Логотип
Проза

Ачылмаган бөре

Абыем Мөхәммәт Закировның якты истәлегенә багышлыйм.
Кай җиребез белән артык соң без Ачылалмый сулган бөредән...
Н. САФИНА.


Рәшитнең сыйрагына кемдер дыңгылдатып типте. Ул йокы аралаш сискәнеп, тормакчы булды. Кинәт күтәрелгәндә чыкылдатып башын бәрде. Күзләреннән көлтә-көлтә утлар чәчрәде. Ул үзенең кайдалыгын төшенә алмыйча торды. Нишләп тибәләр әле аңа? Берәүгә дә тигәне юк ләбаса! Ни булган? Борчулы уйларын ачыкларга теләгәндәй, ул як-ягына күз ташлады. Янәшәсендә шешә бөкеләре, тәмәке төпчек ләре, көнбагыш кабыклары ауный. Кайсы якка борылсаң да тәмәке төтене катыш тузан исе аңкый. Борын төбендә үк, табан астына резин ябыштырылган, киез итекле аяклар таптана. Бер пар, ике пар, өч пар. Әйе, өч пар аяк.
Кырыс чынбарлык аны тиз аңына китерде. Вагон эскә миясе астында ята ич ул! Әнә, каршы яктагы эскәмия ас тында Нияз!
Ул арада берсе яңадан бар көченә Ниязга типте.
— Торыгыз! — дип акырдылар өстән. — Документлары гыз бармы?
“Каптык! — дип коелып төште Рәшит. — Беттек!” Болай булгач, авылга кайтып җитүләр икеле... Никадәр газап кичкәч... Свердлауны узганнарые бит инде...
Рәшитнең мөлдерәмә карашы эскәмия астын капшады. Их-х! Шушы мизгелдә булсын иде бер могҗиза! Әкияттәге шикелле вагонның йә идәне, йә стенасы ачылып китсен иде дә... Юк шул, юк! Идәндә дә, стенада да чебен сыярлык та тишек күренми. Хәзер алар явыз мәче тырнагына капкан тычкан хәлендә.
Рәшитнең тешләре үзләреннән-үзләре кысылды. Ике күзеннән чәчрәп чыккан ике яшь бөртеге вагонның пычрак идәненә тәгәрәп төште...

Алар Прокопьевскидан ук киләләр инде. Авызларына бер тәгам ризык капмаганнарына икенче тәүлек китте. Ашказаны ашарга сорап изалый. Кесәләрендә җилләр генә уйнавында тамакның эше юк!
Бу поездга узган кичтә утырганнар иде. Тимер юлда эшләүче татар хатыннарыннан сораша торгач, нәкъ шушы поездның Казан аша үтәчәген белделәр. Бер хатын аларны нигәдер аеруча үз итте, ничек кенә булса да озатышып җибәрергә тырышты. Кемнәр беләндер сөйләште, кулла рын селти-селти нидер аңлатты, барыбер үз теләгенә иреште. Поездга утырту башланганчы ук егетләрне гомум вагонга кертеп урнаштыру җаен тапты.
Буш вагон эскәмиясе астына кереп яткач кичергән шатлыкның очы-кырые юк иде шикелле. Аллаһы боерса, алар бит шушы поезд белән Арчага җитәчәк! Аларга Казанга хәтле кайту да кирәкми ич! Монда җылы, рәхәт. Бу бәхетле мизгелләрдә ачлыгы да онытылып торды.
Бераздан поезд кузгалды. Тәгәрмәчләр үз көйләрен көйли-көйли алга тәгәри. Тәгәрмәчләрнең текелди-текелди тәгәрәве Рәшит колагына “кайтабыз, кайтабыз” дип, кабатлагандай тоела. Шулай тирбәлә-тирбәлә тәгәрмәчләр көен тыңлап бара торгач, йокы баскан. Яшьлек йокысы изрәткән. Куллар таралып эскәмия астыннан чыккан, аяклар сузылган. Иртәгесен бу хәлне проводник — вагон эшчесе күргән дә, бер тукталышта милиция хезмәткәрләрен алып кергән.

Аларны вагоннан төрткәләп төшерделәр. Атна буе товар вагоннарында аунаганлыктан, кием-салымнарына карарлык түгел. Юынмыйча, юньләп йокламыйча поездцан-поездга күченеп йөрү йөзләренә чыккан, күз төпләре күгәреп эчкә баткан.

Март аеның иртәнге салкын җиле битләрне кисә. Көндез кояшта эреп, төнлә шакыраеп каткан кар атлаган саен шыгырдый. Тирә-юнь тәмәке төпчеге, иске билет, кәгазь кисәкләре белән тулган. Рәшәткәгә ябыштырылган плакатларның теткәләнеп беткән чит-читләре җил уңаена кыштыр-кыштыр килеп җилферди. Вокзал каршысындагы яшь юкәләрнең нәзек ботакларында нәни бөреләр шәйләнә. Салкын җил шул бәләкәчләрне төрле яклап рәхимсез чәбәкли. Бөреле ботаклар иелә-бәгелә әле бер-берләренә бәрелә, әле рәшәткәгә килеп сылана. Табигатьнең мондый аяусызлыгына түзә алмый бөреләр җиргә коела. Бу манзара үзе үк җанны өшетә. Өметсезлек кергән күңелгә хафа сала. Рәшитнең тәненә дә салкын йөгерде. Ул үз уйларыннан үзе сискәнеп, калтыранып куйды. “Бөреләр ачылмаячак, — дип пышылдады ул үзалдына. Аннары уйчан гына өстәде: — Без үзебез дә шул бөреләр хәлендә түгелме соң?”

Тамак ачкамы, башлар әйләнә. Аяклар көчкә атлый — әйтерсең, аларга потлы гер асканнар! Рәшит белән Ниязны төрткәләп килүче сержант аларның хәлен белми, белергә дә теләми. Менә ул тагын Ниязның аркасына йодрыгы белән орды.
— Нәрсә!.. Аяк өсте йоклап барасың?!

Нияз сөрлегеп каты кар өстенә килеп төште. Бозлы кар иренен канатты. Рәшит кан киткән иренен учы белән томалап торган дустына ярдәмгә ашыкты. Ул Ниязның култыгына ябышкан гына иде, сержант аңа да тибеп җибәрде. Икәүләшеп карга тәгәрәделәр.

Рәшитнең йодрыгы үзеннән-үзе йомарланды. Күзләреннән очкыннар чәчрәде. Ул менә шушы мизгелдә сержантның якасыннан алып, очыртып җибәрер кыяфәттә иде. Әмма бар гарьлеген, әрнүләрен йотып, әкрен генә кузгалды.

Алар “Тимер юл милициясе” дип язылган ишекне ачып кергәндә, поезд саубуллашкандай сузып-сузып кычкыртты да кузгалып китте.

Рәшит белән Нияз гына милиция бүлмәсендә калды.

— Сез кемнәр? Документларыгыз бармы? — диде аларга өстәл артында утыручы япь-яшь лейтенант. Аның карашы салкын, тавышы дорфа иде. “Моннан рәхим-шәфкать көтә торган түгел ахры”, — дип уйлап алды Рәшит. Шуңа күрә беренче сорауны колак яныннан гына уздырып, икенчесенә җавап бирде.

— Документларны югалттык.

“Бу әтрәк адәмнәр белән нишләргә инде?” дигәндәй, лейтенант, каләмен өстәлдә шакылдатып, бераз уйланып торды.
— Тентергә! — диде ул, ниһаять.

Егетләрне анадан тума чишендерделәр. Чиркануын һич яшермичә сержант идәнгә өелгән керле киемнәрне чеметеп кенә тотып селкештергәләде.

— Юк. Берни юк, — дип, иңнәрен җыерды.
— Бер документсыз нишләп йөрисез! — дип акырды лейтенант. — Кемнәр сез? Кая барасыз?

Рәшит белән Нияз, сүз куешкандай, икесе берьюлы:
— Өйгә кайтабыз... Без ялда... — диештеләр.
— Ялган! — дип кырт кисте лейтенант. — Ялга кайтучының кыяфәте шушындый була димени? — Ул йөзен чытып, чирканып егетләргә баштанаяк күз йөртеп чыкты. — Дөресен сөйләгез.
— Дөресе шул, — дип, борынын тартты Нияз.
Бар булган русчасын эшкә җигеп, Рәшит ачыклык кертәсе итте.
— Без... Ни... таладылар... Әйе, таладылар.
— Таладылар?! — дип элеп алды лейтенант. — Кемнәр? Кайда? Әйдәгез, барысын да сөйләгез әле! Юк, юк. Аңлатма языгыз. Менә кәгазь, каләм...

Эш тирәнгә китте. Бу хәтле сорауга русча ничек җавап бирсен соң алар? Алган белемнәре дә барлы-юклы өч класс кына бит! Юкка гынамы, уку турында сүз чыкканда: “Ике класс бер коридор”, — дип көләләр иде.    

Егетләр аптырап лейтенантның төпсез зәңгәр күзләренә карадылар.
— Мин... Булмый... Язмыйм... — дип мыгырданды Рәшит.
— Белмим.
— Нәр-сә-ә!—дип акырды лейтенант. — Аңлатма бирергә теләмисезме? Давай, камерага! Кемнәр талаганы исләренә төшсен!

Киемнәрен кулларына тотып сержантка иярделәр. Камера дигәннәре вокзалга терәп кирпечтән төзелгән кечерәк кенә йорт икән.

Рәшит, ләм-мим сүз әйтмичә, җилкәсен салкын стенага терәп, бетон идәнгә утырды. Тимер рәшәткәле уч төбе хәтле генә тәрәзәдән төшкән яктылыкка карамыйм дипме, ул күзләрен йомды. Шул мизгелдә ул үзендә тормыштан тую тойгысы сизде. Әйе, шушы тиклем газапта, кимсетелүдә нишләп яшәргә соң? Анадан тума чишендереп тентерлек, тавыш кубарып сүгәрлек, инде менә шушы пычрак камерага кертеп ябарлык ни эшләде алар? Аларның ни гаебе бар? Шахтадан качтылар. Анысы хак. Тик алар әйбер урламады. Әллә үзләре теләп бардымы? Аларның газиз башкайларын шул шахталарга китерер өчен ниләр генә кылмадылар! Их, шул шахталарын! Тәмам үзәкләренә үттеләр бит!

...1946 елның көзе иде. Рәшит колхоз эшеннән кайтып кына кергән иде. Авыл Советы йомышчысы аларның җил капкасын ачып та керде. Авыл кешесенә мәгълүм: ул тиктомалга йөрми. Анда чакыртып берәүгә дә рәхмәт әйткәннәре юк.

Әнисе умачлы кысыр аш пешергән иде. Катык катып ашаганда бик тәмле була ул. Әмма Рәшитнең тамагыннан ризык үтмәде. Тиз-тиз генә, аннан-моннан капкалады да авыл Советына китте.

Авыл Советы, колхоз рәисе бүлмәсе, китапханә урнашкан бинаның озын коридоры ишеген ачып кергәч, күңеле бераз тынычлангандай булды. Бер аны гына чакырмаганнар икән лә! Яшьтәшләренең барысы да диярлек монда: Мөхәммәт, Гата, Сәлим, Нияз...

Авыл Советы бүлмәсенә аларның барысын берьюлы алып керделәр. Сул якта сәркатип Һидая өстәле, каршыда — рәиснеке. Һидая үз урынында, ә рәис өстәле артында — таныш түгел ир-ат. Погоннары алынган хәрби кием кигән, озын буйлы, какча яңаклы, калын каш астында янып торган кара күзле бу абзый ишекне ачып кергән һәркемнөг карашы белән капшап үткәрде. Егетләр кайсысы урындыкларга утырды, калганнар акшары коелып, шомарып беткән морҗага, ишек яңакларына сөялде. Бүлмәдә тынлык урнашты.

Ул тынлыкны кара савытына Һидая төерле каләмен манып алганда чыккан тавыш кына боза. Таныш түгел кеше сүз башлады.
— Йә, җегетләр, кәефләр ничек? — Аның йөзендә ясалма ягымлылык чагыла иде.

Егетләрнең әле берсе, әле икенчесе:
— Ярый әле, әйбәт, — дип пышылдаулы гына җавап кайтарды.
— Әйе, хәзер әйбәт булырга тиеш!—дип, көр тавыш белән элеп алды килгән кеше. — Фашизмны җиңдек! Хәзер бар көчне илне төзекләндерүгә бирәбез, ди иптәш Сталин.

Егетләр бер-берләренә карашып алды. Бу абзый ни әйтергә тели аларга? Хәрби киемле сүзен дәвам итте.
— Илне төзекләндерү, промышленностьне күтәрү өчен яшь көчләр кирәк. Ул көч бар. Ул — сез! — Ниһаять, ул үзенең максатын әйтеп салды. — Кыскасы, мин — сезне шахтага эшкә алып китәргә дип җибәрелгән вәкил. Өйләрегезгә кайтыгыз. Әти-әниләрегезгә әйтегез, әзер булып торсыннар.

Бу хәбәрне ишеткән өлкәннәр гөж килде. Нишләргә инде, ә? Моңарчы район үзәгеннән ары чыкмаган, бер кәлимә русча белмәүче бу яшь җилкенчәкне ничекләр итеп меңләгән чакрым юлга чыгарып җибәрмәк кирәк?! Моңа кадәр дә ирләрне сугыш чүпләде. Авылның кызларын сөяргә дә өлгермәгән күпме егете шунда ятып калды. Колхозда эшләргә ир-ат калмады. Сугыштан исән кайтканнары да кайсысы чулак, кайсысы аксак бит! Егерме тугызынчы елда туганнар күз өстендә каш шикелле авылның өмете, эш көче иде бит! Аякта чабата, өстә иске сырма булса да ярый иде әле. Кем әйтмешли, бары — уртак, югы — бергә. Инде хәзер аларны юлга әзерлә! Бәрәңге уып пешергән ипекәйдән башка ризык та юк бит!

Китү мәсьәләсе болай кискен итеп куелгач, егетләр дә уйга калды. Нәрсәгә аларга шахта? Эш монда да бетмәгән. Шулай фикер йөртте Рәшит. Әмма бу уйлар артында авылдан китәсе килмәүнең төп сәбәбе бер генә: ул — Айсылу. Рәшит белән Ниязның дуслыгы да кызларга бәйле. Нияз Айсылуның күршесе Нәгыймәне озата. Кич белән Айсылуны куенына алып бүрәнә өстендә утыруларның татлы тәмен, баш әйләндергеч рәхәтен шахта дигән җәһәннәмгә алыштырамы соң ул? Моны уйга да кертеп булмый!

Рәшит белән Нияз авылдан беразга юкка чыгып торырга карар кылдылар. Балык Бистәсе ягында Ниязларның кардәше бар икән, көзнең караңгы бер төнендә авылдан чыгып тайдылар. Төнне урманда кундылар. “Кунак”лар ун көн буе хуҗаларга кышлык утын әзерләделәр, кистеләр, ярдылар, әрдәнәләп өеп куйдылар. Бу хәерче заманда кешедә күпме ятып була инде? Кайтырга вакыт.

Кичләтеп кенә кайтыр юлга чыктылар. Басу капкасына җиткәндә сәгать төнге уннар тирәсе булгандыр. Урамга керүгә өченче йорт Һидаяларныкы.
— Безнең кайтканны сизенсә, иртәгә районга билгеле була инде, — диде Рәшит пышылдап кына.
— Әнчек этләре дә бар әле аларның. Чеңгелдәп каршы-га чыгачак, — дип куйды Нияз.

Алар авылга керергә кыймыйча, беравык басып тордылар.
— Әйдә, авыл читеннән генә аръяк урамга керик тә Айсылулар тәрәзәсен чиртик, — диде Рәшит.
— Килешер микән?
— Нишлик соң? Килештерергә туры килә. Безгә урамда күренергә ярамый.

“Кунак”тан кайткач, өйдән чыкмыйча ай буе яшеренеп яшәделәр. Ниһаять, районнан килеп сораулар, әти-әниләрен авыл Советына чакыртып янаулар тукталды. Күрәсең, беренче төркемне озатырга җитәрлек кеше җыйганнардыр. Егетләр дә, өлкәннәр дә бераз тынычланды, иркен сулыш алды. Әмма бу тынычлык озакка бармады. Җәйләр узып, кыр эшләре тәмамлангач, көзгә таба теге кительле кеше тагын килеп җитте. Бу юлы җитәкчеләр “алданмады”, чарасын күрделәр — ишекне шартлатып бикләп куйдылар. Дитәргә ризалыгыңны биреп кулыңны куйсаң, рәхим ит, ишек ачык! Әмма кул куярга берәү дә ашыкмады. Вәкил бертуктаусыз шахтада эшләүчеләрнең тормышын мактады. Аның сүзләренә караганда, шахтерлар акчаны көрәп алалар икән. Һәр шахтерның шәхси машинасы бар, ди. Елның-елында ял итәргә Кара диңгезгә баралар, ди.

Егетләр вәкилне бер дә бүлдермәде. Укытучылар дәрес биргәндә шыпырт утыручы юаш малайлардай тик тордылар. Кич булды. Вәкил дә, Һидая да арып кайтып киттеләр.

Геренә иске кайчы эленгән сәгать “келт-келт” йөреп, йокы көен көйли. Ул көйгә мич артындагы чикерткәләрнең “сайравы” кушыла. Хәйретдин абзый да иске тунын өстенә ябына-ябына мич артындагы ятагына үрмәләде. Егетләрнең кайсысы идәнгә сузылды, кайсысы урындыкка утырган килеш йоклаган кыяфәт алды. Нияз берөзлексез тәмәке тартты. Бераздан тын алырга читенләшә башлады, бүлмә тынчуланды. Утыра торгач, Нияз түзмәде.

— Хәйретдин абзый! Хәйретдин абзый, дим!
— Нәрсә булды тагын? — дип мыгырданды каравылчы. — Йоклагыз!
— Нинди йокы монда? Түзәр хәл калмады бит. Чалбар төбенә җибәрттерәсең ич!
— Җибәрсәң, үз чалбарың!

Түм-түгәрәк йөзле, битен сипкел баскан җирән чәчле Сәлим дә сүзгә кушылды.
— Син алай каты бәгырьле булма әле... Без бит җинаятьчеләр түгел...

“Җирән баш”ның тавышы картны сискәндереп җибәрде. “Явыз нәсел, — дип уйлап алды ул, узган гомерләрне искә төшереп. — Үткен балтасы белән пычкысын биреп тормаган өчен генә моның бабасы Әбраретдин Миңһаҗ останың ихатасына “кызыл әтәч” җибәрде”. Юк, Миңһаҗ оста саран кеше түгел, йомыш белән килүчене борып чыгармый. Әмма... Әбраретдингә берәр әйбер бирсәң, кире алырмын димә инде. Әйберең белән саубуллаш. Кире кайтармый ул аны. Миңһаҗ оста Әбраретдинне борып чыгарган... Ә ике көннән... Ике көннән соң абзар-куралар, остаханә — һәммәсе күккә төтен, көл булып очты. Ут салучының кемлеген шыпырт-шыпырт кына үзара сөйләшсәләр дә берәү дә кычкырып әйтмәде. Курыктылар. Районнан килеп тә тикшереп йөргән булдылар, берни ачыклый алмадылар. Авылның котын алып торган шул Әбраретдиннең оныгы: “Без җинаятьче түгел!” — дип торсын әле. Алар белән шаярырга ярамый. Алла сакласын.

Хәйретдин торып ук утырды.

— Кем әле сезгә җинаятьче дигән? Булмаганны. Башка килмәгән, уйга кермәгән сүз әйтәсең, улым.
— Алайса ник чыгармыйсың? —дип дәвам итте Сәлим. — Әйтеп торалар бит...
— Ни бит, оланнар. Үз алдыгызда ук... чыгармаска куштылар бит. Әнә, кәгазьләрен калдырдылар. Ишекне кул куйганнарына гына ач, диделәр ич. Нишлим соң?..
— Алар ни әйтмәс, Хәйретдин абзый. — Салпы ягына салам кыстырып Нияз тагын сүз башлады. — Синең кешелекле икәнеңне бөтен авыл белә. Районнан килгән вәкилгә нәрсә аңа? Эш күрсәтергә кирәк! Без бит бергә гомер итәсе кешеләр.
— Анысы шулай, улым.

Абзыйның йомшара башлавын тойган егетләр дәррәү кузгалды.
— Әйе. Чыгабыз да керәбез...
— Алдамассызмы суң? Качып китмәссезме?
— Юу-ук инде, Хәйретдин абый! Качып кая барыйк инде.
— Ансы да хак. Качып кая барасың... Ярар, алайса. Түлке озак юанмагыз, оланнар. Матри!
— Борчылма, Хәйретдин абый, йокла рәхәтләнеп. Ишекне үзебез бикләрбез.

Беренче булып Рәшит тышка атылды. Урамның салкын, саф һавасын сулагач, тәмәке төтене утырган сулыш юллары ачылып китте. Егетләр, сөйләшеп куйган шикелле, авыл Советы янында ләм-мим бер сүз дәшмәделәр. Тиз генә як-якларына күз ташладылар да күпергә таба элдерделәр. Күпер астына төшеп тәмәке көйрәттеләр. Һәркем үз эченә бикләнде. Рәшит Айсылу турында уйлады. Иртәгә алып китәсе булсалар, бүген күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп каласы иде дә... Соң шул инде. Бу вакытта кеше ишеген ничек шакыйсың? Әйе. Шушы борчулы мизгелләрдә аны искә алып, күңелеңнән аның белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт бит әле.

Озакламый көзге озын төн тәмамланыр, таң атар, күпер астына да яктылык төшәр. Аларны тагын җыеп алырлар. Барыбер шахта дигән җәһәннәмгә озатачаклар... Сугыш тәмамлангач, шушылай качып, куркышып күпер астында утырырбыз дигән уй башларына килмәде бит. Сугыш башланганда аларга бары унике яшь иде. Унике яшьтән төпкә җигелеп колхоз эшен тарттылар. Илгә икмәк үстереп бирделәр — үзләре ипекәйгә туймады. Илгә сөт, май җитештерделәр, әмма май дигән тәмле ризыкның тәмен белмәделәр. Ачлы-туклы килеш сугыш афәтен сөйрәп чыктылар! Дөньялар тынычлангач, тук яшәү турында хыяллана башлагач, китәргә, диләр. Быел әнә, уракка төшүгә, икешәр йөз граммнан ашлык бүлеп бирделәр. Көз көне ат арбасына төяп алып кайттылар. Болай булгач, рәтләнәчәк бит тормыш, рәтләнәчәк! Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Хәзер шахтага алып китсәләр, хәрби хезмәткә дә шуннан чакырачаклар. Ул чакта... Ул чакта Айсылу белән күрешүләрне өмет тә итәсе түгел инде...

Әкренләп төн караңгысы юкарды. Авыл тып-тын. Этләр дә өрми. Алар да таң йокысына талды. Ни хикмәт булгандыр — вәкил китте. Шахта дип, кыш буе борчучы булмады.

Март урталарына кадәр Рәшит белән Нияз утыз чакрым ераклыкта урман кисте. Ике тоткалы пычкы белән йөзьяшәр имәннәрне, ботаклары күккә ашкан каеннарны аудардылар.

Язгы чәчү дә бетте. Печән дә чаптылар, урып-җыюны төгәлләделәр. Бәлки шахтага кеше кирәк түгелдер инде дип, егетләр эчтән генә үз-үзләрен юатып йөргән чакта теге кительле вәкил тагын килеп җитте. Егерме тугызынчы елгыларны тагын Сәвиткә чакырттылар. Вәкилнең карашы бу юлы кырыс иде. Күзләреннән очкыннар чәчрәгән шикелле. Ул исәнләшеп тә тормады.
— Сез — дезертир! — диде ул тешләрен кысып. — Сез эштән куркып качып ятасыз!

Нияз түзмәде.
— Сез нәрсә! — дип куйды. — Эшләми йоклап ятканмы без?! Быел да кырдан кайтмый эшләдек!
— Фашист җимергән шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызу өчен илгә күмер кирәк, күмер! Гитлер Германиясен җиңдек тә шуның белән эш бетте дип булмый. Инде шуны да әйтим: сезнең шахтада эшләгән көннәрегез хәрби хезмәт исәбенә булачак.

Каршы килер чама калмады. Хәрби хезмәттән баш тартып булмый. Хәрби хезмәт — ир-егетнең ил алдындагы изге бурычы!

Атна-ун көннән егетләрне алып та киттеләр.
Юллары озын булды. Бер товар вагоныннан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә күчтеләр. Өс-баш керләнде, атна буе җылы ризык күрмичә талчыктылар. Берзаман поезд туктады.

Ямь-яшел уҗымнар да, сусыл үләнле болыннар да, алтынсу төстәге салам эскертләре дә — берсе дә юк. Монда бары күмер өемнәре генә!

Юлда керләнеп беткән кием-салымнарны салып, рәхәтләнеп мунча керделәр. Аннары аларга яңа кием — ФЗО формасы бирделәр. Кара бүрек, кара гимнастерка, чалбар, билдә каеш. Аякта өр-яңа ботинка! “Айсылу күрсен иде!” дигән горур уй йөгереп үтте Рәшитнең башыннан.

Рәшит белән Ниязны забойга билгеләделәр. Аларның эш коралы — көрәк, кәйлә. Алар — проходчиклар, ягъни юл ачып баручылар. Сигез сәгать буе җир чокый-чокый актара торгач, куыш барлыкка килә. Куышны әкрен-әкрен киңәйтәләр, озынайталар, “түшәм”нән терәтеп куялар. Күмер, таш, тагын әллә-ниткән тау токымнарының һәммәсен вагончыкка төйиләр, шпал тезәләр, тимер юл сузалар. Аларның вазифасы шушы. Эш авыр. Монда тәмәке тартырга ярамый. Тузан, бөркү —сулыш алу читен, ниндидер газларданмы, әллә җир асты басымнарыннанмы — башлар әйләнә. Шахтадан чыкканда теш белән күзнең агы гына күренә. Бар җирең чем-кара, күмер тузаны сарган. Ул тузан колак эченә тула, теш арасында шыгырдый, күзне әчеттерә, укшыта, күңел болгана. Шахтадан алпан-тилпән мунчага таба атлыйсың. - Юынасың, юынасың... әмма нихәтле юынсаң да чәч арасындагы тузаннан мендәр гел кап-кара, күз төпләре сөрмәле.

Тәҗрибәле шахтерлар юынып, чистарынып кием-салымны алыштыргач, пивнушкага китә. Стакан тутырып “ак”ны җибәргәч, күңелләре күтәрелә, дөнья ямьләнгән сыман тоела.

Ятсам, торсам, чыксам, керсәм син генә уйларымда дип, юкка гына җыр чыгармаганнар икән. Авыл, Айсылу, әти-әнисе, туганнары Рәшитнең күз алдыннан һич китми. Җир астына төшкәч тә алар турында уйлый, менгәч тә күз алдында... Монда килгәннәренә өченче атна киткәч, берьюлы ике хат алды ул. Берсен әтисе язган, икенчесе Айсылудан. Ка-бат-кабат укыды хатларны. Ятлады. Әтисе язган хат гел тормыш турында. Сарык бәрәнләгән, каз өмәсе үткәргәннәр, тула басканнар... Ә Айсылу хатлары икенче. Аның сүзләре күңелне әллә нишләтә... “Беркөнне чишмә юлында әниең белән очраштык, — дип язган. — Исәнләшкәч, Рәшитнең хаты киләме, дип сорады. Оялдым, күзалларым караңгыланып китте. Үләм дип торам. “Килә” дигән сүз көчкә телемнән төште. Күңелемдә берьюлы мең төрле хис ташкыны кузгалды.

Кичләрен бәрәңге бакчасына чыгам да абзар коймасына сөялеп, озак карап торам. Күктә йолдызлар кабына. Төн караңгыланган саен алар җем-җем килә. Әнә, Чүмеч йолдыз, Иләк йолдыз. Бергәләп йолдызлар күзәткәнне онытмадыңмы? Син торган җирдә дә күренәме ул йолдызлар? Кичләрен чыгып кара, яме”. Айсылу хатын җыр белән тәмамлаган:
Мин сагынсам, айга карыйм,
Айда очрашыр күзебез.


Рәшит белән Ниязның көннәре гел бертөрле уза. Монда эшли башлауларына ике ай була инде, ә аларның бер кино да караганнары юк. Кинога гына барырлар да иде — акчалары юк.

Менә бүген Нәҗип аларны сыраханәгә чакыра. Нишләп бармаска, баралар, әлбәттә. Унҗиде яшькә җитеп, аларның сыра дигән эчемлектән авыз да иткәннәре юк әле.
Рәшит белән Нияз монда гел ир-ат кына йөри дип уйлый иде. Баксаң, алай түгел икән. Әнә, ике-өч өстәл артында хатын-кызлар. Нәкъ ир-атлар шикелле килештереп сыра чөмерәләр, шаркылдап көләләр.   
Ул төнне Нияз тулай торакка кунарга кайтмады. Иртәгесен Рәшит аңа күзенең агы белән генә карап алды.
— Син нәрсә! Очраган бер хатын артыннан сөйрәлмәкчеме? Дур-рак! Хатын-кызлар төрмәсе моннан берничә чакрымда гына! Берәр чир эләктерсәң...

Нияз эндәшмәде. Аңа оят иде. Ул шулай сөйләшмичә берничә көн үз эченә бикләнеп йөрде дә, кинәт телгә килде.
— Әйдә, качыйк моннан, — диде.
— Ничек итеп? Безнең бер генә документыбыз да юк бит.
— Барыгызны да документлы итәм, — диде Нияз.

Шушы сөйләшүдән соң эшкә кереште. Тулай торакка кайтуга, ишекне эчтән бикләп, уртага ярылган чи бәрәңгегә хәрефләр чокый. Озак азапланды ул. Ничә чиләк бәрәңге чокыганын бер Ходай үзе генә беләдер. Атна-ун көнләп тырыша торгач, түгәрәк шахта мөһере барлыкка килде. Нәҗип абыйлары ярдәмендә “справка” тексты да язылды. Егетләрнең күңелләре күтәрелеп китте.
— Бер елга түзсәк, бәлки ял бирерләр ие...
— Һе, бер ел эчендә без монда тончыгачакбыз, — дип, әче итеп сүгенде Нияз. — Барыбер калмыйбыз!
— Калмый кая барасың?

Нияз, дустының күзләренә туп-туры карап, катгый итеп әйтте:
— Паспортларны кулга төшерергә кирәк. Бухгалтер бүлмәсендәге шкафта алар. Үзем күрдем.
— Ничек аласың, биктә ич ул! Эләксәң, шахтадан качканнан хәтәррәк җәзага тартырлар.

Озын кадакны эчкә шудырды да әкрен-әкрен йозак телен этте Нияз. Шкаф ачылды. О-о! Менә аның паспорты! Ул ирекле хәзер! Үз документы үз кулында! Хәзер Рәшитнең паспортын табасы, Сәлимнекен. Ул ашыга-кабалана үз паспортын чалбар кесәсенә шудырды да тагын актарынырга кереште. Сәлим паспорты да табылды, Нурыйныкы да.

...Рәшитнең генә паспортын таба алмады.
Гомуми вагонга кереп иң югарыдагы сәкегә сузылып яттылар. Поезд озак көттермәде, кузгалды.

Алар йокыдан уянганда төн узып, яңа көн туган иде инде. Бераздан вагонга билет тикшерүчеләр керде. Өске сәкедә йоклаганга сабышып ятучы Нияз белән Рәшитне дә күреп алдылар.
— Билетларыгыз! — дип боерды урта яшьләрдәге мыеклы урыс.

Егетләр икесе берьюлы гимнастеркаларының түш кесәсенә тыгылды.
— Менә.

Контролер нигәдер боларның билетлары булу белән генә канәгатьләнмәде.
— Документларыгыз бармы? — дип тә сорады.

Нияз белән Рәшит аңламаган кыяфәт белән бер-берләренә карады.
— Безнең паспорт юк. Без авылдан. Ерактан, — дип дәвам итте Нияз русчасын вата-җимерә. — Ни... кунакка... Әйе, абый янына кунакка килгән иек.
— Син нишләп паспортыңны күрсәтмәдең?—дип пышылдады Рәшит дустына. — Хет кайта торыр иең. Мондагы хәлләрне әниләргә сөйләр иең.
— Юк инде. Ни булса шул. Язганны бергә күрербез. — Паспорт турында сүз чыккач, Рәшитнең исенә кылт итеп бәрәңгедән ясалган пичәтле “справка” килеп төште. — Син теге кәгазеңне тиз генә юк ит. Эләксәк, баш бетә.

Нияз “ялга җибәрелә” дигән язуны йомарлап, аяк астына төшереп җибәрде. Аллага шөкер, берәү дә сизмәде. Кесәсендә юлга дип җыйган йөз сум акчасы бар бит әле. Тентесәләр, ике дә уйламый алып калачаклар бит. Нишләргә инде?

— Абый, абый, — дип эндәште ул контролерга ике учы белән чалбар изүен тотып. — Бәдрәф, бәдрәф.

Нияз шапшак бәдрәфнең яртылаш ачык ишеген яба алганча ябып, тиз генә чалбар төймәләрен чиште. Кесәсендәге йөз тәңкәлек акчаны уртага бөкләп ботинка эченә шудырды.

Бер-ике минуттан соң алар чем-кара чәчле, калын иренле, түгәрәк йөзле кечерәк кенә буйлы милиция капитаны каршында басып торалар иде.

“Казанга” дигәч, капитан елмаеп татарча сөйләшә башлады.

— Шахтадан качтыгызмы? — диде ул.
— Өйгә кайтасы килә. Сагынуга түзеп булмый.
— Авылда да эш җитәрлек. Безне монда нигә интектерергә? — дип кушылды Нияз. — Без бит әйбер урламаган, кеше әйберенә, дәүләт малына кагылмаган.
— М-да, — дип куйды капитан. — Мәсьәлә сез уйлаганча гына түгел шул. Менә нәрсә, якташлар, — диде ул бераз уйланып торгач. — Минем хәзер төшке аш вакытым җитте. Ишекне сезнең өстән бикләп китәм. Шыпырт кына утырып торыгыз. Мин килгәч, ни дә булса уйлашырбыз.

Ул озак тоткарланмады. Китүенә унбиш минут чамасы үтүгә, әйләнеп килеп тә җитте.

— Йә, качкыннар, нишлибез инде? — дигән булды. Аның тавышында әйтеп, аңлатып булмый торган бер җылылык, игелек эшләү теләге чагыла иде.—Ул өстәл тартмасын ачып, аннан бер бөтен ипи чыгарды да аны пөхтәләп гәзиткә төрде. — Менә сезгә миннән күчтәнәч. И... моннан аттырыгыз. Поездга утырып тормагыз. Икенче станциягә хәтле җәяү генә атлагыз. Бу тирәдә минем күземә башка күренмәгез. Югыйсә, янасыз.

Рәшит белән Нияз ишектән ничек чыгып йөгергәннәрен дә сизми калдылар. Күңел күтәрелде. Бу мизгелләрдә алар-дан да бәхетлерәк кеше юк шикелле иде. Алар иректә бит! Иректә!

Коченево станциясенә килеп җиткәндә иртә иде әле. Үте-реп-үтереп ашыйсы килә, әмма буфет ябык, эш сәгате башланырга тагын ике сәгать вакыт бар. Рәшит ботинка үкчәсенә шудырган акчаны ипләп кенә алды. Уртага бөкләнгән акчаны ачты... Һәм телсез калды. Акча ышкыла-ышкыла килеп, түп-түгәрәк булып тишелгән иде. Нишләргә? Бар өмет, бар ышаныч шушы акча иде бит! Бу хәл аларны шултиклем өнсез итте, берара ашыйсы килүне дә оныттылар. Сәгать сигез дә җитте, буфет дигәннәре дә ачылды. Буфет эчендәге ризык исе егетләрнең башын әйләндерде. Тәвәккәлләп Рәшит акчаны 100 саны күренеп торырлык итеп ипләп кенә бөкләде дә буфетчы хатынга сузды. Йә, Алла! Йә, Раббым! Нинди могҗиза бу! Буфетчы акчаны төрелгән килеш тартмасына — башка акчалар янына ыргытты. Аннары уч тутырып сдача бирде. Нәрсә булды бу? Күреп күрмәмешкә салынган изге җан идеме хатын? Әллә үзе күпне күргән, күпне кичергән кешеме?! Шуңа егетләрнең хәленә кердеме?!

Рәшит белән Нияз туйганчы ипи ашадылар, чәй эчтеләр, тәмләп-тәмләп икешәр тәлинкә манный боткасын ялтыратып куйдылар. Тамак тук, күңел күтәренке. Тимер юлда эшләүчеләр янына барып сораштырдылар. Юллары уңды. Аларга кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге татар хатыны очрады. Әйе, Балтыйк буе илләреннән башлап Ерак Көнчыгышка кадәр сәяхәт кылсаң, һәр станциядә эшче татар хатыннарын очратырсың. Алар иң авыр эштә. Кайсысы шпал ташый, кайсысы кувалда белән рельсны шпалга “тегә”, ягъни махсус зур кадак белән кадаклап бара. Ул хатын аларны “товарняк”ка утыртты. Вагон эче буп-буш.

Уңган иде юллары. Свердлауда пассажир поездына утыру бәхетенә үк ирешкәннәр иде. Ничәмә-ничә тәүлек буе әле тәпиләп, әле товар поездларының салкын вагоннарында аунап кайта-кайта тәмам йончыгач, мондагы сәке асты аларга җәннәтнең үзе булып тоелды. Шушы поезд аларны Арчага хәтле алып кайтачак бит! Арчадан Теләчегә, Телә-чедән Шәткегә! Арчага исән-имин җитә алсалармы — калган илле-алтмыш чакрымны хәер сораша-сораша булса да җәяүләрләр иде...

Свердлаудан соң да шактый юл үтелгән иде. Туган туфрак, туган җир якынайганнан якыная. Хыялларының тормышка ашар мәле кул сузымы шикелле генә... Менә бит: типкәләп уяттылар, милиция бүлекчәсенә алып кереп анадан тума чишендерделәр. Бетон идәнле салкын камерада калтыранып утыралар...


* * *

...1966 елның сабан туе иде. Шәткенең Чишмә болынында мәйдан гөр килә.

Ялгыз өянке ябалдашлары күләгәсендә изүләрен җилбәгә җибәреп ике ир утыра. Бераз гына “кунак” булганнар. Болар Нияз белән Рәшитнең яшьтәшләре — Мөхәммәт белән Нурый. Мөхәммәт хәрби хезмәттән кайткач, Казанга төпләнде, Нурый авылда калды. Комбайнда эшли.

— Ишеттеңме, Рәшит кайткан, ди.

Нурый бу хәбәргә каршы ни дип әйтергә белмичә аптырап калды. Шул шахтага куганнан бирле Нияз белән Рәшитнең авылга аяк басканнары юк иде.

— Ниязның йөрәк өянәгеннән киткәнен беләсеңме? — дип куйды Нурый.
— Ишеттем. Теге чакны тентегәндә паспортын тапканнар. Кыйнаганнар. Кырык чыршы ботагы тетелеп беткәнче ярганнар, имеш. Бухгалтерия бүлмәсенә мин генә кердем, дигән. Биш ел биргәннәр.
— Рәшит тә утырган. Ул өч елдан чыккан, ди. Аның кайгысы белән әти-әнисе дөнья куйды. Шуңа күрә кайтмады да инде ул. Бик гарьчел иде бит... Олыгая башлагач, туган туфрак тарткан, күрәсең.
— Ничек кенә булмасын, шәп егетләр иде, яшьти. Хәтерлисеңме, утын агачларыннан Нияз сырлап-сырлап нинди матур шкафлар, ачылмалы өстәлләр ясый иде. Рәссам булган бит!
— Ә Рәшит! — дип элеп алды Нурый, уң кулы белән кепкасын арткарак этеп. — Аның шикелле гармунчы Шәткедә бармы хәзер?
— Шәткедә дисең син! Тирә-юньдә юк андый гармунчы.
— Әй, яшьти, — дип авыр сулады Нурый. — Безнең яшьтәшләр ачылмаган бөре хәлендә калды инде. Бөреләндек, чәчәк атмадык.
— Шулай, — дип килеште Мөхәммәт. — Татар кая барса да эшли, эшли, эшли. Тик аның иң олы дәрәҗәсе дә урынбасардан ары үтми. Сәясәт диләр аны, брат.

Сәясәт турында гәп корырга ярата торган Мөхәммәтнең тагын нидер әйтергә дип ачкан авызы ябылмыйча калды. Аларга таба озын буйлы, какча яңаклы, чәчләре чаларган, пөхтә киенгән мәһабәт ир-ат атлый иде.

— Рә-ши-ит! — дип, икесе берьюлы кычкырып җибәрде алар.

Өч ир бер-берсенең аркасыннан кага-кага кочаклашты. Тамак төпләренә төер утырды, күзләрдән яшь тәгәрәде. Дөнья онытылды. Әйтерсең, җир йөзендә бары тик- алар гына калды. Ул арада ирләр янына авыл халкы җыела башлады. Җырлап торучы яшьләр дә алар янына, ки леп басты.

— Таныш булыгыз, — диде Рәшит кул аркасы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Хатыным Ксения белән улым Альберт. Рәшит янәшәсендәге тәбәнәк буйлы юантык кына мөлаем хатын белән үсмер елмаешып куйдылар.

Шулчакны Рәшитнең күзләре каршысында гына басып торучы егетнең кулындагы тальянга төште.

— Энекәш, — диде ул егеткә мөрәҗәгать итеп, — гармуныңны тотып карыймчы.

Көйне бер кабат уйнап чыккач, Рәшит гармунына кушылып җырлап та җибәрде:

Шахталарга төшкән чакта
Дөм караңгы көннәре;
Бөреләнде, чәчкә атмады,
Безнең бәхет гөлләре.


Мәйдан шахтер егетнең җырга салынган ачы язмышын өнсез калып тыңлаганда, бер ханым читтәрәк тын гына елады. Бу — ике баласы белән иреннән аерылып кайткан Айсылу иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар башы ниләр генә күрми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк жэл инде.

      Хәзер укыйлар