Логотип
Шигърият

Мин синең төшеңә керермен...

Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» китабы шигърият сөючеләр өчен чын бәйрәм ясады бу җәйдә! Шулай булмыйни! Газета-журнал битләрендә күренеп-күренеп киткән шигырьләрен болай да яратып кабул итәләр иде бит инде! Аны Марсель Галиев «фидаи рухлы кызый» дип атады. «Аның өчен вакыт чикләре юк, шигъри аргамагы үткәнне, бүгенгене, киләчәкне юргалап җилкенә. Тояк эзләрендә сүз энҗеләре балкый. Елата да, юата да, ачындыра да, очындыра да...» «Ул эчке кичерешләр сәркатибе генә түгел, ул инде шигырьләренә диагноз сыйфаты бирә белүче җитлеккән язучы». Монысы – Ренат Харис сүзләре.
Татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында – Әтнә районы Түбән Шашы авылында туган, Татар дәүләт гуманитар институтының
чит телләр факультетын тәмамлаган, туган ягы Күәмдә ире Алмаз белән кыз-уллар үстереп ятучы Гөлүсәбез менә шундый шагыйрә!



* * *
«Аңла, – дидең, –
                     мин яратып китәм...»
«Яратмыйм» дип әйткән булсаңчы...
Мин – мәңгегә синең сөюеңнең
Буранында калган юлаучы...

Сөю тынын изге сүрә итеп,
Бәгыремә яздым канатып.
Җилләр, ахры, әфсен пышылдаган –
Мәхәббәттән киттең яратып...

Юхаланды шул ук әрсез җилләр,
Кабат-кабат җанны агулап.
Ике ярда өнсез сагышларның
Кайтавазы йөрде чабулап.

Мең талкынды кебек үксез бәгырь,
Шәфәкъларның төсе уңганчы...
Әрнүләрдән торган соңгы догам –
«Яратмыйм» дип әйткән булсаңчы!..

* * *
Мин синең шәүләңә әйләнмәм,
Ялынмам, ялвармам, кил диеп.
Үзәгең өзелгәч кайтырсың,
Җилләргә җилкәннәр киереп.

Мин синең бәхетең булалмам –
Кар эреп югалган эзләрең.
Киек каз юлында кайтаваз –
Әрәмгә түгелгән хисләрем.
Мин синең төшеңә керермен
Бөреләр тулышкан таңнарда.
Кан тамган ярамны әрнетеп
Омтылма җанымны аңларга.

Мин синең дөньяңа табынмам,
Газизрәк, якынрак үз күгем.
Хушлашыйк. Мәңгегә. Күп нокта.
Күз яшьсез тын гына үкседем...

* * *
Җан ярамның әрнеп сызлаганын,
Үтеп киттең, нигә сизмәдең?
Эзләреңне кочып елар булдым –
Мин һаман да синнән бизмәдем.

Сагышларым инде чиктән ашты...
Яңгыр явып, юллар өзелгән...
Күзләр талды – белмим, 
ни эзлим соң,
Торналарның киткән эзеннән?

Күкнең төбе тишелгәндер, ахры –
Көзләр аңлый минем хәлемне.
Мәхәббәттән соңгы ядкарь итеп
Түргә элдем ачы әремне.

Сары яфрак минем җаным төсле –
Үрелдем дә, жәлләп өзмәдем.
Эзләреңә ятып мең үкседем...
Ярый әле үзең сизмәдең...

* * *
Син кайтырга вәгъдә биргән идең,
Таң чыгыннан күзләр дымлангач.
Тиле дигән тамга суктым җанга –
Күз алдында гәүдәң сынлангач.

Син сөяргә вәгъдә биргән идең,
Шәфәкъ кызыллыгы сүнгәнче.
Мәхәббәттән җан бирүең артык,
Сарыларга сабып үлгәнче.

Син калырга вәгъдә биргән идең,
Бәхетемнең карап күзенә.
Акыл инде сине көтеп арды,
Йөрәк кенә нидер сизенә.

Син кайтырга вәгъдә биргән идең – 
Араларда янган күперләр.
Буш вәгъдәдән җылы тапмый сүнде
Мәхәббәттән калган күмерләр.

* * *
Ачы таңнан кырга чыгып чаптык!
Өлгергәндер дисәк арышлар –
Ашыкканбыз. Җилдәй җитез җанны
Гафу итмәс, ахры, язмышлар.

Җилләнергә дидек, бер туйганчы!
Чын яшеңне онытып беразга!
Галәм киңлегендә ник очмаска –
Риза түгел йөрәк бик азга.

Сабыйлыкта калган бу күңелләр
Тәгәрәде үрдән үзәнгә...
Шаянлыкны аңламады язмыш,
Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.

Яшь аралаш елмайгандай иттек,
Кемгә кирәк безнең елаулар?!
Күктән җиргә ыргыткан күк булды
Баш очында торган сораулар.

Җайдакмы без гомер атларында?
Кулдамы соң тәкъдир тезгене?
Аерырга өйрәттеме тормыш
Гөнаһлыны, савап, изгене?

Тез астына китереп сукса заман,
Җүләрлектән кемгә, ни файда?
Таң алдыннан бәхилләшеп кайттык.
Яшьлек белән. Чыклы тугайда.

Чәчләр иртә агарганга бары
Гаеплеме икән язмышлар?
Кыр ягына карап уйлап куйдым:
Өлгергәндер инде арышлар...

* * *
Синнән миңа кул сузымы ара,
Миннән сиңа бары бер адым.
Мин язмыштан очрашулар түгел,
Онытырлык дәрман сорадым.

Карлы кичтә, бары бер адымда
Бәхет белән яшьлек хушлашты.
Мәхәббәттән калган күләгәләр
Җилләр кочагында адашты.

Кул сузымы ара ераклашты –
Ерагайды синең буй-сының.
Эреп барган шәүлә җылытмас шул
Керфекләрнең бәсле тоҗымын.

Синнән миңа – еллар чакрымнары,
Ул юлларны, белмим, кем үтәр?
Елый-елый сөюеннән качкан
Җирдә күптер безнең кебекләр.
Ходайга сорау
Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Безнең үзәк үзле балчыкмы?
Хәтер җуйдык. Җиргә ник килгәнне
Уйлап тормый уйлар талчыкты.

Богъдай агачын да ботарладык.
Күптән инде. Моннан биш былтыр...
Ә Тәкъдире... безнең кулда аның –
Кемгә – дәрья. Кемгә – шымытыр.

Фәрештәләр куып таратылды –
Артык кашык сыймас казанга.
Дөнья малын әрдәнәләп өйдек
Ахирәткә илтер ызанга.

Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Гидайлармы әллә адашкан?
Мәхшәр мәйданында берәү йөри
Иман эзләп сыңар караштан.

Ватаныңда Пәйгамбәрләр булмый –
Табындырса купшы әләмнәр.
Шайтан ыруында табан ялый
Син яралткан садә адәмнәр...

* * *
Әйа, агач, яшең күпме?
Түгелгән җимешең күкме?
Г. Кандалый.

Нигез ташында уйга оеган
Бөкрәеп беткән йөзьяшәр карчык.
Җанның җелеген суыра җилләр –
Йөрәк үзе дә укмашкан ярчык.

Йөзең ак булса, җыерчык – бизәк.
Сөякләр түгел, бәгырьләр каткан...
Чуерташ булып чәчелер төсле
Сукбай давыллар екса аяктан.

Нигез ташында уйга оеган –
Күңеле – каба, хәтере – орчык...
Дөнья гаменнән бизмәгәндер лә
Акылын җуйган йөзьяшәр карчык!..

Дәвер дисбесе уйга уралган,
Табалмас, ахры, рухташ игезен...
Өрфия җанлы йөзьяшәр карчык –
Таныдым үзен...
Ул бит... мин үзем...

* * *
Син – көчле бит, диләр. Ә мин менә
Кабыгыма кереп бикләндем.
Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып,
Аратасын куйды чикләрнең.

Җебегән, дип, яңаклады берәү,
Башны иеп тордым, дәшмәдем.
Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс
Йөгем барда кирәк яшьләрем...

Хисләреңдә – пафос, диде кемдер,
Ышанмады ихлас йөрәккә...
Ясалмалык минем сүрү түгел,
Хакыйкате үткән үзәккә.

Җансыз, диеп, җанны ашадылар,
Безгәме соң каты бәгырьлек!..
Дөнья үзе – тере гәүдәләрне
Үле җаннар баскан каберлек...

Яши белмим, ахры, кысаларда –
Ызаннары күптән җимерек.
Күндәмлеккә ант эчкәндә генә
Баш калкытып куя кирелек.

Җайсыз адәм, диеп, һич булмаса,
Җиз иләккә салып иләгез!
Мең юньсезлек аша исән калган
Татарлыкка ләкин тимәгез!

* * *
«...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!» 
М. Мәһдиев «Бәхилләшү»

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!

Ак алъяпкыч... Яшел болын...
Беркатлырак ихлас җаннар...
Яшен булып яшьнәгәнбез –
Бүген – утсыз аҗаганнар...

Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы – чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сурәт –
Йокты әллә яман бизгәк?

Гамьсез уйлар. Гамьле караш –
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган... Кичә генә...

Ә бүген без никтер сүлпән...
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк –
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Буш хыяллар – чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш...

Тарих ялы – күн дилбегә –
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш...


фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар