Логотип
Проза

31 нче декабрь

Иртәнге җиде. Утлары бер балкып, бер сүнеп, ишегалды чыршылары Яңа ел якынлашуын искәртә. Төнлә өчәүләп чыгарып элгән стена газетасы затлы келәм кебек күренә! Елның иң кызыклы фотолары белән чуарланган үзе. Берсеннән спорт киемле улы Надир елмая, кызы Зиләнең нәрсәгәдер шатланган бәхетле мизгелләре, үзе... Әллә нинди көлкеле хәлләр, маҗаралар турында язып бетергәннәр! Сөенеч өчен күп кирәкме?! Нәзилә вазадагы нарат ботакларына да очынып йөри әнә. Хәер, декабрьнең соңгы көнен зарыгып, вакытны, ай-көннәрне ашыктыра-ашыктыра көтә ул. Һәрвакыт. Һәр елны. Чөнки ул көн – чынга охшаган әкият, йә өнгә охшаган төш сыман... Еракта калган мәктәп елкасын, шул чакның матур мизгелләрен искә төшертә. Ул һәрчак Кар кызы булып киенә иде. 

Бу үзенә күрә иң чибәр, иң дәрәҗәле, иң купшы кызлар гына башкара торган роль була инде... Әй, ул гомер буе Кар кызы булып, башкалар күңелен күреп, башкаларга бәйрәм ясарга тырышып йөрде бугай ла. Мәктәптә дә, студент елларында да... Яңа ел өчен һичшиксез ефәк ак күлмәк сайлый: йә тектерә, йә сатып ала. Тулай торакта бер Яңа елда (3 нче курста чакта!) Ильяс аны күреп һушсыз кала язды. «Карсылу» дип яңа исем дә кушты. «Кышкы романс» җырына талгын танецка чакырган иде. Аннары ул исем әле Карчәчәк, әле Кар бөртеге, әле Акчәчәккә әйләнде. Хыялый, ваемсыз чаклар... Ильяс... Архитектура-төзелеш институты студенты Ильяс белән университет тулай торагында шигырь кичәсендә танышканнар иде. Бүлмәдәше Нәсимәнең үкчәле туфлиләре, Розаның кызыл муенсасы аны тагын да матуррак буй җиткән кыз итеп күрсәтте. «Син болай София Ротаруга охшап калдың! Күр дә тор – бар егетнең күзе синдә генә булачак!» 

«Юк, койган да куйган Анна Ахматова!» – дип, «Кызыл почмак»ка озаттылар. Нәзилә үз шигырьләрен укыячак. Әнә аны игълан итәләр: «Журналистика бүлегенең 3 нче курс студенты Нәзилә Зәйнуллина!» Ул, дулкынланып, төнлә язган шигырен укый:

Бөдрәләнеп сирень чәчәк атар,
Бакчаларны төреп алыр ямьгә.
Шундый чакта ярым табылыр кебек,
Чөнки язлар юкка килми җиргә!


Берәү әнә гел күзен алмый кыздан. Алкышлар... Нәзилә урынына барып утыруга, теге егет тә аңа табарак елышып утырды: «Искиткеч, Нәзилә!» – дип пышылдады. Аннары бишенче каттагы бүлмәсе ишеге төбенә кадәр озатып куйды. Әллә нинди үзе серле, үзе җитди, үзе олы сыман иде бу зәңгәр күзле, озын буйлы егет. Группадагы бала-чага кыяфәтле Мөнирләр, беркатлы Дамирлар, такылдык Сәгыйтьләр түгел инде! «Сау булыгыз, Нәзилә!» – дип хушлашулары... «Мин кабат очрашуга өметләнә аламмы?» – дип, күзгә төбәлеп карап торулары... Әллә артык акыллы, әллә кыяфәте шундый – яшенә караганда олырак күренә.
 
Танышуларына атна-ун көн үтүгә, бер-берсенә ярыйсы гына ияләшеп тә киттеләр. Казанда хәзер аларның үзләре генә белгән яраткан урыннары бар. Черек күл буендагы аркалы капка – гашыйклар капкасы. Кара-каршы басып, исемнәрен кабатлыйлар. Тавыш, яңгырап, әллә каян тирәннән үк ишетелә:
– Нә-зи-лә-әү!
– Илья-а-ас!

Студент Ульянов һәйкәле янындагы «таба»да Ильяс, ничектер җае туры килеп, Нәзиләнең зарубежкадан имтихан биргәнен көтеп утырды. Әнә ул, балкып килеп чыкты да, зачеткасын егеткә сузды: «Син – яклаучы фәрештәм!» – ди. Ильяс кичтән калдырып киткән шомырт чәчәкләренең бер кечкенә тәлгәше – зачетка арасында. Карт профессорны да эреткән бу талисман: «биш»ле куйган хыялый кызга.
– Озак утыргач, борчыла башлаган идем инде, – дип, Ильяс Нәзиләнең кулларына кагылды.
– Ә син башка чакта сәлам хаты калдыр, – диде үз тапкырлыгына үзе дә шаккаткан кызый. – Кара, шәп идея бит бу, Ильяс! Көн дә күрешә алмаганда, бик кирәкле сүзләрне язабыз да, менә бу эскәмиянең астындгы ярыкка кыстырып калдырабыз.

Егетнең тулай торагы ераграк. Ә университет тирәсе – кай тарафка да юл өсте. Чынлап та, үтешли-сүтешли дә туктап була ич. Ильяс Нәзиләне хыялый дип, яратып, сокланып тыңлап торды.
 Икенче көнне инде үзенә адресланган кош теле кебек хатны эскәмия ярыгыннан табып алды. Таныш язу, бала-чага почерклы бераз авыш хәрефләр башта шигырь юллары булып тезелгән дә иясенең кайдалыгын хәбәр иткән:

«Синең генә күзләр шундый серле –
Андый күзләр беркемдә юк бүтән...
Аңлашылды хәзер: минем сине
Яратуым шундый төстә икән!

Югалтма! Мин читалкада. Тау куышы кебек мәгарәдә – гротта утырам. Н. З.»

Ильяс блокнот битенә тиз-тиз үз хәлләрен тезде: «Сине бүген үк күрергә кирәк! Сагындым! Иртәгә соң була! Иртүк безнең «Факел» Чаллыга китә. 5 тә парк янында көтәм.»

«Факел» – Ильяслар институтының студентлар төзелеш отряды исеме ул. Алга таба ниләр булды соң әле? Ә, әйе, паркта очрашкач, Ильяс үзе яшәгән бүлмәгә алып кайтты кунак кызын. Сюрпризлар ишектән керүгә үк башланды. Стенада – китап киштәсе белән янәшә – Нәзиләнең зурайтып ясалган фотосы эленгән. Өстәлдә матур чәй табыны көтә. Аннары альбомдагы фотоларны карап утырдылар. Баянын кулына алып, Ильяс бик матур бер җыр җырлады:

 Яулыкларың әллә синең, әллә синең чигелгән.
 Юлларыңа әллә сирень, әллә сирень сибелгән... 


Нәзилә өр-яңа шигырен укыды:
Карама күземә, аһ, матур, димәче!
Күзләргә сокланып, янмачы, көймәче!
Сөюем җилләргә очканда таралып,
Күзләрем моңнардан калган бит каралып...


Алар, керфек какмый, җырдан, шигырьдән, моңнан, мәхәббәттән исереп, таңгача утырдылар.

...Ә иртән – музыка, шат авазлар, бәхетле йөзләр. Барысы да яраткан «Казан кичләре» яңгырый, аны Александра Пахмутова җырлары алыштыра...
«Яростный строй гитар,
Яростный стройотряд...

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 

И с нами на все времена – 
Любовь, комсомол и весна... 

– «Моя любовь на третьем курсе», минем өченче курстагы мәхәббәтем! – дип пышылдый Ильяс, Нәзиләне кысып кочып. Әнә шул халәттә Нәзилә егетен КамАЗ төзелешләренә озатып кала. Ике арада хатлар йөри башлый. Сагыну, сагыш, сөю тулы хатлар. Нәзилә инде шигырьләтә генә җибәрә:
Хатларың укыйм да,
Мин тагын моңланам.
Бергә чак бар иде,
Шул хакта уйланам.
Арада юл озын,
Күрешү мөмкинме?
Күп айлар буена
Зарыгып көтимме?
Очрашыр көн ерак – 
Син шуны бел әле,
Шулкадәр сагындым – 
Төшемә кер әле!


Бар да әнә шулай матур иде. Ильяс диплом алуга, көзен өйләнештеләр. Надир туды, аннан – Зилә...

Аннары... аннары әллә нәрсә генә булды шунда. Ильяс үзгәрде. Ул инде зур бер төзелеш оешмасында җитәкче. Элеккеге романтик студент егет түгел. Нәзилә шигырьләре аны сөендерми. Алай гынамы! Газета-журналларда басылган ул шигырьләр аны чыгырдан чыгара кебек. Йөзендә ниндидер көнчелек чаткылары да чагылып китә. «Йә, кемгә багышлап яза инде минем хатын?» дип тә төртелеп ала. 

Их, Ильяс! Шигырьләр күңел халәте ул, бик беләсең килсә! Хыял сурәтләгән рәсемнәр, шигырь калыбына буйсынып, кәгазьгә күчә икән, күңел каядыр оча, омтыла икән – бу һич тә конкрет берәүгә гашыйк булу дигән сүз түгел. Җан авазы, күңел кыңгыраулары, хисләр өермәсе, төштә күргәннең өндәге дәвамын эзләүдер ул, бәлки... Берчак Ильяс уйный-көлә генә әнисенең килененә дигән сүзен җиткерде. Әйт Нәзиләгә, шигырь язу шайтан шөгыле, имеш! Ә иң хәтере калганы – студент чактагы уртак дуслары, туйда шаһит булган Зөлфия килгәч, Ильясның кайтмый калуы булгандыр. И гарьләнде Нәзилә! Ишек тавышларын сагаеп тыңлап, әледән-әле караңгы урамга күз салгалап көтеп карады. Зөлфия дус кызының хәлен шундук аңлады, ләкин сиздермәскә тырышты. «Ярар, кайтыр, ул кадәр үк бетеренмә. Йә ашыгыч кына командировкага китәргә туры килгәндер», – дип юатмакчы булды... 
Ильясның андый «командировкалары» ешайды. Һәм көннәрдән бер көнне инде алар бер түбә астында яши алмасларын аңладылар. Тавышланмый, кычкырышмый, әйберләр бүлешми генә аерылыштылар. Имеш-мимешләр, Ильяс чуалган хатын-кызлар турында җиткереп торучылары да табылды. 
Ә шәфкать туташы Зәйнәпкә өйләнүен ул үзе хәбәр итте: «Синең кебек чибәр түгел, әмма гади, уңган, күп сөйләшми, мине хөрмәт итә», – диде. Кызлары туу турында да үзе әйтте: «Безнең хәзер Ләйләбез бар. Нәкъ Зилә инде!» 

Аерылыштылар, дигәч тә... Юк, аларның аерылышуы да башкаларныкына охшамаган иде. Аралашып, шылтыратышып торалар. Ильяс балалар белән күрешеп йөри, күчтәнәч-бүләкләрен калдыра. Нәзиләнең үз фәлсәфәсе. Кайчандыр, үз вакытында мәхәббәт тә булган, ярату да булган, романтика да... Ләкин алар бөтенесе үткән. Һәм бервакытта да кабатланмаячак. Нокта куя белү дә хәерле. Чөнки алга таба андый яктылык юк. Үпкәсез, үчсез – башкача яшәргә кирәк. 

Үткәннәрдән бүгенгегә кайтарып, мобильнигы СМС хәбәрләр белән җырлады. Коллегалар, дуслар, апасы, энесе... Юк, төш түгел икән: бүген 31 декабрь иртәсе! Яңа елга кадәр ничек барысын да эшләп өлгерергә, ничек җитешергә?! Уйланган эшләрне берничек тә үтәми калырга ярамый. Юкса алар алдагы елга да ияреп керәчәк. Ап-ак, чип-чиста биттән башлыйсы килә Яңа елны! Челтәр-пәрдәләр юып эленгән, өй җыештырылган, кар бөртекләре, мишуралар эленгән. Нәзилә бер зур эшне башкарган иде инде: дусларга, танышларга, открыткалар җибәреп өлгерде. Телефон аша СМС җибәреп тә котлап була анысы. Ә болай серлерәк, бәйрәмчәрәк. Кыш бабайлы, чыршылы, кышкы урманлы открыткалар шигъри матур теләкләре белән кайберәүләрне инде сөендергәндер дә...

Яңа еллар яңа хисле булыр,
Әфлисунлы, ылыс исле булыр...
Һәр Яңа ел ул башкача, үзгә –
Кар чәчәкләр төяп килер безгә.
Үткән еллар мәңгелеккә күчәр,
Карлар явар, йолдыз җиле исәр.
Җан җылысын өстәп бәйрәмнәргә,
Шәмнәр куйыйк көмеш шәмдәлләргә. 


31 декабрьдә ничә ел рәттән инде бер үк эшләрне башкаралар: чыршы алып кайталар, аны бизиләр, гирляндалар, серпантиннар эләләр. Бер үк сүзләрне әйтәләр, бер үк җырларны җырлыйлар. 

Сүз берләшкәндәй, бөтен каналлар «Ирония судьбы...»ны күрсәтә. Өстәлдә – әлбәттә инде мандариннар, «Оливье» салаты. Әйтерсең, шулардан башка берничек тә Яңа ел киләлми инде! 
Ул ыгы-зыгы, ул чиратлар! Кем белән? Кайда? Нәрсә кияргә? Нинди бүләкләр әзерләргә? 

Ничек җитешергә? Баштагы мең төрле сорау да кушылып, бу көнне үзең генә түгел, бөтен дөнья зырылдап әйләнә төсле. Нәзилә эшли торган ыгы-зыгылы телевидение бер читтә торсын! Һм-м... 
Яңа елның икенче көнендә үк туры эфирга чыгасы бар. Аннары мөхтәрәм язучының юбилее, микрофон, камералар күтәреп, оператор Марат белән сюжет төшерәсе... Бәйрәм көннәрендә күрсәтеләсе тапшыру белән дә соңга калып монтажда утырды кичә. Бөтен видеорәтләр, титрлар күз алдыннан үтте. 

Әзер сюжетның хронометражын карап алды. Уф-ф! Башны алып каядыр качасы килә кайчак. Кая? Әкият дөньясына, шигырь дөньясына!
Бөтен бүлмәләргә ылыс исе таралган. Рәхәт! Әле балалар да уянмаган. Кичтән икәүләп пышылдашып, серләшеп тә йөрделәр инде.
– Әтием узган Яңа елда миңа глобус бүләк иткән иде, – дип искә алды Зилә.
– Ә миңа – футболка! – дип мактанды Надир.

...Тагын телефон шылтырады. Ильяс! Чү! 

Уйлар материальләшә диләр – чынлап та хак инде әллә?! Бәйрәм белән котлады, балаларны сорашты, Яңа елны кайда каршылаулары белән кызыксынды. Нәзиләнең: «Өйдә!» – дип әйтәсен белә инде ул, болай гына соравы. «Ә без әле кая барырга да 
белмибез, барыр җир дә юк», – диде ул аптырабрак. 

Ә Нәзилә, әйтерсең, моннан унбиш ел элек булган Нәзилә иде! Ничектер үз итеп, бернинди риясыз әйтте дә салды:
– Алайса... Туктале... Әйдә, җыеныгыз да безгә килегез!
Ильяс, аптыраудан битәр, ничектер сөенде 
кебек:
– Рәхмәт, Нәзилә! Киләбез, киләбез! – дип кычкырды.

Аннары инде вакыйгалар гел уйламаган-көтмәгән борылыш алды. Вакыт... оча гына! Нәзилә ашыга-кабалана бәлеш ясарга тотынды. Каз ите, ваклап суган, бәрәңге турады, хуш исле әнис сибеп болгатты. Телне йотарлык, дип, Ильяс мактый торган бәлеш... Нәзиләнең киеме әзер инде – билле ак ефәк күлмәген киячәк, муенда – ялтыр муенса, асылмалы алкалар, иңсәсенә таралып төшкән чәчләренә көмештәй мишура урап куйды. Һәм әллә нинди әкияти Кар кызына охшап калды. Ильяс яраткан киемнән булуына оялып, кызарып китте...
Кичен өйдә утлар эленүгә, кунаклар килде – Ильяс, Зәйнәп, Ләйлә.

– Исәнмесе-е-ез... Нәзилә, – дип, ничектер кыенсыныбрак Зәйнәп исәнләште башта. Бер генә мизгелгә Ильяс та, Нәзилә дә сүз әйтәлми тордылар.
«Һаман шул Нәзилә... Ичмасам, күлмәге дә шул ук». Ильясны шул уй өтеп алды.

«Зәңгәр күзле, сары чәчле, аксыл йөзле... Гел Ильяска охшаган». Көндәшенә күз салу белән үк шундый бәя биреп өлгерде Нәзилә. Аннары үзен кулга алып, бик якын ахирәте килеп кергәндәй ачылып:
– Исәнме, Зәйнәп! Яңа ел белән котлыйм! Килеп яхшы иткәнсез! – дип кулын сузды. – Кара, Ләйлә нинди зур үскән! – Баланы да игътибардан читтә калдырмады.
– Әти килде! Әти килде! – дип сикергәләде Зилә. Надир егетләрчә кул биреп сәламләде. Көлешә-көлешә үзләре ясаган газетаны карый башладылар. Киеренкелек кимеп, бәхетле өйләрдә генә була торган ыгы-зыгы башланды. Телевизордан бәйрәм тамашасы бара, бала-чага чыршы төбендәге бүләкләр белән мәш килә, Нәзилә белән Зәйнәп табын көйли. Тизрәк, тизрәк! Нәзиләне сискәндергән тагын бер мизгел яшендәй ялтырады! Ильяс, кулларына баянын алып, кайсыгыз җырлый, дигән булып, өздереп уйнап җибәрде: «Өзелгәнсең сиреньнән!..» 

...Матур каршыладылар Яңа елны! Надир инде җиткән егет, дусты Айдарларга кереп китте. Нәзилә дә, Ильяс та, Зәйнәп тә җылы, дустанә булырга тырыштылар. Сүзләрен уйлап, үлчәп сөйләштеләр. Җырладылар да, балалар күңелен күреп, уйнап та алдылар. Арыткан. Тагын бер четерекле мәсьәлә бар барын... Кемнәрне кем белән йоклатырга... Ильяс белән Зәйнәпкә – залга, Зилә белән Ләйләгә – кызы бүлмәсенә урын хәстәрләде. Үз мендәрен Надир йоклый торган диванга китереп салды. «Мин кызым белән йоклармын», – диде Зәйнәп, залга узышлый. «Мин дә кызым белән йоклыйм, әйеме, Зилә?» – дип, Нәзилә дә кызын сөеп-сыйпап алды. Ильяска берүзенә бер диван калды. Әмма барыбер дә ике хатын-кыз аулакта – кухняда иртәнгәчә сөйләшеп чыктылар.


 * * *

...Яңа елдан соң беренче эш көне, гадәттә, кемнең кайда ничек Яңа ел каршылавын тасвирлап уза. Оператор Марат, соң чиктә генә хәл итеп, хатынын, бала-чагасын машинасына төяп, авылына кайтырга чыгып киткән дә, кинәт буранда адашып, бөтенләй икенче авылда Яңа ел каршылаган. «Лицо канала» дип йөртелгән «Телеканал чибәре» Энҗе исә Парижда шампан шәрабы күтәргән. Яшьләр тапшыруының Нуриясе балкып тора: шәп егет белән танышкан 
бу көннәрдә.
 – Ә син? – дип Нәзиләгә төбәлделәр. – Сөйләп җибәр. Кем белән, кайда?..
– Өйдә!.. Ильяс һәм Зәйнәп белән бергәләп!..

Авызларын ачып телсез калдылар. Буранда адашу да, яңа егет тә, хәтта Париж да Нәзиләнең көндәше белән Яңа ел каршылавы янында чүп кенә иде...       

Рисунок: Наталья Василҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар