Логотип
Проза

Ана хисе

Тәмам аптырады Фатыйма яшь казын бәбкә чыгарырга утырта алмый. Ялгышты шул, ашыкты казын алыштырып. Оя тутырып бәбкә чыгара торган казын, картайды дип, быел яшь каз калдырган иде дә, уңмады. Дөрес, көн аралаш йомырка салды-салуын, әмма эш анда түгел бит. Үзендә өмет тә бар кебек иде, шул ук вакытта, йомырка салудан башканы белмәве булган өметне челпәрәмә китерде... 

Ата казын күр тагын, яшь каз күргәч, бигрәк үзгәрде – яшь кияү, диярсең! Ишегалдында арлы-бирле йөреп, «кәләше»нең бушанып чыгуын түземсезлек белән көтте. «Кәләше» исә, салган йомыркасын тиз-тиз күмә дә, чыгаруларын сорап аваз сала һәм шул арада, кәрзиненнән сикереп төшеп, ишек төбенә үк барып баса, ашыга, янәсе. Җитешсәң – җитешәсең ишек ачарга, җитешмәсәң юк – олы эш кырган кебек, хаҗәтен шундук идәнгә үти. «Тагы пычраткан идәнне!» – дип ачуланган хуҗасын уздырып, каңгылдый-каңгылдый очынып чыгуын күр әле тагын. Әйтерсең ата каз белми, аның йомырка салганын! 
– Ишкәнсең ишәк чумарын, – диде Фатыйма, сукранып. – Ул йомыркаларың белән нәрсә эшләрбез? 

...Ә казларга бу мизгелдә, карчыкның әйткән сүзләре әллә бар, әллә юк – алардан да бәхетле парлар дөньяда юк, диярсең. Кыланмышларына кеше ышанмаслык. Әйтерсең, берсе өчен берсе яратылган, хәтта бәбкә дә кирәкми үзләренә. Ата казның муенын сузып, нидер аңлатуы, башка кош-кортларны якын да китерми, яшь казны саклап ашатуы дисеңме?! Үзенең ач икәнлеген сиздерү юк инде ул. Килешеп бетми бит «егет» кешегә! Кәләштән калса, берән-сәрән капкалап алган кыяфәт ясаган була да, җитәкләшкән егет белән кыз кебек, бергәләшеп су буена таю ягын карыйлар. Шулай янәшә йөреп, суда йөзеп көннәрен уздыралар. Кичкырын кайталар тагын үзләре. Йомырка салмаган көнне иртүк чыгып китәләр, капка гына ачылсын!..
– Тагы чыгып шылдылар! Карале, утырырга уйламый да ул, күрәсең, түлне күп җыйган?.. – диде карчык картына, ишектән керә керешли. 
– И-и, нәрсә сөйлисең син, нинди түл җыю булсын, үз рәхәтләре өчен яшиләр. Йә, әйт әле, кемнең, өйләнешеп, бер-ике ел үтми, бала алып кайтканы бар бүгенге көндә?! Хәзер дөньясы шул бит, үзебез нинди булсак – мал-туар, кош-кортлар да нәкъ шундый, бездән үрнәк алалар, аларда да кеше язмышы ич! Тиктомалга ана кешене ана каз белән тиңләмиләр. Күз алдыңа китер әле: сап-сары, йоп-йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланда ана каз үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән килмиме дигәндәй, әледән-әле янтаеп күккә карый. Берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә нәни бәбкәләрен үз канатлары астына җыя. Әниләр дә шулай. Кызганычка каршы, «Ана» сүзенә тап төшерүчеләр дә юк түгел, – диде Хәсән карт, үзен белдекле санап. 
Дөньясын онытып, картының тәмләп сөйләгәнен тыңлап торган Фатыйма телгә килде.
– Бәбкәсез калуыбыз шушыдыр инде? Булмады, оныгыбызның туена үзебез каз үстереп бирербез, дигән идек бит, барып чыкмады, ахыры хәерле булсын! Кара әле, чеби булса да алыйк. Җәен чебеш-бәбкәсез ишегалдын күз алдына китерү түгел, хәтта уйларга да күңелсез. Чәчәксез болын, җимешсез агач кебек. Эзләп тә йөрисе юк, авылга китереп үк бирәләр, – диде.
– Алыйк, карчык, алыйк, көннәр җылыта, өйдә озак тормаслар, – диде Хәсән, карчыгының сүзен җөпләп... 

Шулай итеп, районнан килгән алыпсатарлардан илле баш чеби алдылар. Чебешләргә урын әзерләгәнче, йомырка да пеште. Суынганын да көтмичә, тиз-тиз кабыгыннан арындырып, учын пешерә-пешерә вак-вак кисәкләргә угалап, каз йомыркасы белән «кунаклар»ны сыйлады карчык. Хәсән бабай җылыткыч көйләде. Икәүләшеп: «И-ии, Алла биргән бит аларны, сөбеханалла», – дия-дия, күзәтеп ашаттылар. Аннан, җылынып өлгергән пычкы чүбен тараттылар. Бигрәк уңайлы, коры булды аслары. Шулай инде, олы эшкә алынгансың икән, вазыйфаңны тиешенчә үтәргә кирәк. Чебиләрнең язмышы – хәзер алар кулында ич. Һәрберсенең исән-имин үсүен теләсәң, иренмәскә, тырышып багарга, тәрбияләргә кирәк...

Атна-ун көн үтте микән, юк микән – боларның чуар тавыклары кыртлый башлады. «Чүп өстенә чүмәлә» диярсең... Кыланмаганы калмады карчыкның. Башта йомыркаларын җыеп алды, аннан тынгысыз тавыкның үзен мал өенә япты. Алай да җиңә алмагач, карты белән киңәшләшеп, булса булыр, булмаса юк, диеп «үз сүзле» тавыкка каз йомыркасы бирергә булдылар.
– Синең утырасың, чеби чыгарасың килә, ә безгә каз кирәк, оныгыбызның туена күчтәнәч булыр, Аллаһ теләсә! – дип сөйләнә-сөйләнә, тавык оясына саклык белән генә, биш йомырка куйды карчык. 
Тавык, эчтән генә: «Җиңдем боларны!» – диде ахрысы. Бер нигә дә исе китмәде, горур кыяфәт ясап утыруын белде ул. Игътибарын ишегалдында хуҗа булып йөрүче әтәч тә, тырмаланучы тавыклар да җәлеп итә алмады аның. Бары тик Фатыйматтәйнең кулында җебегән ипине күргәч кенә оясыннан төшә торган булды, анда да озакка түгел, тамак ялгауга тизрәк оясына ашыкты: йомыркалар суынмасын, янәсе. Ул ашаган арада карчык, кулын оядан алмый гына, бисмилласын укый-укый йомыркаларны тоткалады, әйләндерә-әйләндерә үзенчә сыпыргалады. Ни әйтсәң дә, тәҗрибә үткәрәләр бит – азагы гына ни булып бетәр, билгесез... 

Шулай беркөнне Фатыйма, көндәгечә тавыгын ашаткан арада, йомыркалардагы үзгәрешләрне сизеп:
– Хәсән, йомыркаларның бишесе дә борынлаган! – дип, кычкыруын сизми дә калды. Буласы килсә, була икән бит, керәсе мал керә! Аллаһы Тәгалә дә бирәсе килсә – бирә, аласы килсә – ала. Менә Аллаһның рәхмәте!
– Йә, нәрсә күреп кычкырасың, тавыкны куркытуың бар, инде болай да азаплыйбыз үзен, – диде Хәсән, ачулана төшеп. – Кагылма, кагылма, зыян салуың бар! – дип өстәде тагын.

Тиздән көтеп алган «чебиләр» пәйда булдылар. Билгеле, нәни йомгакларга оядан төшәргә Фатыйма әби булышты. Ишегалдына, ниһаять, җан керде. Тирәсендә чуалган чебиләренең башка төрле булуларына әллә ни исе китмәде чуаркайның, шулай да әтәч белән тавыклар шикләнебрәк карадылар үзләренә... 

Әби белән бабайга – сөенеч, тавык өчен генә – чишелмәгән табышмак! Каз бәбкәләре – чеби түгел шул... Аналары артыннан ияреп, нәрсә эшләсә, шуны кыланып йөрергә бер дә ашыкмыйлар – киресенчә, тавык йөри буйсынып. Көннән-көн катлауланды бичараның хәле. «Чебешләре»нең кыланмышларыннан коты алынып, әздән генә җан тәслим кылмады, мескенкәй... Ә инде кечкенәләренең су салынган ләгәнгә кергәннәрен күреп, йөрәге ярылырга җитешкәндер мөгаен, юкса ямьсез тавышлар чыгармас иде. Бәбкәләр өчен махсус җайланган, төбе җиргә күмелгән ләгән тирәсендә канатларын җәеп, очынып йөргән тавыкның кыяфәтен күреп, хәтта әтәч тә шүрләде. Тавыкларын җыеп, лапаска ук кереп качтылар. 

Көн артыннан көн үтте, җим чүплисе урынга, бәбкә үләнен йолкучы «чебиләр» үстеләр. Ләгән-таска салынган су җитми башлады, Фатыйма әби бәбкәләрен буага алып төште. Бәбкәләр артыннан ияргән тавык су буендагы каз-үрдәкләргә бик сәер күренде, әлбәттә. Ә инде буа тирәли әрле-бирле йөрүе кызык та, шул ук вакытта кызганыч та иде бичараның, аеруча беренче көнне. Бәбкәләр әнкәләренең йөзә алмавын аңладылар булса кирәк – озак көттермәделәр, янына чыккалап йөрделәр. Ә кичкырын, башка кеше каз-үрдәкләрен буадан чыгара алмый азапланганда, тавыкның бәбкәләре көне буе «постта» торучы ана янына үзләре чыга торган булдылар. Яхшы тәрбия алганнар, диярсең. 
Кояш баегач су буендагы күңеллелек тәмамланды, бәбкәләр кайтыр юлга чыктылар. Әнә тамаклары ачыккан бәбкәләр, берсен-берсе узыша-узыша, капка астыннан ишегалдына керделәр. Артларыннан бер адым калмый, эсседән әлсерәгән, талчыккан, аягыннан алып муенына тикле сазга баткан «ана каз» кергәнен күреп, Хәсән түзмәде: 
– Менә «ана», ичмасам! «Кем тапкан – шул баксын», – диләрме әле, карчык? Кош-кортларда да кеше язмышы дими, ни диярсең!? – диде, тел шартлатып.
– «Тапкан ана түгел, баккан ана!» – диләр. «Табу – бер кыен, багу – мең кыен», дип тә тикмәгә әйтмиләр. Мәгънәле сүзләрнең асылы шушы инде. Түбән очта яшәүче Харис Миңлекамалы, биш баласы өстенә, тагы өч ятимне тәрбиягә алган, ди. Тормышта да шул инде, берәүләр бары тик үз рәхәтенә көн күргәндә, безнең казлар кебек каңгырып йөргәндә, икенче берәүләр чит кеше баласын тәрбияләүдән дә баш тартмыйлар, рәхмәт төшкерләре!.. Берүк тавык кына безгә рәнҗемәсен! – дип, сөйләнә-сөйләнә Фатыйматтәй «чебешләре»нең алдына болгаткан җимен куйды.

Күрше-күләнгә генә түгел, бөтен авылга даны таралган тавык, башка тавыклар кетәклеккә кереп куначага кунаклаганда да, үз бурычына тап төшермәде, бәбкәләрен канат астына җыеп, ишегалдында кунуын белде. Ни әйтсәң дә, ана шул! Чын ана! Язмыш ничек кенә сынаса да, сынмый-сыгылмый. Балалары өчен, хәтта гомерен кызганмый...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тавык каз йомыркасына утырып бэбкэ чыгара алмый. Жылысы житми. Урдэк йомыркасы кечкенэрэк, жылысы житэ бэбкэлэр чыгарырга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тавык бэбкэ чыгара алу- алмау турында тугел, хикэя чын аналарнын боеклеге турында.

      Хәзер укыйлар