​МИН БӘХЕТНЕ ЯЛАНАЯК КҮРӘМ

Түбәләр

Алмалар тупырдый.
                      Бииләр төн ката. 
Түбәләр сәхнәгә әйләнгән фасыл бу. 
Ай тула. Мөлдери. Коена улакта. 
Тәрәздә пәрдәләр – тынгысыз, 
ярсулы. 
«Йокларга шикләнәм», – дисең син.
Көләсең. 
Ә минем елмаю туганчы сүрелә. 
Син – көчле, ышанам. 
Мин – тугры үземә. 
Шуңа да арада шәүләләр терелә.
Үзебез, эндәшми, төтенгә әйләнеп,
Агабыз җай гына алмалар катына. 
Ай тула. Мөлдери.
                    Таратып чәчләрен,
Бакчада төн буе таганда атына. 
Мин сиңа бер генә,
                    бары бер мизгелгә 
Кагылыр идем дә...
Җимерер әфсенне! 
Тик ялгыш адымнан,
                   сүзләрдән куркамын,
Бу хискә каяндыр
                  әчкелтем тәм сеңде. 
Син тиздән китәрсең Сентябрь Иленә – 
Яфраклар коярсың, ягарсың учаклар. 
Мин монда калырмын. 
Йокламам төн ката. 
Терелер син теккән куяннар, 
курчаклар.
Һәм мине юатыр аларның бәйләне – 
Бүлмәмнән джаз качар,
                        без йола җырына 
Кушылып биербез, көләрбез, 
шашарбыз, 
Ышанып дөньяның мондагы, 
чынына. 
Бары син яраткан көйләрдән, 
төсләрдән
Тукылган Илеңдә, юк,
                       ялгыз булмассың. 
Син, сирәк булса да, төннәрен, 
юксынып,
Яңгырлар аркылы
                    сәламең юлларсың.
Һәм – карлар коярсың... 
Ул карлар, җылытып, 
Күмәрләр эзләрең, күзләрем үбәрләр. 
...Мин, җиңеп куркуым,
Кагылам... кулыңа. 
Алмалар тупырдый. 
Шыгырдый түбәләр.
 


Кичү

Җылыга, җылыга күнекмә,
Күнекмә ышыкка, бушлыкка.
Йөрәкне йөрәккә ялгыйлар
Кайчакта ялгызлык кушып та. 

Киектәй эзеңнән йөгерәм,
Киектәй багасың үзең дә. 
Бу дөнья, мәңгелек сораудай,
Төбәлгән син булып күземә. 

Мин аңа җаваплар табалмыйм.
Җаваплар, мөгаен, кирәкми. 
Иреккә җибәрәм – үземне
Һәм синең талчыккан йөрәкне. 

Бер – дөнья. 
Ә юллар – бихисап.
Кинәнеп сулыймын март җилен... 
Артыгын даулама дөньяда,
Артыгын яулама. Һәм – кимен. 

Корбаны да булма кемнеңдер,
Һәм булма җанына бишек тә. 
Йөрәкне йөрәккә ялгыйлар
Кайчакта сөюне кичеп тә.

Яшел диңгез
Олы болын.
Үләннәрнең 
Җиңел сулаган мәле: 
Иртәгесен 
Ни булса да... 
Бу төнгә 
Исән әле. 

Чык чылата 
Керфекләрен.
Коендыра ай нуры... 
Күрә алар:
Ызангарак 
Яшерделәр 
Чалгыны. 

Олы болын.
Җиләк кызын
Аерганнар
Тамырдан. 
Юата аны 
Кырмыска:
– Тәкъдирең шул... 
Сабырлан... 

Безнең тәкъдир – 
Дөнья йөген 
Тартып бару... 
Син, сеңел, 
Табын яме – 
Ап-ак сөткә – 
Бар һушың 
Белән түгел... 

Йокы баскан 
Чалгыларның 
Төшендә – 
Яшел диңгез. 

...Бар да шундый дөрес монда.
Һәм бар да – шундый тигез. 
 

Яланаяк 

Мин бәхетне яланаяк күрәм.
Мин бәхетне күрәм – үтәли. 
Балачагым болынында бабам 
Әле һаман печән күбәли. 

Әле һаман чыжлый чалгылары.
Әле һаман шул ук – иманы. 
Мин ызаннар кичәм: 
...Икәү... өчәү... 
Тик аңламыйм һаман дөньяны. 

Кануннарын аның. 
Алымнарын. 
Юк, аңламыйм. 
Кем соң аңлатыр?!
– Бары киткәч, – ди ул, –
                           кемдер безне 
Бүгенгедән күбрәк яратыр... 

Җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
Бирелмәгән никтер адәмгә.
И сихәтле бәхет! 
Ул – хәләл дә.
Кем өчендер – үтә хәрәм дә. 

Бәхет өчен туганмы соң без, дип,
Яланаяк – киртләч үрләргә...
Кирәк, бәлки, безгә тик – яшәргә.
Кирәк вакыт килгәч – үләргә. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан