Логотип
Шигърият

Әй, кызлар, дим...


Күзләреңнән күзем алмый / Карап торасым килә. / Үзем яраткан кадәрле / Яраттырасым килә...
Шаян-уенчак гашыйк кызны ничек инде яратмыйсың?!
Яки менә монысы, ярату яраларын оныталмыйча, парын сагынучы моңсу яр:
Алкаларым сыңар-сыңар, / Йә югала, йә сына...
Күңел инде җыр дулкынына көйләнә. Сүзләре лә сүзләре! Гашыйк җаннар еш кына аның шигыре белән сөйләшә. Юксыну, сагыну, янулар да нәкъ шул шигырьләрдә әнә –
кемгә дә туры килә!
Үзе шаян, үзе моңсу. Үзе горур, үзе гади. Үзе көчле, үзе йомшак... Таныдыгызмы?
Бәхет ташы фирүзәгә / Тиңләп, күкләр исем биргән...
Әйе инде! Әлбәттә, Фәйрүзә Мөслимова! Шигъриятебезнең бер асылташы!
Шигырь сөючеләребез исеменнән аны затлы юбилее белән котлыйбыз! 
Ул һаман җыр эзли, җыр таба, кыңгырау булып чыңлый! 


 

Сер

Йолдызлы-айлы төн сер тулы.
Кыз бала ачмакчы шул серне:
Күкләрне күзәткән чагында
Алдына бер йолдыз сикерде.

Сикерде, югалды – аһ, шаян!
Теләген әйтергә соңмыни?
Күкләргә барыбер – йолдызы
Озын юл сызмады, сызды ни?

Тик кызга барыбер түгел шул.
Югалткан хыялын табарга
Чыклардан чыланган аланга
Йөгереп чыга ул таңнарда.

– Исәнме, кызыкай, мин йолдыз,
Чык булып сибелдем гөлләргә.
Борчылма, соң түгел әле дә
Сөяргә, теләкләр теләргә.

Атылган йолдызның, чыкларның
Кыска шул, бик кыска гомере.
Мизгелләп үлчәнгән мәңгелек –
Күкләрнең чишелмәс зур сере.

 

Җамаратта – бозлы су

 Мөнзилә апага

Бер йотым су кадерен белдем
Мәккә-Мөкәррәмәдә –
Һаҗәр анабызны уйлап
Мәсҗид әл-Харәмнәрдә.
 
Бер йотым су кадерен белдем
Тел ябышкач аңкауга,
Таш атам дип, Җамаратка
Дүрт-биш адым атлауга.

«Бер йотым гомерләребез
Галәм киңлекләрендә...» –
Сызылып үтте җаннан шул уй
Тау-иңкүлекләрендә.

Шөкер, Олуг Кызганучы
Керде минем хәлемә:
Юлдашымнан су бөркетте
Кипшенгән иренемә.

И ул мизгел! Бәгырьләрдә
Хисләр ташып тулышу.
Мизаннарда зурдыр хакы –
Җамаратта бозлы су...

 


Мәхәббәтем микән?

Назландырып, ялындырып
Сөйдерүләрем истә.
Килсәң, нигә килдең, диеп
Көйдерүләрем истә.
Үкенгән чакларым булды,
Ник киттем, дип аһ орып,
Ялгызыңны ташлап киткәч,
Сагышларга батырып.
Горурлыгым булды микән
Килмә, дип әйтүләрем?
Мәхәббәтем микән инде
Һаман да көтүләрем?


 

Яра

Сурәтеңне күңел көзгесеннән
Ышкып-ышкып бетермәкче булам.
Акылымның бозлы салкынында
Хисләремне үтермәкче булам.

Хатирәң дә миндә калмасын дип,
Кызганмыйча, үз җанымны сыгам.
Күптән инде кансыз, 
                      җансыз калдым,
Тыштан гына исән кебек торам.

Көн күзендә исән йөримен дә,
Ай туганда, сүнеп югаламын –
Кабат сизеп синең сурәтеңнең
Тамчы-тамчы тамып җыйналганын.

Үлү – терелү, үлү – терелү, тоташ!
Шул сурәтең белән уянамын,
Әйтерсең лә, гомер буе шулай
Йомылмыйча сызар бер ярамын.

 

Йосыф-Зөләйха

Төшләремә керәсең дә,
Зөләйхага Йосыф кебек,
Таң атканда юк буласың,
Үзәгемне өзеп-өзеп.

Юк, кабатлый алмам, ахры,
Зөләйханың дәртле җанын.
Күреп туймас сурәтеңне
Хыялымнан куам тагын.


Заман бүтән, уйлар башка,
Ерак калган кыйссалар да...
Сине күрсәм, тетрәп китәм –
Йосыф бугай син, чыннан да.

Юк, эндәшмәм, сине даулап,
Кыю булмам Зөләйхадай.
Учка кысам йөрәгемне:
Син чыннан да Йосыф бугай.

Безне кемнәр тиңли алыр?
Кичер мине, Вакыт – хаким.
Төшләремә керәсең дә:
– Саумы, Йосыф! – дип кабатлыйм.


 

Җылы карлар

Шомырт салкыннары, 
                 шомырт салкыннары...
Кабынды да сүнде 
                    җанның ялкыннары.
Кыйммәт тора икән иләс чагы 
язның –
Чәчәкләргә төренеп, 
                      җәйгә ашкынганы.
Кабынды да сүнде 
                    җанның ялкыннары.
Өмет белән, юкса, сулый иде дөнья.
Аклы күлмәк кигән 
                      шомырт агачлары
Хәзер инде туңып, калтыранып куя.

Салкыннарның, имеш, 
                   сәбәпчесе – шомырт!
Җәй башының ап-ак 
                       хәбәрчесе булып,
Чәчәк атты бит ул 
                     туган якларында...
Ул үзе дә мохтаҗ язның яклавына.

...Үрелеп үсә шомырт 
                       гел кояшка таба,
Безнең кебек ул да җылы эзләп яна.
Җавабыдыр, ахры, 
                    көннең салкынына –
Җылы карлар булып, 
                       ак чәчәкләр ява.

 

Сездә һәм бездә

Сезнең якта күкләр аяз иде,
Бездә кояш – болыт арасында.
Тик ул көннәр кире кайтмас инде,
Ялварыплар кабат чакырсаң да.

Сездә көннәр җырлы-моңлы иде,
Ап-ак иде урман тирә-якта.
Бездә көннәр сүрән һәм гадәти,
Соры дивар тора безнең сакта.
Сездә тәүлек шундый озын иде, –
Йокламыйча үткәргәнне төнне.
Ә мин монда кичтән
                        ятып йоклыйм,
Төшләремдә күрергә дип сине.

Сездә тагын... 
              Сездә –  син бар идең!
Ә биредә – хәтеремдә бары...
Сезнең якның яман ягы да бар –
Син бит анда башка кеше яры.

 

Күчеп барыш

 Послушайте! – Ещё меня любите
 За то, что я умру.
 Марина ЦВЕТАЕВА


Мәңгелектән килеп, мәңгелеккә
күчеп барыш кына.
Китеп барды тагын бер дус –
салды сагышына.

Кичә генә безнең янда иде,
бүген инде ул юк.
Фани дөнья чытмады да йөзен,
кичәгедәй – шул ук.

Исереп йөрдек хәят шәрабыннан
кайчан гына ласа.
Без яраттык дип кычкырыр идек,
дуска барып ашса.

Мәңгелектән килдек, дөньялыктан
үтеп барыш кына.
Бәхилләшеп өлгермәгән саен,
уйга калыш кына,
үкенү, сагыш кына...

 

* * *

С. Есениннан

Бер сумыма ярты туман акча биреп,
Алыш-биреш итүчедән 
                           сорадым мин:
Гүзәл Лалә очраганда юлларыма,
Ничек әйтим мин фарсыча 
                          «Яратам» дип?

Алыш-биреш итүчедән сорадым мин
Җилдән җиңел, 
                Ван суыннан әкренрәк:
Ничек әйтим, гүзәл Лалә очраганда,
«Үп мине», – дип, 
          шашып типкән чакта йөрәк?

Тагын әле сорадым 
                      мин кыяр-кыймас,
Тирәнгәрәк яшердем дә хисләремне:
Ничек әйтим гүзәл Лалә очраганда,
Син минеке булырсың, дип, 
                           мәңге-мәңге?

Алыш-биреш итүченең сүзе кыска:
Сүзләр белән аңлатмыйлар яратуны.
Сөйгән кеше авыр сулый 
                                   яшерен генә,
Ә күзендә янып тора якут нуры.

Үбүнең дә исеме юк безнең телдә,
Тиңләштермә табуттагы язуларга.
Чәчәк таҗы исләре бар үбешүдә,
Иреннәр тиң җете кызыл розаларга.

Мәхәббәттән ярдәм, 
                      яклау сорамыйлар,
Китерер ул шатлыклар да, 
кайгылар да.
«Син – минеке!» дип әйтергә 
мөмкин бары
Пәрәнҗәне йолкып алган 
                            куллар гына. 

 

 Әй, кызлар...

 (Кыз җыры)

Яратудан шашкан чагым,
Төшемме бу, өнемме?
Әй, кызлар, дим, бәгырьләрем,
Кемгә сөйлим серемне?

Сөйгәнемнең минем өчен
Җаннарын бирер көне.
Сөенечтән балкып йөрим,
Юктыр ла моның сере?

Сөйләр идем дускаема,
Үзәкләрен өзәрмен.
Әй, кызлар, дим, серләремне
Сөйләми дә түзәрмен.

Күрмәс өчен дус кызымның
Күз яше түгүләрен –
Йөрәгемнең януларын
Сиздерми йөрүләрем.

Әй, кызлар, дим, әйтегезче,
Кемгә сөйлим серләрем?
Җаннарыма урын тапмый
Өзгәләнгән көннәрем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар