Логотип
Проза

​Алма исе



Бар иде заманалар! Гади генә сатучының да министрдан да дәрәҗәле чаклары. Бәләкәй генә бер кибетнең сатучысы белән дус яки агай-эне, туган булсаң, бу дөнья мәшәкатьләренең яртысыннан күбесе чишелде дигән сүз. Алай дисәң дә, сатучылар белән әшнәлеге булмаганнар да бик бетеренеп яшәмәде. Берәрсенең ялгыш кына суыткычын ачып җибәрмә! Гомердә дә күрмәгән ризыкларыңны күрерсең. Кара икрага кадәр була монда, иптәшкәем! Шуңа күрә ул чакларда кибет шүрлекләре буш булса да, урамда:  “Ачка үләбез!” дип, байрак күтәреп йөрүче булмады. Ленин бабай да үзенең Мавзолеенда тыныч кына ята бирде. Бигрәк тә бәйрәмнәр алдыннан шәһәр халкы суыткычларын дыңгычлап тутырып куярга яратты. Аларның күбесе “каезланып” беткән – кайсы кибеттә, кайчан, нәрсә сатылачагын сәүдә хезмәткәрләреннән дә яхшырак белә. Менә бүген дә Яңа ел бәйрәмнәренә санаулы көннәр генә калгач, җиләк-җимешләр сатыла торган кибеттә иртән иртүк халык җыела башлады. Чиратка тезелгәннәр сатучыларның: “Бүген алма да, хөрмә дә юк, иртәгә генә булачак, юкка вакытыгызны үткәрәсез, таралышыгыз”, – дигән сүзләренә игътибар итмичә, басып торуларын белделәр. Алтын тешле кибет директоры да залга чыгып, көтеп торучыларга аңлатырга тырышып карады. Халык урыныннан кузгалмады – төп нигезгә төшкән килен кебек, таш булып катты. Дөрес, алма кичә кич, кибет ябылыр алдыннан гына китерелеп, кибетнең арткы бүлмәләренең берсенә бушатылган иде. Тик әле ул тиешле җирләргә, кирәкле кешеләргә озатылмаган. Бүген көне буе бүләсен бүлеп, илтәсен илтеп, яшерәсен яшереп куясы бар. Калганы икенче көнне сатуга чыгарыла. Ел саен шулай. Тик быел алма ике көнгә алданрак китерелде. Шуңа күрә сатучылар, иртән иртүк халык ташкыны кибетне ерып кергәнгә бераз аптырап та калды. Чөнки халык көнен-сәгатен, алдан әйткәнемчә, белеп тора, бүген алма сатылырга тиеш түгел иде.

“Каян белгәннәр, ә?” – дип, кибет директоры уйланып басып торганда, чираттан берәү: “Ничү алдашырга, исе урамга чыккан”, – дип кычкырды. Бер татар әбисе: “Балконга чыгарлык түгел, алма исе белән бөтен балкон тулган”, – дип, тегенең сүзен җөпләде. Кибет өстендәге фатирдан булды, ахрысы, бу әбиең. Урыслар: “Вот именно!”, татарлар “Вәт имынно”, – диештеләр. Җиләк-җимеш кибете умарта корты оясы кебек гөжләде.

– Чыгарыгыз!

– Сатыгыз!

– Алма алмыйча, беркая да китмибез!

“Әйдә, арыганчы торыгыз да, аннан таралышырсыз, беренче тапкыр түгел”, – дип, директор үзалдына сөйләнә-сөйләнә кабинетына үтте дә, алма турап ясалган чәен эчәргә кереште. Тик аңа озак ләззәтләнергә туры килмәде. Кабинетка өлкән сатучы килеп кереп, эшне бозды. “Халык контролен чакыртабыз, ди халык!” Монысы инде атом бомбасы төшкәннән дә хатәррәк яңгырады. Халык контроле чакыртабыз дип янау, иң үтемле коралларның берсе. Килсә, эш харап дигән сүз. Директорның йөзе күк биянең к..е төсле булып китте. “Чыгарып сатыгыз”, дигән ишарәсен ясаудан башка юл тапмады. Алманың хуш исе харап итте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур итеп , бик тэ дорес язылган . Бар иде заманалар . Сезнен, хикэялэрегез тормыштан инде , Ун,ышлар телим , бик яхшы язасыз , Люция ханым !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ئه مين فقيرئگز تتارستان، ثمار هم ئومسكى آلمالرون ئيسلاروندان طانيم

      Хәзер укыйлар