.   

– Ишеткәнең бардыр инде, итальяннар гел макарон, паста гына ашап торалар, бер дә ачтан үлмиләр дә, тазармыйлар да, – дип акланды егет. 

– Һо, шәп чагыштыру таптым диярсең инде, ләкин итальяннар ул пастаны нинди генә соус белән баетып ашамыйлар бит, йөзләгән-меңләгән төре бардыр ул тәмләткечләрнең. Ә син мондый азыктан озакламый симереп ишеккә дә сыймаячаксың, витаминнар җитмәү сәбәпле тешләрең коелып, бик тиз бабайга әйләнәчәксең. 

– Беренчедән, мин сәламәтлекне ныгыту өчен спорт залына йөрим, икенчедән, тешләр коелмаячак, әлбәттә, син кайгыртсаң инде, – дип алма кимерергә тотынды Самат. 

– Менә-менә, файдамны да сизә башладың бит, – дип елмайды Энҗе. 

– Сөйлә инде алайса, бүген нинди максат белән минем күңелне күрәсең? – дип, егет пакетттагы җиләк-җимешләрне бушатуын дәвам итте. – Күңелем белән сизәм, бүген син болай гына килмәдең. 

– Күрәзәчелек итәсеңме әллә, дустым? – дип аптыраулы караш ташлады Энҗе һәм тиз генә сумкасыннан ике кәгазь конверт  чыгарып, Саматка сузды. 

– Нәрсә инде бу? 

– Билетлар бит. 

– Уф! Нинди кеше соң син: һәр сүзне тартып алырга кирәк, – дип усалланды Самат. 

– Бу зур концертлар залына ике билет... 

– Һәәәәм... 

– Миңа иптәшкә баруыңны телим... 

– Энҗе, син беләсең бит инде... – дип, Самат суза башлауга, кыз дәвам итәргә ирек бирмәде. 

– Син зур кеше бит инде, Самат, музыка белән мавыгасың, ә үзең һаман сабый бала шикелле. Шушы фатирыңда гомер буе бикләнеп ятарга димәгән бит инде. 

– Энҗе, җитте, тукта, без бу темага бер сөйләшкән идек бит инде. 

– Әйе, сөйләштек, барын да яхшы хәтерлим. Гафу ит, сине борчырга теләмәгән идем, дустым Әдилә чирләп китте, минем белән барырга иптәш юк. Коткар, зинһар. 

– Теге, бик танылган Мәскәү пианистымы, бер ай буе шуның белән башымны катырасың ич инде. 

– Әйе... 

– Аңлавымча, син миңа бу билетны бүләк итәргә җыенмыйсың, синең белән миңа концерт буе түзеп утырып кына түгел, ә ике мең сум акчадан да колак кагасы бар, шулай бит, дөресме? 

– Бер мең тугыз йөз, – дип дөресләде Энҗе. 

– О, нинди зур аерма! – дип мәкерле елмайды Самат. – Билетыңны кассага тапшыр яисә концерт башланганчы тагын бер үзең кебек җүләргә сат. 

– Са-маааат, зинһар өчен, үтенеп сорыйм, – дип сузды Энҗе, –  концертларга берүзем генә йөрергә яратмаганны беләсең бит инде. Ярар, мин сиңа билетны бүләк итәм, бар гына, – дип ялварды кыз. 

– Эш акчада түгел, Энҗе, минем хезмәт хакы укытучыларныкына караганда югарырак бәяләнә, – дип сүзен бирмәде Самат. 

– Барасыңмы соң минем белән? – дип сорады Энҗе. 

– Миңа нишләргә кала соң инде. Бармасам, айлар буе колак итемне ашаячаксың бит, нинди шәп пианистны синең аркада тыңлап булмады, диячәксең... 

– Ура! Рәхмәт! – Энҗе куанычыннан Саматны битеннән үбеп алды хәтта. Самат аны тизрәк кире какты. Кыз моңа игътибар итмәде, көзге янына чапты. – Самат, концерт тагын бер сәгатьтән башлана, тизрәк киен, өлгермибез, – дип ашыктыра башлады. 

– Костюм кимәсәм, мине кертәләрме соң анда? 

– Хәзер беркем дә костюм киеп концертка йөрми инде. Гадәттәгечә киен, – дип өйрәтте Энҗе. 

      ...Самат зур капюшонлы кара куртка кигән иде, бу битенең сул ягын каплап йөрү өчен кирәк аңа, кеше арасына чыгып йөрмәвенә дә шушы кимчелеге сәбәпче. Залга кереп утыруга икесе дә тынып калды. Энҗе паузаны тулылындыру өчен: 

– Нинди музыка тыңлавыбызны сөйлимме? – дип кыбырсыды. 

– Юк, рәхмәт, музыка буенча лекция тыңларга килмәдем, – дип коры гына җавап бирде Самат. 

Энҗе югары белемле музыка белгече. Ул музыка училищесында музыка әдәбияты дәресләрен алып бара. Саматны гел матур классик музыка дөньясына алып керергә хыялланса да, бар да уңышсыз. Аның уе гел каршы килүдә, бу Энҗенең кәефен төшерә иде. 

– Сиңа ияреп килү дә бик җитә, – дип сүзен дәвам итте Самат. 

– Моның өчен мин синең алда бурычлы, теләгәнеңне сора, - дип кәефсез генә җавап кайтарды кыз. 

– Мин моны истә калдырдым, - дип бер як бите белән генә елмайды Самат. Кызганычка каршы, ул башкача булдыра да алмый шул. 

*** 

Саматка егерме яшьләр тирәсе булгандыр, урамнан үтеп барганда күзе янган йортка төшә. Берничә кешенең шул тирәдә сөйләшеп басып торганнарын күрә, тик аларның уенда янгын сүндерү теләге булмый. Янгын сүндерүчеләргә шалтыратканнары өчен рәхмәт. Була бит шундый мәнсез кешеләр, йорт янамы – яна, үзләренеке түгел бит. Шулчак егетнең колагына хатыннар сүзе керә, алар ниндидер балалар турында сөйләшәләр. Саматның эченнән ток узгандай була. Йортта балалар калганын аңлап, ут эченә ыргыла. «Ничә бала?» – дип кычкырганын гына ишетеп калалар. Беренче булып кул астына биш яшьләр тирәсендәге кыз бала килеп керә. Тиз генә кызны урамга чыгарып куеп, Самат кабат кереп китә. Күршеләр әйтүенчә, йортта тагын бер малай булырга тиеш икән. Ул куркудан карават артына качкан була. Баланы одеялга төреп чыгам гына дигәндә, Самат өстенә кайнар тимер шкаф ава. Ярый әле янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән була, юкса ни буласын күз алды да китерүе кыен. 

Саматның сул ягы зыян күрә: бите, муены һәм кулы. Бу вакыйганы күпләр онытса да, егетнең тәнендәге җөйләре моны искә төшереп тора. Иң мөһиме, буй-сынга чибәр егет, өендә бикләнеп, урамга чыкмас була. Өстәвенә, йөргән кызы да, битендәге җөйләрен күреп, ташлап китә. Шул көннән башлап бар да көлеп карый төсле тоела Саматка. Бу вакыйгага биш елдан артык вакыт узса да, җөйләре ул кадәр үк күзгә ташланмаса да, егет аны капюшены белән каплап йөрүне хуп күрә. Бик акыллы егет булса да, ул өеннән чыкмый гына интернет аша акча эшләүне кулайрак саный... 

*** 

Беренче бүлек ничектер сизелми генә үтеп китте. Тәнәфес Самат өчен иң авыр сынау булды. Алар залдан чыгуга: 

– Энҗе, сәлам! – дигән тавышка тукталдылар. - Сине очратуга шатмын, – дип елмаеп, чибәр генә егет басып тора иде. 

– Сәлам, Рамил. Шушындый зур вакыйганы мин ничек төшереп калдырыйм инде, – дип Энҗе дә елмайды. – Самат, таныш бул, бу – Рамил. Училещеда бергә эшлибез. Рамил, таныш бул, бу минем якын дустым Самат. 

– Танышуыбызга шатмын, – дип, Рамил кулын сузды. Самат моны көтмәгән иде, бераз югалып калды булса кирәк: 

– Мин дә, – дип кенә әйтә алды. 

– Ничек концерт, ошыймы? – дип кабат Энҗегә мөрәҗәгать итте Рамил. 

Һәм алар бөтен дөньяларын онытып музыкага күмелделәр. Саматка бу күренеш бер дә ошап бетмәде. Ярый әле тәнәфес кыска булды. Беренче кыңгырауны ишетүгә, Энҗе Рамил белән хушлашты. 

- Энҗе, аңлат әле, бу концертка мине өстерәп килү ни өчен кирәк булды сиңа? Миннән башка да сөйләшер кешеләрең булганда, мин нигә кирәк? 

– Гафу ит, Самат. Шундый шәп концерт, алган энергияне, хис-тойгыларны уртаклашасым килде. Ярый, көнләшмә, бүтән кабатланмас, – дип, Энҗе Саматны култыклап, кабат залга уздылар. 

– Ярый, тырышырмын, - дип елмайды егет. – Сез аның белән очрашып йөрисезме? 

Энҗе бу сорауны көтмәгән иде, йөзендәге гаҗәпләнүне яшерә алмады. 

– Ну, шулай дисәң дә була... Кайчак бергә чәй эчәбез, яныма кереп  музыка өлкәсендәге яңалыкларны уртаклаша. Әбәткә бергә барырга тәкъдим ясаганы да бар... 

– Аңлавымча, син каршы килү сәбәпле, ул тәкъдим барып чыкмаган? 

– Әйе, нәкъ шулай. 

– Юкка каршы киләсең аңа. Күзеңне ачып кара, яныңда гына бәхетең йөри түгелме? Үзе чибәр, үзе акыллы, бер үк әйбер белән кызыксынасыз, ул сиңа үлеп гашыйк. Тагын ни кирәк? Күптән кияүгә чыгар вакыт бит инде сиңа, – дип, Самат бик җитди сөйләде, Энҗедән көлү уенда да юк иде аның. 

- Бәлки, син хаклыдыр да. Уйлап карармын, - дип җавап кайтарды кыз, аның бу сүзләрендә оптимистлык рухы күренмәде. 

Икенче бүлек 

Самат белән Энҗе сабый вакыттан ук таныш. Бергә балалар бакчасында уйнап үскән дуслар. Мәктәптә бишенче сыйныфтан башлап бер парта артында утырдылар. Ачуланышкан, сугышкан, дуслашкан чаклары да булды. Ләкин беркайчан да мәхәббәт, ярату кебек сүзләр яңгырамады. Партадаш дуслар булып кына кала бирделәр. 

Тугызны бетергәч, Энҗе музыка училищесына укырга керде. Самат белән бер үк подъездда яшәсәләр дә, сирәк күрештеләр. Самат күңел ачарга яратты, уйнап-көлеп яшәде. Энҗе җитди карашлы кыз булу сәбәпле, Саматның идеалы кысаларына сыеп бетмәде. Ә Энҗегә аның холкы ошый иде, ләкин үз хисләрен ачып салуны кирәк дип тапмады, бары тик бергә уйнап үскән малай булып калуын теләде. 

Килеп чыккан янгын турында Энҗе, әлбәттә, белә иде – бөтен шәһәр гүләде Саматның батырлыгы турында. Ул да дусты белән горурланды, хисләре белән уртаклашты һәм шуның белән бар да онытылды. 

Көннәрдән бер көнне Энҗегә укудан бик соң кайтырга туры килде. Подъезд төбендә кара курткадан, битен капюшон белән каплап бер егет утыра иде. Кулында эчә башлаган шешәсен күрүгә, Энҗенең йөрәге жу итте. «Бу алкаш кайдан безнең ишек төбенә килеп чыккан?» –  дип уйлады эченнән. Кыз як-ягына карана-карана алга узды, шулчак егет башын күтәрде, ул Самат иде. Энҗенең эченә бераз җылы йөгерде: 

– Сәлам, син нишләп утырасың монда? 

– Ә, Энҗекәй икән әле, сәлам, – багана утында аның җөйле бите чалынып китте. Энҗе кабат янгын турында исенә төшерде. Дусты янына утырып бераз хәлләрен белергә булды. Ул моңа кадәр берүзе генә эчми иде, эчсә дә күңелле җылы компания белән генә. 

– Нинди бәйрәм хөрмәтенә эчәсең? – дип шешәсенә ым какты Энҗе. 

– Бу... – дип мәкерле елмайды егет, аннары бер тында су кебек эчеп куйды да: – Бу, Энҗекәй, бәйрәм түгел! Бу матәм! – дип сүзен дәвам итте, кычкырып көлеп тә җибәрде. 

– Тәәәәк. Менә хәзер мин барысын да аңлый башладым, ахры. Кая, бир әле шешәңне, – дип йолкып ук алды. 

– Синең дә эчәсең киләмени? Әйдә син дә миңа кушыл, – диде Самат. 

Энҗе, берни дә уйлап тормыйча, шешәне җиргә бушатты. 

– Син нәрсә эшлисең? – дип сикереп торды Самат, шешәне алам дип үрелгән иде дә, гәүдәсен тота алмыйча җиргә егылды. 

– Тор, алкаш. Миндә сине күтәрерлек көч юк, үзең тор, – дип ачуланды аны Энҗе. 

Үгетли торгач, ходайның рәхмәте, үзе торып фатирына таба атлады. 

      Самат күрше подъездда әбисеннән калган фатирда үзе генә яши икән. Энҗе аны этә-төртә фатирына алып кереп җиткерде дә, тиз генә диванга яткызды. Егет шундук йокыга талды. Кыз өенә кайтып китәргә ашыкмады. Як-ягындагы пычраклыкка исе китте аның. Әйтерсең лә еллар буе җыештырмаганннар. Бөтен җирдә шешә булуга гаҗәпләнде, димәк, Самат күптән бу зәһәр эчемлек белән мавыга. Энҗенең бөтен йокысы качты, җиң сызганып эшкә тотынды. 

Берничә сәгать тырышканнан соң, Саматның фатиры кабат чисталыктан балкыды. Иң мөһиме: өйдә бер тамчы да хәмер калмады. Энҗе тиз генә өенә кайтып тамак ялгарга ашамлыклар алып керде. Әлбәттә, өйдә кызын әнисе каршы алды, төне буе кайда йөрүе турында кызыксынды. Энҗе барын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Әнисе авызын ачып тыңлады да: 

– Дөрес эшләгәнсең, кызым, Самат – бик яхшы егет, аңа упкынга тәгәрәргә юл куймаска кирәк, – дип кызын хуплады, – янгыннан соң, битендәге җөйләрен күреп, йөргән кызы да ташлап киткән дип ишеткән идем, дөрес булса, укуына да йөрми икән, – дип сүзен дәвам итте. 

Энҗе боларның барысын да беренче тапкыр ишетте. 

Төнгелеккә егетне фатирында аның ачкычы белән бикләп калдырды. Икенче көнне иртә белән кереп хәлен белде. Дару белән су биреп, аякка басарга булышты. Энҗенең аны кайгыртуын Самат башта аңлап бетермәде. Бераздан кыз егетне эт итеп сүкте, бу кадәрле сүгенгәне юк иде әле Энҗенең. Алга таба да кыз еш мондый писхотирапияләр үткәреп торды, ләкин бүтән беркайчан да сүгенмәде. 

Энҗе башка егет белән очрашып йөрсә дә, Саматны кайгыртуыннан туктамады. Фатирын җыештырып, ашарга әзерләшеп, суыткычын тулыландырып торды. Самат әкренләп элеккеге тормышына кайта башлады. Энҗене иң куандырганы: яңадан институтка йөри башлады. 

Атна саен дусты янына баруны Энҗенең йөргән егете өнәп бетермәде. Вакыт-вакыт көләшүен белдереп тавыш та чыгара торганага әйләнде. Энҗе башлаган эшен ташлый торганнардан түгел: Саматка булышуын дәвам итте.  Энҗедән башка сөйләшер кешесе дә юк бит аның. Бераздан Энҗедән егете сорау алмый башлады, ә аннары бөтенләй үк ташлап китте. 

Бу аерылышуны Энҗе бик авыр кичерде. Бу юлы инде, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, үз киңәшләре белән аңа Самат ярдәмгә килде. Менә шулай бер-берсе өчен янып-көеп биш ел үтеп тә киткән. 

Өченче бүлек 

Концерттан соң берәр атна вакыт үткәнме-юкмы, Рамил кабат Энҗенең ишеген шакыды. Бу юлы кыз үзе әбәт ашап килергә тәкъдим ясады. 

Егет исә бу тәкъдимне кире какмады. Киресенчә,  бәхетле билет откандай куануы сизелеп тора иде. Очраша башладылар. Еш кына паркта кулга-кул тотынып йөреп кайткаладылар, ләкин шуннан ары үтмәде. Рамил үбәргә үрелсә, Энҗе оялган атлы булып читкә тайпылды, ә егет исә кызны бик ярату сәбәпле боларның барысына да күзен йомып килә бирде. Өч ай вакыт чамасы очрашып йөргәннән соң, Рамил Энҗегә тәкъдим ясады. Кыз тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Шул ук кичне Самат янына йөгерде. Төймәгә бер басуга ук Самат ишеген ачты, кыз хәтта шикләнеп китте, чөнки башка вакытта алдан шалтыратып килсәң дә тиз генә керермен димә. «Бәлки, ул башка берәрсен көтәдер, ә мин комачаулыймдыр», дигән уй йөгерде башыннан, ләкин кычкырып әйтүне кирәк дип тапмады. «Һәркемнең үз тормышы, без бары тик дуслар, абыйлы-сеңелле кебек», – дип үз-үзен аклады. Кызның кулында атналык азык запасы белән тулган авыр-авыр сумкалары булмау Саматны да берникадәр гаҗәпләндерде. 

– Сәлам! Нинди җилләр алып килде үзеңне? 

– Якын дустым янына бернинди сәбәпсез килергә ярамыймыни? Бәлки, комачаулыймдыр? 

– Уз... юк, мин беркемне дә көтми идем. 

– Узам. 

– Чәй эчәсеңме? 

– Әйбәт булыр иде. Бераз өшедем. 

– Минем бүген тортым да бар. Ашыйсыңмы? 

– Ашыйм. Нинди хөрмәткә торт? 

– Болай гына, күчтәнәчкә алып килгәннәр иде, – дип иңсәсен җыерды Самат. 

– Ашатучың табылгач яхшы. 

– Энҗе, сиңа нәрсә булды? Бик төксе сөйләшәсең. 

– Юк, бар да яхшы. 

– Соңгы арада кергәнең дә юк. Шлтыратмыйча килгәнең юк иде. Бүген каршымда бөтенләй башка Энҗе басып тора. Берни дә аңламыйм... 

    Чәй эчкәндә бүлмәдә тынлык урнашты. Энҗе ничек сүз башларга белми азапланды, Самат яңалык көтте. Чәен эчеп бетергәч, Энҗе туп-туры: 

– Миңа Рамил кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, – дип бәреп әйтергә булды. Тын да алмый Саматтан җавап көтте. Башта егет югалып калды, аннары тыныч кына елмаеп: 

– Котлыйм! Кайчан туегыз? –диде. 

– Белмим, көнен сайламадык әле. Гариза бирергә барасы бар, – дип кенә җавап кайтарды Энҗе. Күңеле белән Саматтан башка сүзләр көткән иде дә, барып чыкмады. 

– Мине туегызга чакырырга онытма, – дип елмайды Самат. 

– Әлбәттә, чакырам, ләкин кәләшнең дус кызы итеп түгел. 

– Нишләп? Миңа ал күлмәк килешмәс дип уйлыйсыңмы? 

– Юк, дустым Әдилә бу туйда карадан киенер дип уйлыйм, – дип төрттерде Энҗе. 

– Әйе, ул булдырыр, – дип аңламаганга сабышты Самат, ә үзе вакыт-вакыт сәгатькә карап алды: димәк, кемнедер көтә. 

– Ярый, мин китим әле, – дип кузгалды Энҗе. 

– Ярар, – дип ризалашты Самат. 

Энҗе ишек төбендә киенгәндә, кемдер төймәгә басты. Самат тиз генә ишек ачты. 

– Менә мин дә килеп җиттем, – дигән кыз тавышы ишетелде. 

– Уф, мин сине инде бер сәгать көтәм, бер-бер хәл булганмы дип торам, – дип, ак чәчле кечкенә генә «барби»ны каршы алды Самат. Элек нәкъ шундый кызларны күзли иде ул. 

– Гафу ит, юлда бөкеләр, – дип акланды кыз, үзе Энҗене күзәтте. Ә Энҗе берни булмагандай елмая бирде. 

– Бу – Энҗе, ә бу – Лилия, – дип кыска гына таныштырды Самат. 

– Танышуыбызга шатмын. Миңа китәргә вакыт, – дип, Энҗе чыгу юлына  атлады. 

Баскычтан төшкәндә Энҗе күз яшьләрен тыя алмады, күңелендә бушлык иде, ниндидер йөгерү дистанциясеннән төшеп калган төсле хис итте үзен... 

– Әйдә уз, ноутбук бүлмәдә. Вируслар тәмам туйдырды, кайчан миңа башка программа куярсыз икән, – дип Лилиягә мөрәҗәгать итте Самат. 

– Башка программа алырга әлегә вакыт җитми, Самат, тагын бераз түзәргә туры килер. Бу синең кызың идеме? 

– Юк, ул башка кешенең булачак хатыны, – дип уфтанды Самат. 

– Шулаймыни? Мин башкачарак аңлаган идем, – дип аптырады Лилия. Ул, хатын-кыз буларак, Энҗенең күз карашыннан барсын да аңларга өлгергән иде инде. 

Дүртенче бүлек 

Ай артыннан ай үтте, Самат ни Энҗене, ни туйга чакыруны бүтән күрмәде. Энҗе югалып бер-ике атна вакыт үткәч, Самат шалтыратып карады, ләкин телефон трубкасыннан башка ят тавыш: «Абонент белән тоташтыру мөмкин түгел», – диде. Шунан соң бер генә нәтиҗә ясап була, Энҗе Саматтан башка да бик бәхетле. «Әлбәттә, мин дә Рамил урынында булсам, хатынымны ят ирләр янына җибәрмәс идем, дөрес эшли», – дип уйлады. «Мондый ямьсез җөйле ир кемгә кирәк булсын инде, Самат, үз урыныңны бел», – дип, үз-үзен тынычландырды. 

Урамда матур язгы көннәрнең берсе иде. Җәйгечә җылы һава. Самат эшлекле очрашуга ашыкты. 

Җәйне Самат бик яратып бетерми, чөнки озын җиңле свитер киеп, капюшон астына яшеренеп булмый. Мондый һава торышы кәефен төшерде. 

 Инде тиешле урынга барып җиттем дигәндә генә, арттан хатын-кыз эндәшкән тавышка сискәнеп китте: 

– Самат! Самат дим! Чукракка әйләндеңме әллә, Самат! – дип эндәштеләр аңа. 

Борылып караса – Әдилә. Саматның аны берничә тапкыр гына күргәне бар, анысы да Энҗенең туган көнендә. Шулай да халык арасыннан Әдиләнең аны танып алуы Саматны бераз гаҗәпкә калдырды. Янгыннан соң Самат чибәркәйләргә бераз читләтеп карау сәбәпле, ул Әдиләне өнәп бетерми иде.   

– Сәлам, – дип коры гына эндәште Самат. – Сезгә нәрсә кирәк? 

– Ә үзеңнең берни турында да беләсең килмиме? – дип кашын җыерды Әдилә. 

– Энҗе белән нидер булдымы әллә? – дип сораганын сизми дә калды, егет, күңеленнән шом йөгерде, йөрәге жу итте. 

– Әйе, булды. 

– Нәрсә? 

– Шалтырат та сора үзеннән. 

– Әдилә, ачуымны чыгармагыз, Энҗегә ни булды? 

– Синең урыныңда булсаммы мин!.. Инде әллә кайчан дустым янына чабар идем, их, син!..  – дип җавап кайтарды Әдилә. – Бүген өйдә ул, бар йөгер, барсын да үзең ачыкла. 

– Сез әйбәтләп җавап бирә алмыйсызмы? 

– Юк. Үзең бар да сөйләш. Үзегез пешергән ботканы үзегез ашагыз, – дип, җавап та көтмичә, борылып китеп тә барды Әдилә. Самат аны туктатырга тырышмады да. Энҗе сөйләве буенча, аны үз фикереннән кире кайтару мөмкин түгел, нәрсә турында уйласа, шул максатына ирешә торган көчле рухлы кеше ул. 

Самат очрашуга барырга да теләмәгән иде, коллегалары арасында йөзен югалтудан курыкты. Энә өстендә утырган кебек, тизрәк бетүен теләде. Ниһаять, очрашу тәмамланды. Самат, шалтыратып та тормыйча, Энҗе  фатирына йөгерде. Ялгыш телефон трубкасын алса, килмә, дип әйтәчәк, ә Саматның бик тә, бик тә аны күрәсе килә иде. 

Энҗе чыннан да өендә булып чыкты. Саматны күрергә өметләнмәгән, күрәсең, күзләрен зур ачып, бераз югалып торды. Өйдәгечә киенгән һәм бизәнмәгән булуына карамастан, ул бик тә чибәр булып күренде Саматка.   

– Син бик яхшы күренәсең, - дип сүз башлады Самат. Энҗе берни дә ишетмәгән төсле басып тора бирде, бу әзрәк Саматның күңеленә тиде, ләкин күрсәтмәскә тырышты. 

– Нишләп әле мин башкача күренергә тиеш? – дип, Энҗе бер урында басып торуын дәвам итеп, кунакка өйгә узарга тәкъдим ясау уенда да юк иде. Самат исә югалып калмады, аяк киемен салып, этә-төртә фатирга узды. 

– Рамил өйдәме? – дип бүлмәдән күз йөртеп чыкты. 

– Рамил? – дип гаҗәпләнде Энҗе. – Эшендәдер. Ни булды, Самат? 

– Мин сиңа үзем шул сорауны бирмәкче идем әле. 

– Минем бар да яхшы. Хәзер син миңа кунакка йөри башладыңмы инде? 

– Әйе, үзең килми башладың бит, югалдың, – дип төрттерде Самат, - Әдиләне күргән идем, ул сиңа нидер булды диде. 

– Әдилә? Ә аның монда ни эше бар? 

– Белмим, үзең барып сора диде. Энҗе, мин барысын да белергә телим... 

– Әдилә һаман да шул үз репертуарында икән. Кирәкмәгән җиргә кысылма дип күпме әйттем мин аңа, – дип теләр-теләмәс кенә елмайды Энҗе. 

– Ни булды соң? Ирең белән аерылыштың мәллә? – Самат кабат бүлмәдән күзен йөртеп чыкты, өйдә бер генә дә ир-ат киемен күрмәде. 

– Ирем белән? – дип гаҗәпләнде Энҗе. – Юк, ирем белән минем беркайчан да талашканым булмады. Ир белән талашу өчен башта аңа кияүгә чыгарга кирәк бит, Самат. 

– Син теге вакытта кияүгә чыкмадыңмыни? 

– Чыкмадым шул. 

– Ни өчен? Бу юлы сиңа нәрсәсе белән ошамады? 

«Бу юлы» дигән сүз Энҗе өчен соңгы нокта булып чыкты. Тыныч булып кыланган кыз ярсый ук башлады: 

– Ә, син минем турыда шулай уйлыйсыңмыни әле. Бу юлы ул түгел, ә үзем ризалык бирмәдем. 

– Ни өчен? Мин барысын да белергә телим! – дип кабатлады Самат, ул чыннан да эшнең нидә икәнлеген аңлап бетермәде. «Кияүдә булмагач, ник соң минем янга килми башлады», – дигән уй йөгерде башыннан. 

 – Ни  өчен? Син миннән... – дип Энҗе тотлыгып калды, арлы-бирле йөренүеннән туктап, диванга утырды да: – Ярар, сөйлим. Барысын да аңлатырга тырышып карыйм. Әдилә бу юлы да үзенең максатына иреште бит тәки. Мин аның белән үзем сөйләшәчәкмен әле. Ә менә син нәрсә дип монда килдең соң? Дүрт ай буе тавышың-тының чыкмады, шулай алга таба да утырасы иде. Кайчан да булса уйлап караганың булдымы, сиңа айлар буе шалтыратмыйлар, яныңа килмиләр, нинди максат белән? Бәлки, сине күрәселәре-ишетәселәре килми торгандыр, ә? 

– Андый уйларның килгәне булды, – дип башын иде Самат. «Чыннан да ни дип килдем соң мин монда?» – дип уйлады ул. 

– Шулай булгач ни пычагыма дип килдең? – дип Энҗе битен учлары белән каплады. – Мин, җүләр, сине айлар буе күрми торгач, бар да онытылыр, кешечә яши башлармын дип өметләндем, үземә тиң яр да табарыма ышанган идем. Әйтәләр бит, ир белән хатын арасында дуслык булмый дип, хак сүзләр икән. Дуслар булып йөреп, сиңа башым белән гашыйк булганымны сизми дә калдым мин, Самат. Беләм, сиңа минем кебек музыка дөньясына чумган  кызлар ошамый. Бу бары тик җавапсыз мәхәббәт. Шуңа күрә, бар, Самат, өемнән чыгып кит һәм башка килеп йөрисе булма. Оныт мине. Әдиләне күрим генә әле... Әйтмәскә куштым бит... 

Самат тын да алмыйча Энҗене тыңлады. Ә кыз, киресенчә, аңа карамаска тырышты, ләкин егетнең ничек тын алуы аермачык ишетелде аңа. 

– Ник һаман басып торасың соң син, бар чыгып кит...Газаплама мине! 

– Мин алай булдыра алмыйм, – дип, Энҗе каршына чүгәләде дә битеннән кулларын алды. – Мин болай гына чыгып китә алмыйм, Энҗе, – дип янына барып утырды, битеннән сыйпады. Энҗе үзе дә сизмәстән егетнең кулларына сырпаланды, күзләрен йомып ләззәтләнде. 

      – Мин чыннан да җүләр икән, – дип уфтанды Самат. 

Ул Энҗене күтәреп алып, алдына утыртты, бәхетен куркытмаска тырышып әкрен генә кочып алды. 

– Сиңа нигә гарип ир, ә? 

– Самат, матурлык ул туйда гына кирәк, ә син сау-сәламәт, чып-чын ир, кара, мускулларың нинди, – дип елмайды кыз. Шул мизгелдә икесенең дә иреннәре: 

– Мин яратам сине, – дип пышылдады. 

 

Эпилог


Бу көннән соң алар бер дә аерылмадылар. Озак көттермичә Самат Энҗегә тәкъдим ясады. Алар бик бәхетле гаилә булып яши башладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч хикэя. Бу авторнын язмаларын тагын котеп калам.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ИСЕМ АНАСЫНЫН ДЭВАМЫН ЖИБЭРЭ АЛМАССЫЗМЫ? ИХТИРАМ БЕЛЭН КОТЕП КАЛАБЫЗ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хикэясе тулаем ошады. Бер чилэк балга бер кашык дегет дигэндэй эпилогы барсын да боза. Рус экияте шикелле "миндэ булдым ул туйда, бал эчтем " дип кенэ тогэллисе калган. Э болай бик яхшы хикэя.

          Хәзер укыйлар