Логотип
Проза

“Ак төсләргә күмелгән күңел”


Шомыртларның күпереп чәчәктә утырган мәле. Бу чорда табигать белән бергә син дә сафланасың, чистарынасың, йөрәктәге хисләр яңарып, бөтенләй икенче кешегә әйләнәсең. Бөтен дөньяны ак төсләргә күмгән күңелем белән көннең хозурлыгына соклана-соклана, тукталышка килеп җиттем. Бистәбезгә бара торган «ГАЗель» машинасын озак көтергә туры килмәде. Минем өчен салонга йөз белән карап утыра торган бер буш урын да калган булып чыкты. “Язгы эшләрне кинәнеп башкарырлык көннәр озаккарак сузылса иде”, – дигән теләкләр белән бистәбез янында урнашкан бакчаларына йөрүчеләрнең күп булуларына аптырарлык түгел. Быел һава торышлары да җай килеп, бәрәңге утыртулар шомырт чәчәк аткан чорга туры килде. Минем арттан салонга ике кыз керде. Алар басып барачакларын аңлагач, бер-берсенә карап елмаеп куйдылар. Язның үзеннән дә чибәррәк, көләч, нурлы йөзле бу сылуларга бер генә пассажир да ваемсыз калмагандыр. Арткы рәттә утырган ике егетнең: “Күрәсеңме!” – дигәндәй бер-берсенә төртешеп алулары, аннан кызларга урын бирүләре дә шул хакта сөйли иде. Кара озын толымнарын пөхтә итеп үреп салган, купшы булмаган, ләкин үтә дә килешле киемле бу кызларны, әйтерсең лә җитмешенче еллардагы фильмнарның берсеннән төшереп калдырганнар... Гадәттә кала кызлары бераз һавалырак, кәттәрәк булалар. Юк, болар икенчерәк “камырдан” әвәләнгә охшаган иделәр. Өлкәнрәге, телефоныннан итагатьле итеп: “Әни, сеңелкәш белән озакламый килеп җитәчәкбез”, – дип әйткәч, аларның туганнар икәненә төшендек. «ГАЗель» салоны артык зур булмагач, кызларның тәртиплелек бөркелеп торган үзара гөрләшеп-аралашканы, телисеңме-теләмисеңме колакка кереп барды. “Үзе әдәпсез, киеме сәдәпсез” дигән мәкальне үзгәртеп: “Үзләре әдәпле, киемнәре сәдәпле” – дип әйтергә телем кычытса да, яхшысынмадым. Әгәр дөрес аңламасалар?! Аннан, кем әйтмешли: “Ит изгелек, көт явызлык”ка әйләнеп куйганын сизми дә калырсың.

Алар беренче бакчалар тукталышында туктатырга сорадылар. Автомат ишекләр ачылгач... акча түләп тә тормыйча, төшеп тә киттеләр. Шофер сигнал биреп, ябылмаган ишектән: “Ә сезнең өчен кем түли?” – дип кычкырды. Олы яшьтәге ханым: “Хәзерге яшьләрнең ояты да, иманы да юк. Берсенең кулында йөз сум акчасы бар иде, югыйсә, түләмичә төшеп киттеләр”, – дип эләктереп тә алды. Мин бу кызларны никтер якласым килде. “Бәлки, махсус түгел, онытып җибәргәннәрдер”, – дидем. Чөнки үземнең дә кулымда акча тоткан килеш, транспорттан юл хакын түләмичә төшеп китә язып калган, сдачага биргән кәгазь акчаны билет белән бергә чүп-чар тартмасына ташлап киткән чакларым булгалады. “Оныттылар ди! Тәрбиясезлек инде бу”, – дип дәвам итте ханым. Кызларга урын биргән егетләрнең берсе: “Үзебез түләрбез”, – диде. Икенчесе бумажнигын барлый башлады. Шофер (аңа утызбиш-кырык яшләр чамасы иде): “Кирәкми, рәхмәт” – дип, кузгала башлады. Кызлар ерак китеп өлгермәгән иде әле, тик ул артларыннан йөгермәде. Югыйсә, аның икмәге ич бу, беркем дә гаепләмәс иде! Шунда пассажирларның берсе: ”Туктагыз, зинһар өчен, туктагыз!” – дип эндәште. Бак дисәң, кызларның берсе, кулын болгый-болгый кирегә йөгерә икән. “Гафу итегез, сеңелем бүген генә ярышлардан кайтты, сүз белән мавыгып, акча түләргә онытканбыз ич”, – дип кулындагы йөзлекне сузды.

Үзебезнең тукталышта төшеп, ап-ак шомырт исләренә күмелгән бистәбез буйлап атладым. Мин ялгыз түгел идем. “Кешелеклелек”, “шәфкатьлелек”, “миһербанлык” дигән матур сүзләр мине озата килгәнен җаным белән тойдым. Болай да бөтен дөньяны ак төсләргә күмгән күңелем, тагын да яктырып киткәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар