Логотип
Проза

Анаң догасыннан язма

 (хикәя)


 (хикәя)
 Түр башындагы сиртмәле караватында чалкан яткан Сәмига карчык гырлап йоклап китте, ә читтәге караватка түнгән Фәйзүнә әбекәйне бүген йокы алмады. Ике карчык сыйган кечкенә йортның тәрәзә турысында тукталып, мәңгелек сәяхәтче ай өй эченә карап торды да, кызык тапмагандай, юлын битараф кына дәвам итте. Төн йокыларын качырырлык иде шул алтмыш сигез яшьлек карчыкның хәлләре. Шушы яшемдә йорт-җирсез калырмын, үз балама кирәкмәм дип кем уйласын?! Калса берничә ел гомере калгандыр. Соңгы дигән елларын да Фәйзүнә карчык җылы өендә, үз балалары янында түгел, ә кеше ишек төбендә үткәрә. Кайда ялгыштым? Нигә бу хәлгә төштем? Йокысы качкан карчык зиһене, башыннан үткән вакыйгаларны дисбе төймәседәй берәмтекләп барлый-барлый, озын-озак гомеренең хәтер йомгагын сүтте.
 ...Заманалар үзгәреп, еллар буена тир түккән фабрика бер көн туктагач, эштән язган бик күпләр кебек, улы белән Фәйзүнәгә дә тулай торак бүлмәсен бушатырга боердылар. Фәйзүнә, кая барырга, кемгә сыенырга белмичә каңгырып йөрде-йөрде дә, яшәргә чара эзләп, дүртенче сыйныфта укыган улы Илназ белән шәһәрдән Күлле авылына күченеп килде. Биредә сыер савучыларга яшәргә бүлмә бирәләр икән дип ишеткән иде. Барак сыман бер җирдән бирүен бирделәр Фәйзүнәгә күгәрчен оясыдай кечкенә кенә бер куыш. Тик анда яшәрлек түгел иде: ташландык йортның тәрәзәләре ватык, идән такталары сүтеп алынган, миченә хәтле җимерек иде. Йортны рәткә китергәнче Фәйзүнә белән улы ферманың мал йортында яшәп тордылар. Барак колхоз милеге саналса да, бүлмәне рәтләргә тотылган бар кирәк-ярак өчен Фәйзүнәнең эш хакыннан тотып калдылар. Шул кечкенә бүлмәдә Фәйзүнә улын ялгызы үстерде. Таңнан торып фермасына йөгерде. Иртәнге савымнан бушаган арада бакча үстерде, йорт карады, ашарга әзерләде, улына кием текте. Кичен тагын сыер саварга чыгып чапты. Башкалар утыз сыер сауса, ул кырыкны сауды. Илназ да ферма белән ике арада үсте. “Кая минем әти? Кем ул?” – улының бу сорауларына әнисе дөресен әйтә алмады, әтиең кыска гомерле булды, дип җаваплады. Шәһәрнең тулай торагында яшәгәндә тасма телле Хисмәттән алданганын, авырга калганын, ә аннары егетнең аны ташлап китүен яшүсмер балага Фәйзүнә ничек сөйләсен? Үскәч, аңлый башлагач әйтермен, дип дөреслекне яшерә килде. Ипигә акчалары булмаганда да өстәлләрендә сөтләре бар иде – кесәсендә көн дә бер литрлы шешә йөрткән савучыны ферма мөдире “күрмәде-белмәде”. Фәйзүнәнең ярты гомере шушы иске баракта үтте. Ялгыз хатын күпме хыялланса да, өй салырга булдыра алмады. Шушы йорттан ул улын хәрби хезмәткә озатып калды, яртылаш җиргә сеңгән шул йортка килен төшерде. Бераздан олыгая барган хатынның тормыш юлында Кадыйр очрады. Күрше авылда үз йорты белән ялгызы яшәп яткан тол ир аны, язмышларын кушып, бергә яшәргә чакырды. Фәйзүнә ике дә уйламый риза булды. Улы белән килене яшәргә урын юк дип тормый, үрчи бара. Бер кысан гына бүлмәдә бишәү гомер итүе дә бик рәхәт түгел. Яшьләргә комачаулаганчы, аерым яшәвең хәерлерәк. Фәйзүнә шулай исәпләде. Улы белән килене дә каршы килмәде. Шулай Фәйзүнә илле яшендә генә беренче тапкыр никахлап, кешечә иргә чыкты. Кадыйр белән аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Фәйзүнә ирле хатын бәхетенә кинәнеп яшәде. Бергә үткән унсигез ел унсигез көн кебек узып та китте. Алар якты дөньядан бер көндә, бер сәгатьтә китәргә хыялланды. Тик Кадыйр алданрак китте. Әтиләренең кырыгын үткәргәч тә, Кадыйрның ике кызы үги аналарыннан күргән изгелекләрне оныттылар, сату сәбәбе белән өйне бушатырга куштылар. Фәйзүнә күрше авылда яшәгән чорда Илназ, баракны сүтеп, йорт җиткезде. Яшәргә почмак эзләп кайтып кергән әнисенә улы, хатынының сүзеннән чыгасы килмичә, синнән башка да өч бала, бездә урын юк, диде. Шулай Фәйзүнә карчык җитмешкә якынлашып килгәндә йортсыз-җирсез калды.
 Ана буларак, нинди гаепләре бар Фәйзүнә карчыкның улы алдында? Нигә бердәнбер баласы үз анасын кага, чит итә? Үз анасын кызгана белмәгән каты бәгырьле адәмгә кайчан әйләнде? Карчык бу хакта күп уйланды. Бар икән шул анасының “гаебе” Илназы алдында. Атасы тиешле кешенең тере икәнлеген, дөньяга килмәс борын улын ташлап киткәнлеген каяндыр ишетеп, Илназ анасын гаепләде: “Син миңа аны үлде, дидең. Әти исән булып та мин ятим бала булып үстем!” Тик улының ятим үсүендә анасы түгел, ә баласын тумас борын ташлаган атасы гаепле икәнлеген Илназ аңламадымы, аңларга теләмәдеме, анасының аклануын кабул итмәде. Фәйзүнә ир уртасы яшендәге улының, “ятим үстем”, дип мескенләнүен, бер дә юкка гаепләп, анасын кертмәскә сәбәп табу дип аңлады. Урамда йөргән анаңны кертмим дисәң, сәбәп табыла икән ул. Фәйзүнә унсигез ел буе кеше баласын караган, үз оныкларын бар дип тә белмәгән, имеш. Унсигез ел буена аларга пенсиясен ашаткан. Улын да, оныкларын да бервакытта да яратмаган. Бу яңа йортка аның бер тамчы көче дә, сукыр тиене дә кермәгән. Тагын, тагын әллә ниләр тезде генә Илназ әнисенә. Шулай унсигез елдан нигезенә кайтып кергән Фәйзүнә улын да, нигезен дә танымады. Үзен якларлык бер дәлил дә китерә алмыйча телсез калган карчык кая барганын да белмичә чыгып киткәндә килене Зөбәрҗәт, ниндидер ачуы бар кебек, кайнанасының артыннан капканы шапылдатып терәтеп куйды. Салкын яңгыр яуган язгы көнне кая барып сугылырга белмичә, башына суккандай исәңгерәп йөргән Фәйзүнәне тәрәзәдән күреп, өч-дүрт йорт аша яшәгән Сәмига карчык чакырып алды. Башыннан күпне кичергән әбекәй Фәйзүнә авылда күренү белән барысын да аңлаган иде инде. Дөньяга астан карап йөргән “Үгез” кушаматлы Илназга һәм кеше белән талашырга гына торган “Инә күркә” Зөбәрҗәткә олыгайган аналары сыямы соң инде?! “Кыш чыгарга кызыма киткәнче булса да тор әле үземдә" – ялгызы гомер иткән Сәмига карчык кечкенә генә куышына Фәйзүнә әбекәйне дә сыйдырды. Күңелең киң булса, мич арты куышлыгына да сыеп була. Тар булса, дөньяга да сыеп булмый.
 “Аларда торып, рәхәт күрермен, диясеңме? – кайчандыр фермада бергә эшләгән Сәмига түти элекке хезмәттәшен җылы кабул итте. – Күпме кирәк, шулхәтле яшә үземдә генә! Җылы ашың, тыныч башың”. Йорт-җирсез калган Фәйзүнә карчык моны Алла бүләге дип кабул итте. Ике ялгыз карчык бергәләп җәйне каршыладылар, үзләренә җитәрлек бәрәңге, яшелчә үстерделәр. Төннәрен таң атканчы сөйләшеп чыктылар. Яшь, көчле вакытларын, бергә сыер сауган чакларын исләренә еш алдылар. Фермада эшләве ничек авыр булса да, яшьлек яшьлек инде. Бар иде кулларында ут уйнаткан чаклар. Саву аппараты бер сыерны “имгән” арада Фәйзүнә ялт кына калган сыерларның җиленнәрен юып та ала, кул белән сава да тора. Машина да сава, Фәйзүнә дә. Шулай “икәүләп” тырыша торгач, Фәйзүнә ничә еллар алдынгылыкны бирмәде. Бергә эшләгән дүрт-биш хатыннан алар инде Сәмига әбекәй белән икесе генә калдылар. Нишлисең, гомер үтә, инде алар да бирешеп бара. Сәмига карчыкны кыш чыгарга кызы үзенә алып китә. Өен бикләп Сәмига да китсә, Фәйзүнә карчык кая барыр? Башкача минем улым юк, дип, үз-үзен ышандырырга тырышса да, ана булудан туктый аламы соң? Онытырга, күңеленнән сызып ташларга маташса да, улы, килене, оныклары барлыгын, аларның берничә йорт аша гына яшәвен уйлап йөрәге яна. Улына кирәкмәгәнлеге бәгырен телә. Карт көнендә үз анасын артык күргән нинди каты бәгырьле бала үстердем дип, һаман да үз гаебен эзли. Ун яшенә хәтле Илназ шәһәр урамында, тулай торак коридорында үсте. Улын үстерәм дип, Фәйзүнә сменалы эштә эшләде. Ялларында да урам себерде. Җитсен, булсын дип тырышып, улын тәрбияләргә дә, иркәләп утырырга да вакыты булмады. Бәлки, улы белән мөмкин хәтле күбрәк бергә булырга кирәккәндер дә бит, кая соң! Ялгыз анага бала үстерүе җиңелме соң! Авылга күченеп килгәч тә Фәйзүнә улын җәйләүдә сыер сауган арада һәм төнлә йокларга яткач кына күрде. Баласы таза-сау, тук булса, ач-ялангач булмаса, ана өчен иң мөһиме шул түгелмени? Шулай да Фәйзүнә атасыз үскән баланы ана назыннан мәхрүм итмәскә тырышты. Кулыннан төшермичә иркәләп кенә утырмаса да, ул үзенчә улын ярата иде. Улы чирләгәндә йокысыз үткән төннәрнең саны булмады. Җәйге ял лагерена киткәндә дә, ул яратканча катык-эремчек төяп, улын күрергә, сагынып, тизрәк барып җитә иде. Үзе ашамаса ашамады, тәмлерәген улына каптырды. Олыгайганчы сырмадан башканы күрмәде, улын киендерергә тырышты. Илназ хәрби хезмәткә киткәч, авызыннан өзеп, ай саен посылка, акча җибәрде. Күгәрчен оясыдай куышына улын, киленен, оныкларын сыйдырды. Баласы өчен утка-суга да керергә әзер иде. Анасының баласы өчен ничек тырышканын, ничек өзелгәнен улы үсә төшкәч үзе дә аңларга тиеш иде кебек. Балам бар, карт көнемдә таянычым бар, дип өметләнде Фәйзүнә. Тик Илназның тамырларында шул ук миһербансыз атасы Хисмәтнең каны уйный идеме, заманасына охшап тудымы, тәрбия җитеп бетмәдеме, ул үсә барган саен, Фәйзүнәнең улына баглаган өмете киселә барды. Моңарчы да, әни, дип өзелеп тормаган Илназ, өйләнү белән кайнанасын сөймәгән хатыны ягына ауды. Анасына карата күзгә күренеп дорфаланды. Юкка гына да битәрләде. Фәйзүнәнең Кадыйрга чыгып куюы да үз өендә үзен артык тоя башлавыннан иде. Ул чакта Фәйзүнәнең үз нигезенә әзме-күпме хокукы бар иде әле. Ә хәзер исә, иске йорты сүтелгәч, карчык соңгы нигезеннән язды, урам сукбае хәлендә калды. Бер ана да үз баласын бәхетлеме-түгелме балачагы өчен картайгач үч алыр дип уйламый.
 Җәен Сәмиганың кызы Гүзәлия ике атнага ялга кайтты. Таякка таянып йөргән чирләш әнисен карашкан Фәйзүнәгә хәтле бүләк алып кайткан, рәхмәт яугыры бала. Үз гаиләсеннән арттырып, авызыннан өзеп бизәкле яулык, ситсы күлмәк алып кайткан. Балаларыннан күрмәгән игелекне Сәмига кызыннан күргәч, Фәйзүнә әбекәйнең күңелләре тулды. Теләсә-теләмәсә дә, бер-берсе өчен өзелеп торган ана белән кызга карап, үзенекен уйлап йөрәге янды. Җор телле, эшкә уңган Гүзәлия белән юана торгач, ике атна сизелми дә үтте. Киткәндә кызы әнисенә, көзен кайтып алам, әзер тор, дисә дә, Сәмига карчык, фатирдашын истә тотыпмы, белмим әле, дип, икеләнеп җаваплады. Аналы-кызлы җылы мөнәсәбәтне күреп, Фәйзүнә карчыкның йөрәген беренче тапкыр үкенеч яндырды – кыз баласы булса, бәлки, болай беркемгә дә кирәкмәгән йортсыз сукбай хәленә дә төшмәс иде... Аналары өчен үләргә торган ир балалар да күптер дә бит дөньяда. Җәннәтне аналарының аяк астында күргән балалар бардыр. Кемгәдер ана – хәзинә, кемгәдер – авыр йөк. Кемдер берәү ата-ана алдындагы бурычын гомере буена түләп бетермәслек күрә. Ә кемдер ата-анасын һаман да үзенә бурычлы саный. Ник тудырдым бу баланы, дип үкенгән аналар да юк түгел. Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр; баладан бәхетең булмаса, яшь көнеңдә карт итәр.
 Сәмига карчык, мин китсәм-китмәсәм дә яшәрсең, сине куучы юк дип торса да, җанына тынычлык тапмаган Фәйзүнә әбекәй авыл сәвитенә барып Картлар йортына илтүләрен сорады. Анда китәргә теләге бер дә юк юклыгын. Тик нишләмәк кирәк? Карчыктан гариза алып калдылар, тик бик тиз булмаячагын әйттеләр. Әбинең күңелендә, бәлки, улының йөрәгендә миһербанлык уяныр, анасын яшәргә чакырыр дигән сүнәр-сүнмәс өмет һаман булса пыскый иде әле. Анасын кертмәгән Илназга күршеләре дә, авыл советыннан да әйтеп, оялтып карадылар. Күрше-күлән үз анасын урамда йөрткән Илназдан гыйбрәт алды. Тик "Үгез" Илназ беркемгә берни аңлатмады, бары тик астан сөзеп карады гына. Үз анасын гына түгел, бар дөньяны күрәлмаган өметсез зат иде Фәйзүнәнең улы.
 Тормыш сукмаклары кая барып терәлер дә кая алып китәр – Фәйзүнә карчык үзенең иртәгәсен белми. Сәмига карчыкны кыш чыгарга кызы алып китеп, аның өендә ялгызы калырмы яисә бергә кыш чыгарлармы? Үзе кебек балаларына кирәкмәгән ташландык карт-корылар йортына илтерләрме? Улының күңелендә рәхимлек уянып, әни, гафу ит мине, әйдә, үзебезгә генә кайтыйк, дип, Илназы килеп алырмы? Иртәгә ни буласын әйтә алмый Фәйзүнә карчык. Ни булса да, ул үз язмышын Аллага тапшырды.
 Улына, килененә күпме рәнҗесә дә, моңарчы Фәйзүнә аларны догасыннан калдырмады. Һәр бала тормыш юлыннан ата-анасының фатихасы, ата-ана кылган дога белән атлый. Ана догасы аны, фәрештә канаты булып, бәла-казалардан, афәтләрдән, зур кайгылардан саклап килә. Анасының кадерен белмәгән бала аның күз яше, каргышы төшүдән курка беләме икән? Ана догасыннан язуның ни икәнлеген андый бала аңлыймы икән?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле язмыш бик зур рэхмэт сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул. Кадар укыдым бирелеп. Рах мат язучыга. Ходаем бу язмышны беркем утмасен. Мен рахмат.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Оҡшаны!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллаху тэгалэ балаларыбызга тэуфик хидиять бир

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллам сакласын...брр

            Хәзер укыйлар