Логотип
Шигърият

Җирдә бөек юаныч бар...

Күрше кызы

Күзәттем ни, сүз әйттем ни –
 үземнең үз күңел эшем:
Чытлыкланып, кәз-кәз басып,
 назлыкайның күр йөрешен:
Җилфер керләр эләргә дип
 нәзакәтле үрелешен;
Күз карашын тәкатьсезләп
 сыгылма бил бөгелешен.

Нинди гадел чишкән Ходай
 җете төсләр бүленешен:
Җир кызына өстәп биргән
 ягымлы нур – Күк өлешен.
Бар барлыгы әйтеп тора
 хисләренең түгелешен.

Күр әле син: үлән-чыкта
 эзләренең чигелешен.
Ә егетнең койма аша
 үрелеп бер үбелешен.
Бу мизгелдә йөрәгендә
 тылсымлы сүз тибелешен
Белми әле: мәхәббәтнең
 мең үлеп, мең терелешен;
Назлыкайның, куллар болгап,
 томаннарга күмелешен...

Бирмә, Ходай, мәхәббәттән
 күңел дәрте сүрелешен.
Ул хәзергә белмәсен дә:
 җиңәм, диеп, җиңелешен.

Күзәттем дә, сүз әйттем дә,
 Миңа нәрсә, күңел эшем:
Кайтар, Вакыт, назлыкайның,
 Ыспай басып, бер йөрешен.
Тик бер генә кабатлачы
 Шушы җәннәт күренешен.


 

Ак яулыклы сабырлык

 Ничек соң, мин яшь шаһзадә булып
 Киләлмәдем сиңа ак атта?
 Рәшит ӘХМӘТҖАН


Нинди сөлгеләр элгәнсең
Гомер кашагасына.
Нинди мендәрләр тезгәнсең
Тәкъдирең ягасына.

Нинди догалар белгәнсең
Иблис өнсез калырлык...
Түзгән – иелмәс җаныңда
Ак яулыклы сабырлык.

Андый сабырлык төбендә
Сулкылдар сары алтын.
Нинди бизмәннәргә салып,
Кем үлчәп, аклар хакын?!

...Хыялың – офык артында
Калган буразналарда.
Шул буразна үремнәре –
Киселгән толымнарда.

Томылып чаба, томылып,
Яшьлекнең чаптар аты.
Шунда бит, шунда ялгышның
Борылып кергән чаты...

Күндәмлеккә күнә барып,
Язмышың читлегендә
Нинди ярсулы назларның
Җене җуелган синдә.

Ак атлы яшь шаһзадәнең
Килерен көткәнсеңдер.
Чәмчәле читек чигешен
Төшләрдә үпкәнсеңдер.

...Ачыла хәтер, ябыла...
Нинди җил килеп кагыла
Капкаңның келәсенә;
Нинди бу – бөек ышаныч
Сөенеч киләсенә:
Ак атта, җилле җайдакның
Тупырдап керәсенә!

Яңабаштан, бер айкалып,
Сөлгеләр эләсең дә...
Яңабаштан, сөеп-сыйпап,
Мендәрләр тезәсең дә...
Нинди бу – рәхмәтле әрнү
Мәхәббәт сүрәсендә?!

Куш мендәрең нәүмиз ята
Күңелең Кәгъбәсендә...
 


Юаныч

Мең яшә. Гасырларны кич,
Мең рәхәт чик, мең михнәт.
Җирдә бөек юаныч бар:
Бәллүр билле мәхәббәт!

 

Соклану

(Акварель)
Юашланды Идел дулкыннары,
Су чәчрәтеп миңа
Комлы ярга син йөгереп чыктың.

Манма чәчләреңнән,
Ала-алма күкрәгеңнән,
Тыгыз, көрәнсу тәнеңнән
Йөгереште ләйсән тамчылар.

Кояш нуры һәм тамчылар
Кушылды да бергә –
Син – салават күпере!
Якын килсәм, ераклашырсың да...
Дәшсәм, капылт сүнәрсең дә...
– Син – салават күпере!

Адашып син, гомерлеккә шулай
Яшьлегеңдә генә калчы!

Сокланудан
Иделемне күмде
керфектәге тамчы.

 

Көз һәм без

Йөгер әле каен арасыннан,
Ак шәүләсе төшсен йөзеңә.
Яфраклары, сары күбәләктәй,
Кунсын әле, кунсын иңеңә.

Яфракларны ерып кил әле син,
Алтын тынлык дәррәү уянсын.
Тойыйк әле җирдә барлыкны бер,
Көнләштерик урман дөньясын.

Укы мине каен яктысында...
Сары шәмнәр тезгән табигать.
Яшьлегенә кайтсын каеннар да,
Иң кадерле сүзне табып әйт.

 


Чатыр тау

Ерактан ул – зәңгәр пирамида,
чал Уралның соңгы дулкыны.
Иңнәренә ятып оеп кала
төньяк җилләренең салкыны.

Җил йомгагы булып кылганнары
үзәннәргә таба йөгерә.
Кайнап аккан ак болытлар аша
тау кояшка гүя үрелә.

Ә төннәрен чума офыкларга,
син ерактан карап тор гына;
Алма кебек өзелә дә күктән
тауга йолдыз тама тын гына.

Куакларда әле төн кунаклый,
тау башында инде яңа таң.
Саумы, диеп дәшәм еллар аша,
күңелдәге сынын яңартам.

Якынлашкан саен ерагая,
төшләреңдә күпме чакырма;
Мин ачмаган гаҗәп әкият калган
мәгарәле зәңгәр Чатырда!

 


Бер көнлек гомер

Йолдыз нурлары калтырый
Иртәнге көмеш чыкта.
Өянкеләр башын ия
Күке кычкырган чакта.

Күке кычкырган чагында
Нигә соң дөнья моңлы?
Затлы тавышын көйләгән
Сандугач хәтта тынды.

Ә син санама гомерең,
Туган як моңын тыңла.
Тыңла да җаныңа сеңдер,
Мәгънәсен сүзсез аңла.

Купшы залларга китереп
Күкене тыңлап кара –
Өянке, инеш, болыннар
Бар моңын алып кала.

Туган җир моңы. Елларны
Сынама. Тыңлап кара.
Беркөнлек озын гомерле
Күбәләк очып бара...

 

Кайту

Йолдызларны коеп, төнге күкне
Сискәндереп өрә этләре.
Паролеңне сорый алар, гүя:
Ятмы, үзме? Син соң кем әле?

Морҗалардан савылып күксел төтен
Чиксезлеккә тикле үрелгән.
Ә бер очы яңа яраладыр
Табадагы коймак йөзеннән.

Буран чыкса, көрт басар дип, әнкәй
Капкасын да ачык калдырган.
«Китмәскә дип кайтыр бу юлы», дип
Сөйләнгәндер ятар алдыннан.

Кайтып киләм. Хәтеремә төшә
Җырлап үткән чаклар урамнан.
Кем сүз әйтсен! Авыл үз көенә
Турылыклы борын-борыннан.

Бу якларның керләнмәгән кары,
Исе дә юк салкын буранның.
Ә бит нидер искәртәсем килә
Шау уятып бөтен урамны!

...Аяк тавышына әни чыга,
Йокламыйча көтеп торгандай.
Моңсу күзләрендә мөлдерәп тора
Сары сагыш кебек тулган ай.

 

Әбиләр чуагы

Бу – әбиләр чуагы бу!
Чатнап яна пәрәвезләр,
Күктә – кошлар көтүе.
Әҗәткә көн алып көздән
Җәйнең бәйрәм итүе.

Бу – әбиләр чуагы бу!
Сары балкыш кая? Уйный
Яшел төсләр тилереп.
Тик күлмәкчән чыккан бабай
Керде салкын тидереп.

Бу – әбиләр чуагы бу!
Очып арган күбәләкләр
Канат какты җанланып.
Борылып җәйгә карадыңмы,
Кадрен белеп, таң калып?

Бу – әбиләр чуагы бу!
Беркатлы карт алмагач та
Ышанып чәчәк атты.
Җәнлек сыман посып кына
Бусагага көз ятты.

Бу – әбиләр чуагы бу...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кояшлы шигырьләрез бик куандырды! Елмаеп та, моңланып та Зәй якларына оча - йөгерә кайтып килдемм...

    • аватар Без имени

      0

      0

      КОЯШЛЫ ШИГЫРЬЛӘРЕГЕЗ БИК КУАНДЫРДЫ! Елмаеп та, моңланып та Зәй оча - йөгерә кайтып килдем. УңЫШЛАР Сезгә!

      Хәзер укыйлар