Логотип
Шигърият

​«Көздән яз исе килгән мәл…»

Тәрәзәмә көз сарылган

Тәрәзәмә көз сарылган 
Тагып алтын алкасын. 
Купшыланып төзәткәли 
Кызгылт-сары якасын. 
Утлы төймәләрдә түше 
Тик янганын белдерми. 
Яңгыр булып явар өчен 
Энҗе-бөртекләр эзли. 
Сүссез-өнсез күзәтәмен 
Көзнең кыланмышларын. 
… Әчкелтем яфрак исеннән 
Әйләнгән чагы башның.

***

Үз хакимлегенә керә 
Көзге сулу-саргаюлар.
Тын-тынлыкта яфракларын
Коя таллар, коя таллар. 
Үзен күтәреп торырлык
Җегәре юк яфракларның.
Бигрәк кыска елгыр, чая 
Мизгел генә шәп чаклары.

***

Каеннар алтын муенса

Такканнар килештереп.

Араларында җил йөри

Шаярып- ирештереп. 

Яшел күлмəген саклаган

Тупылларда юк эше –

Утлы-кызыл чулпыларда

Өрəңгелəрнең түше.

Гамь белəн тулы күңелем

Кичерə бəйрәм хисе. 

...Көзнең хəбəрен тарата 

Коелган яфрак исе.

***

Ымсындырма, кояш, ымсындырма
Җәй тоткынга төшкән инде көзгә.
Уңган килен кебек, күрче, элеп йөри 
Кызгылт-сары челтәр тәрәзләргә. 
Ачык офыкларны барлый-барлый,
Алтын төскә каймалана дөнья.
Ымсындырма, кояш, һәр фасылның 
Үзенә хас гүзәллеге кирәк җанга.


***

Я, хуш, җәем, бүген – соңгы көнең,
Синең мизгел, сизәсеңме, үткән.
Кульяулыкка сыяр күз яшьләре
Коелдылар, гадәтенчә, күктән.
Көздән хәбәр килде – билләренә 
Агачларым элеп алды сары каеш. 
.... Җәйге күлмәгемне алыштырып,
Синле көзләремә китеп барыш.

***

Җәйнең яшел күлмәгенә
Көз мәрҗән кыеп чигә.
Алтын төсле мәрҗәннәре, –
Чын, үзем күрдем кичә.
Килешкән бугай серләре, –
Җәй – көзнең итәгендә.
...Мизгелләр белән ярышып,
Гомерләр үтә генә.

Көздән яз исе килгән мәл

Көздән яз исе килгән мәл,
Көзнең әле кыз чагы.
Иреннәре шундый татлы,
Кайнар хисле – кочагы.
Төннәр буе серләшсә дә,
Серләре бетмәс мәле.
Чагу төсләреннән балкый, 
Иңенә салган шәле. 
Көздән әле наз тамган чак,
Күр, көнләштереп язны,
Сибеп җиргә үз бизәген
“Мин сөям!” – диеп язды.

Усак кызы бүген кәләш

Усак кызы бүген кәләш
Йөзләре – алсу чәчкә.
Яшел күлмәкле каеннар
Котлап чәбәкәй итә.
Үзенекен итә яшьлек –
Сөйдерә, кавыштыра.
Усак кызы фамилиясен 
Үзгәртә, алыштыра.
Алтын көз бүген озата
Кияүгә усак кызын. 
Бәхетләре яфрак ярыр,
Күрербез әле язын.
Әйтеп кара, юк ул, диеп,
Бар, табигатьнең җаны – 
Мәхәббәт симфониясы
Биләп алды дөньяны.

***

Әле яңа гына язлар иде,
Агач яфраклары 
Тулы назлар иде.
Бүген карлар яуды.
Анда-монда 
Өзелмичә калган
Яфракларга
Салкын сулыш өрде.
Гашыйкларны биләп, 
Үз назында көйләп
Торган язлар
Калган инде ерак.
Кар күмәргә 
Өлгермәгән 
Ятим яфракларны
Үтәбез без таптап.

***

Аяк асларында сары-кызыл җәймә
Кыштыр-кыштыр...
Кыштыр-кыштыр...
Баш очында көзге болыт елый
Шыбыр-шыбыр...
Шыбыр-шыбыр...
Күз яшьләрен сөртеп йөри җилләр 
Җилфер-җилфер...
Җилфер-җилфер...
Көз сәгате китеп бара әкрен генә
Келтер-келтер... 
Келтер-келтер...

Көзнең язы әле

Көзнең язы әле – көязләнеп
Йомарланган чагы чәчәккә. 
Хуш исләрен сирпеп атачак ул,
Алтын төсен биреп бизәккә.
Табигатьтә гүя көзге роман – 
Җайлап ачып куйган битләрен. 
Көзләремдә яз сулышын тоеп,
Ирексездән яна битләрем.
Көзнең язын ташлап, тик, нигәдер,
Ачы көзгә килми китәсем. 
Чәчәк тулы назлы көннәр белән
Ак кышларга килә үтәсем.

Мең төсләрдән балкый көз

Кыш ярата ак төсләрне 
Яз-җәйләрдә – яшел төс.
Кайдан алып бетергәндер,
Мең төсләрдә балкый көз.
Салават күпере җиргә
Төшкән кебек көзләрдә. 
Ис китмәле буяулардан
Камашалар күзләр дә.
Төсле келәмнәр салынган
Сукмакларыннан үтәм.
Әллә инде алтын көздә
Гомер юлларын сүтәм?

***
Соңарып килгəн көз түрендə

Купшы гөл чəчкəгә күмелгəн.

Җəй кайтканмы диеп уйлама,

Ул китмəгəн əле күңелдəн.

Илаһи зат кебек көч бирə,  

Бу гүзəл күренеш үземə.

Сөюдəн ташыган йөрəгем,

Талпына җəйлəрнең көзенə.

Соңарып килгəн көз түрендə

Сəбəпсез елмая җан-күңел.

...«Салкынга калдырма, өз!» –диеп

Дəшкəндəй тоелды купшы гөл.

***

Син көздә... мин җәйдә....
Көзеңнән сузасың 
Балланган алмалар.
Җәйләрдә әчкелтем
Дисең дә, син, алар.
Син көздә... мин җәйдә....
Җәемнән чәчкәле 
Болыннар юллыймын.
Ошатырмы көзем
Дип, үзем уйлыймын.
Син көздә... мин җәйдә....
Кыштырдый сак кына
Яфраклар өеме. 
Исемнән һич чыкмый
Көздәге сөюем.
Мин көздә... Син көздә...

Бәхет серен ачкан мәлем

Әйтерсең лә гәрәбәдәй сары
Балга манчылганнар каеннар.
Сайлап кына алган кызлар кебек,
Барысы төз, барысы сылулар.
Чыршы егетләре шул арада
Яшел камзулларын сәдәфли.
Мәхәббәтне язын туа диләр,
Юк... Сөюгә сәбәп кирәкми. 
Каен кызларының гәрәбәдәй
Сары балдан татлы чаклары.
Минем дә бит бәхет серен ачкан 
Мәлем генә, гомер, чапмале.

Саргаеп йөргән чаклар

Сары сагышка төренеп 
Коела җиргә яфраклар. 
Безнең дә, алар шикелле, 
Саргаеп йөргән чаклар. 
Көзге яңгыр, әнә, барлый  
Парлап салган сукмакны. 
Салкын яшьләренә урый 
Ялгыз калган усакны. 
Күз яшьләрен йота бара 
Усак дәшми, түзем ул. 
Язны ашыктырган булам, 
Тик яз кыштан узмый шул.
...Коела җиргә яфраклар, 
Саргаеп йөргән чаклар...

Көз һәм яңгыр

Яңгыр ява... Әйдә, яусын әле, 
Димәк, бүген яңгыр тиешле. 
Көмеш кенә кебек яуган яңгыр, 
Көз кызына шундый килешле. 
Яңгыр көзне кочагына алган, 
Ычкындырмас әле тиз генә. 
Чәчәк кебек сөю яралганда 
Аерым-аерым нигә без генә? 
Яңгыр ява... Әйдә яусын әле, 
Димәк, бүген яңгыр тиештер. 
И Язмышым! Син дә безне шулай, 
Көз һәм яңгыр кебек килештер!

Көзге кояш

Көзге кояш, җылытырга тырышып,
Җиргә нурларыңны сибәсең.
Әмма җылың җәйдә калганлыгын 
Көзге кояш, беләм, сизәсең.
Җәйге кояш белән парлап теккән
Күлмәкләрне инде салдырдың.
Озын көннәр, кыска төннәрдән дә
Хатирәләр генә калдырдың.
Көзге кояш, синең гаебең юк
Табигатьнең үзенең кануны.
Көзләр җитте дип кенә сүрелми 
Гашыйкларның утта януы.
Көзләр җитте дип кенә күңелләр
Серләшүдән туктап калмыйлар.
Сөю гөлләренең орлыкларын
Язын чәчәр өчен барлыйлар.

Үткәннәр алар – ядкәр

Көзге яңгыр юып йөри
Син киләсе юлларны.
Алып ташламакчы була
Арадагы елларны.
Елларымда үткәннәрем –
Яхшысы бар, яманы.
Өр-яңа күлмәгемне дә
Тормыш кайчак ямады.
Көзге яңгыр, тукта инде,
Коелма син шул кадәр.
Тырышуың юкка гына –
Үткәннәр алар – ядкәр.


Үтеп китәр көзнең бу мәле

Атна буе коеп яңгыр яуды, 
Атна буе туктый белмәде.
Кочагына алып, гамьсез генә
Шыксыз көзге көннәр теләде.
Кайнар сулышыңны тою белән,
Үтеп китәр көзнең бу мәле.
Минем өчен бары синең моңнар
Матур яңгырашлы, аһәңле.

***

Рәхмәт, күгем, көзге салкын төндә 
Өшергә син ирек куймадың. 
Җылы төстән торган йолдызлардан 
Юрган тегеп, миңа юлладың. 
Берәм-берәм сәрмәп йолдызларны 
Бетерсә дә чүпләп таң-вакыт. 
Күңелемне нурлый якты кояш 
Яңа төсләр яңгырашын табып.

Ачуланмыйк әле без көзләргә

Ачуланмыйк әле без көзләргә
Таратканга сары төсләрен.
Сары сагышларга төреп бирә
Яз ае да кайчак хисләрен.
Язларда да килеп карлар ява,
Уйламаган җирдән уелып.
Ачуланмыйк әле без көзләргә,
Киресенчә, торыйк сыенып.
Саргаймабыз сары көзгә карап,
Яшел булып калсак үзебез.
Көчлеләргә, түземнәргә генә 
Алтын бүләк итәр көзебез.

***

Көзге болытларга мин уралып,
Кызышам мин агып китәргә... 
Кире уйлыйм: коеласым килми 
Күз яшьләре булып су-җиргә.
Үтеп китеп бара көзге болыт,
Ак түшәккә охшап, кабарып...
Ә мин җирдә яшкәемне сөртәм,
Тирә-юньгә борылып, каранып.
Күңелемнең елак күген кояш
Юатырга, ахры, тырыша.
Өметкә бай җылы нурлар сибеп,
Җанкаема килеп сарыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узем дэ укып чыктым Эле янадан, Рэхмэт матурлап куйганыгыз очен!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нык ошады. Көзге матур моңсулык !!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Люция ханым язган шигырьлэр очыраса , тирэ - якны . гомумэн , доньямны онытып бирелеп укыйм Кинокадрлар утэ мени куз алдыннан . Бик ачык , кеше кун,еленэ утеп . ж,анны ж,ылытырлык анын, иж,аты . Рэхмэт , бирегэ бастырып чыгарган очен . Алтын козлэр ишек каккан чакта , Мон,сулана безнен, кун,еллэр .....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец,Люция---Рэхмэт жаннарыбызны ЖАНЛАНДЫРЫП жибэргэн эчен тагын да))))Тэмлэп-тэмлэп укып,рэхэтлек кичеруебез--бу искиткеч ДЭНЬЯ! Э кэз ул--минем ин яраткан ел фасылы.....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рэхмэт, кызлар, матур фикерлэрегез очен!

            Хәзер укыйлар