Логотип
Проза

Акча кирәк булса

Шакир кичке сменадан кайтып килә иде. Автобустан төшкәч, гадәттә ул өйләре янәшәсенә урнашкан парк аша турыга җилдерә. Төн караңгылыгында агачлар арасыннан үтүләр бераз шикләндерә, ләкин  күпкә юлы кыскара иде егетнең. Тирә-ягына каранып,кызу-кызу атлады ул. Бүген дә исән-имин үтәргә язган шикелле бу шомлы юлны. Утыз-кырык адым атласа, утлары балкыган капкага җитәчәк, анда инде туктаусыз кешеләр йөреп тора.

Шул чак кайдадыр парк төпкелендә бер хатын-кызның чырыйлап кычкырганы ишетелеп калды.  Караңгылыктан дөп-дөп аяк  тавышлары ишетелде. Ниһаять, килүчеләрнең сыннары шәйләнде. Таза гәүдәле ике хокук сакчысы  Шакирга таба ыргылдылар, мизгел эчендә кулларын артка каердылар.
– Эләктеңме, асыл кош? – дип еш-еш сулады яшьрәге. Өйрәнгән алым белән оста гына Шакирның кулларына богау да кидереп куйды. Ни нәрсә булганын аңламый да калды егет, баскан урынында катып калды. Ул арада тык-тык баскан туфли тавышлары ишетелде. Көдрә чәчле, таза гына кыз  йөгерә-атлый төркемгә килеп кушылды. Елгыр сержант кесәсеннән фонарь тартып чыгарды, күз чагылдыргыч яктылыкны Шакирның йөзенә юнәлтте:
– Шулмы?
Кыз кулларын болгап Шакирның йөзенә үрелде:
– Нәкъ үзе. Йөзен төсмерләп калдым мин ул кабахәтнең. Чокып алам хәзер шул хайванның күзләрен...
– Но,но, но, – дип, олырагы кызыйны читкәрәк этте. – Андый эшләр законга ярашлы эшләнә. Ә менә безнең белән барырсың, барысын гаризаңда тәфсилләп язарсың...
– Монда ниндидер ялгышлык, егетләр. Мин һич аңламыйм нәрсә турында сөйләгәнегезне. Мин әлеге минутта эштән кайтып киләм... – дип аңлатырга азапланды Шакир.
– Һо, һо, берәү эштә булган икән, – дип көлеп куйды сержант. – Эшең хәтәр икән синең, парин. Караңгы төндә кызлар карамалау. Бу рәсми телдә әйтсәк  «попытка к изнасилованию» дип атала. Строгач, моңа шактый срок билгеләргә мөмкин судья.
Шаккаттты бу сүзләргә Шакир. Аңа нинди гаеп тагарга җыеналар?
– Туктагыз әле... Иптәш лейтенант, мин чынлап та кичке сменадан кайтып киләм. Бу кызны беренче кат күрүем.
– Бернче кат күргәнсең дә каның кайнап чыккан инде, хе-хе, – дип тагын авыз ерды күңелле сержант. Ул һаман Шакирга кузгалырга да ирек бирми богауны өскә таба тартып тора иде әле.
– Нәрсә сөйли бу адәм актыгы? Ярый вакытында килеп каптырдыгыз үзен. Ул бит мине куакларга сөйри башлаган иде, – дип  үксергә тотынды кыз. Күзенә тарткан сөрмәләре юл-юл булып бит алмалары буйлап акты. Лейтенент бу вакытта рациясе аша кем беләндер элемтәгә керде. Мизгел үтмәде, парк капкасы төбенә чыелдап полиция машинасы килеп туктады.  Бергәләп машинага кереп тыгылдылар. Мигалкасын кабызган машина ачы тавышлар чыгарып шәһәр урамнары буйлап җилдерде.
 
Полиция бүлегенә кергәч, кизү торган офицер янында урнашкан «обезьянник»ка яптылар Шакирны. Халык телендә тимер рәшәткәләр белән уратылган почмакны шулай дип йөртәләр. Чыннан да зоопарктагы маймыллар урыны төсле инде ул. Ике хокук сакчысы кызны уртага алып, коридорга кереп югалдылар.
«Барысы да ачыкланыр, эштән кайтып килүен тикшерүгә  күп вакыт кирәкми ич. Гафу үтенеп, чыгарып җибәрерләр әле. Ялгышлыклар була инде кайчак», – дип үз-үзен юатырга тырышты Шакир. Бу вакыйга аңа бер көлкеле кәмит кенә төсле тоелды. Йокысы килә иде, эшләп арган иде ул.  Хәзер кайтып җылы юрган астына керәсе дә иртәнгә кадәр йокы сүтәсе. Шуннан да ләззәтлерәк ни бар  тагын бу дөньяда?..

Ниһаять, аны ачып чыгардылар. Бу юлы артыннан бөтенләй икенче сакчы килде. Сүзсез генә егетне катлаулы коридор борылышлары буйлап йөртте дә бер бүлмәнең ишеген шакыды. Өстәл артында капитан йолдызлары таккан кырыс йөзле адәм утыра иде. Алдындагы кәгазьләрне кыштырдаткач, ул тишәрдәй булып Шакирга текәлде.
– Исемең, фамилияң, туган елың, урының, фатир адресы...
Шуңа охшаш мәгълүматларны теркәгәч, төп мәсьәләгә ачыклык кертергә алынды.
– Сез, Мәхмүтов Шакир Камил улы Диярова Гөлсем Суфиян кызын көчләргә омтылгансыз, аңа каршы физик көч куллангансыз. Диярованың гаризасында язылганча... – Капитан кәгазьләрдән бер битне аерып күзләренә якын китерде, – вәхшиләрчә  кыланып, аулакта һөҗүм иткәнсез, өстендәге кофтасын аерып төшергәнсез, куаклыкларга таба сөйрәргә маташкансыз...
–  Хөрмәтле офицер, бу язылганнар  баштанаяк уйдырма. Кем беләндер бутаган, ахрысы, мине ул кыз. Мин бары эштән өйгә кайтып килә идем. Еш кына турыга парк аша йөрим. Фатирым парк янында гына. Боларның барысын тикшерегә мөмкин бит. Үзегез дә инанырсыз...
– Шулайдыр, шулайдыр, эштән кайтып килгәнсеңдер,  фатирың да шул тирәдә булуы бик мөмкин. Әмма бит берсе икенчесенә комачауламый, гражданин Мәхмутов. Юлыңда чибәр генә кызны очраткансың да дәртең кузгалып киткән. Форсаттан  файдаланырга уйлагансың. Шулаймы?.. Башына таяк белән суктылармыни Шакирның. Күз аллары караңгыланып китте.  Мантыйк бар бит сүзләрендә тикшерүченең. Бераздан күзгә-күз күрештерергә  кызны чакырып керттеләр.
– Шул үзе, таныдым бер күрүдә, – дип чатнап торды кыз. Ул да аңа бармак төртеп күрсәтеп тора. Тагын ни кирәк?
 
Сорау алу озакка сузылды әле. Кочак-кочак кәгазьләр тутыргач, тоткынны кире урынына кертеп яптылар.Телефоннан Шакирга бер шалтырату ясарга рөхсәт иттеләр. Әлбәттә, тизрәк Тәслимәсен тынычландырасы килде ирнең.
– Нигә хәбәр дә итмисең? Шалтыратырга була ич, кешеләргә ялыныр идең. Монда үрсәләнеп ут йотам мин. Кайда соң син?
Шакирын  япканнарын ишеткәч, коты очты хатынның.
– Ничек инде алай? Ничек булды соң? Бер гаепсезгәмени? Яшермә, дөресен сөйлә, нинди тарихларга тарыдың тагын?..  – дип өзмәде дә куймады.
 Озак сөйләшергә ирек бирмәделәр.
– Ярар, очрашкач аңлашырбыз, – дип сөйләшүне туктатырга мәҗбүр булды йөрәге әрнегән Шакир.

Икенче көнне кичкә таба гына аны судья каршына бастырдылар. Суд Шакирны: «Тикшерү эшләре тәмамланганчы шәһәрдән читкә китмәскә!» - дигән карар белән вакытлыча азат итте. Тәслимәсе Шакирның чыкканын көтеп торды. Соңыннан ирле-хатынлы кара янып өйгә кайтып киттеләр.

Тәүлек эчендә бөтенләй кешелектән чыкты Шакир. Аклануларын, дөреслекне исбатларга тырышуларын исәпкә алган бер генә кеше дә булмады ичмасам. Хатыны Тәслимә дә юк гөнаһларны күңеленә якын алды.
– Кыз балага өметеңне суздыңмы, җаһил? Ничекләр бардың син андый хайванлыкка? Мин синең белән яши алмыйм башкача. Иртәгәдән барып эштән увольняться итәм, баланы алам да Чаллыдагы апамның аягына барып егылам. Ярдәм итәр, аңлар хәлемне. Авылга кайтып булмас, кешегә күренерлегемне калдырмадың, азгын ата чучка. Сиңа өметләнеп кияүгә чыккан мин  юләр, – дип  күз яшьләре түкте дә бөтенләй сөйләшмәс булды. Ничек тә әйтеп аңлата алмады якынына Шакир үзенең гаепсез икәнен. Шул чакта ялганның нинди коточкыч көчкә ия икәнлеген төшенде ир.

Икенче көнне иртәдән ишек какканга уянып китте алар. Авылдан Шакирның әнисе Хөсния килеп җиткән икән. Әнисенең кечерәеп калган гәүдәсен, төссезләнеп калган күзләрен күргәч йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Алып килгән күчтәнәчләрен бушатканда берни булмагандай авыл яңалыкларын сөйләргә маташты әнисе. Мәгәр килен авыз ачып бер сүз әйтмәде. Кичә кичтән күңелендә булган бар хисләрне улы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде инде Тәслимә телефон аша.  Килен эшкә киткәч, әниле-уллы икәү генә торып калдылар. Чәй өстәле артына утырдылар.
– Синең  андый юньсезлеккә баруыңа ышанмыйм, улым, –  диде  әнисе сабыр гына. – Бу дөнья рәхимсез. Хаксызлыклар адым саен анда. Уйламаган җирдән бәлагә таруың бар. Инде нишләп карарга уйлыйсың, улым?
 
Төрлечә фикерләп карадылар Шакир белән Хөсния апа. Кайсы яктан килсәң дә чыгар юл юк төсле иде.
– Миңа акыллы кешеләр әйттеләр, – диде соңыннан Хөсния апа. – Мондый очракта бик әйбәт адбакат кирәк икән. Кыйммәт  тора ди алар. Мин кайтып таныш-белештән акча җыештырырга алыныйм. Акчаның кайчан да артык булганы юк. Үзеңне таш капчык эченә сала калсалар да, гаиләңә яшәп торырга кирәк булыр. Аллаһуга тапшырдык инде барысын да, – дип кайтырга җыенды кайгыдан сулган ана.
Әмма дә ләкин бу  чытырманлыктан чыгу юлы булган икән. Шул кичне билгеле булды ул. Тәслимә эштән кайтып аш бүлмәсендә булаша иде. Ишектә кыңгырау яңгырады. Көне буе кайда барып бәрелергә белмәгән  Шакир теләми генә ишекне ачты. Ишек төбендә ыспай гына киемле, ачык йөзле бер хатын басып тора иде.
– Гафу итәрсез, – диде ул нәзакәтле генә. – Без сезнең белән таныш түгел. Узарга ярыйдыр бит? Мин Диярова Гөлсемнең  апасы булам...
Гаҗәпкә калган Шакир кунакны эчкә үткәрде. «Бу хатын тагы ни майтарырга йөри икән инде?» – дип аптырашка калды ул. Ханым үзен иркен тотып зур якка чыкты,  диванга  җәелеп  утырды.
– Хатыныгыз да өйдә шикелле, бу якка эндәшегез әле. Сөйләр сүзләрем бик мөһим, – дип  ягымлы елмайды ул Шакирга. Иреннәрен кысып, Тәслимә дә чыгып басты.
– Сез, Шакир иптәш, бик авыр хәлдә калгансыз икән. Миңа барысын Гөлсем сөйләде. Бу эшнең азагы бик үкенечле тәмамлануы мөмкин. Көчләүгә кагылышлы маддә бик кырыс. Сезнең дә төрмә ишекләрен ачып керәсегез килмидер. Яшь хатыныгызны ялгыз калдырып, балагызны ятим итеп...
Шул урында тынып калып, хатын идән буйлап  уенчык машинасын сөйрәп уйнаган малайга яратып карап торды.
– Кыскасы, болай эшләр. Ялгышканмын, дип, Гөлсем гаризасын кире ала. Хөкем эшләре туктатыла. Әмма... – Ханым бер Шакирга, бер Тәслимәгә мәгънәле караш ташлады. – Әмма бушлайга түгел. Бераз Гөлсемгә түләргә туры килер. Аңа тиз арада акча кирәк!
«Әнә кая таба бара эшләр, –  дип уйлары яктырып киткәндәй булды Шакирның. – Бернинди дә көчләү булмаган. Бары кыз акча эшләп алырга уйлаган...»
– Бу очракта сезнең гаебегез юк, әлбәттә. Очраклы рәвештә тап булгансыз. Әмма килешерсез дип уйлыйм,  сезгә  киләчәктә  чын-чынлап төрмә яный. Сатулашу урынлы булырмы икән?
– Күпме? – дип теш арасыннан кысып чыгарды Шакир. Аның бу зыялы хатынны типкәләп баскычтан төшереп җибәрәсе килә иде. Никадәр хәсрәтләр алып килде бу оятсыз хатыннар.
–  Күп түгел. Без дә кешеләр ич. Ике йөз мең. Риза булсагыз, ике көннән, иртәнге сәгать тугызда,  шул паркның капкасы төбендә сезне Гөлсем көтеп торыр. Шул гына минем йомышым. Тыныч йокылар, тәмле төшләр сезгә, – дип хатын урыыныннан кузгалды.
 Артыннан ишек ябылуга, күкерт төсле кабынып китте Тәслимә.
– Үзләрен судка  бирергә кирәк бу адәм актыкларының. Иртәгәдән барысын аңлатып гариза яз,– дип  Шакирны өйрәтергә тырышты. Әмма Шакир  берни исбатлый алмаячагын яхшы аңлый иде.
 
Икенче көнне үк эшеннән рөхсәт алып авылга кайтып урады ул, таныш-белешләреннән, туганнарыннан теләнеп ике  йөз  меңне тәки җыештырды. Гөлсем белән очрашу шома гына үтте. Кыз сүзендә торды, язган гаризасын кире алды. Бурычка алган акчаларны ничек тә икәүләшеп эшләп түләрләр әле. Болай җиңел генә котылуына  сикереп төшеп шатланды гына  Шакир.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле хикэя,лэкин башка юл юк микэнни?

    Хәзер укыйлар