Әмма малайлар белән үскәнгәме, бер дә кызлар кебек булмадым мин. Күлмәк кигәнем булмады, абыйлардан калган чалбарларны киеп уйнарга чыга идем.
Танышыйк әле, аннары сезгә үземнең тарихымны сөйләп үтәрмен. Мин Әлфия булам. Әти белән әнинең ике малайдан соң көтеп алынган бердәнбер кызлары. Әмма малайлар белән үскәнгәме, бер дә кызлар кебек булмадым мин. Күлмәк кигәнем булмады, абыйлардан калган чалбарларны киеп уйнарга чыга идем. Комбайнчы булып эшләгән әтием янында буталып йөрергә ярата идем. Кечкенәдән машина җене кагылган иде инде миңа. Әти һәм өлкән абый белән әллә нинди техникаларны сүтеп кордык. Мин аларга комачаулап йөрмәдем, кайвакыт болай итсәк ничек була, дип киңәшләр дә бирә идем әле. Һәм ни гаҗәп, минем киңәш дөрес булып чыга иде. 17 яшемдә үк машина йөртү таныклыгына укыдым, 18 яшь тулу белән беренче тапкырдан имтихан тапшырып, таныклыкны алып та кайттым.
Ә менә кече абыем, киресенчә, тыныч холыклы, йомшак күңелле малай булып үсте. Ул көннәр буе китап укып утырырга мөмкин иде. Әти белән абый машина актарганда ни йөрәгең белән китап укып утырып буладыр ул?! Әни дә әйтә инде: «Безнең балалар кешенеке төсле булмады инде, кызы кыз төсле түгел, малае малай төсле түгел», – дип. Менә ничек бар – шундыйбыз инде, нишләтәсең.
Әле шуны әйтмәгәнмен икән: мин бит үземне төшләремдә дә егет итеп күрә идем. Төштә мин йә мотоциклда чаба идем, йә атта, йә машина йөртә идем.
Үсмер чакларга тиклем мин монда бернинди дә проблема күрмәдем. Хәер, тугызынчыны тәмамлап, студент булгач кына мин үземнең ниндидер дөрес түгел кыз икәнемне аңладым. Тулай торак бүлмәсендә ике кыз яшәдек без. Икебез ике төрле булсак та, күршем Гөлфия белән бер шәптә дуслашып киттек. Шунда аңладым инде мин үземнең кызларга охшамаганымны. Дөресрәге, аңлый идем мин аны, әмма кызлар кебек буласым килми иде әллә ни. Ә менә студент булгач, матур күлмәк, биек үкчәле туфли кигән кызларга игътибар итә башладым. Күрше кызымны егетләр очрашуларга да чакыра иде, чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләр дә бирәләр иде. Мин дә егетләр белән аралашмыйм дип әйтә алмыйм, алар белән бик тиз уртак тел табам, әмма алар мине үзләре сыман егет итеп кабул итәләр иде, ахры. Тик минем дә егетләр белән җитәкләшеп йөрисем, алардан чәчәкләр, бүләкләр аласым килә башлады. Кыскасы, студент булгач кына борынга ис керде минем.
Берзаман түзмәдем, күршем Гөлфиядән сорадым:
– Нишләп синең арттан егетләр көтүе белән йөри, ә мине туп тибәргә генә дәшәләр соң? – дим.
– Соң син бит кызларга охшамагансың, – ди бу миңа. – Дөресен әйткәнгә ачуланма инде. Сине бит ерактан егет дип уйларга мөмкин. Чәчең кыска, гел чалбардан йөрисең, атлап йөрешләрең дә егетләрнекенә тартым. Мин синең үзеңә шулай ошыйдыр дип, моңа тиклем дәшмәдем.
– Менә ничек! Нишләргә икән инде миңа?
– Башта сиңа күлмәк, итәк киеп йөри башларга кирәк. Киемгә карап каршы алалар, диләр бит. Аннары үзең дә сизәрсең үзгәрешләрне. Әйдә берәр көнне бергәләп сиңа күлмәк алырга кибеткә барабызмы?
– Әйдә соң. Тик сәеррәк бит әле, әллә ничек... Минем гомергә дә күлмәк кигәнем булмады. Шул мәктәп формасын гына. Анда да минем чалбарлы костюмым бар иде, ешрак шуны кия идем.
– Башта гына шулай була ул, аннан өйрәнеп китәсең. Мин дә бит кечкенәдән күлмәк киеп үсмәдем. Мине бер дүрт-биш ел элек күрсәң, танымас идең син. Әнием өйрәтте мине шулай киенергә. Беләсеңме, миңа 12 яшь булганда, әтием икенче хатынга китеп барды. Мин шок хәлендә, әни елый да елый. Аннан берзаман карыйм, әни һәрвакыт нәрсәдер тыңлый, нидер укый. Ә беркөнне әйберләрен җыя башлады ул. Әни кая җыенды икән миңа әйтмичә генә дип, аның бүлмәсенә керсәм, ул әйтә: «Булды, ирләр сыман чалбар киеп йөрмим башка!» – ди. Икенче көнне стилист белән үзенә матур-матур күлмәкләр, туфлиләр, итәк-блузкалар сайлады. Әнине танымый тордым хәтта! Кием нәрсәне үзгәртә инде, дип барган идем, фикерем 100% үзгәрде. Шулай итеп, әни зәвыклы, үзенә килешеп торган күлмәкләр киеп, аларга туры килгән сумкалар, туфлиләр, бизәнү әйберләре сайлап, буш вакытында матурлык салоннарына, массаж-спаларга йөри башлады. Әйтергә кирәк: минем әни җитәкче кеше, аның коллегалары да аптырашта калган баштарак. Алар да аның җитди һәм кырыс булуына өйрәнгәннәр иде, ә монда әни бик нык үзгәрде. Әни миңа бик акыллы нәрсәләр сөйләде ул вакытта. «Бәхетне югары белем алып, карьера баскычы буйлап биеккә күтәрелү дип күзаллаган идем. Алай түгел икән. Мин әтиең белән ярышып яшәдем, үземне аннан өстенрәк итеп күрсәтәсем килде. Күрсәттем. Җитәкче креслосына үрләдем. Әтиеңнән башлырак, белемлерәк икәнне исбатлыйсым килде. Тик көтелгән бәхет килмәде. Ә хәзер менә безне бөтенләй ташлап китте. Нигә кирәк хәзер аңардан өстен булу? Мин бит ничә еллар бәхетле, иркә хатын булу турында хыялландым. Дөрес яшәмәдем мин, кызым, шуңа хәзер тормышымны үзгәртергә телим. Беләсеңме, мәктәптә кызлар белән малайларны бергә укытып, аларның барысыннан да бер үк нәрсәне таләп итеп дөрес эшләмиләр икән. Кызлар – малайлардан, хатын-кызлар ир-атлардан бик нык аерыла икән ул. Ә мин без бертөрле, нигә ул – мине, мин аны аңламыйм соң, дип аптырый идем. Мөнәсәбәтләр корырга бер уку йортында да өйрәтмиләр шул. Үзеңә өйрәнергә кирәк», – диде.
– Тукта, синең әтиең белән әниең бергә яшиләр бит, бик тату яшиләр дип сөйлисең.
– Әйе, шулай. Син тыңлап бетер башта. Әти гаиләгә кире кайтты бит! Әмма аңа тиклем ул әни артыннан бик озак йөрде әле, әни аны якын да китермәде, ерак та җибәрмәде. Беркөнне кич әни эштән зур чәчәк бәйләме тотып кайтты. Аптырап киттем. Кем бирде, дим. Әтиең, ди. Ә минем әтинең бер тапкыр да әнигә чәчәк биргәнен күргәнем юк иде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк