Мин Җирнеке түгел

Алсинә Сәлахова – Апас, Тау ягы, Зөя кызы: нәзбереклеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Мең халәтле хатын-кыз җанын ачып, өр-яңа исем булып килеп керде ул шигърияткә! Бу дөньяга, кешеләргә яратып, мәхәббәт күзләре белән карый белгән Алсинәнең эше дә җаваплы: моңарчы районда социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасары булса, хәзер Казанда – Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында тынгысыз хезмәттә. Эчке дөньясы бай хатын-кыз гына шулай яши беләдер.
Гомер юлы
Бу дөньяның төсләре дә төрле,Була агы, була карасы...
Ни булса да, без үтәсе юллар
Булмасын тик йөрәк ярасы.
Караларын үткән вакытларда
Ходай бирсә иде сабырлык.
Дөнья тезләндерде дигәндә дә
Аяк өсте басып калырлык.
Ә акларын кызганмасын иде,
Чын бәхетне килә табасы!
Күпләп бирсен, чөнки барыбыз да
Кемнәрнеңдер газиз баласы.
Тормыш сикәлтәле, карасы да,
Аклары да булыр җитәрлек...
Көчен бирсен, акыл ташламасын
Матур итеп гомер итәрлек!
Шомырт чәчәкләре
Бүләк иттем шомырт чәчәкләренГөрләп аккан Зөя ярында.
Әзер идем сиңа бирергә мин
Йолдыз, кояш, аен – барын да.
Әрәм иткән, диеп үпкәләдең,
Шомырт бәйләмнәрен кочаклап...
Чәчәк белән бергә йөрәкне дә
Ятка бүләк иттем, үч саклап.
Бер-бер артлы еллар тәгәриләр,
Синең тавыш һаман күңелдә.
Каргышлары төште шомыртларның –
Үкенеп яшим шуңа бүген дә.
Төшләремә кереп йөдәтәләр
Чәчәкләрен койган шомыртлар.
Кире кайтсам әгәр яшьлегемә
Гафу итәрсеңме, кырыс яр?!
Алмагач
Сөенечме, әллә көенечме,Җаным тыныч түгел, сызлана.
Иртә язда ялгыш чәчәк аткан
Алмагачны никтер кызганам.
Чәчәкләре бигрәк матур инде,
Үзләре пакь, тыйнак, сөйкемле.
Оялып кына гүя елмаялар
Ак күлмәкле кәләш шикелле.
Куркып торам сулыш алырга да,
Төшәрләр дип өзелеп, җил белән.
Һәр ялгышның үз бәясе була,
Түләү авырлыгын бик беләм...
Һәрбер агач, җимешләре белән
Кичергәндә эчке горурлык
Таба алырмы икән үзендә көч –
Сабыр гына карап торырлык?!
Иделгә
Идел, Идел! Синең дулкыннарыңБишек кебек салмак тирбәтә.
Ярларыңда ике канат кебек
Ватан дигән газиз җир ята.
Минем өчен серле дөнья бит син,
Ачылмаган сандык шикелле.
Дулкыннарың бигрәк кыю икән,
Ә үзләре шундый сөйкемле.
Сиңа булган олы мәхәббәтне
Саклар мәңге минем йөрәгем.
Яшел ярларыңнан кармак салып, –
Алтын балык тоту теләгем.
Мин – күкнеке
Мин җирнеке түгел, күкнеке.Кояш җылылары күңелдә.
Ашыгып теләк телим, күрсәм әгәр
Йолдыз атылганын күгемдә.
Ак болытлар – минем хыялларым,
Сер сөйләргә тулган аем бар.
Кошлар да бит күкне сайлаганнар,
Канатлыга җирдә урын тар.
Ышанмыйча син көләсең һаман,
Күктә, дисең, сине кем көтә?
...Әллә кайчан күктә булыр идем,
Яшеннәре, бугай, өркетә?!
Төрле вакытым була
Килә күрмә, бүген кыен миңа,Карый күрмә яшьле күзләремә.
Борчылырсың, жәлләрсең
дип куркам,
Сагыш күреп көләч йөзләремдә.
Килә күрмә минем яннарыма,
Әле бүген шундый кырыс чагым.
Ялгыш әйтермен дә усал итеп,
Бер дә юкка үпкәләрсең тагын.
Килә күрмә сөйләшәмен диеп,
Җитди түгел әле күңелем бүген.
Ышанырсың уйнап-көлгәнемә,
Сизмәмен дә хисең чын икәнен.
Менә бүген кил син яннарыма,
Дөньям сөенечкә тулган вакыт.
Иреннәрем елмаерга тора,
Кочагыңа ал син мине тартып.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.