​Җавап


(тормыштан алынды)
      Фәйрүзә бишенче сыйныфта  укып йөргән мәктәпкә яңа директор килде.  Яңа директор  Рәсим  Хәтмуллович үзен күрсәтә башлагач, укучылар үзләреннән киткән директорларын  еш кына хөрмәт белән искә төшерә башладылар.  Хаклымы-түгелме,  Рәсим Хәтмуллович, укучыларны акылга утырту исәбе белән,  һәр  искәрмә  өчен  үзе алып барган фәннән начар билге чәпи башлады.  Пионер галстугыңны бәйләмәгәнсең икән,  менә сиңа тарихтан  «икеле»! Алмаш аяк киемең юк икән – географиядән «берле»! Билге бары тик белем өчен куелырга тиеш, дип бәхәсләшкән ата-аналарның балалары  тиз арада  кара тезмәгә эләкте.  Беркөн  Рәсим Хәтмуллович линейка алдына Фәйрүзәне һәм берничә баланы тартып чыгарды.  Атасы эчкечелеккә сабышкан, анасы  чирләш   Данисның өстенә кигән  сәләмә киемен, җирәнгән сыман ике бармагы белән тотып,  бу крокодил тиресен салып, мәктәпкә кешечә киенеп йөре,  дип дулый-дулый,  малайны бар мәктәп алдында  хурга калдырды.   Әйе, дүрт балалы гаиләдә үскән Данис  начар киенгән иде. Ул болай да  хәерче баласы булуыннан  чиксез ояла иде.  Кызган директор, башын иеп, юеш борынын суырып  торган малайны  бөтен мәктәп балалары, укытучылар алдында бетереп ташлады. Чират Фәйрүзәгә җитте.  Рәсим Хәтмулловичның  очкын чәчкән күзләре белән очрашмаска тырышып,  Фәйрүзә карашын аяк очыннан алмады. Директорга  кызның  мәктәп формасы өстеннән җылылык өчен  кигән  иске генә яшькелт  кофтасы ошамады. Барлык укучылар ишетелерлек итеп кычкыра-кычкыра,  кызарынып-бүртенеп, күз яшьләрен агызып торган  бахыр кызның кигән киемен  тетеп ташлады  да,  бу балалардан тискәре үрнәк алмаска өндәп,  начар өлгәшкән балаларга күчте.  Кызның  әтисез калган  ятим бала булуы да, абыйсы белән икесен әниләре тарта-суза  ялгыз башы үстерүе дә аны туктатмады. 
      Кимсетелүдән күз яшьләренә буылып кайтып кергән  кызыннан  Хариса,  ни булды, дип күпме генә сораса да,  җавап ишетмәде.  Моңа хәтле ярыйсы гына укып килгән Фәйрүзә мәктәпне сөймәс булды. Төрле сәбәп белән дәресләрне калдыра башлады. Үзен түбәнсеткән җиргә кемнең барасы килеп торсын? Кыз балаларча ялганларга өйрәнде. Йә башым авырта, йә эчем авырта, дип чынлы-ялганлы сәбәп табып, Рәсим Хәтмулловичның  дәресләренә йөрмәс булды.  Директор яхшы укучыларны да тыныч калдырмады.  Әйбәт  кенә өлгәшкән берәр бала китаптагы  сүзләр белән чатнатып җавап  бирә икән –  менә сиңа “икеле”!  Җитмәсә,  юкка гына кызып китеп,  төкереген чәчә-чәчә сүгеп  тә ташлый. Ник дисәң, сиңа, укучы буларак, китапта бирелгән генә аз!  Үзең өстәмә материал табып, шуларны сөйләргә тиешсең, ахмак! Мәктәп библиотекасында бу “өстәмә материалның” эзе дә булмавы аны кызыксындырмады.  Үзе бирә алмаган өстәмә белемне авыл балалары кайдан алырга тиеш икәнен башына да китермәде. Дуамал холыклы директорның бу “тәрбияви” чараларына  укытучылар арасыннан каршы килүче табылмады. Каршы барып кара – дистә еллар буена эшләвеңә карамыйча,  эшең  белән саубуллашачагың  көн кебек ачык. Председатель, экономист кебек  түрә балаларына гына директор тоташ “бишле” тезде. 
     Үзенең котын алган Рәсим Хәтмулловичтан качып диярлек йөргәндә бер кичен ул үзе Фәйрүзәләрнең йортына килеп керде.  Әнисе аны каршылаган арада, куркуыннан җаны  табанына төшкән Фәйрүзә тизрәк мич артына шылды.  Директорның әнисе белән ишетелер-ишетелмәс кенә чыш-пыш сөйләшүеннән  кыз шуны гына аңлады:  мәктәптә ятим балаларга күрсәтеләсе  акчалата ярдәм ни сәбәпледер ятимнәргә барып җитмәгән.  Мәктәпкә тикшерү килгән очракта, кызым-улыма фәлән-фәлән  хәтле ярдәм алдым, дип  ялганлап, Харисаны  кул куярга  үгетләп килгән.  Бер яклаучысыз  калган гади авыл хатыны Хариса кая барсын ризалашмыйча?  Ике баласын ялгыз үстергән  Кадрия  дә серен чиште: директор шул ук үтенеч белән аңа да кергән иде.  Тыгылса тыгылсын бу  намуссыз ятимнәр өлеше белән...  Беркөн  үксезләрнең ачы күз яшьләре төшәр әле...  Бервакыт җавап бирергә туры килмәс ди микән?.. Бүген булмаса,  иртәгә җавап тотарга туры килер...  Ничек кенә булса да балаларның  сигезьеллык мәктәпне бетерәселәре бар. Рәсим Хәтмулловичның да Фәйрүзәне үз дәресләрендә бик күрәсе килеп тормый иде кебек бу вакыйгадан соң.  Директор  укыткан дәресләрдә кыз күренмәсә дә,  журналда сирәк-мирәк “дүртле”, хәтта “бишле”  билгеләре күренә башлады. 
     Укыган мәктәбеннән һәм яңа директордан күңеле кайткан Фәйрүзә укуын  уңышлы бетерә алмады. Хәтта соңгы звонокка барырга да кызның  теләге булмады.  Мәктәптән  үлеп бизгән,  белем алуга  күңеле ятмаган кыз, сигез классны  көч-хәлгә тәмамлагач,  шәһәргә барып, фабрикага өйрәнчек булып эшкә керде.  Ял араларында әнисенә кунакка кайтканда, үтеп-сүтеп йөргән мәктәп ягына борылып карамаска тырышты.  Күңел төпкелендәге мәктәпкә, усал директорга  бәйле  авыр тойгыларны   кузгатасы килмәде... Кешене кешегә санамаган җитәкчеләр үз гомерендә очрамады түгел, тик Рәсим Хәтмуллович кебек  тиран “укытучы” белән тормыш аны балачакта, әле андыйларга каршы торырга бәдәне ныгып та җитмәгән чакта очратты шул. Шуңа ярасы да тирән уелып калды. 
      Бер кайтуында әнисе  Рәсим Хәтмуллович турында сүз башлады. Аның хакында бик ишетәсе килмәгән Фәйрүзә шулай да колагын торгызды.  Мәктәп  директоры Рәсим Хәтмуллович, олы юлда машинасы белән кеше бәрдереп,  җинаять урыныннан үлем хәлендә яткан кешегә ярдәм күрсәтмичә  качып китә.  Шулай да, аны  эзләп табып,  суд була һәм алты елга төрмәгә утырталар... Уйларына чумган Фәйрүзә әнисенә  берни дә дәшмәде. Ирексездән, бер гаепсезгә түгелгән күз яшьләрен тыя алмыйча, линейка алдында басып торучы яшькелт кофталы, бәләкәй генә буйлы,  бишенче сыйныфта укыган ятимә кызчык  килде күз алдына...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (6)
Cимвол калды:
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    Ботен жирдэ дэ очраштыргалый торгам андый кешелэр...тормыштан алып язылган, мэгнэле Хэм эчтэлекле хикэя...
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    .......60 елга утыртсалар да....ятим сабыйларнын куркышлары, кимсенулэре кире кайтмый бит... хэтта онытылмый да... бер нинди дэ,, куласа " юк монда...
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    Тормыш куласа.....
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    Энкэй белэн бергэ укыдык,энкэй искэ алып шуны эйтеп куйды:"Безнен авыл директоры да бит янгырлы конне кожан плащка торенеп ятимэлэргэ килгэн,мэктэп аркылы ятимнэргэ тиешле ярдэм алдык дип эйтегез ,дип.Бер дэ курка белмэгэннэр инде,)))Ул тиешле ярдэм булган булса бу балаларнын да ос -башы рэтлерэк булган булыр иде,бэлки.Аянычы -саф йорэкле балаларнын кунеленэ мэнгелек яра ,хурлык яккан.
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    Мәктәп директоры дигәннән, сабантуй мәйданын сабантуй алдыннан директор бездән, мәктәп укучыларыннан, ялан кул белән сыер тизәген җыйдырган иде. Ни бияләй, ни көрәк, ни эш киеме бирмәде. Мал урынына акырта-бакырта җыйдырган иде. Шул кимсетү бер дә истән чыкмый. Үз балалары, әлбәттә, арада юк иде.
  • 25 июль 2021 - 14:40
    Без имени
    Шокер, андый "укытучылар" белэн очрашырга туры килмэде! Барлык укытучыларымны зур хормэт хэм ихтирам белэн искэ алам, кубесе мэрхумнэр инде, урыннары оңмахта булсын! Рэхмэт, Физэлия!
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8469
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8738
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8501
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4095
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
  • 22 июль 2021 - 11:16
    Без имени
    берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 23 июль 2021 - 11:25
    Без имени
    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.
    Киселгән муел  агачы
  • 22 июль 2021 - 20:00
    Без имени
    И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 19 июль 2021 - 22:04
    Без имени
    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.
    Ирем телефоннан башка хатын белән языша
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан